Логотип
Проза

Кыйнамагыз (монопьеса)

Көн кичкә авыша. Уты кабынмаган фонарь янында башын куллары белән каплаган егет ыңгырашып ята. Киеме ертылган. Башындагы җәрәхәтләрдән кан саркый.

…егетләр! Кыйнамагыз… кыйнамагыз инде… егетләр… кыйнамагыз… (Елый.) зинһар дим… кыйнамагыз. Җитәр инде… кызганыгыз, егетләр!.. (Башын каплаган килеш тезләренә күтәрелә. Башын әле бер якка, әле икенче якка борып, өзек-өзек сөйли.) Кызганыгыз. Ярар инде… сез әйткәнне эшлим… Бәлки, сез, чыннан да… чыннан да, биюләр яратасыздыр… Шуңа күрә тагын бер кат биергә куштыгыз да… Биска гына чакырган булгансыздыр… Аңлыйм сезне. Ә башта аңламаганмын… аңлап җиткермәгән бул… булганмын. Аңламаганмын… Бии беләм бит мин… Биеп кенә йөрим… бәйрәмнәрдә… бәйрәмнәрдә генә түгел… бәйрәмнәрдә. (Егет сул яктагы тавышка сискәнә.) Кыйнамагыз, егетләр! (Башын тота.) Биим. (Егет башын тотып җиргә ава.) Хәзер-хәзер, егетләр… Сезгә нинди биюләр ошый? Милли? Милли биюләрме? Сабантуй бәйрәмнәре күңелле уза. Безнең. Әллә кайлардан… ераклардан… кунаклар килә карарга. Катнашырга. Дип килә. Бәйрәм… Ихшәпбәйрәмнәре!.. Халык җыела. Халык. Күңел ачабыз. Күңелле була… Ихрәхәтяшәүләре!.. Көрәшләр. Уеннар. Мин көрәшәм. Көрәш уенында катнашам. Дуслар белән көрәшәбез. Бил алышабыз. Селтим дә атам. Селтим дә атам… Селтим дә атам… …Атам да… атам да… яхшы көрәшче. Теләсәгез, сезне дә өйрәтәм, егетләр. Милли көрәштә җиңү – зур нәрсә ул, егетләр. Зур дәрәҗә… дәрәҗә. Юк! Хәзер түгел инде, егетләр… әйе-әйе, хәзер өйрәтәм. (Ертылырга торган җиңнәрен интегеп сызгана. Чайкала-чайкала торып баса.) Менә шулай басасың… менә шулай күтәрәсең дә, болгап кына ыргытасың (җиргә ава). О! Сезнең шәп килеп чыга, егетләр. Тиз өйрәнәсез, егетләр. Хет хәзер үк Сабантуй мәйданына чыгарырлык сезне. Әнә ничек җиңел генә тотып аттыгыз мине. Ә мин Сабантуй батыры. Район батыры. Шәһәр батыры. Республика өчен дә көрәшкә чыккан идем әле бер Сабантуйда. (Күкрәгенә сугып.) Җиңелдем!! Әйе! Ничек җиңелмисең инде – андагы егетләрне күрсәгез сез! Менә сезнең шикелле – көчлеләр. Тоталар да ыргыталар, тоталар да ыргыталар…

