Логотип
Проза

Карга

Этюд
(тушь)


Сызыклар… Сызыклар… Сызыклар…

Кайдадыр аста – мин тырнакларымны батырган агач ботагы астында – көтелмәгән салкын тамчылардан качып, ашыга-ашыга көзге җил төсенә төренгән плащлар уза. Муенына тамып, инде үзәгенә үткән көз тымызыгыннан куырылып төшкән, сорыланып-кечерәйгән берсе, култык астына кыстырган папкасын караңгыланган җиргә төшереп җибәрде – ак күгәрченнәр булып кәгазьләр иреккә очып чәчелде. Кеше туңганын онытып, бер тамчыга катып… һавада эреп югалды.Кәгазьләргә бертуктамый, леп-леп итеп, яңгыр кага…
Шуны гына көткәндәй, бер мизгел эчендә агач төбенә кайдандыр офык артыннан, өермә булып, ак сакаллы япун карты килеп җитте. Якты җиңеннән суырып алган нечкә агач таякчыгын юеш балчыкка манды.

…Кәгазь өстеннән кылыч итеп сызгыра таякчык… акка сызык-нокталар төшә - япун тамгалары биюе. Сызык, нокта… өскә сызык, аска… маһир кулы кәгазьне, балчык сипкелләрен, сикертә-сикертә, кыйный…

Кинәт кәгазьләр хуҗасы һушына килде – су, балчык йотып баручы папкасын җирдән күтәреп алды. Селкеде. Өстенә җыелган күл, тамчыларга уылып, тузына-тузына, югарыга очты. Япун карты таякчыгын кәгазьдән аерды.

… мизгел, сөт өстенә аерылып, ботаклар, баганалар, йорт диварлары буйлап сузыла-сузыла тамчылады… Кара күк, туздырылган тамчы-савытларга кереп, диңгезсу төсендәчайкалды – эчендә чагылган дөнья иркәләнде. Яратылды?.. Төрле якка очынган нократ тамчылар – биюче дәрвишләр – үз күчәрләре әйләнәсендә ялтыранып алды да, түбән ыргылып, җирне күкрәтте…

Кәгазьләр өстендә соңгы карашы ятим-ташландык булып калды – Кеше, якасын канаты дип белеп, астына башын яшереп атлап китте. Япун карты аңа карамады. Миңа карады. …акка янә кылычын сыздырды…

…сызык…
сызык-сызык
ботаклар арасына
карап каурыйларым астындагы
күңелемне яшерергә тырышам…
кара каурыйларым астындагы күңелем
ботаклар астына яшеренеп,
        ачылыкка төренеп,
турылар арасында саташа-саташа…
сызык-сызык сулкылдый…
сызык-сызык
сыңар сызык…


- Иң ялгызлары гына яңадан җиргә иңдерелеп, карга булып яратыладыр, - астан миңа акка төренгән Ул карый иде.

…яңгыр аның бар-барлыгын урап, тасма-тасма суга чорный барды: аяк очларыннан караңгы күзләренә төшеп торган кара чәченә кадәр су туфаны биләр алырга өлгергән. … күктән өем-өем убыла су… Моңарчы йозакланган чиксез елга. Аның күкрәк читлегеннән бәреп чыкты һәм берөзлексез ташыды-ташыды-ташыды… …шәһәр урамнары буйлап ярсыды. Юлдагы ташкынга эләккән өермә-өермә машиналар урам буйлап агып китте – көймәләр бер-берсенә бәрелеп, яшеннәр ялтыратты…

Япун карты тимер тузаннан арынган урамга бер елмаеп карады да, юка тиресе астыннан кан тамырлары сулыкылдаган каенга таба атлады. Җиңнәрен ак кәүсәгә җиңелчә тидерде… - агачка сеңеп югалды. Каен җирдә яткан сулы җәйләүгә иелде, аңа үзенең ахыргача саклаган соңгы алтыннарын койды – рәсем хакы.

…Сызык ботаклар яңгыр сызыклары белән үрелә, сызланган көздә тыны өзелгәнчегә кадәр сулаган Ул, сызык-сызык ботаклар арасыннан мине эзли. Карга-җан тымызык яңгырда гына күренә… мин Аңа карыйм…
…сызыклар… сызыклар… сызыклар…

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар