Логотип
Проза

Күз яше ачы була (4)

Беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3996
Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4016
Өченче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4040

Көннәр бер-бер артлы уза торды. Атна башлана гына, кай арада шимбә дә килеп җитә. Һәр иртәне Гадилә урыныннан уңайсыз гына күтәрелә, башы чатнап авырта, бөтен эчен нидер боргалаган төсле, хәлсезлек җелегенә төшә. Иң яратып ашый торган кәбестә ашыннан бөтенләй бизде, аш пешкән ис тә саруын кайната торган булып китте. Бакчада аш-су янында кайнашу да аңа хәзер шатлык түгел, бер җәзага әйләнде, башы туктаусыз әйләнә. Кухня форточкасын кеше күрмәгәндә генә ачып, шунда башын тыгып һава сулаган чаклары ешайды. Беркөнне форточкага асылынып диярлек башын тыккан килеш мөдир күрде дә:
– Гадилә апа, бу ни эшең? – дип, кулыннан килеп тотты.
Гадилә ни актан, ни карадан кайтарып сүз әйтә алмады. Тиз генә тәрәзәне ябып куйды да, аш-су калдыкларын түгәргә кирәк, дигән булып  мөдирнең күз алдыннан юк булды. Иренә дә ул-бу сиздерәсе килмәде. Хатынының соңгы арада нишләптер борчылып йөрүен сизгән Сәяр, кичен сүз кушып карарга булды:
– Гадиләм, әйдә эчеңнән генә янып йөрмә, ниндидер хәсрәтең бар кебек, ни булды?
Гадилә көчәнеп кенә елмаерга тырышты, әмма йөзеннән авыртуларының көчле булуын чамалап була иде.
– Сәяр, әллә нәрсә генә шунда, кәефем бер дә юк, гел хәлем китеп тора,  өйдә дә, эштә дә, үзем пешергән ризык исләрен шундый ярата идем бит, хәзер бар истән дә гайрәтем чикте кебек... Әле менә җиләк яфракларыннан кайнаткан чәй генә бераз тамагымнан үтте, косам бит. Кан басымымны үлчәп карадым, әллә ни югары да түгел, 130 га 80 генә...
– Соң бер атнадан бирле кан басымы булмас, әллә? – Сәяр сүзен әйтеп бетермәде... Гадилә иренең ни әйтергә теләгәнен болай да аңлады.
– Менә дүшәмбе көнне поликлиникага барып карыйм. Кан анализларымны тикшертергә кирәк, табибка да күренермен.
Ишек кыңгыравы шалтырады.
– Кичкырын гына кем булыр бу? – дип Сәяр ишеккә юнәлде. Ишекне ачып җибәрүгә, ир аптырап китте.
– Сәяр кем бар? – диде Гадилә.
– Көтелмәгән кунаклар, карчыгым! – диде ире.
Гадилә, ишек төбендә Галия белән таныш түгел карчыкны күреп, аптырап китте. «Әбиседер!» дигән уй йөгереп узды.
– Әйдәгез, әйдә, ишек төбендә тормагыз, узыгыз! – диде ул. Карчык кечкенә генә гәүдәсенә юка пальто кигән, башындагы ап-ак челтәр шәле сары йөзенә ниндидер бер яктылык бирә сыман. Моңсу күзләре елмаерга тырышса да, тирән хәсрәт чалымнары күз асларына кара уемнар булып төшкән. Шәл астыннан бәйләгән ак яулыгы читеннән бер тотам ап-ак чәче күренеп тора. Гадилә, әлеге сөйкемле карчыкка күрешергә дип, кулларын сузды:
– Узыгыз әйдә! – диде. Гадиләне аптырашка калдырып:
– Гадилә апа, мин сезне шундый сагындым, шундый күрәсем килде, шундый-шундый,  – дип такмаклап, Галия хуҗабикәне кочаклап алды. Рәтләп аралашмаган кешенең шулкадәр якын туганнарча кочуы Гадиләне әллә нишләтеп җибәрде. Хатын да әле кайчан гына кан эчендә яткан, үлем белән көрәшкән бу баланың, нишләптер, үзенә бик якын булып тоелуын сизде.
Сәяр залда карчык белән сөйләшер утырганда, Гадилә белән Галия чәй табыны әзерләделәр.
– Гадилә апам, без бит сезгә бик шатлыклы хәбәр алып килдек. Бу шатлык үзебезнең өйгә генә сыеп кала алмады.
– Синең йөзеңә дә чыккан бит, балакаем, әйтмәсәң дә күреп була!
– Юк, юк, әйтми түзә алмыйм, Гадилә апам! Улыбызны тагын бер атнадан өйгә алып кайта алачакбыз. Мин бүген аның янында булып кайттым. Шундый матур ул, белсәң иде, Гадилә апа, шундый матур! Каян шундый матур булган ул, ә? Галия, Гадиләнең әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, яшь болан баласы сыман сикергәләде. Хуҗабикә Галиянең дә бик сөйкемле булуына шунда гына игътибар итте. Шомырт кара күзләрен озын чем-кара керфекләр тирәләгән, бит алмалары алсуланып торган, елмайган саен мәхәббәт чокырлары чыгучы йөзендә ниндидер яктылык сирпелеп торган Галияне беренче тапкыр күргәндәй сокланып күзәтте Гадилә. Бу матурлыкның башкаларга да ямь сирпеп яшәвендә үзенең дә бәләкәй генә булса да өлеше барлыгын белү хатынга чиксез рәхәтлек бирә иде. Кызның кухня тирәсендә еш булуы күренеп тора.
Өстәлдәге һәрнәрсәне бик урынлы, килешле итеп урнаштырып та куйды. Чынаякларга чәйләр ясагач, залдагыларны да чакырдылар.
Сатира апа, өстәлдәге аш-суга дога кылуны искәртеп, кулларын күтәрде:
– Аллаһүммә бәрик ләнә фиһи вә әтъгыймнә хәйран минһү. Аллааһүммә әгътыйнәә ризкан хәлә әлән вә әнтә хайрур-разикыйн. Аллааһүммә нәввир кулүүбәнәә вәрхәмнәә вәръда ганнәә. Вә әгътыйнәә тәмә әмә нигъмәтикә вә дәвамә нигъмәтикә вә тәмәәмә тәүфикыйкә. Укып бетергәч тә, Сатирә апа Галиягә эндәште:
– Кызым, апаңа алып килгән бүләгеңне бир! Без Фәнзирә сеңлегездән сорашып белдек. Биш вакыт намаз укыйсыз икән! Безгә дә савабы булыр, син дә намазга баскан саен балаларга изге теләкләр җиткерерсең, шулай уйладык. 
Гадилә берара ни дияргә дә белмәде. Аны бу тынлыктан Сәяр коткарды:
– Ул бүләксез дә сезгә гел теләк тели, сезнең нарасыйга да, үзе шунда кан биреп чыккач, Галия алдында үзен бераз бурычлы да саный әле ул!
Галия пакеттан ап-ак тукымага чорналган намазлык чыгарды. Калын, чит-читләре укалы-чуклы, тукылган , Кәгъбә ташы сурәте төшкән бик затлы намазлык иде бу! Кыз Гадиләне кочаклап алды да, аның янына идәнгә тезләнде. Галиянең күзләре яшьле иде. Сүзләрен таба алмый газапланды:
– Гадилә апа... Гадилә апа! Минем дә балам тууны әни белән әти күрә алмады... Сезгә зур рәхмәт инде! Мине кабат тудыручы сез бит инде! Менә әбием әйтә, мин дә... Галия сүзләрен таба алмый аптырады булса кирәк,  аннары тыела алмыйча елап җибәрде... Гадилә килеп туган хәлдән тизрәк чыгасы килеп, Галияне кочаклап диярлек торгызды:
– Син нәрсә инде, балам, әни кешеләр көчле була, йәле, елаудан туктыйбыз да әйбәт кенә сөйләшәбез.
– Хәзер, тынычланам мин, Гадилә апа, тынычланам... Галия күзләрен сөртте дә Гадиләнең кулларыннан тотып:
– Гадилә апа, мин сезгә Гадилә әни дисәм ярармы икән? Минем дә бик әниле буласым килә, улым тугач, аеруча! Әбием каршы түгел, шулай бит,  әбием?! – Галия Сатирәгә карап алды.
– И рәхмәт төшкере, бала, ник ярамасын, миңа менә ничә ай инде әни дип әйтүче юк бит! Гадиләнең дә ирексездән күз яшьләре каплады, бите буенча ерганак ясап тәгәрәде. Табын янында ясалган чәйләргә көрсенеп тамак кырган тавыш дулкыны күпер булып төште.
Гадилә белән кыз күпме шулай утырган булырлар иде, бу хәлдән чыгарга беренче булып Сатирә алынды – буаны икенче тарафка ерып җибәрде:
– Улыбызга ат куштырганда, Сәяр, сез дә килерсез, акырырбыз. Әле менә кызым белән уйлаштык та, малайга Гадел дип исем кушарга булдык,  рәхмәт төшкере! – диде ул, ишеккә сөялеп басып торган иргә карап. – Гадиләгә дә тартым була, малайның әнисен ул саклап калды бит, Гадилә янына бер Гадел дә сыяр, шулай ич, оланнар?!
– Ничек килмәскә, ди, барабыз, шулай ич, карчык?! – дип гөлдерәде ир.  – Гадел – бик матур исем инде, бала исән-сау үссен! Бәлки, тора-бара, әтиле дә булып куяр – бар да Ходай кулында!