…тоталардаыргыталартоталардаыргыталартоталардаыргыталар…. Аннары, хуҗа да әйтте бит, ярар инде, монда да җиңмә инде, диде. Сабантуйлар күп булыр әле, диде. Монда да җиңмә инде, диде. Төрле яклардан кунаклар килә бит, диде. Җиңмә, диде. Аларның да җиңәселәре килә бит, диде. Җиңгәч, кунакларның күңелләре күтәрелә, диде. Кешеләрчә сорагач, ничек җиңелмисең инде? Хуҗа да бик риза. Молодец! – диде миңа, булдырдың, диде. Син булдырасың, диде. Андый сүзләрне кайчан ишетәсең тагын? Ишетмәссең дә… ишетмәссең дә! Шул Сабантуйларда гына булса инде… Сабантуйларны гөрләтеп уздырабыз без. Ихгөрләпузасабантуйлары! Бөтен дөньяда беләләр безнең Сабантуйларны! Шуннан таныйлар да инде безне. Уенлы, ат ярышлы, көрәшле кызыллы-яшелле-зәңгәрле Сабантуй дигәч үк тә… “татар!” дигәне искә “кылт” итеп килеп төшә бар дөньяның, шулай бит? “Тата-ар-р-р!!” дигәч, шунда ук – “кылт” итеп кенә – Сабантуебыз… Бар халык җыелган бәйрәмдә кунакларның җиңәселәре килгәнен яхшы аңлыйм мин. Бигрәк тә, хуҗа сорагач инде. Күңелле була. Барыбызга да күңелле. Барчабыз да шат… Күңелле. Сабантуй узуга бүләк тараталар. Иң булганнарга. Иң булган егетләргә. Сезнең кебек егетләргә. Иң булган егетләргә. …Биим-биим! (Озак итеп әзерләнгәннән соң (музыка яңгырамый) торып шаян татар биюе бии башлый. Йөзендә ясалма елмаю йөзеп йөри. Кинәт егет башын тотып тагын егыла. Егылганда җиргә кесә телефоны тәгәри. Күпмедер ятканнан соң.) …О! Менә бит, егетләр, сез сораган телефон монда гына икән бит. Шалтыратыйк әле, дип үтенгән идегез. Шалтыратыгыз, егетләр, сөйләшегез туйганчы. Чын егетләр өчен жәл түгел бит. Алыгыз. (Капшап кына, җирдә аунаган телефонын табып ала, шулай ук, капшап кына, бер агач тартма табып ала, телефонын шуның өстенә куя. Аннан башын каплый.) Кыйнамагыз, егетләр! Башым авырта… Кыйнамагыз! Биедем дә бит инде!.. Акылдан язам… …Язам, егетләр… Язам… …Язарга яратам мин. Хәрефләр яшел төсле ул. Яшел төстәге хәрефләр. Хәрефләр яшел төстә була. …яшел… Чын хәрефләр яшел төстә була… Яшелнең тәме сөт кебек татлы. Яшел хәрефләрдән очсыз-кырыйсыз дала исе бөркелә. Д а л а и с е б ө р к е л ә… Киң дала исе. (Тураеп утыра.) Дала буйлап атта чабам. Шәмәхә төстәге атта. Бәрхет дигәннәре ниндидер ул… Өздереп әйтә алмыйм. Шәмәхә төсенә охшаган бәрхет… Шәмәхә ат… Шулай булуга охшаган. Бабамның аты. Дала чиге кайда, дип чабам. Шул чикне тоясым килә. Чабам… чабам… Салкынайта. Ә мин чабам да чабам… Чабам да чабам… Чабам… …Бабам белән печән чабабыз… Чиген күрәсе килми… Бабам печән чабарга өйрәтте миңа. Печән чапканда… иңбашларың җиңел булырга тиеш синең. Кулыңда чалгы түгел – чалгы түгел – смычок… смычок… кәман! дип хис ит. Кыллар буйлап сыздырасың – сузылып-сузылып даланың моңлы көе сызыла… аякка уралып үлән җәелә. Дала исе. Даланың яшел исе. Яшел… Яшел ис. Дала исе. Аякка уралып үлән җәелә. Кояш. Кайнар. Кул тидереп булмый – шундый кайнар. Ә мин чабам. Скрипка кылларын сыздырып чабам… Чабам… Атым дала буйлап чаба. Чабабыз да чабабыз. Өйгә әйләнеп кайтмабыз бүген. Далада адаштык. Дала исен таныйм хәзер. Көндезге дала. Кичке дала. Иртәнге дала… Җилгә уралган иртәнге дала исе. Яшел ис. (Абынып егыла. Җиңе ертылып чыга.) Яшел хәрефләр әче дип уйладыгыз ахрысы. Аңлыйм сезне. Сез хаклы. Хәрефләрең әче дидегез инде, алайса. (Йодрыкларын кыса. Кайдадыр чылбыр зыңлап алган тавышка сискәнә.) Шаярдым гына. Кемгә кирәк яшел хәрефләр? …Кызыл! Булсын кызыл хәрефләр… Калсын кызыл хәрефләр! Мәңгегә! Кызыл хәрефләр! (Авызыннан агып төшкән канын сөртә. Иренен ялап ала.) Кызыл хәрефләрнең тәме… баллы. Бик яхшы. Кызыл хәрефләрнең тәме бик тәмле. (Артындагы тавышка сискәнеп калтырана. Башын каплый. Җан ачысы белән кычкыра.) Тәмле дим бит!! Тәмлер-р-рәк дим!!! Яшелгә караганда тәмлерәк! Тәмлерәк дим! Тәмлерәк!..Зинһар дим!.. (Тынлык.) Сез биюләр карарга яратасыз икән. Яхшы кешеләр өчен ничек биимисең инде? Бию – велосипедта йөрү белән бер ул. Бер өйрәндең – онытмыйсың инде… Велосипедта йөрергә күнексәң, аннан төшүе авыр. …Биергә күнегәсең икән… (Торып баса. Башын тотып әкрен генә турая.) Сез уйламагыз, бер тапкыр әйткәнне аңлыйм мин, егетләр. Бик яхшы аңлыйм. Теге яшел хәрефләрне дә тураклап ташладым бит. (Маймыллана башлый – хәрефне койрыгыннан тоткан да, имеш, кайчы белән кискәли тегене.) Оп-оп-оп! (Көчәнеп көлә.) Юк яшел хәреф! (Кулларын бер-берсенә сөрткәли.) Юк яшел хәреф! Яшелгә – юк! Кирәкми дә. Кызылга – әйе! Әйе, дибез! (Шешә ватылган тавышка сискәнә. Берникадәр вакыт тын гына тора. Буш карашы залга төбәлгән. Селкенә башлый. Селкенүе тора-бара ниндидер биюгә охшый башлый.) Мин – оста велосипедчы! Асса! Асса! Безнекеләр баса! Безнекеләр баса!! Хоп! Менә шулай! Бии-бии яшим мин! Ихкүңеллеяшим! (Аяк белән каты басып бии.) Миңа күңелле! Сиңа күңелле! Аңа күңелле! Безгә күңелле! Сезгә күңелле! А-лар-га кү-ңел-ле! Менә шулай! Асса! Асса! Безнекеләр баса! (Биюенә куркыныч көлүе өстәлә.) Хоп! Менә шула-а-ай! Кушыл безгә! Әйдә-әйдә! Бергә-бергә! Хоп! Асса! Безнекеләр баса! (Биюен туктатмыйча сөйләвен лекция укыган сыман, җитди дәвам итә..) Бию теле барлык чикләрне җимерә. Башка телләр кирәкми. Бию телен үзләштерсәң, башка телләр кирәкми. Сез мине яхшы аңлыйсыз. Шулай бит? Мин сезне яхшы аңлыйм. Шулай. Ана теле комачау итми – бер дә. Ана теле берничек тә киртә була алмый. Бию телен белсәң, асыл егетләр белән аңлашасың инде. Мин биим. Һәм сез мине аңлыйсыз. Биергә кирәк. Менә шулай. Менә шулай. Бию теле барлык чикләрне җимерә. Төрлечә бии алам мин. (Тезләнеп бии башлый.) Сез аңлардай гына булсын, егетләр. Яшел хәрефләрсез. Яшел иссез бию. Сез минем әйтергә теләгәнемне биюемнән аңлыйсыз, шулай бит? (Торып баса. Акча янчыгын чыгарып җиргә ыргыта. Тавышы көчәя.) Менә! Берни калмады!! Телефон! Акчам! Алыгыз. Миңа кызганыч түгел. Алыгыз. Яшел хәрефләр! Менә – барысын да! Сабантуй сөлгесе! Муеныгызга ук урап биримме?! Миндә! Берни!! Калмады!!! Мин биим! Егетләр! (Көлә-көлә озак итеп бии. Кинәт егыла. Берникадәр вакыт тынсыз кала. Сулда ниндидер тавыш ишетелә. Егет бар гәүдәсе белән калтыранып куя. Озак кына дәшми… Караңгы төшкән урам почмагын фонарь яктыртып җибәрә.) Караңгылык… Көнне алмаштырып килгән караңгылык. Кояш – кара. Төстәдер. Кайнарлыгы сыман кара төстә. Хәтерләмим. (Башын фонарьга таба күтәрә. Фонарь баганасына кулларын тидерергә тырыша. Күпмедер вакыттан соң куллары баганага тиюгә ирешә. Лампага карап сөйли.) Бу – фонарь, беләм. Кичен караңгылыкны яктырта. Диләр. …Ул көнне мин әле кечкенә бала. Әти белән әни мине зур бер мәйданга чыгарды. Шау-шулы мәйданга. Зәңгәр төстәге салкын тулы мәйданга. Тирә-якта халык тавышлана. Кемнәндер нидер үтенеп сорыйлар. Әни миңа да сорарга кушты. Бәлки, син дә сорасаң, кабул булыр, диде. Зәңгәр төстәге салкын. Сикергәләтә. Җылынасы иде. Аннары сорадым. Велосипед сорадым. Бирегез, дип чын күңелдән үтендем. Мин велосипедта йөрергә өйрәнергә телим, дидем. Башкалар нәрсә сораганнардыр… Аларга бирделәр. Күп кеше бер үк әйберне үтенеп сораганда бирмичә калдырмыйлар бит аны. Алыгыз, диделәр. Күпме кирәк, шуның кадәр алыгыз, диделәр. Алып бетерделәр. Әти-әни куанды. Тирә-яктагы кеше куанды. Мин кечкенә бала идем. Миңа велосипед бирделәр. Өйрән диделәр. Мин дә куандым. Мин велосипедта йөрергә өйрәндем. Башкалардан сораганны кире тартып алгач, аларга авыр булды. Миңа җиңел булды. Мин велосипедта йөрергә өйрәндем. Башкаларны өйрәттем. Башкаларга авыр булды. Бер биргәнне тартып алгач, авыр инде ул. Ә миңа җиңел булды! Миңа әле дә җиңел! Янымда торган кешеләргә авыр булды. Алар бик сораган иде. Башка нәрсә сорыйсым калган. Биергә өйрәнү – велосипедта йөрергә өйрәнү белән бер ул. Бии-бии, күрми башладым. Берүк сукыраймыйм! дип сорыйсым калган бит югыйсә… Күзсезлек – бии белүгә бонус итеп бирелә икән. …Шәмәхә атымның төсен белер идем… …Карагыз! Биемичә! Сорыйм! Менә бу багананың төсен белмим! (Көч белән баганага суга. Яңадан суга. Бер йодрыгы баганага эләкми – егет егыла. Яткан килеш дәвам итә.) Сорыйм! Шәмәхәме? Кызылмы?! Яшелме?! (Тезләренә күтәрелә.) Биемичә сорыйм! Сабантуйда барчасын да җиңәчәкмен! Кирәкми бүләкләре. Биемим! Биегәннәремне кире тартып алам. (Тына. Пышылдап.) Биемим. (Тирә-якта тимер таякларның бер-берсенә сугылган тавышлар килә.) …Биемим. …Кыйнагыз. (Зур авырлык белән аягына баса.) Кыйнагыз!!! Кыйнагыз, …егет булсагыз!!! (Пышылдап.) Биемим… Кыйнагыз… Зинһар…

Тынлык.

(Караңгы залга карап.) Сез… инде әллә кайчан… сез инде әллә кайчан… моннан киттегез… шулай бит?..

Фонарь төбенә ятып башын каплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар