Курчак күңеле - 2

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kurchak-kele

 

*** 

“Нинди каргалган язмыш соң бу? Нигә минем тормышымда мәхәббәт юк? Үз парымны, тиң ярымны бирмәгәч, ник мине хатын-кыз итеп яралттың соң, Раббым?!” Күңелендәге җавапсыз сорауларны буш, караңгы урамга түкте Гөлфинур. Артыннан үз күләгәсе һәм тагы бер зат атлады. Тик Гөлфинур аны күрмәде, үзе дә гүя күләгә иде. Ә теге бәндә аны куып җитте һәм дәште: 

Ханым, бүгенге кичне минем белән үткәрәсегез килмиме? Ялгызыма бик күңелсез. 

Гөлфинур туктап калды. Никтер курыкмады. Аңа хәзер барыбер иде. Ахыр чиктә, бу очраклы юлдаш аны үтерә генә ала. Ә үлем аңа куркыныч түгел, җылы табалмаган сыңар канатлы җаны бу фани дөньяда саташып кына йөри. Кыз сынаулы карашын иргә төбәде. Юк, бу бәндә урам сукбаена охшамаган, өс-башы пөхтә, спорт костюмы да, ап-ак футболкасы да төз буй-сынына килешеп тора. Түгәрәк йөзен кечерәйтеп, кашларын каплап, кара чәчләре маңгаена тузгып төшкән. Күзләре кара күзлек артына яшеренгән.  

– Кем син? – дип сорады Гөлфинур. 

– Кеше. Гап-гади кеше. Ышанасызмы, япа-ялгыз, ирекле ир. Сез дә япа-ялгыз. Ә нигә ике ялгыз җанга бу матур төнне бергә үткәрмәскә? Мин сезгә ошыймдыр бит? 

– Юк! 

– Ни ошамый? Кай җирем килешсез? Гомумән, кемгәдер ошар өчен ни кирәк дип уйлыйсыз? Матур каш, матур борын, матур ирен... Бу шулкадәр мөһимме? Әнием өчен мин дөньяда иң матур бала идем. Миңа шул җитә. 

– Мин сине ямьсез димәдем... 

– Димәдең, әмма уйладың. Күзләрең усал синең. Шулай булса да бүгенге төнне нәкъ менә синең белән үткәрәсем килә, – дип елмайды ир. 

Әллә нәрсә булды Гөлфинурга. Үз күңелен үзе аңламады. Ә нәрсә? Аңа унҗиде яшь түгел, утыздан узган карт кыз. Ни югалта? Сафлык кадерен, кыйммәтен аңлаучы бармы соң ул хәзер? Әгәр бөтен ирләр бер калыптан икән, әгәр барысына да матур тән генә кирәк икән... Хәтта Аңа да – ничә еллар күңелендә йөрткән мәхәббәтенә дә... Курчак күңеле кемне кызыксындыра?  

– Риза булсам, ни диярсең? – диде Гөлфинур. – Ник дәшмисең? Син дә куркасыңмы? 

–  Ник куркыйм?! Шатлыктан баш әйләнеп китте. Шуңа телсез калдым... Дөресен әйткәндә, көтмәгән идем. Син чынлап әйтәсеңме?  

– Әлегә чынлап. Аннары... кире уйлавым да бар.  

– Алайса, киттек! – диде ир. 

– Киттек... – диде Гөлфинур. Тик  урыныннан кузгалмады. 

– Үзең куркасың түгелме? Теләмәсәң, көчләмим. Мин маньяк түгел. Хуш! 

Ир кисәк борылды. Гәүдәсен төз тотып, бик горур атлап, кире якка китте. “Бу кеше мине танымады. Ул мине белми. Мин дә аны башка  күрмәячәкмен...” – дип уйлады Гөлфинур. Шуңа да батыраеп, тәвәккәлләп: 

– Тукта! Китмә! – дип кычкырды. 

Ир туктады. 

– Әйе дә, юк та димәскә, ак-карага тимәскә, күзгә туры карарга... – дип такмаклый-такмаклый, кабат Гөлфинур каршына килеп басты. 

– Күпме сорыйсың соң? Меңнән артык бирә алмыйм бит.  

Гөлфинур матур кашларын җыерды, иренен бүлтәйтте: 

– Син мине сатып аласыңмыни? 

– Соң, тагы ничек? Тәртибе шулай бит. Бушка файдаланырга сувистым кушмый. 

Мең тәңкә... Сафлык хакы мең тәңкә... Башкалар күбрәк тәкъдим итте. Кемдер, “чит илдә йөртеп кайтам” диде, кемдер машина, кайсыдыр фатир ышандырды. Ләкин беркемне якын китермәде Гөлфинур, үзенә насыйп ярын көтте. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына... Менә чыкты берәү юлына. Аңа дигән насыйп яр шулдыр, күрәсең. Бәясен дә әйтте. 