 Кунаклар әллә ни озак юанмады. Китәргә җыенганда, Гадилә Галияне йокы бүлмәсенә чакырып кертте, теге көнне Инсаф биргән пачкадан егерме меңне санап алды да:
– Бусы сиңа юл кирәк-яракларыңа! Балаңны кеше иткәнче күп кирәк әле мондый яшел кәгазьләр, хәзер бар да шул яшел кәгазьгә терәлгән, балам, ал! – дип, Галиянең күкрәк кесәсенә тыкты.
– Сез нәрсә инде, Гадилә әни, шулкадәрме, миңамы?
– Сиңа инде, сиңа! Ә балага арба да, карават та алма, Сәяр абыең белән барганда, үзебез ала барырбыз, яме, балакаем?!
– Сез... сез фәрештәдер, Гадилә әни! Минем мондый кешеләр күргәнем юк иде, сез бу җир кешеләре түгелдер! Мин бала акчасы алгач та,  бурычларны түләрмен сезгә. Галия ишек төбендә тукталды. Гадилә, яшь ананың күңеле йомшак чакта, аның күңеленә яхшы оеткы салырга ашыкты:
– Синең Инсафың бөтенләй үк начар кеше түгел! Ул киләчәк әле, түзмәс!
Галия аптыраулы караш ташлады:
– Гадилә әни, син аны беләсеңмени?
– Соңрак, балакаем! Әйдә безне көтәләр, – дип ашыктырып, сүзне озайтасы килмичә, Галияне бүлмәдән тизрәк алып чыгып китте.
Хуҗалар кунакларны олы юлга чаклы озата бардылар. Гадиләнең дә саф һава сулап кайтырбыз, диюенә, ире каршы килә алмады. Алар яныннан бик ашыгыч кына сызгыртып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы узды. Аның алдыннан полиция машинасы. Полиция машинасының шофер янәшәсендә утырган Сибгатуллинны Сәяр әллә кайдан ук күреп алган, хатынына:
– Тагын берәр хәл булган бугай! – дип куйды. Судьяның үзенең дә дүрт баласы бар икән бит! Күрше районнан монда кайтып эшли башлаганына озак түгел, хәбәрләре, яңалыклары колакка керә тора. Олы уллары Мәсхүт гаилә корып караган үзе, тик бер-ике ай торуга, хатыны эчәргә бик яратучы ирне куып чыгарган икән. Сибгатуллин Казандагы нарколог Тимур Ирековичка үзе ничә мәртәбәләр көчләп алып барса да, рәт чыкмаган олы малайдан. Әниләре Роза бик ипле, акыллы хатынга охшаган да бит! Гөл кебек түтәлдә дә бер билчән була инде ул – бөтен түтәлнең ямен җибәреп торырга.
Гадилә төне буе борчылып чыкты. Күзен йома гына, башы чатнарга,  күңеле болганырга тотына. Күзенә рәтле-башлы йокы эленмәгәч, уйларның озынлыгы Сабантуй кырын иңләрлек була икән!
Гадилә кияүгә чыкканның икенче аенда ук дөнья куйган әнисе төшенә керде. Ап-ак батист яулыгын артка чөеп бәйләгән дә, куна тактасында җәймә җәя, имеш. Үзе авыз эченнән генә нидер көйли дә сыман. «Менә, бәби чәенә кош теле пешерергә уйладым әле, кызым!» – ди. «Ә кем бәби тапкан, әни?» «Кем булсын – син таптың ич, и тинтәк, тапканын да оныткан – әнә ич бишектә ята улың!» Гадилә күзләрен ачты, корсагын тотып карады. У-бу сизелми кебек! Тагын күзләрен йомды. Әнисе әнә зур алюминий табакта чыш-пыш сары май эретә... челтәрләп кискән читле-читле камырларны кызган майга сала да, тишекле зур кашыгы белән әйләндерә. Челтәрле сап-сары кош телләре май өстенә кабарып күтәрелә... Әнисе һәр телнең маен саркытып, зур ак подноска тезә бара... Карале, тау кадәр өеп куйган! Гадилә шул кош телләренә авыз суы килеп уянып китә... Ашыйсы бик килә икән ләбаса! Иртәнге намазын укып алгач та, ашап-нитеп тормый, поликлиникага анализлар биреп кайтырга җыена.
– Алсу, акыллым, балаларга ботка куя тор, мин килеп җитәрмен, – дип шалтыраткан иде, хезмәттәше хатынның өнен алырлык хәбәр әйтте.
– Гадилә апа, ишеттегезме, кичә Сибгатуллинның малае ишелгән бит!
– Кайда ишелгән, ничек, кайсы Сибгатуллин? – дигәнен сизми дә калды.
– Кайсы-кайсы, бездә бер генә Сибгатуллин, судьяның төпчек малае Мирас балык тотып утырганда, яр белән ишелгән... өч малай бергә балык тотканнар буада, теге малайларның берсе йөзеп чыккан, икенчесе аңына килгән инде, ә Мирас – Сибгатуллин малае һаман юк.
