Әкълимә

Өченче кыңгырау яңгырап, театр утлары сизелер-сизелмәс тоныклана башлагач, тамаша залына ике ханым килеп керде. Гафу үтенеп, рәтләр арасыннан кысыла-кысыла, үз урыннарын табып утырганда, пәрдә ачылган, һәм сәхнә алдындагы «чокыр»да урнашкан оркестр кереш музыкасын төгәлләп килә иде. 

Ханымнар җиңел сулап куйды. Күңелләрендәге шатлыкны сүзсез генә уртаклашып, сәхнәгә төбәлделәр. 

Әкълимә исемлесе, дулкынлану һәм сөенеч тулы күңел ашкынуын тыялмыйча калтырап куйды. Дулкынланмассың, бар! Ай буе Казанда яшәп, татар театрына барырга элегрәк җае чыкмады бит! Ашкынып көтте ул бу көнне! Бер ай бит! Бер ай! 

Яшьлегенең иң кадерле мизгелләрен саклаган бу кала һаман да шундыйдыр, үзгәрмәгәндер кебек тоела иде. Ханым үзе дә, аның мохитенә уралып, элеккеге халәтенә кайтыр кебек! Кая ул! Казан – танымаслык булган! Кая карама – ят матурлык, чит язулар, таныш түгел йөзләр... 

Юк, таба алмады Әкълимә бу салкын калада күңел юанычын. Ярый әле, курстагы укулары бик тыгыз булды. Хатирәләргә бирелеп, ямансулап утырырга буш минутлары калмады диярлек. Илнең төрле почмакларыннан җыйналган баш врачларга мәгълүматның кирәген дә, кирәкмәгәнен дә шыплап тутырырга тырыштылар, ахры. 

«Һәр кичне татар театрына барачакмын!» – дигән хыялын тормышка ашырырга җае һаман чыкмады. Бүген дә очраклы гына эләкте бу залга. «Кырыс айсберг»ны хәтерләткән театр яныннан үтеп баралар иде. Әллә кайдан, чыжылдап, өр-яңа бер машина килеп чыкты. Ишеге ачылды да, бер ир-егет башын сузды: 

– Кызлар, премьерага ике билет кирәкме? 

 Ханымнар рәхмәт әйтергә дә өлгермәде? ишеге «шарт» ябылып, машина күздән югалды. 

Билгесез ир затына күңелдән генә рәхмәт укып, театрда утыралар хәзер. Театрның серле дөньясы, ханымнарның үткән яшьлекләрен, көндәлек мәшәкатьләрен оныттырып, өермәдәй үзенә суырып алды... 

...Беренче пәрдә тәмамланып, залда утлар кабынгач та, урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. 

– Тыштан әллә ни булмаса да, эче матур икән бу театрның, – диде Әкълимә, җем-җем иткән люстраларны күзләп. 

– Кышын гына шулай күренә ул, – дип каршы төште Сәрия. – Яз җитеп, бозлар эрегәч, Кабан күле үзенең матурлыгы белән бинаның бөтен шыксызлыгын йота. Ярты Казан җыела монда! 

– Ә миңа, никтер, иске театр кадерлерәк... Студент чакта бер премьераны да калдырмый идем! 

– Нос-таль-гия!– дип, әңгәмәгә нокта куйды Сәрия, бинокльдән партерны күзәтеп. – Мин үзем гел бельэтажда утырырга яратам. Бинокльдән тамаша залын күзләми түзә алмыйм. Беләм! Культурасызлык галәмәте дисәләр дә ризамын... Элегрәк күпме танышларымны очрата идем... Ә хәзер... «Бу – Биктимер, Мөхәммәт кем? Берсен дә белмим – әллә кем!» – диде ул ямансулап. 

– Охо! Безнең курстан бер егет күренә. Симергән... «Дядя» булган... Яшьтәшләрне күргәч кенә, үзеңнең ни дәрәҗәдә картайганыңны тоясың. Әнә ул! Әнә... Дүртенче рәттә... Исеме ничек иде соң? Хәтерләмим... Онытылган... 

