Логотип
Проза

ИСЕМЕҢ МАТУР – КЕМНӘР КУЙГАН...

Хикәя

АЙСЫЛУ НУРИЕВА

 

Хикәя

 

...Фәрит... Исемең матур – кемнәр куйган, сине күреп кем туйган?

Исеме искә төшүгә үк күз алдына килеп баса... Кешенең матурлыгы нидә соң? Ходай биргән ягымлылыгында эчке матурлыкның, күңел изгелегенең күзләре, сүзләре аша якын тирәгә җылылык сирпүендә, ерак-еракларга җитәрлек итеп яхшылык таратуындадыр. Фәрит белән танышу да күңелемдә кадерле җылы хис калдырды.

Ел фасылларына моңа кадәр игтибар итми идем, җәйме, көзме – очып кына үтә торды. Күптән түгел генә һәр айның, һәр көннең үзенчәлеге ачылды. Алдагы кыш җылы, яңгырлы иде,ә быел декабрь башында ук кинәт суытып җибәрде дә, бәлки, җылытыр,бәлки, әз генә сындырыр дигән өметләр дә юкка чыга барды. Көннән-көн зәмһәрир суыклар көчәйде генә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан чирек билгеләре дә билгеләнмәгән килеш мәктәпләрдә укулар да тукталды хәтта. Көз үтүгә үк каникул көткән балаларга ул иртәрәк тә башланды. Балалар өйдә утырса да, олыларның эше тукталмый. Өшеп, арып эштән кайтуга улым һаман бер соравын кабатлый:

– Кайчан инде кунакка барабыз, ичмасам туганнарым белән уйнар идем...

– Салкын бит, улым, машиналар да кабынмый...

Улым капыл гына диван аркасына каплана. Мин дә нәкъ шундый идем... Урамда кырык градуслы салкын кыш, өйдә «туганнарымны сагындым» дип өзгәләнүче улым. Ул күз яшьләрен тыя алмый, ә үзе һаман өметен өзми. 

– Бәлки, иртәгә?.. Әни, иртәгә барыйк инде, яме...

Икенче көнне эшкә баргач сүз дәшәрдәй кешеләрне барлыйм. Карашы үткер, хәрәкәтләре ышанычлы егеткә сүз катып карарга булдым.

– Бәлки, кабыныр машинагыз, дидем кыюсыз гына, – улымның бик тә шәһәрдәге чыршы бәйрәмен күрәсе килә...

– Юк, булмый, егерме биштә дә кабызып булмаганны! Бүген бит утыз градус! 

– Аккуммуляторны бүлмәгә алып кереп җылытсагыз... – дим,акыллы күренергә тырышып.

– Анысын алсаң,сигнализация эшләмәячәк,ә минем соңгы модель!... Улыңа ничә яшь соң?

...Шыгыр-шыгыр йөгереп эштән кайттым, улымның яңа ел күчтәнәченә исе китмәде. «Бүгендә юк», – дип, борынын салындырды.

Икенче көнне эштән кайтыр вакыт җиткәч,атылып теге егет – машина хуҗасы килеп керде. Чем кара күзләре ялтырый, озын кара керфекләреннән бәс эреп, суга әйләнеп, күз яше булып, салкыннан кызарган йөзеннән агып төшә. Кулларына тынын өреп:

– Кабыздым!Әйдә киттек! диде.

Капка яныны килеп туктауга ул Кыш бабай костюмын киеп алды. Без кергәнне тәрәз аша күзәтеп торган улым гаҗәпләнү катыш шатлык белән сикергәли башлады.

– Акыллы балаларның теләкләрен үтәргә әзермен! – диде «Кыш бабай».

Тиз-тиз генә җыенып, җылы, уңайлы машина эченә урнаштык. Шатлыгымны чак тыеп барсам да, никтер йөрәгем шомланып тора.

Юл ерак, хәерле сәфәр була күрсен берүк. Кузгалып киткәч кабызып куйган моңсу җырларны тыңлый-тыңлый, рульдәдәге кулларга күз салам. Ышанычлы,зур куллар. Гәүдәсен, йөзен күз уңыннан үткәрәм. Таза гәүдәле, кара чәчле, елкылдап торган ботинкалардан, зиннәтле киемнән... Ихтыярсыз, үземне барлыйм: кышын-язын бер пәлтә, озак еллар буе саклап кына кия торган итекләр, арыган-талчыккан йөз... Авыр эштән бирчәйгән бармаклы кулларымны җиң эченә яшерәм. Бер тунны инде бишенче ел киюче улым зур олтанлы итекләрен тыпырдатып, бернигә исе китмичә, хуҗаларча горур утыра. Егет куйган җырлар барысы да ирек, мәхәббәт турында хыялланучыларныкы. Онытылып тыңлап барып, шәһәргә җитүебезне сизми дә калганмын. Без юлга кузгалганда эңгер-меңгер иде, инде шактый караңгы, җитмәсә шәһәрне юньләп белмәгәч,кирәкле йортны таба алмый туктап калдык. Егетнең кесә телефоны эшкә ярады: дустын чакырды. Озак көттерми шундый ук кыйбатлы машинада икенче яшь егет килеп җитте.

Кирәкле подъездда ашыгып сеңелләремә күтәрелгәндә алдан йөгергән улымны каршылаган балаларның куанычлы чыр-чуы күңелне тибрәтеп алды.

Күземә шатлык яшьләре тулды.

– Әйдәгез, әйдә! Без көттек! – Сеңелемнең ире, балалары мәш килә.

– Иркәм, ашыгам, безгә иртәгә эшкә, улым калып торыр, яме. Җае чыгу белән килермен, – дип сөйләнә-сөйләнә урамда көтеп торган машинага таба атладым, саубуллашып кул изәдем.

Беренче булып дустының машинасы кузгалды, аның артыннан  дустыныкы. Ниһаять, улымның нияте тормышка ашты! Онытылып китеп, елмаеп тәрәзәгә күз салып, шәһәр буйлап баруыбызга игътибар иттем.

– Без кая? шикләнебрәк сорап куйдым.

– Аның артыннан... – Тавышы кырыс ишетелде.

Ярар,үз эшләре бардыр,егетләр ич... Машина җылы, уңайлы, черем итеп алырмын, иртәгә иртүк эшкә барасы...Тик күзгә йокы кермәде. Күз алдында сеңелләрнең матур итеп бизәлгән чыршылары, сөенечле йөзләре, чиста-пөхтә бүлмәләре торды. Ике машина да шәһәр читендә туктады.

– Әйдә шашлык ашарга! – диде дәрәҗәле ир-егет,руль артыннан кузгалып. – Әйдә, әйдә, тиз бул! дип кабатлады минем «рәхмәт,кирәкми»гә җавап итеп. Өчәү бәләкәй генә бүлмәгә кереп урнаштык. Фәрит – егетнең исеме шулай булып чыкты, дусты Рамил. Бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашкан арада өстәлдә кыстыбый, кайнар чәй һәм, әлбәттә, шашлык пәйда булды. Ризыктан өстен булу килешми, сүзләр бер мәл тынып торды.«Әйдә, кая берәр пакет,этеңә күчтәнәч булыр», – диде Фәрит сөяк кисәкләренә ымлап. Гаҗәпкә калдым:кай арада игътибарлаган минем маэмайны?

– Ярар, мә ачкычны, утыра тор машинага, үзем җыештырып чыгармын, дип, дилбегәне тагын үз кулына алды. Бу егетнең беркайчан да, беркемгә дә «бир әле» дип әйткәне юктыр дип уйлап,машинага кереп утырдым. Ул арада үзе дә килеп җитте.

– Булды,хәзер инде кайтабыз.

Фәритне чын күңелемнән хөрмәт итәргә өлгерсәм дә, аның дәрәҗәлелеге алдында каушабрак тора идем әле. Шәһәрне чыгу юлына борылганда кисәк кенә:«Мин туры юлны беләм», – дип куйдым. Һәрвакыт шулай 

көтелмәгәнчәрәк эш итәм. Сизми дә калам тәкәбберлегемнең баш күтәрүен.

Фәрит ваемсыз гына:

– Әйдә,киттек турыдан, – диде, – син әйт кенә...

Кыска юлны булдыра алганча аңлатырга тырыштым.Шулай итеп сүзгә сүз ялганып китте.

Чатнама суыкта иксез-чиксез кыр-болыннар аша караңгылыкны ярып җылы машинада баруы үзе бер могҗиза кебек, бу вакытта икәүдән-икәү сөйләшкән сүзләр дә чын йөрәктән чыга.

