Куллары йомшак иде...



Тәрәзә пәрдәсенең бер чите ачылып калган икән, шуннан кергән кояш як­тысы иркәләп уятты Таһирны. Абыйсы торган инде. Аның кухня якта кыштырдап йөрүен, анда-санда савыт-са­ба шалтыратып куюын ул беркавым тын гына тыңлап ятты. Ниһаять, җай гына ишек ачылды. Таһир кабат күзләрен йом­ды, йоклаганга сабышты. Абыйсы, иелеп, энесенең маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады. Куллары кытыршы, салкын иде. Шулай да Таһир абыйсының нәкъ менә шулай сак орынуын ярата, иркәләп каравын тоя, шуңардан гаҗәеп рәхәтлек сизә.
«Әни шулай уята иде»,—дигәне бар абыйсының. Таһир әнисенең иркәләгәнен хәтерләми. Кулының ниндилеген дә бел­ми.
Әниләре аларны Таһир кечкенә чакта ук ташлап киткән. Аракы белән дуслаш­кан да, өйдән чыгып киткән. Моны башы­на һич сыйдыра алмый ул. Исерек әтиләрне күргәне бар, эчкече әниләр нинди була? Белми.
Кайчак күрше апалар малайны кочак­лап алалар да, туп-туп итеп сөяләр: «Ана назы күрмисең шул син, бала, бәхетең юк»—диләр. Андый чакта Таһирның күңелгә тия торган хушбуй исеннән тыны кысыла, кулларыннан тизрәк ычкыну ягын карый. Ачуы кабара, аларның кызгануын яратмый. Ничек инде бәхете булмасын? Аның әтисе бар, абыйсы бар. Эштән арып кайтып, караңгы чырай белән йөрсә дә, сумка тутырып тәмле ризыклар алып кай­та әтиләре. Йокларга яткач, өстенә юр­ганын ябып куя. Әтисенең куллары да абыйсыныкы шикелле кытыршы. Шулай да ул сыйпап алуга, оеп йокыга китә Таһир.
Абыйсының гына кайвакытны: «Әни­не төшемдә күрдем»—дип күңелсезләнеп йөргән чаклары була. «Бәлки кайтыр әле»—дип өметләнә. Нигә көтә аны абый­сы? Әнидән башка да яшәп була бит. Шу­ны аңламый мени?
Бүген нинди көн икәнлеген онытып җибәрдең ахры син,—дип дәште абыйсы. Ә, әйе шул. Таһир йокысыннан шунда ук айныды, сикереп торып, аннан-моннан гы­на урынын җыештырып куйды. Җәһәт кенә юынып керде. Ашамыйча чыгып китәргә дә әзер иде хәтта.
Беренче мәртәбә мәктәпкә барачак ул бүген. Бөтен кирәк-яракны кичтән үк әзерләп куйдылар. Әтисе, кулына тотып барасы чәчәк бәйләменә хәтле алып кереп бирде. «Үзем озата алмыйм, эш бит... Смена,—дип уфылдады—Иртәгә абыең илтер яме».
... Мәктәп ишек алдындагы тамашаны күреп шаккатты Таһир. Ул кеше, ул кеше! һәрберсе кочак-кочак чәчәк күтәргән, гөр килешәләр, көлешәләр.
Әнә, күрәсеңме теге матур апа­ны?—дип төртте абыйсы.— Шул була ин­де синең укытучың. Бик әйбәт апа ул, мине дә башта шул укытты... Кара, безнең әнигә охшаган бит ул.
Бусын менә аңламады Таһир. Әнигә охшагач әйбәт була димени инде?
Теге апа да болар каршына килде. Ел­маеп исәнләште. Таһир аңа күзләрен тутырып-тутырып карап торды. Күңелен нигәдер моң басты. Укытучы апа да бор­чылып:
Авырмыйсыңдыр бит, кәефсез күренәсең?—дип сорады. Үзе җайлап кы­на Таһирның маңгаена кагылды, чәчләреннән сыйпады.
Куллары йомшак иде аның. Кайчан­дыр шундый йомшак кулларны да той­ганы бар икән бит Таһирның. Әллә нишләп керфек төпләре кызышты, рәхәтләнеп бер елап җибәрәсе килде. Та­магындагы төерне йота алмый азапланды. Укытучы апасы исә аның чәчләрен арала­ды да аралады...

 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 19 август 2019 - 05:41
    Без имени
    Гыйбрэт алыр очен менэ дигэн хикэя. Хатын кыз бервакытта да югалып калмый. Рэхмэт хикэягез очен,ун,ышлар телим.
    Хыянәт белән генә дөнья бетми икән  
  • 19 август 2019 - 05:41
    Без имени
    Молодец хатын икэн Сез!!!
    Ирләр үзгәрә икән ул 
  • 19 август 2019 - 05:41
    Без имени
    Юньлэп анлап булмый. Загадочно.
    Язмыш җиле
  • 19 август 2019 - 05:41
    Без имени
    Бик матур язма. Укыйсы килеп тора. Шулай бер - берен,не очратып, бэхетле тормышта куанып яшэргэ насыйп ит Аллаhкаем ялгызларга.
    Күңелсез очрашу – язмыш бүләге
  • 19 август 2019 - 05:41
    Без имени
    Кыйнаганга тузеп яшэргэ ярамый👍👍👍 ин, тубэн ир - ат кына хатын кыйнап яши, ирекле коннэн кыйналып яшэу - яшэу тугел.
    Каты режимлы «никах»
Реклама
Балачак – уйнар чак...