– Мең сум бик аз, – диде Гөлфинур. – Бүгенге төн өчен мин синнән зуррак бәя сорыйм. 

–  Күпме?   

– Мин сораган әйбер акча белән үлчәнми. Ул бушлай. Ләкин дөньяда аннан да кыйммәтрәк, аннан да кирәклерәк башка берни юк! 

– Ни соң ул? 

– Мәхәббәт! 

Ир җитди кыяфәт белән бераз уйланып торды, аннары, кирәкмәгән уйларын кагып төшерергә теләгәндәй, башын кисәк читкә борып, ясалма елмайды: 

– Алай икән... Мәхәббәт... Кемгә кирәк ул хәзер?  

– Миңа кирәк! Күзлегеңне сал да күземә туры кара. Инде әйт, мин сиңа ошыйммы? 

Урам баганасыннан төшкән яктылыкта ирнең йөзе сары, күзләре яшел булып күренде. Ул күзләр Гөлфинурга көлемсерәп карый иде.  

– Ошыйсың! Ошамасаң, дәшмәс идем. Мин сине рестораннан бирле күзәтеп киләм. Бер ачык авызның яңагына ялтыратып чыгып киттең. “Вәт, ичмасам, асыл кош бу!” – дип, артыңнан иярдем.  

– Алайса, әйдә...  киттек! 

Каян килде бу тәвәккәллек, каян килде шултиклем исәрлек?! Нинди төн булды бу, нинди халәт булды?!  

– Җүләр! – диде Гөлфинур. Үзе турында әйтте. 

– Әйе, мин бүген шундый, – диде ир... 

Реклама

 

*** 

... Төн үтте. Яңа көн туды. Бүлмә эче кояш нурына күмелде.  

Гөлфинур күзләрен ачты. Карашы ят бүлмәне айкап чыкты да каршыдагы диварга килеп кунды. Керфеген дә селкетми шаккатып шунда карап катты. Чөнки анда үзен күрде. Юк, көзгедәге чагылыш түгел иде бу. Дивар тулы сурәт! Һәм һәркайсында  – Гөлфинур!  Менә ул чәчәкләр күтәреп сәхнәдә басып тора, менә кемгәдер кул болгый, урам буйлап атлап бара. Елмая, моңая, җырлый, көлә...  

Өнсез калып, шуларга байтак карап торгач, кичәге хәлләрне искә төшереп, ул янында яткан кешегә борылды.  

Ир дә уянган иде. 

– Аптырыйсыңмы? – дип сорады ул, Гөлфинурны бер сүзсез аңлап. 

– Ни бу? 

– Ни түгел, кем. Син бит! Әллә танымыйсың? 

– Ник? Каян?  

– Уянгач та сине күрәм мин, Гөлфинурым! Җан нурым! Сине күргәч, күңелгә шатлык тула, яшисе килә. Ә бүген хыялдагы ярымның тән җылысын тоям, тавышын ишетәм, кулларына кагылам... Бүген мин дөньядагы иң бәхетле кеше! 

– Кем син? 

Ир Гөлфинурның беләгеннән, иңнәреннән үбеп алды. 

– Сиңа гашыйк меңнәрнең берсе. Һәм шул мең исәрнең иң бәхетлесе!  

Әлбәттә, Гөлфинур аңа ышанмады. Әрнүле көлемсерәп, урыныннан кузгалды. Язмыш кисемтәсенең нуль-бушлык турысында туктап калган бу мизгелдән тизрәк китәргә кирәк. Бүгенге төнне гомер дисбесеннән алып ташларга һәм барысын да онытырга!  

Әмма ир аны беләгеннән эләктереп алды да үзенә тартты:  

– Күземә карап әйт әле: ник миңа иярдең син?   

– Оныт, – диде Гөлфинур. – Берни булмады дип исәплә. 

– Булмады түгел, булды! Ничек барны юк диим? 

– Җибәр, – диде Гөлфинур, читкә тайпылып. – Беренче тапкыр түгелдер...  

Ир аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, кабат кочагына җыеп алды: 

– Җибәрер өчен тотмадым! Кал монда, минем янда кал! Бөтенләйгә! Чык миңа кияүгә!  

Бу сүзгә ышанмыйча, бер тын ирнең күзләренә сынап-тикшереп карап торды Гөлфинур. 

– Чыксам, ни диярсең?  

– Хатыным диячәкмен, – диде ир.  

– Хатының?! Ә син кем? 

Инде ничәнче кат шул сорауны бирә... 

– Хәтереңдә калдыр, беренче һәм соңгы иреңнең исеме Нәфис булыр. Кырык яшьлек чып-чын буйдак. Ә синең кем икәнеңне күптән беләм! Кача-поса һәр адымыңны фотога төшереп йөрүче үзем бит. Бөтен тормышың менә монда, учымда! Шәп фотограф психолог та булырга тиеш. Кеше күңелен аңламасаң, җанлы портрет чыкмый.  

Гөлфинур гаҗәпләнде: 

– Фотограф?! Алайса, ник мин сине белмим?  

– Белергә тиеш тә түгел. Иң шәп фотолар кеше үзе сизмәгәндә төшерелә. Шул чакта гына алар чын, ихлас була. Мин сиңа күптән гашыйк инде. Әле кичә генә кул җитмәслек хыял идең. Ә бүген... 

– Кочагымда, дисеңме? Гаеплисеңме? 

– Ни хакым бар? Син...  Ачылмаган сер икәнсең бит... 

Шул гомер ир назы күрмәгәненә уңайсызланган сыман, Гөлфинур аклангандай итте: 

– Сөяркә буласым килмәде... Ә хатын итеп алырга курыктылар... 

– Ә мин курыкмыйм! Чөнки ышанам! Ә син миңа ышанасыңмы? 

– Ышанмыйм. Беренче тапкыр күргән кешегә ничек ышаныйм?  

– Син миннән мәхәббәт сорадың. Шулай бит? Бик күп ул миндә, күңелем мәхәббәт белән мөлдерәмә тулы. Барысын да сиңа, тик сиңа гына бирәм. Менә шул безнең килешү булыр. Ризамы?  

Һәр яңа адым киләчәккә илтә. Бер төнлек ярны гомерлеккә сайлау җиңел эшме?! Дөресме бу? Әмма ялгышларсыз язмыш булмый. 

– Яшәп карыйк... – диде Гөлфинур.  

 Югалтыр өчен дә башта табасы бар... 

 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 20 декабрь 2019 - 10:20
    Без имени
    Бехетле булсыннар иде бехет шулай уйламаганда киле ул син коткенде килми
Хәзер укыйлар
  • 5260
    6
    166
  • ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ  Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара...
    6602
    7
    151
  • 6807
    5
    116
  • Бәхет шәүләсе ​​​​​​​Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.
    6058
    5
    98
Соңгы комментарийлар
  • 20 гыйнвар 2020 - 04:52
    Без имени
    👍мин Дэ качтым андый кешедэн. Алар уз узлэрен генэ ярата Хэм кайгырта.
    Бәхет шәүләсе
  • 20 гыйнвар 2020 - 04:52
    Без имени
    Артык ярыймга йөрмәскә иде, иреңнән узып. Бер куып җибәргәч шыпырт кына үз тормышың белән яшәргә иде. Кызлары кайткан булыр иде янына.
    Инде минем чират...
  • 20 гыйнвар 2020 - 04:52
    Без имени
    Бик фахемле
    Җизнәй
  • 20 гыйнвар 2020 - 04:52
    Без имени
    оҡшаны
    Җизнәй
  • 20 гыйнвар 2020 - 04:52
    Без имени
    Голнур Айзатнын ижаты белэн куптэн тугел генэ кызыксына башладым. Шулкадэр тирэн эчтэлекле эсэрлэр, язганын куреп ,белеп алганнан сон , Голнур ханымнын ижатына соклану хислэремне , эйтеп тэ , язып та бетерэ торган тугел икэнен анлап, анын узе белэн якыннан танышасы килу телэге туды уземдэ. Узем ул телэгемне тормышка ашырганчы , безне котмэгэндэ Аллахы Тэгалэ узе , Сиринэ Зэйнутдинова концертында , Филармония залларында, кулларыбызда чэчэк бэйлэмнэре тоткан хэлдэ , бик матур халэтебездэ очраштырды! Мин меннэн мен тапкырлар рэхмэтлемен Аллахыма, минем кунелемдэге телэгемне ишетеп , шуны тормышка ашырганы очен!!! Шул вакыттан сон инде мин Голнур ижатын бер дэ куздэн яздырмыйча гел кузэтеп, тормыш хэллэре белэн дэ кызыксынып яшим. Менэ бу " Китмэ" повестен дэ котеп алып укып барам . Андагы геройларнын кунел кичерешлэрен уйлап борчылам, шатланам. Милэушэнен никадэр сабыр , олы йорэкле була алуына сокланып туя алмыйм! Мен яшэ , Голнуркаем, сэламэт бул! Ижатын саф чишмэ синен дускаем!
    «Китмә!»
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...