– Улың шатланды, мин дә бик шат, – диде Фәрит канәгать тавыш белән.

– Иң күңелле истәлекләр – балачакныкы, мине дә әти-әнием бик кадерләп үстерде, – дидем.

– Ә мин казармада туганмын, хәтеремдә бары төрмәнең кытыршы салкын агач идәне, дигән моңсу тавыштан тетрәнеп киттем. Фәритнең әтисе бик яшьли унбиш елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган, әниләре, әтиләренә тугры булып, янында яшәгән, өч ир бала табып үстергән. Әтиләре иреккә чыгып озак яши алмаган,чирләп китеп, дөнья куйган. Хәзер инде әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, өч бертуган чын дуслар булып,үз көннәрен үзләре көтә. Әле яшь кенә булса да, Фәритнең тормышны төбеннән аңлавына, эчкерсез булуына, яхшылыкка омтылуына исем китте. Сүз белән мавыгып, кайсы юлдан баруыбызны абайламый калганмын.

– Адаштырдым, ахры, Фәрит... Куркам, туры юлны югалттык бугай, дип, борчылып йөзенә карадым. Зур, ягымлы күзләре шаян очкыннар уйнатып алды. Сабыйлар тавышы белән сузыбрак:

– Куыкма, куыкма, куыккан саен кукыта ул, – диеп,ак тешләрен җемелдәтеп елмаеп җибәрде.

– Ничек-ничек, курыкма-курыкма, дисеңме? – Көлү урынсызрак булса да, күңелләр күтәрелеп китте.

– Бензин җитәрлек,иртәгә син эшкә өлгерсәң әйбәт инде, – диде.

Моңа кадәр әти-әнидән башка беркемнең дә әле минем өчен чын күңелдән борчылганын сизмәгәнгәме,чит кешенең шулай үз итүе, туганыдай якын итүенә тамак төбе чеметеп алды. Әллә соң аны якын иттемме? Бәлки, әлеге егетнең тормыш юлында безнең кебекләр бихисаптыр. Зур шәһәрдә яши, эше дәрәҗәле, гаиләсе, кечкенә кызы бар икән.

– Ә син нишләп ялгызың?– дип үткәннәрем белән кызыксынды.

Нурлат, Әлмәт, Чирмешән юлларын урап кайтып җитүгә төнге унике җиткән иде. Машина ишеген ачып җибәрүгә тыш һавасы тынга капланды. Әллә иллегә төшкәнме бу салкын? Кинәт тышкы салкын түгел,ә берүзем калу туңдырып җибәрде.

– Рәхмәт, Фәрит, исән-сау кайтып җит, тыныч йокы, – дидем бар йөрәк хисемне кушып. Ул да юмарт елмаюын бүләк итте. Утыргычта онытылып кала язганперчәткәләремне бармагына элеп, «Исәнмесез, исәнмесез», дипселкеткәләп шаяртып алды.Елмаеп машина ишеген ябып, өйгә юнәлдем. Салкыннан ап-ак бәс белән капланса да, хуҗасын шатланып өреп каршы алган маэмайга керә-керешкә үк күчтәнәчләрне куйдым. Ягымлы итеп әйткән «курыкма-курыкма»ны искә төшереп, йоклап киттем.

Икенче көнне эштә Чыршы бәйрәменә чакырулар өләшеп чыктылар:«Бүген кич сәгать сигезгә, күңелле булачак, рәхим итегез!» Уйга калдым. Шау-шулы зур җыеннарны өнәмәсәм дә, берүзем өйдә утыру булмас әле. Тик эш урыны белән йортым арасы ерак – өч-дүрт чакрым. Туңып йөргәнче, өйдә утыруым хәерлерәк, кайтасы да була бит әле, дип икеләнә калдым. Кыска эш көне тәмамланып килә иде инде.

– Исән-саумы?  Таныш көр тавыш яңгырады.

– Әнә буран күтәрелергә тора, иртәгә 31-е,юлга чыгарлык булырмы? Фәрит борчулы күренде.

– Синоптик түгел шул мин, дидем, аптыраулы шаярып.

– Йә, ни булды тагын? – Фәрит бармак очы белән сак кына колак алкама кагылып алды.

Затлы, дәрәҗәле, искиткеч гади егеткә бик тиз ияләнеп киттем. 

– Кичен сигезенче яртыга капка янына машинаң белән килеп җиткән бул! дидем ярым җитди, ярым шаярып.

Көннең икенче яртысында буран шактый көчәйде. Каршыга искән ачы җил белән тарткалашып кайта-кайта шактый вакыт үткән. Рәхимсез салкын җил өйдәге бар җылыны алып киткән. Тиз генә кайнар чәй эчәм дә җылы юрган астына чумам! Кичәгә дә бармам. Утларны сүндерәм дә ятам! Фәрит килсә, аңлар әле. Мин чыкмагач, кире китәр әле... Шулай планнар кордым.

...Каты итеп ишек какканга сискәнеп киттем.Сәгать кичке биш тирәсе,килер кеше юк.

– Кем ул?

Үзебезнекеләр!– Көр яңгыраган ир-ат тавышы.

– Ке-ем?

– Фәрит! Тиз бул,салкын ич!

Чынлап та, салкын болдырда бикле ишек аша сөйләшеп тору килешми. 

Тиз генә келәне күтәрдем дә, өйгә кереп, өстәл артына кунакладым. Зиннәтле киемнәрен җиңелчә ычкындыргалап,саксыз гына диванга ташлады. Кыйммәтле ботинкаларының берсен салып, эченә тулган карын бушата башлавын күреп,аптырап:

– Исәпләр үэгәрдеме әллә? Берәр кая барасың бармы? Үзем дә бармаска тора идем әле, – дип, тиз-тиз тезеп киттем.

– Ю-ук,мондыйда кая барасың...буран...сине дә күмеп китә ич хәзер... Мин сине тәмле ит белән сыйларга дип килгән идем... Кая, кәстрүл бармы? – дип, тиз генә кулындагы пакетыннан ит кисәкләре чыгара башлады. Шул арада почмакка үтеп газны кабызды, су салып, кәстрүлне утка утыртты, шкаф тартмасыннан тишекле калак алып, күбеген җыярга ук әзерләнде. Әйтерсең,бу өйдә ул еллар буе яшәгән! Бернигә дә аптырамыйча, сорашмыйча гына барысын да үзе белгәнчә җайлап куйды.Әкрен генә чәй эчә-эчә хуҗаларча йөргән егеткә карыйм: хәрәкәтләре йомшак һәм ышанычлы, күзләре елмая. Телефоны түземсезчылтырады.«Әйе... Юк, буран монда,чыкмалы түгел... Очрашырбыз әле... Рәхмәт...» – дип сөйләшеп алды.

Дуслар... Ижаудан. Җыелышыйк диләр иртәгә. Ә мин беркая да бармыйм, табигать кочагында каршылыйм Яңа елны, – иде миңа карап. 

– Ә гаиләң? Хатының, кызың?

– Алар гел минем белән, йөрәгемнең түрендә!.. – диде горурланып, аннары: – Буран ич,чыкмалы түгел, Ходай сакласын мондыйда юлда калганнарны, мин исән-сау булсам,алар ныграк шатланыр, – дип өстәп куйды.

Инде чәйне эчеп бетереп, моңсу гына урын-җиргә карап алдым.

– Ярар соң, булмаса, мичкә мичкә бәрәңге тәгәрәтим, шуннан артыгын булдыра алмам, – дигән булдым.

– Кая-кая, үзем, хәзер-хәзер, – диеп, күз ачып йомганчы бәрәңгеләрне юып мич эченә тезә башлады.

– Син ял ит, үзеңне кара, –дип, икенче бүлмәгә ымлады. Аннары:

– Ә миңа фотоальбомыңны күрсәтәсеңме? – дип кыюсыз гына сорады.

– Рәхим ит, аерым төшкән рәсемнәрем юк, төркемнәр арасыннан эзләп таба аласың... – Шкаф ишеген ачтым.Махсус үземнең фотосурәтләрем юк, эштә, тормышта аралашкан кешеләрне хөрмәтләп, истәлек булыр дип кенә ачып җибәргән идем ул фотоальбомны.Инде утыз биш яшьлек гомеремә барлыгы унлап рәсемдер анда.