– Кит аннан, иртә таңнан куркыныч хәбәрләр сөйләмә!
– Нәрсә сөйләмә, Салих төнлә генә кайтты. Ул да эзләште, яхшы йөзә бит ул, водолазлар чакырганнар инде Мирасны бик мактый иде безнеке, бик акыллы, төпле малай – әнисе Роза апага охшаган дип!
– Зурмы соң улы?
– Алтынчыда укый иде.
– И сабый, нинди генә каргышлар тотты икән балакайны?!
– Нинди булсын – шул атасы эшләгән бар этлек балаларына төшә инде, бер баласының да бәхете юк бит!
 Гадилә поликлиника алдында торган «Ашыгыч ярдәм»машинасы янында кешеләр күп булуга игътибар итте. Алсу сүзләре хактыр, күрәсең, малайны һаман тапмаганнардыр! Анасы ничек түзәдер бәгырькәемнең?! И бала хәсрәтләре бигрәк авыр, күз яше бигрәк ачы шул ул! Поликлиника ишек төбендә хатын маңгайга-маңгай Сибгатуллин белән очрашты.
– Исәнмесез! – диде Гадилә. Ир, гомер уйламаганча, Гадиләгә йомшак тавыш белән җавап кайтарды:
– Без то исән, ә менә малай юк!
Ирнең мәһабәт сыны басылып калган кебек, карчыганыкы сыман усал күзләрендә аптырау, гаҗизлек сөреме...
– Бала хәсрәтләре бик авыр шул! – диде дә хатын, тизрәк китү ягын каерды... Алай да, берничә адым киткәч, Гадилә борылып карады, судья башын чайкап алды да, уң кулы белән күзләрен сөртеп алды. Бөтен шәһәрне дерелдәтеп торган ир елый иде булса кирәк...
Гадилә, анализлар биреп, поликлиникадан туры эшенә ашыкты. Урамда яз хөкем сөрә – агач-куаклар ап-ак чәчәккә күмелеп килә. Шәһәрне бүген генә күргәндәй, Гадилә таныш урамнардан сокланып узды. Менә бу йортта бик тырыш кешеләр яши икән, капка төбендәге чисталык – инә төшсә, аны да табарлык! Бусында – чәчкәләргә гашыйк җан, өй алдындагы бакчасы ал, кызыл, сары лаләләргә күмелгән! Ап-ак шомырт куенына кереп үк утырган җыйнак кына өйгә карап, бер мизгелгә тукталып торды. «Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны яши» дигән элмә такта беркетелгән йортның тәрәзәләре сагышлы, моңлы кебек тоелды.
Аның әтисе дә сугышта алган яраларыннан сыкрап, тормыштан бик иртә китеп барды шул! Гадилә әле беренче сыйныфта гына укый иде. Әтисен бик-бик ярата иде кыз. Әтисе үлгәннән соң, аның орден-медальләрен дусларына күрсәтеп мактану гына ата назына сусаган баланың тормышын яктырта алмады. Тормышның бар авырлыгы иртә таңнан кичкә кадәр әнисе җилкәсенә төште. Итек басу фабрикасында эшләгән әнисе бик иртә картайды,  сүзгә саранланды, үз эченә йомылды. Әйтәм аны әнисенең авыр тормышы исенә төште – әнисе эшләгән фабрика яныннан узып бара икән!
Биредә фабрика түгел, аның эзе дә калмады хәзер. Бүген монда базар гөрли. Кемдер алдый, кемдер алдана. Юрганны һәркем үз ягына тарта.
Мәктәптән кайткач та, бик ашыйсы килгән чакларда, шушы фабрика капкасы төбенә еш килә иде ул. Әнисен көтеп ала, аның белән бергәләп өйгә кайту кызга әйтеп бетергесез шатлык китерә иде. Бик талчыккан булса да,  әнисе кызын кочакларга көч таба, әнисенең көрән сумкасының алгы кесәсендә бер булса да конфет йә прәннек була торган иде. Әнисе генә: «И  кызым, синең туйганчы прәннек ашаган көннәреңне күрерменме икән?» – дип уфтанып куя. Бүген әнисен әллә нинди татлы ризыклар белән сөендерер иде, әмма соң!
Соңгы арадагы хәлләрдән соң, Гадилә беренче тапкыр үтереп ашыйсы килүен тойды. Инде бернинди ис тә күңелен укшытмас, бар да тәртитә булыр сыман.
Төштән соң, анализ нәтиҗәләрен алгач, «Болай күпме билгесезлектә йөреп була инде?» – дип, бар кыюлыгын җыйды да гинекологка керде.
– Апа, сез чыннан да йөкле! Дүрт атна тәгаен булыр! Менә бит, ә! Сезгә бит инде 45 яшь!
– Рәхмәт! Бар да Ходай кулында, сеңелем. Бу дөньяда тагын бер тапкыр ана булу шатлыгы язган икән. Бик рәхмәт. Алланың рәхмәтләре яусын сезгә! – Гадилә шулай катлы-катлы рәхмәт сүзләре тезгәнгә яшь табибә бераз сәерсенде хәтта.
– Шул яшьтә табарсызмы? Телисез икән, бүген үк чистартып җибәрә алам.
– Аллам сакласын, ни сөйлисең, акыллым, Аллам сакласын!
Кичке яңалыкларда шәһәр телевидениесе Сибгатуллинның улы фаҗигале төстә үлү уңаеннан кайгысын уртаклашты. «И  Мирас балакай,  безнең улыбыздан да яшьрәк килеш караңгы гүрләргә кереп яттың!» – дип,  Гадилә сабыйны кызганып куйды. Иптәш малайлары белән балык тотканда, сабый яр белән бергә ишелеп төшкән икән! Гадилә Сибгатуллинны күз алдына китерергә тырышып карады. Чырае ничек икән? Бала хәсрәтләре патшаның да башын идерә бит, хатынның кырыс, тәкәббер Сибгатуллин күзләренә карыйсы килде. Бердәнбер улыбызның вакытсыз өзелгән гомеренә дә төкереп карадың бит, судья әфәнде, ә менә хәзер үз газиз парәгез...»

Яз сулышы табигатьне генә түгел, кешеләрне дә уятып җибәрде сыман. Һәркем бакчасында кайнаша, кемдер түтәлләр ясый, чәчәсе орлыкларын Җир-ана куенына төшерә, агач-куакларны иске, корыган ботаклардан арындыра,  алмагач, чия, сливалар да ак итәк кигән сыман, купшыланып, матураеп китә. Эштән соң Сәяр белән Гадилә дә һәр көнне бакчага баралар. Сәяр төзисе йортның бөтен кирәк-яракларын барлый, Гадилә исә инде бөрегә төймәләнгән лалә чәчәкләренә, нәркизләргә сокланып, түтәлдә мәш килә. Алсуланып киткән хатынының йөзенә ире яратып та, сокланып та карый: сабыр Гадиләсе! Әнә 45 яшендә тагын әни булырга хыялланып йөри бит! Ә үзем соң, бала туганда миңа 60 тулачак бит, вәт бит,ә, Ходайның рәхмәте!Туганнар көлер инде, бабай әти булды, дип! Улыбыз туганчы йортны ничек тә салып өлгертәсе инде, өмә ясап күтәрәсе булыр. Ирнең өмет-хыяллары берсеннән -берсе татлы булып, күңелен рәхәтләндерде.
Кичен өйгә кайтып керүгә, телефон шалтырады. Галия икән!
– Сәяр абый, иртәгә Гаделне алып кайтабыз, Гадилә апа белән кичкә безгә килегез , сәгать алтыга, ярыймы?!
– Кем белән барасыз соң? – дип сорарга кирәк тапты ир.
– Күрше абый белән барабыз. Гаделгә мулладан исем дә куштырасыбыз килә, килегез яме!
– Ярар, сеңлем.
Гадилә иртән эшкә киткәндә, иренә Инсаф биргән акчаны калдырды.
– Бала арбасы Инсафтан булыр, үзебез бүләккә карават алыйк, әтисе!– диде. Зәңгәр төсле арба алырга килештеләр.
Көн сизелми дә узып китте. Гадилә бүген азрак укшыды, борчылу да кимегән сыманрак тоелды. И Ходаем, исән-имин күтәреп, сау-сәламәт бала табарга язсаң иде!» – дип, эченнән гел теләк теләде. Эштәгеләргә аны-моны алдан әйтәсе килмәде. Күз тиюдән дә курыкты. Алсу гына:
– Гадилә апакаем, йөзләрең нурлана төште сыман, берәр шатлыгың бармы, әллә яшерен сереңме?
– Шулаймыни? Көзгегә карарга кирәк әле! Үзем бер дә үзгәреш сизмим болай, – дип кенә куйды. Бала көтү кичерешләрен үзе бала табып караган кеше генә аңлый шул!
Кичен машинага бүләкләрне куеп, Сатирә апаларга киттеләр. Өйләре җыйнак кына икән! Бер бүлмәне кечкенә баһадирга җайлаганнар. Монда бала караваты куярлык урын әлегә буш иде. Галия Гадиләнең сүзен тоткан – балага карават алмаганнар, әлегә баланы түрдәге олы карават уртасына гына салганнар. Гадилә алып килгән күчтәнәчләрен Сатирә апага тотырды да, Галия янына керде. Бүлмәдә икәү генә иделәр.
– Галия, балам, бусы – улыбызга... – Гадилә туктап калды... Матур сүзләр эзләде. Ничегрәк әйтсә яхшырак булыр икән, дип аптырады... – Әтисеннән– бүләк!