Әкълимә дә партерга күз салды. Ак, кара, сары чәчле башлар өстеннән карашы йөгереп узды. 

Татар театрын күрмәвенә унбиш ел тулган икән! Унбиш ел! Ай-һай, үзгәргән дә соң тамашачы! Затлыланган! Мәскәү театры, диярсең. Яулыкларын дүртпочмаклап, таратып бәйләгән татар карчыклары да шактый күренә. 

Кинәт Әкълимә, тыны буылып, катып калды. Әллә йөрәге, дөп-дөп итеп, бугазына килеп төелде инде? Җиңел генә калтыравык бөтен тәннән йөгереп узды да бармак очларында эленеп калды. Дерелдәгән бармаклардан бинокле чүт кенә аска очмады. Әллә ничә йөз баш арасыннан ханым берсенә генә төбәлде... 

Бу – «ул» иде! Әкълимәгә аның юкара төшкән коңгырт чәчле башы, сул як чигәсе, алсуланып торган колагы гына күренә. Шундый якын, кадерле колак! Йа Раббым, күзләрен күрмичә дә, кешене танып була икән! Йөзе күренмәсә дә, йөрәге белән сизенеп, күңеле белән тоеп, магнитка тартылгандай, аңа төбәлде Әкълимә. 

Аста, якында гына, егерме биш ел буе җанын сыкраткан Сәлим утыра. Әкълимәнең кошка әвереләсе, берни сизенмичә, түбәндә утырган шул Сәлим янәшәсенә очып кунасы, канатлары белән чәчләреннән иркәләп, аның җылы күкрәгенә сыенасы килде... 

...Спектакльнең икенче бүлеген Әкълимә бөтенләй карамады диярлек. Ярым караңгы залда Сәлимнең ак якасын эзләп тапты да, күзләрен аңа төбәп, ерак хатирәләргә кереп чумды... 

...Сигез яшендә әнисез калган Әкълимәне әтисе ялгыз үстерде. Тол калгач, башкага нигә өйләнмәде икән ул? Әллә гомер иткән хатынын бүтәнгә алыштырасы килмәгәнме? Әллә олыгайгач кына туган бердәнбер Әкълимәсен үги ана кырыслыгыннан шулай саклавы булганмы? 

Әтисе үзе дә кырыс кеше иде шул. Күзләрен кысып, кызына сөзеп караганда, Әкълимәнең йөрәге дөп-дөп килүен сизде микән ул? 

Ике баласы бер-бер артлы йогышлы чирдән егылгач, сугыштагы иренә хат юллаганда, әнисе ниләр кичерде икән? Күкрәге орден-медальләр белән тулган солдатның аягына егылып күз яше түккән ул: 

– Саклый алмадым... Саклый алмадым шул! Кичерә күр мине! 

Хәмит солдат үзе дә хатынына кушылып елаган, ди... 

...Сагыш тулы җиде ел шулай үткән. Инде өметләре өзелгәч, дөньядагы гаделсезлек белән килешеп, ризалашып яши башлагач кына – Әкълимә дөньяга килгән! 

Сабый туу – сүнеп барган ир белән хатынны яңадан тергезгән. Хәтерли Әкълимә, бик яхшы хәтерли. 

...Беренче сыйныфка баргач, янәшәсендә басып торган түбән оч малае, бер кызга, бер аның әти-әнисенә карап торды да: 

– Кешеләрнең әбисе белән бабасы да килгән! – дип, көнләшү хисен белдерде. 

Рәхәтләнеп көлешкәннәр иде! 

Күп тә үтмәде, әнисе урынга егылды. 

– Әтиеңне кадерлә... Үз кадереңне үзең бел... – дип пышылдады аның иреннәре. 

«Әтиеңне кадерлә!» дигән сүзне сигез яшьлек сабый яхшы аңлады. Тик «үз кадереңне үзең бел!» дигәне генә аңга барып җитә алмый адашып йөрде. Кат-кат кабатлагач кына, хәтергә сеңеп, әнисенең соңгы сүзләре буларак, күңелдә уелып калды. 

«Үз кадереңне үзең бел!» – дип, нәрсә әйтергә теләде икән әнисе? 

...Әнисез үссә дә, Әкълимә берәүдән дә ким булмады. Мәктәптә яхшы укыды. Унсигезе тулганда, зифа буйлы, озын чәчле сылу булып җитеште. Унынчыны тәмамлауга, эше дә табылды: үз мәктәбенә пионервожатый итеп алдылар. Гаиләдә ялгызы үскәнгәме, балалар шау-шуы тансык иде аңа. Үзенең көндәлек мәшәкатьләре белән уралган мәктәп ыгы-зыгысы кызны бөтереп алды. Концерт-кичәләр, смотр-ярышлар берсе артыннан берсе тезелде генә. Әкълимәне яраттылар. Мактау кәгазьләре дә арта барды. Әтисе дә кызы өчен шатланып туя алмады. 

...Унтугызы тулган язда кызга әллә нәрсә булды. Йөрәге сөю тансыклап сулкылдады. Берәүнең җылы күкрәгенә сыенып, йөрәк тибешен тыңлыйсы килгән минутлары артканнан-арта барды. Хыялында ул шул «берәү»нең чәчләрен сыйпап иркәләде, йомшак җылы иреннәренә кагылды, колагына назлы сүзләр пышылдады... 

...Тик «берәү» генә һаман да күренмәде. Әкълимә белгән егетләр арасында да хыялдагы «берәү» юк иде шул... 

...Ул көтмәгәндә килде. 

...Май бәйрәме көннәре иде. Ул елны табигать майны ямь-яшел чирәмнәре, кечкенә нәфис яфраклары белән каршылады. 

...Кыз, үзе теккән «кояшлы» күлмәген киеп, Арча чүәкләре белән «керт-керт» басып, чишмә суыннан кайтып килә иде. Чишмә сукмагы тау итәге буйлап күтәрелә дә, колхоз идарәсенә җитәрәк, Әкълимәләр урамына борылып керә. 

...Тау башында басып торган егетне кыз әллә кайдан күреп алды. Күрмәссең, бар! Әнә егет Әкълимә ягына караган да кемгәдер кул болгый. Кемгә икән? Кыз сукмактан ялгызы күтәрелә ләбаса. Кыска җиңле ак күлмәк кигән таныш түгел егет кемгә кул изи соң? 

Ара якынайганнан-якыная бара. Кыз егетнең ыспай гәүдәсен дә, коңгырт чәчләрен, күркәм каш-күзләрен дә ачык күрә хәзер. Әкълимәнең йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Бу – ул! Кыз өметләнеп көткән «берәү» иде. 

«Хәзер ул миннән су сорар... Үзе салкын чишмә суын йотар, ә күзләрен миңа төбәр... Эчеп туйгач, рәхмәт әйтер, исемемне сорар...» 

Әкълимә караган киноларда гашыйклар шулай таныша иде. 

Егет ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды: 

– Көянтә-чиләк күтәреп тә, ничек шулай матур атлап була? – дип, соклануын белдерде. 

Кыз мондый сорау көтмәгән иде. Аптырап калды. Хәзерге чагы булса: «Сине күргәч ялгыштырам атлап йөрүләремне», – дип җавабын да биргән булыр иде. 

Кая ул?! Аларның күзләре бер мизгелгә генә очрашты. Битләренең кызыша баруын тоеп, тизрәк үтеп китәргә ашыкты шул. Таныш түгел егетнең карашын һәр күзәнәге белән тоеп, матуррак атларга тырышса да, аякларының егәре беткән: менә-менә егылып, хур булыр кебек тоелды аңа. Егылмады... Күркәм атлап үтте... 

Үтүен үтте... Тик кыз элекке Әкълимә түгел иде инде. 

Ул гашыйк булды... 

* * * 

Кем ул? Май бәйрәменә ялга кайткан берәр кунак егетме? Әллә?.. Кем булса да – барыбер! Ак күлмәкле егетнең тигез тешләрен балкытып елмаюы күз алдыннан китмәде кызның. 

Ул, ашкынып, кичне көтте. «Кич клубта булмый калмас! Булыр! Күрермен! Бәлки танышырмын да!» – диде өмет тулы күңел. 

Иң матур күлмәген киеп, авылның иң чибәр кызы булып күренергә теләве көчәйгәннән-көчәя барды. Ул шундый булырга тиеш: кунак егет аны, бары тик аны гына күрсен, аны гына сайласын! 

Күлмәкләре күп иде Әкълимәнең. Әнисеннән калган иске «Зингер» машинасын «келтердәтеп», аларны кыз үзе текте. Гади генә арзанлы тукыманы да затлы ханымнар көнләшерлек матур күлмәккә әверелдерү сәләте бар иде аның. 

Кичен клубта, кунаклар күп булса да, егет күренмәде. «Менә керер, менә керер», – дип, күзен ишектән алмады Әкълимә. Бәйрәм концерты инде тәмамланып килә. Кыз, нәүмизләнеп, сәхнә ягына бөтенләй карамый башлады. 

– Ә хәзер практикага килгән агроном егет Сәлим Рәхимовны сәхнәгә чакырабыз. Ул безгә өр-яңа җыр башкарачак. «Әкълимә!» 

Кыз кисәк башын күтәрде. Бер мизгел, сулыш алалмый, тыны буылып торды. 

Бу – «ул» иде! 

Сәхнәдән моң агылды... 

...Син минем ягыма карамыйсың да, 

Син минем турыда уйламыйсың да. 

Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, 

Син генә минем уемда! 

Йөрәгем җылынып китә, 

Елмаеп карасаң үземә. 

Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, 

Син генә минем уемда! 

Кыз теләгенә иреште – Сәлим нәкъ менә аны сайлады. 

...Егетнең дүрт айлык практикасы дүрт көн кебек үтте дә китте. 

Андый бәхетле көннәрне тагын кайчан кичерде икән Әкълимә? Башка булмады да кебек... Ник булмасын! Булды бит! Игезәк уллары Азат белән Алмаз тугач, шулай канатланган иде ул. Тик анысы инде соңыннан... Шактый еллар үткәч... 

...Ә ул чакта... Ул чакта кыз күккә менде! Болытларга басып, кояш нурлары белән уралып, вальс әйләнде! Күңелендәге тыелгысыз дәртне, шифалы наз итеп, тирә-юньгә таратты! 

Сәлим турында әтисе белән бервакытта да сөйләшмәде алар. Тик кыз бөтен җаны-тәне белән тойды: Хәмит карт та егетне ошата иде. 

Бакча артындагы шомырт куагы Әкълимәнең иң яраткан урынына әверелде. Кайчандыр әнисе утырткан ике шомырт, ботаклары белән сарылышып үскән дә, бер куакка әверелгән иде. Ботаклар астына гаҗәеп «куыш» яшеренгән, һәр ягы – ямь-яшел, «түшәм»еннән кара тәлгәшләр «тама», ә «идәненә» яшел үлән түшәлгән. 

Бу серле «куыш» турында берәү дә белми дип йөри иде алар. Бервакыт «куыш» уртасында өр-яңа тәбәнәк утыргыч күргәч, икесе дә аптырап калды. Каян килгән? Кем ясаган? Җыйнак кына ике кешелек утыргыч... Әтисе! Бары тик ул гына! Тышкы яктан кырыс күренгән Хәмит карт кына шулай эшли ала! 

...Көзге яңгырлар башланганда, утыргыч бушап калды. Сәлим, практикасын тәмамлап, Казанга китеп барды. Янәшәдә үзе булмаса да, сөю тулы хатлары Әкълимәгә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Магнитофон тасмасыннан җыры агылды егетнең: 

...Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, 

Син генә минем уемда... 

Әтисе өйдә чакта магнитофон «ял итсә» дә, ул чыгып китүгә, Сәлим тавышы, бүлмәгә генә сыймыйча, ишегалдына да хуҗа була. 

Хәмит карт, серле елмаеп, абзар тирәсендә озаграк тоткарланырга тырыша. 

...Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, 

Син генә минем уемда... 

* * * 

...Әнә шулай кыш та үтте. 

       Сәлим, зәңгәр тышлы дипломын тотып, шатлык уртаклашырга кайтканда, шомыртлар шау чәчәктә иде. Чәчәк исеннән, шатлыктан исергән кызны айнытырлык хәбәрен дә җиткерде ул: 

– Бер атнадан армиягә китәм... 

Кыз телсез калды. Күзләр – яшьләнде, йөрәк – сулкылдады. 

– Елама... Бер генә ел бит... Бер генә... 

Үзе кызны юата, ә үзенең күзләре шундый моңсу! 

– Әкълимә, син мине көтмәссең кебек... Эзләрмен, эзләрмен дә, сине табалмам кебек сизенә күңел... 

Кыз үпкәләде. 

– Юләр, авызыңнан җил алсын! Татар юрап китерә, диләр... 

– Әйдә, бернинди юрауларга да юл куймыйк. Бүген үк бергә булыйк, Әкълимә! 

– Ничек – бергә? 

– Менә шулай – минеке бул! Әни, барыбер, ялгыз яши... Мин сине аның янына алып кайтам. Бергәләп мине көтәрсез... 

Әкълимә, кулларындагы ап-ак шомырт ботагына карап, сүзсез калды. Әллә ничек шунда! Кияүгә сорау шулай була микәнни? Ни шатлана алмый, ни көлә... 

Сәлим көчле куллары белән кызны үзенә тартты. Кочагы шундый җылы, ышанычлы! Яшел чирәм дә түшәктәй йомшак тоелды аңа. Егетнең назлы иреннәре күз-керфекләрен иркәләде, аннан иреннәренә ябырылды. 

«Нигә шулай тупас?» – дигән уй сызылып үтте. 

Кыз аның үбүләрен зарыгып көтте югыйсә. Ә бүген әллә нинди комсыз, әрсез иреннәр аның сулышын буа. Егетнең гәүдәсе дә, әллә ничек авыр булып, кызны кыса бара ... 

Әкълимә ике кулын Сәлимнең күкрәгенә терәде: 

– Шомырт чәчәкләрен... Чәчәкләрне изәсең бит... 

Нәни йодрыклары хуш исле чәчәк бәйләмен сытарга ирек бирмәде... 

Сәлим, сүзсез генә җиргә сузылды. Йолдызларга карап бер тын ятканнан соң телгә килде: 

– Иртәгә Зөбәйдә апаларда бераз утырып алырбыз дигән идек. Сигезләр тирәсендә... Килерсең бит?! 

– Киләм, билгеле! Кемнәр була? 

– Дүрт-биш егет... Зөбәйдә апа үзе күрше авылга китәм, ди... Аулак өй була... 

Кыз дәшмәде. Әллә ризалашты, әллә юк... 

...Ул кичтә бөтен дөньяда шомырт чәчәгенең исерткеч хуш исе патшалык итә иде... 

* * * 

Иртәгесен Әкълимә кичне җиткерә алмый изаланды. Чыгып китәм дигәндә, әтисе юлын бүлде.  

– Син кая? 

Әкълимә каушап калды. Бер дә андый сораулар бирми, кызына ышана иде бит әтисе? 

– Сәлимне озату кичәсенә... 

– Зөбәйдә үзе күрше авылга кызы янына китте. Нинди бәйрәм ул хуҗабикәсез? 

– Әти, син Сәлимне беләсең бит! Мин дә беләм... Елдан артты лабаса... 

– Кызлардан кемнәр була? 

– Егетләр генә, диде... 

Авыр тынлык артык озакка сузылды... 

– Рөхсәтем юк! 

Әкълимәнең ишек тоткасындагы кулы, хәлсезләнеп, салынып төште. 

– Үз кадереңне үзең бел! 

Юка иреннәр арасыннан сытылып чыккан сүзләрнең мәгънәсе кызның аңына барып җитә алмый бәргәләнде. 

«Үз кадереңне үзең бел?» 

Таныш сүзләр... Кайда, кемнән ишетте соң? Әнисе сүзләре бит! Әнисе сүзләре! 

Әкълимә ул төнне үкси-үкси юрган астында үткәрде. Әтисенә каршы дәшәргә гадәтләнмәгән иде кыз. 

...Икенче көнне Сәлим, Әкълимә белән саубуллашмыйча да, авылдан китеп барган... 

* * * 

Ул ел Әкълимә өчен бик озак һәм күңелсез узды. Әтисе кыш буе урын өстендә авырып ятты. Кыз аның сәламәт йөзен күрү, көр тавышын ишетү өчен җанын бирергә дә әзер иде. 

Тик Әкълимәнең үз җаны да яралы иде шул: Сәлим аңа армиядән бер хат та язмады. 

...Әтисенең кырыгын үткәргәч, Әкълимә Казанга медицина институтына имтихан бирергә китте. 

Ябыгып, суырылып, әмма канатланып кайтты ул авылга. Сентябрьдә укулар башлана! Ул врач булачак! 

Кичен аның янына Зөбәйдә карчык килде. 

– Сәлим кайткан иде бит... Сине сорашты... Күрешә алмадыгыз шул... 

– Нәрсә диде? Язу калдырмадымы? 

– Юк... «Мин аны үзем эзләп табам», диде... 

...Ыгы-зыгылы студент тормышы Әкълимәне үз арасына суырып алды. Ятим булуын да искә алып, беренче көннән үк тулай торактан урын бирделәр аңа. Стипендия акчасы да җитеп барды үзенә. Әти-әнисеннән аерган яман чиргә ачуы шундый көчле иде кызның: гел «бишле»гә генә укыды. Авыл мәктәбен тәмамлаган кешегә рус, инглиз, латин терминнарын ятлау авырлыгын ул үзе генә белде, үзе генә аңлады. 

Кышкы каникулга дип авылга кайтса, кара күмер өеме генә каршы алды кызны. Мәрхәмәтсез янгын шомырт агачын да аямаган хәтта. Зәгыйфьләнгән шомырт янында кара көйгән ике кешелек утыргыч аунап ята иде... 

Авылга кайтып керерлек башка туганы юк иде Әкълимәнең. Җәйне ул студентларның төзелеш отрядында уздырды. Кайтуына, бүлмәдәше сөенечле хәбәр җиткерде: 

– Сине эзләп, бер егет килде. Шундый чибәр! Сәлим исемле... 

– Нәрсә диде? Язу калдырмадымы? 

– Юк... «Тагын килермен», диде... 

Ах, ул көтүләр! «Көтү» хисенең ачы ләззәтен татымаган кеше – бу дөньяның иң-иң бәхетсезедер, мөгаен. Андый бәхете шактый мулдан булды кызның... 

«Әкълимә» җырын тыңлаганда, күзләрен йому гадәте дә шул чакта башланды бугай. Күзен йома да, тау башында кул изәп торган ак күлмәкле егеткә туйганчы карый. 

...Син минем ягыма карамыйсың да, 

Син минем турыда уйламыйсың да... 

Күз яшьләре генә, битне чылатып, ияктән тама... 

...Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, 

Син генә минем уемда... 

* * * 

...Тагын бер ел узды. 

Троллейбус тәрәзәсеннән карап бара иде, трамвайдан...Сәлим төште! Нәкъ элеккечә! Ап-ак күлмәктән... Бөтенләй үзгәрмәгән! 

Кыз үз-үзен белештермичә сикереп торды: 

– Туктатыгыз! Туктат! Мин төшәм! 

Пассажирлар, ризасызлык белдереп, шаулаша башлады. 

– Зинһар өчен... Зинһар өчен...— дип ыңгырашты ул. 

Аңа юл бирделәр. Кыз, кысыла-кысыла, ишеккә ыргылды. 

Төште... Каерылып тукталышка карады... 

Сәлим трамвай ишегеннән нәрсәдер алып маташа иде. Бала коляскасы! Ул колясканы сак кына асфальтка утыртты да баскычтан төшеп килүче җыйнак кына гәүдәле, кара чәчле кызга кулын сузды. 

Бу пар, сыенышып, тротуар буйлап шактый озак барды әле. Әледән-әле коляскадагы балага назлы тавыш белән эндәшеп атладылар. Үзләрен күзәтеп килгән Әкълимәгә алар бөтенләй игътибар итмәде. 

...«Көтү» дигән ләззәтле эчемлек салынган бәллүр касә шул көнне, асфальтка төшеп, чәлпәрәмә килде... 

* * * 

Институтны тәмамлагач, кызны интернатурага калдырдылар, аннан соң ординатура узды... Хәзер ул үз каласында иң дәрәҗәле, тәҗрибәле врач санала. Аны хөрмәт итәләр, аның белән исәпләшәләр. 

Игезәк уллары Азат белән Алмаз быел тугызынчыда укый. Аз сүзле, сабыр холыклы ире Рамазанның чигә чәчләре ап-ак... 

Үзе дә үзгәрде Әкълимә. Әмма гадәте калды. «Әкълимә» җырын ишетсә, күзләрен йома. Йома да тау башында кул изәп торган ак күлмәкле егеткә туйганчы карый... Тик яшьләре генә күптән кипте инде... 

...Хатирәләр, хатирәләр... 

...Ул чакта Сәлим нигә хат язмады икән? Ышандырып та, нигә аны эзләп тапмады? Бу сораулар бәгырен шактый телгәләде Әкълимәнең. Теге чакта: «Чәчәкләрне изәсең!» – дип, үзе ялгыштымы әллә? Кыз каршы килмәгән булса? Сәлим аны барыбер ташламас иде! Сизә иде, тоя иде Әкълимә: ярата иде бит аны Сәлим! «Чәчәкләрне изәсең!» – дип, каршылык күрсәткәнгә дә «оныткач», нинди ярату була соң ул? 

Аңлый алмый, юк, аңлый алмый Әкълимә. Бәлки ул чакта Сәлимне кысып-кысып кочакларга, мәхәббәт хисләренә ирек бирергә кирәк булгандыр? Күпме кызлар үз бәхетен шулай яулый түгелме соң? 

Ә ул: «Чәчәкләрне изәсең!» – диде шул. 

* * * 

...Театрдан чыкканда, гардеробта очрашты алар. Сәлим дә олыгайган: чәчләрен бәс сарган. Ул да Казанга белемен күтәрергә килгән икән. 

Дүртәүләп Бауман урамы буйлап киттеләр. Әкълимә, Сәрия һәм Сәлим иптәше белән... Иптәш дигәне, Руслан исемле егет, бик сүзчән булып чыкты. Анекдотларны коеп кына тора, Сәрияне култыклап алырга да өлгерде. Рәхәтләнеп көлешәләр! 

Сәлим белән Әкълимә дә янәшә атлый. Кайчакта иңбашлары тиеп-тиеп китә. Әллә кайда, еракта калган рәхәт дулкын баш калкыта, тәнгә тарала... 

– Кызлар, биш минут кына серләшә торыгыз. Без хәзер! 

Руслан Сәлимне балкып торган төнге кибеткә әйдәде. 

Әкълимә һаман да теге дулкын кочагында чайкала иде әле. Сәриянең сүзләре аңына барып ирешми җәфалады. 

– Бу кибеттә «сотовый»га акча салып була микән? Әйдә, керик әле! 

Әкълимә аңа иярде. 

Прилавка янында басып торган Сәлимне күзләре шунда ук эзләп тапты. Туйганчы карасын әле, ичмасам! 

Егетләр пакетка җиләк-җимеш, тәм-том тутыралар иде. Коньякның да иң кыйммәтлесен – «биш йолдызлысын» алганнар. 

Русланның көр тавышы Әкълимәгә килеп иреште: 

– Кунакханә якында гына... Бу «җимешләрне авыз итмәсәк», безне дөрес аңламаслар. Шулай бит? Ә син, брат, ничава егет икән! Яшь чагында бик татлы булгандыр «синең җимеш», ә? 

Руслан, оятсыз елмаеп, Сәлимгә каш сикертеп куйды. 

Әкълимәне ток сукты диярсең. Ул бер секундка катып калды. Аңлый алмый изаланды. «Татлы җимеш диме? Нинди җимеш? Әллә минме? Димәк, мине татып карамакчы?» 

Ул Сәлимнең сагынылган кадерле йөзенә төбәлде. Аның Русланга сугып җибәрүен, кимендә, бер сүз белән авызын каплавын көтте. 

Сәлим, әллә ничек ямьсез итеп, иренен кыйшайтып елмайды: 

– Конечно, бу «җимеш бик татлы» иде заманында... «Тәмсезләре» белән авыз пычратмады абзаң! 

Әкълимә, Сәрияне өстерәп диярлек, урамга атылды. 

 

* * * 

...Автобус бара да бара. Тагын бер сәгатьтән кайтып та җитәр инде. Кичәге очрашу һич башыннан чыкмый Әкълимәнең. Хәтердәге пычрак юшкынны юып төшереп, яшьлек хатирәсен сафландырырга шактый вакыт кирәк булыр, ахры. 

          Ире Рамазан күз алдына килә. Аз сүзлелеге белән еш кына Әкълимәнең ачуын китерсә дә, сүзләрнең мәгънәлеләрен генә сайлап, берәгәйлеләрен генә әйтеп сөйләшә шул ул. 

Хатынын Казанга озатканда нәрсә диде әле? 

– Бер ай бит! (Болай озакка аерылышканнары юк иде аларның/) Сагынырбыз инде үзеңне! – диде ул, көрсенеп. 

– Көнләшәсеңдер әле, ә? – дип шаяртырга тырышты Әкълимә. 

– Юк, көнләшмим! – диде Рамазан, җитди генә. – Син – ышанычлы... Үз кадереңне үзең беләсең... Мин аны туй төнендә үк аңладым инде... 

...Автобус бара да бара... 

Шофер егет – татар егете, ахры. Радио дулкынын татар концертына көйләгән. 

...Син минем ягыма карамыйсың да, 

Син минем турыда уйламыйсың да. 

Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, 

Син генә минем уемда... 

...Әкълимә, гадәтенчә, күзләрен йомды... Карашын тау башына юнәлтте... Ни гаҗәп, ак күлмәкле егет анда күренмәде... 

...Йөрәгем җылынып китә, 

Елмаеп карасаң күземә, 

Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, 

Син генә минем уемда... 

...Көтмәгәндә тау башында... Рамазан пәйда булды. Гел җитди күзләре елмая. Үзе Әкълимәгә кул болгый... 

...Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, 

Син генә минем уемда... 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 19 июнь 2020 - 14:01
    Без имени
    Рәхмәт, әйбәт язасыз! Уңышлар сезгә
  • 7 июнь 2020 - 23:02
    Без имени
    Искиткеч!Рэхмэт!!!
  • 2 июнь 2020 - 21:51
    Без имени
    Бигрэк матур язылган, Бер тында укыла торган хикэя
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 3 июль 2020 - 09:28
    Без имени
    Эниегез рэхмэтле булып бакыйлыкка киткэн.Бик саваплы булгансыз,урыны ожмахта булсын🙏🙏🙏
    «Әни җырлап китте...»
  • 3 июль 2020 - 11:46
    Без имени
    Гомере буе яратып яшэгэннэргэ сокланам!Чын мэхэббэт шундый буладыр ул.
    «Без аерылышмас идек...»
  • 30 июнь 2020 - 17:44
    Без имени
    Алабугада, Сарманда яшэгэн апаларыгызны бер дэ анламадым. Кыз балалары бит алар, энилэрен алар юындырып, тэрбиялэп карап торырга тиеш иде. Э алар энелэреннэн юындыртканнар энилэрен, оялмаганнар. Э сезгэ афэрин, дияргэ кала. Югалып калмагансыз, эниегезне сонгы коненэ кадэр карагансыз.
    «Әни җырлап китте...»
  • 30 июнь 2020 - 19:04
    Без имени
    Атай кеше йаш баласы булгас ,нисек эшка йорой,кемга калдырырга уйлаган энисе улгас атайга отпуск бирмагандарме
    «Ташлама мине»
  • 30 июнь 2020 - 19:24
    Без имени
    Шулай уҡ хәл, тик минем ир йораты яшел йылан белән дуҫ шул
    Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...