– Мин кеше альбомнарын карарга яратмыйм,талчыктыра, дидем,могҗиза көткәндәй томырылып карап утырган Фәриткә.

Сокланып кына рәсемнәрне карый башлады. Күзләре белән табып алып, текәлеп карый, өйрәнә. Йөзе җитди, уйчан. Аякларын бөкләп,солтаннарча утырган. Мичтән тәмле бәрәңге исе таралды. Өй җылынып, рәхәт булып китте.«Бәйрәм ич,иртәгә 31нче декабрь!..» дип уйлап, суыткычтан тозлаган кыяр,помидор,тәмле вареньелар алдым, күпереп торган ак ипи кисеп куйдым. Фәрит теләмичә генә фотоальбомнан аерылып, өстәлгә алма, әфлисун, конфетлар куйды.

– Курыкма,курыкма, – дип тынычландырып алды.

– Әле моңа кадәр үзем өчен курыкканым булмады, дидем,дустанә елмаеп. Өстәл кырыендагы фотоальбомны алып, бер мәл генә Фәриткә карап алдым. Ул ләм-мим сүз дәшмәде, матурлап алма кисеп, әфлисуннарның хуш исен чыгарып, тырышып чистартуын белде. Икенче бүлмәдәге шкафның ишеген җайлап ябып чыкканда аш бүленгән,бәрәңгеләр өстәлнең нәкъ уртасында иде. Шулкадәр гади итеп башкара иде Фәрит бу эшләрне.

Мин бик шат сине очратып танышуыма, Фәрит, –дидем ихластан, – бик зур рәхмәт улым өчен дә,үзем өчен дә.

Я,ярар инде... – Фәрит күзләрен тутырып карады.

Ул артыгын сөйләми,аның янәшәсендә сүзсез дә рәхәт. Тышта салкын җил-буран уйнаганда җылы өйдә сабыр гына юмартлыкның,яхшылыкның кадерен белеп утыруга ни җитә!

Минем мәхәббәт,ярату өчен тост әйтәсем килә! – димәсенме Фәрит!

– Ә беләсеңме, Фәрит, чын-чынлап ярату ул ата-ана белән бала арасында гына була. Бары тик әти-әниләр генә баласын гөнаһсыз ярата ала, бары тик балалар гына ата-анасына чиксез рәхмәтле һәм бурычлы, – дидем җитди һәм мөләем итеп. – Килешәсеңдер?

Фәрит дәшмичә генә сораулы карап торды.

– Ә хатын-кыз белән ир-ат арасында, – дип дәвам иттем, бары тик башка хисләр ошату, мавыгу, җенси мөнәсәбәт, ну...мин аны спортның бер төре дип кенә атыйм. Чын ярату ул – Туган илгә,балаларга,туган телгә,тормышка булган мәхәббәт, әйеме?.. Олы хисләр ике төрле җенес кешеләре арасында да булырга да мөмкин, – дип ашыгып өстәдем, Фәритнең йөзе караңгыланып китүен күреп, – тик ул хисләр хөрмәтләү, дуслык дип атала.

Нигә кирәк булгандыр бу фәлсәфә дисезме? Чөнки Фәритнең яше күпкә кече-рәк иде. Аның күңелен саф һәм эчкерсез итеп күрдем мин. Туздырып куйган урын-җир, магнитофоннан агылган салмак көй, башны әйләндергән сүзләр боларның ахыры дәртләнеп ләззәтләнү белән генә тәмамланса, бик кызганыч булыр төсле тоелды. Янына утырып нәфис колакларын сыйпыйсым, улымны иркәләгәндәй кулларын сыпырып битемә якынайтасым килде. Киң җилкә, дәрт-дәрман ташып торган,таулар күчерердәй ир-егет – яшь әти, кемнеңдер бәхете, ышанычы... Ләкин мин алай эшли алмадым.

Олы як бүлмәгә чыгып кичәгә кияргә дигән киемнәрне барладым. Буран аша урамнан үткән яшьләрнең шат тавышлары ишетелә.

– Мин машинаны җылыта торам, дип кычкырган Фәрит тавышы һәм шапылдап ишек ябылуы...

Ярым киенгән килеш, нигә икәнен дә белмичә, фотоальбомга текәлдем:«Кем соң син?» Күп дигәндә дүрт-биш минуттан Фәрит машинасында идем инде. Патша кызының тарантасымыни: кичә булачак бинаның баскычлары янына ук туктаты машинасын.