– Гадилә апа, аңламадым әле сине! Нинди әтисе? Өйләнде бит ул!
– Инсафтан бу бүләк, бала арбасы да – аңардан. Ул биргән акчага алдык. Ул акчаларны миңа поликлиника алдында биреп калдырды. Башта мин дә алмаска уйлаган идем дә... Улыгыз өчен булгач, алдым. Сезгә кирәге бик чыгар хәзер. Бала киемнәре алырсың. Кире какма! Әтисеннән улыбызга да нидер тиеш бит инде! Галия дәшмәде.
– Карават – бездән. Хәзер Сәяр абыең җыеп та калдырыр аны. Балаң рәхәтләнеп караватта йоклар. Янга өйрәтергә бик тырышма, яме.
Сатирә апа кеше күп чакырмаган иде. Тирә -күршеләре, мулла һәм Сәяр белән Гадилә.
Сабыйны, мендәргә салып, мулла каршына китерделәр.
– Ни аты кушабыз?
– Гадел дип торабыз, мулла абзый, – диде Галия.
– Мулла абзый азрак исем кушу турында сөйләп алды. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи-вәссәллам дә, сәхабәләр дә балаларына үзләре исем кушканнар. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи-вәссәллам әйткән: «Бу төн минем малай туды һәм мин аны атам Ибраһим (ягъни Ибраһим пәйгамбәр) исеме белән атадым». Без, мөселманнар, балаларыбызга олы исемнәр, олы максатларга өнди торган, җир йөзендә Аллаһның хәлифәсе булу дәрәҗәсенә лаек исемнәр кушарга тиешбез. Кимсетә, хурландыра, кәферләргә охшата торган исемнәрдән сакланырга тиешбез.
Хуш! Бик күркәм исем Гадел! Әтисе кем дип әйтик, олан?
– Инсаф, бабай, – диде Галия, авыр көрсенеп. Мулла Сәлим, тәһарәт алып, баланың уң колагына азан, сул колагына камәт әйтте. Баланың ике як колагына:
– Инсаф улы Гадел! – дип, өч тапкыр кабатлагач, догасын укыды. – Аллаһөммә әҗгәлөһө фил исләми нәбәтән хәсәнәү вәҗгалөһө мәсгүдән фиддөньйә вәл ахыйрә. (Бу бала ислам динен куәтләуче, ата анасына игелекле, миһербан шәфкатьле, тәүфыйклы бала булсын иде, ата-анасына тигезлек, саулык, сәламәтлек белән үстерергә насыйп әйләсәң иде. Амин!
Кечкенә генә йомшак кына малайны исем кушып бетергәч тә, Гадилә кулына алды. Әле кайчан гына таныш түгел кызга кан бирермен, баласының гомерен саклап калырмын дип уена да кертмәгән иде. Йомгак кулда тартылды, сузылды, уймак авызын чәпелдәтеп ашарга сорады, күзләрен челт-челт йомгалап алды. Нарасыйның үзенә генә хас тәмле исеннән Гадиләнең башы әйләнеп китте. Аның нәни бармакларын, борын очын үбеп алды. Шушы бөтерчек шикелле уллары булса икән тагын! Гадилә йөрәгенең сикерүен яшермәде, дулкынланды Галиягә Гаделне биргәндә:
– Балакаем, син дә, Гадел дә гаиләбезгә бәхет алып кердегез бугай – безнең дә балабыз булачак бит!
– Кит әле, ышанып куярмын, Гадилә апа!
– Ә нәрсә, бала яраткан хатынга бирә икән ул Ходай! Син дә булышырсың, үземнең генә көчем җитмәсә, бу кечкелдүкләрне бергәләп үстерербез – минем тәҗрибәм, синең яшьлегең, дәртең бар! Галия хатынга аптырабрак карап куйды. Бераз сөйләшеп утыргач та, Сәярлар өйгә кайтырга булды.
Төнлә Гадилә шабыр тиргә батып уянды. Эче борып авырта, күз аллары караңгылана, суларга һава җитми сыман – тыны кысыла.
– Сәяр, тор әле, җаным, хәлем авыраеп китте. Тизрәк «Ашыгыч ярдәм «чакыр!
Хастаханәнең «Ашыгыч ярдәм» бүлегендәге кизү торучы табиб Гадиләне Казанга озатырга кирәген әйтте.
– Ашыгыгыз, безнең машина озата барыр! Хатыныгызны «сохранение»гә салырга кирәк булыр!»
Сәфәр хатынның хәлен тагын да авырайтты. Казанга җитәрәк ул бөтенләй аңын җуйды. Сәяр ике ут арасында: хатыны да, туачак баласы да бик кызганыч иде. Республика хастаханәсенә килеп җиткәндә, Гадилә күзләрен ачты:
– Сәяр җаным, балабыз хакына үтенәм, берни дә кызганма, ярдәм ит!

... ... ... ... ...

Гадилә иртән табибның: «Шөкер, бу ханым игезәкләрнең бер дигән әнисе булачак әле!» – дигән сүзләренә күзләрен ачты. Табиб белән янәшәдә басып торган шәфкать туташы нидер яза, каршы якта яткан сөйкемле генә хатын Гадиләне күзәтә иде.
– Ничек, игезәк? Безнең игезәк балаларыбыз булачакмы, доктор? – диде хатын.
– Әйе, ханым. Сез игезәк балалар көтәсез, әмма аларны дөньяга тудырганчы сезгә бездә ятарга туры киләчәк!
Гадилә башын калкытты. Телләренә авыр гер асып куйганмыни – шатлыгын сүзләр белән аңлатырлык көч таба алмый. Күр әле! Ул бары тик табибның кулларын каты итеп кысты гына – доктор аңлады булса кирәк:
– Ирегезгә бу хакта әйттек инде. Ул сезнең монда озакка калуыгызга каршы түгел.
– Сәярым беләмени?
– Белә, белә, ничек кенә сөенде әле! Берьюлы ике бала әтисе булу – не шутка! – дип, табиб Гадиләнең маңгаен тагын бер тотып карады да,  палатадан чыгып китте.
Табиб чыгып китүгә, каршы як караватта ятучы чибәр ханым сүз кушты:
– Гадилә, без күрше районнар икәнбез, мин Апастан, ә син Буаныкы диделәр.
– Исемемне дә белеп өлгергәнсез, үзегез кем?
– Мин Назлия булам. Ничек белмим, сине монда төне буе сакладык бит,  аңыңа килмичә бик озак яттың.
– Назлия, ә сез кемне көтәсез, малаймы, кызмы?
– Мин 25 ел көттем бу кызны!
– Ничек 25 ел?
– Шулай, 25 ел балабыз булмады безнең. Менә быел «Синдә киста» дип җибәргәннәр иде, ә киста урынына йөкле булып чыктым – кыз көтәм икән!
Гадилә хатынга аптырап карады. Зәңгәр күзләрен балкытып яткан бу ханымда әллә нинди бер нур бар сыман.
– Шулай озак бала тапмагач, ничек курыкмыйча килдең? Сиңа ничә яшь соң, Назлия?
– 48 генә әле, 50 тулмаган. Кешеләр 50 дә дә, 56 да да таптылар әнә! – диде күршесе, ап-ак тешләрен балкытып.
– Ә мин монда 45 яшемдә куркып яткан булам, вәт бит, ә! Инде гомер көзенә кереп баручы ханымнар көне буе, төне буе сөйләшеп туя алмадылар. Бер-берсенә киңәшләр биреп, тормышларын сорашып, сөйләштеләр дә, сөйләштеләр...
Назлиягә монда тагын ике ай ятасы икән! Гадилә инде яратып ук өлгергән бүлмәдәшеннән ничек аерылырмын дип, хәзер үк борчыла да башлады. 
– Карале, Назлия, һич ышана алмыйм әле игезәк балалар табачагыма?
– Соң сине бит УЗИ аша карадылар, җаным, күкрәк астыңда тагын ике йөрәк йөртәсең син, син хәзер – өч йөрәкле, бел!
– Назлия, син ничек 25 ел бала тапмыйча, хәзер йөкле соң?
– Бар да Ходай кулында бит, Гадиләкәем, менә бит сиңа да ничә ел бирми торгач, ана булу бәхете татырга туры килгән. Шул чакта Гадиләнең кесә телефоны шалтырады. Галия икән!
– Гадилә әнием, ничек хәлләрең? Минем Гаделемә кемнәрне алып кайтырсың икән? Ә без үсәбез, ничек кенә үсәбез әле! Сез алып биргән караватны тутырып ук ятабыз хәзер. Яктылыкка, тавышка да игътибар итә. Ашарга да ярата! – дип тезеп китте Галия. Гадилә игезәкләр турында әйткәч тә, Галия башта ышанмый торды. Аннары телефонга бар көче белән:
– Гадилә әнием, менә бит бәхет тешне сындырып керә! Синең күңелең чиста булганга шулайдыр ул! Мин шундый шат, шундый шат, сине каты итеп кочаклыйсым килә!
– Тиз генә булмас, балам, миңа тапканчы монда ятарга туры киләчәк.
Гадилә Галия белән тәмләп сөйләште, Инсаф турында да сорарга онытмады.
– Мин сөт кухнясында чакта килгән безгә, әбием башта кертмәскә уйлаган, ләкин бик үтенгәч, каршы килә алмаган. Гаделне кулларына алып яраткан, елаган да әле. Аптырыйм, Гадилә әни, ничек шулай була икән, башта мине ташлап өйләнде, инде хәзер улыбыз янына килеп йөрмәкче була.
– Син аңа каршы килмә, килсен, балага әти кирәк ул! Ир балага аеруча әти кул җылысы, терәге кирәк булачак. Гафу ит син аны, Галия балакаем!
Галия дәшми торды. Бераздан соң :
– Ярар, Гадилә әни, син әйткәнгә генә тыңлыйм, бел! – дип телефонны куйды.
Көннәр уза торды. Гадилә белән Назлия аерылмас дусларга әйләнделәр. Бар капкан ризыклары уртак. Ирләре еш килә, бар күчтәнәчләрне уртак итеп, бүлешеп ашыйлар, әйтерсең, апа-сеңел!
Назлиянең дүшәмбе көнне кесарево юлы белән баласын ярып алырга тиешләр. Ничекләр генә түзәр инде, бәгырькәем?!
Гадилә җомга намазын укып бетергән генә иде, Назлия бик каты ыңгыраша башлагач та, кизү торучы шәфкать туташларын чакырды. Назлиянең схваткалары башланган икән. Төнге унбергә кадәр авырды күршесе. Төнге бердә укол кадап, уколдан соң сигез минут эчендә баласын алырга тиешләр икән.
«И Ходаем, ничә еллар көткән баласын исән-имин күрергә яз бу Назлиягә!» – дип, Гадилә догаларын укыды, теләкләр теләде. Биш минут узды микән, күршесен бала таптыру бүлегенә алып чыктылар. Бала таптыру бүлмәсе Гадиләләр палатасы белән янәшә генә, озак та узмады, яшь бала тавышы ишетелде – тавышы каты чыга!
Гадиләгә озак ямансуларга туры килмәде, Назлияне кире палатага керттеләр. Күршесенең йөзе алланып, тагын да матураеп, нурланып киткән сыман тоелды. Ана булу бәхетен гомере буе көткән Назлиянең кичерешләре бик таныш аңа. Гадилә дә акрын гына корсагын сыйпап куйды. «И Раббым, исән-имин шушы балаларымны тудырырга, үстерергә язсын иде!» –теләкләрен кат-кат дога кебек кабатлады.
– Гадиләкәем, мин әни, әни булдым бит! Мине бит кайчандыр кысыр сыер, корыган агач белән чагыштырганнар иде. Бик авыр кичерә идем. Ә Ходаем менә шундый матур, шундый йомшак кыз бала насыйп итте!
Назлия елап җибәрде. Аның бу күз яшьләрендә ана булу бәхетенең ачысы да, балы да – бар да кушылган иде.
– Иң мөһиме: икегез дә исә-сау, Назлия! – диде Гадилә.
– Әйе шул. Буе 50 сантиметр, авырлыгы да җитәрлек – 3500 грамм!
Бераз вакыт узгач та, Назлиянең кызын имезергә китерделәр. Гадилә кызыгып та, яратып та бәхетле ананы күзәтте.
– Карале, Гадилә, минем сөтем юк мәллә, башын салып йоклап китте кызым. Имми!
Гадилә Назлиянең ими башларын кыскан иде – сөте түшәмгә аттырды.
– Монда кызыгызны гына түгел, минекеләрне дә имезешергә җитәчәк сөтең! – дип көлдереп алды.
Җиде көн узгач та, Назлияне ире килеп алды. Хатыннар инде туганнар сыман дуслашып беткәннәр иде – елашып аерылыштылар. Гадилә балаларын тапкач та, аралашып яшәргә сүз куештылар. Гадилә күршесен озатканда: «Кызыгызга Камилә исеме бик барыр иде, уйла әле, Назлия, яме!» – диде.
Көннәр артыннан көннәр йөгереп уздылар да уздылар... Гадиләгә вакыт тәгәрмәче акрын әйләнә төсле тоелса да, сабырлыгы төкәнмәде. Ул Казанда яткан чакта, яңа хәбәрләр белән йә ире, йә Галия, йә каенсеңелләре таныштырып торды. Төпчеге Мирасның үлеме мәңге иелмәс кебек тоелган Сибгатуллинның да башын идергән – ул кияүләре Инсаф белән Сәйраның аерылышуларына да каршы килеп маташмаган иде. Инсафның Галия һәм улы янына килеп йөрүе, никахның Галия аркасында гына кичектерелүе Гадиләне бераз аптырашта калдырды калдыруын. Бер шалтыратуында Галия:
– Гадилә әни, синең бала табып кайтуыңны гына көтәбез, без Инсаф белән кушылырга уйлап торабыз бит. Синең дә түребездә утыруыңны телим мин, Гадилә әни! – дип шаккаттырды.
Гадилә алар өчен бик сөенде. Гадел әтисез бала булып үсмәс, менә бик аңлашып, матур гына яшәп тә китәрләр. Тормыш бик катлаулы нәрсә шул: кемдер туры гына килә үз бәхетенә, кемдер урау юллар аша...

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэр озекне елый елый укыйм. Дэвамын котеп алам.

    Хәзер укыйлар