– Унбер туларга унбиш минутта! – Үземне хуҗаларча тоттым. Фәрит тә бирешмәде:

Үлгән булсам гына килмәм.

Искиткеч әйбәт кәеф белән вакыт узуы сизелмәде. Бәйрәмнәр шәп нәрсә инде.Ире төнге сменада эштә булу сәбәпле үзе генә килгән таныш кыз белән бергә биедек, көлештек.

Тәмәке көйрәтергә чыккан ир-атларны гаҗәпләндереп, диңгезнең ак корабыдай йөзеп килгән машинага ыспай гына утырып китеп бардым. Кайткан юлда машина ике тапкыр кар көртенә чумды. Озак тырышып, тыныч,сабыр гына Фәрит мине йортым янына исән-имин кайтарып җиткерде.

– Керәсеңме,әйдә,чакырам, – дидем, әле һаман колакта яңгыраган җыр-моңнар аша. Фәрит сабыр гына рульне кочаклап,башын куллары өстенә куйды.

...Йокы килә, уяна алмам дигән идем,әле ярый будильник шалтырады...

Сүзләре йокы турында барса да тавышы:«бар, кит...» дигән мәгънәдә яңгыра-ды.

– Тагын бер кат рәхмәт!– дип, капкага йөгердем.

...Икенче көнне иртүк эштә идем инде. Арып-талып, кар көртләренең кайсысын ерып, кайсысын урап бара-бара алҗыган булсам да, көтеп утырган кешеләрнең елмаюын күреп, күңелем күтәрелеп китте. Көлешеп-сөйләшеп бер-бер артлы үткәреп җибәрдем үзләрен.Бергә эшләгән иптәш кызым «киләселәре килде, калганнары үзләре беләдер», дип серле елмаеп гаиләсе янына кайтып китте.Мин дә яраткан җырчым Салаватның җырын куеп, эш урынын җыештыра,кайтырга әзерләнә башладым. Иптәш кызым белән шифаһхнәнең электр тогы белән дәвалау бүлмәсендә эшлибез.

Нихәл!көр тавышлы Фәрит.

Үзең ничек соң, нинди җил ташлады?

– Хәлеңне белеп кенә чыгыйм дигән идем...

– Фәрит, әйдә массаж ясыйм үзеңә! Күпме яхшылык эшләдең миңа,ичмасам,бер изгелек эшләргә рөхсәт ит,  – дип, кулыннан тартып диярлек бүлмәнең уртасына уздырдым.

– Менә монда ятасы, башта билеңә чаклы чишен, башны бу якка, кулларыңны болай куй, – дип сөйләнеп, кулларымны кремлап алдым. Аркасына кагылырга өлгермәдем,елан кебек бәргәләнеп алды «пациент»ым.

Авырттырасың ич, ну кулларың! Кая, качыйм әле яхшы чакта, – дип ачыргалана ук башлады.

– Фәрит, тимәдем дә бит әле, нигә соң үзеңне шул дәрәҗәгә төшердең,сызлыйдыр ич аяк-кулларың? – дим.

Тешләрен кысып яткан Фәрит дәшмәде.«Кара әле моны, сөйләшәсе килмәсә, сыңар сүз дә дәшмәс», дип җырның тавышын көчәйттем.

– Күбрәк игътибар бирергә, яратырга кирәк үзеңне, – дидем чын күңелемнән

яхшылык теләп.

– Әнием яратса, шул җиткән. Фәритнең тавышы «булды,рәхмәт» дигәндәй яңгырады.

Кулларымны юып, чәчләрен сыпыргалап торган Фәриткә карадым. «ай-һай, бу егетне күргән кызларга Ходай ярдәм бирсен!Пәйгамбәр чибәрлеге ич моңарда!». Фәрит кинәт кенә иелеп, бармак очлары белән генә колак алкасын эләктереп алды. Мөкиббән китеп сак кына боргалады. Күзләре күзләремә терәлә язып якын иде.Тын алырга да куркып, катып калдым.

Куыкма, куыкма, – диде, шаярырга тырышып.Аннары тураеп басты да, күзләремә текәлеп, моңсу гына:

– Алкаларың гаҗәп кенә синең, дип,кисәк борылып китеп барды.

«Шап» итеп кире урындыгыма утырдым.Башымны кулларым белән учлап, арып китүемне сиздем. Алкаларның берсен салып, учыма алып, «нишләтергә икән дигәндәй өстәл читенә куйдым. Пешерә кебек иде ул яшелле кара таш. 

Гап-гади, шалкан бәясе генә алкалар. Күзләремә төс булыр дип алган идем аларны. Икенчесен дә салып куйдым. Әллә ничек авыр, салкын булып тоелды сыңар алка. Күңелем тулып, йөрәгем сыкрап куйды.  «...Фәрит...Исемең матур,кемнәр куйган”» – дигән уй шөпшә кебек чигә тирәсендә чуалды.Шул уйлардан арынырга тырышып, буран белән ярышып, кайтыр якка юл тоттым.

Өйгә ничек кайтуым, 31нче декбрьне ничек үткәрүем, Яңа елны ничек каршылавым беркемгә дә кызык түгел. Үтте дә китте инде. 

...Эш бүлмәсенә кергән һәрбер кешегә, Фәрит түгелме дип, томырылып карыйм. Кайтыр вакыт җитте. Күренмәде мәхәббәт солтаны. Үҗәтлегем үзен итте. Кызчыкларына дип сайлаган ак, йомшак бияләйләрне алып Фәрит белән бергә эшләгән иптәшләре янына бардым.

– Фәритне күрергә буламы?

Олы яшьтәге абый:

– Китте ул, бүтән монда килмим дип кисәк кенә китеп барды, – ди.

– Ничек – китте?

– Без кичтән бригада белән җыелып урманга, чыршы янына учак ягып бәйрәм итәргә бардык. Фәрит башлап йөрде, аның идеясе иде. Барыбыз да аптырадык, диде сүзчән абый.

– Хатыны, кызы янына киткәндер, нигә аптырыйсы, – дидем тынычлап.

– Юк шул,әнисе янына! Хатыны көйсез аның, бимазалый егетне. Фәритнең күңеле нечкә дигәч тә... – Олы яшьтәге кеше борчулы иде.

Ышаныр-ышанмас кына абзыйга карыйм,ә ул ачынып дәвам итә:

– Фәрит бит ул шундый табигатьне ярата. Сабый бала кебек чыршы тирәли йөгереп йөрде, кочаклап торды кәүсәсен, бармаклары белән сыйпап сөйләнде. Йомшак кебек, тотынсаң – чәнчи, ди...  – абыйның сүзе бетәргә охшамаган иде.

– Гафу итегез,әнисе кайда яши?

– Ера-ак, Киров өлкәсендә, авылда... Төнге унберенче иде таудан йөгереп төшеп киткәндә...

...Урамда ап-ак кыш. Буран арыпмы, битарафланыпмы туктап калган. Бар табигатьне ак кар чорнаган. Төз,мәһабәт чыршылар,нечкә билле сылу каеннар барысы да ак-саф тынлыкта.Үткән-сүткән кеше дә күренми хәтта. Менә шунда кинәт зәңгәрсуланып-кызарып, өши башлаган кулларына кайнар тынын өрә-өрә, ак бәс сарган керфекле сихри җан – Фәрит килеп чыгар да «Әйдә, киттек!»дип дәшәр төсле. Исән-сау гына булса ярар иде... 

...Фәрит...Исемең матур, кемнәр куйган? Фәритнең әнисе ни исемле икән?Ялан кулым белән чыршы ылысларын сыйпыйм,салкын карын кагам.

Эшкә килгәч,иптәш кызым:

– Алкаларың күренми, югалттыңмы, әллә сындымы? – дип сорады. Беренче тапкыр күргәндәй, аңа карадым, башымны як-якка чайкадым: тавышым сүз дәшәрлек түгел иде.Сындырдыммы, югалдыммы?

Фәрит... Исемең дә, күңелең дә матур. Улымның теләген үтәүче юмарт Кыш бабай син!.

Зәмһәрир салкын, буранлы кыш узып бара. Күңелгә җылы нурлар сирпүче ягымлы чибәр Фәрит һәрчак: «Куыкма-курыкма», – дип, миңа яшәү дәрте өстәп тора кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар