Логотип
Проза

Гомер юлы – су юлы 2

Шулчак басма чайкалып китте, кемнеңдер аяк тавышы ишетелде. Фәнүзә чак кына суга егылып китмичә чайкалып торып басты. Аннан ике-өч адым читтә Рәшит басып тора иде.

Халидә ГАЛИМОВА

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-iuly-su-iuly

Кызының кияүгә чыгуына иң куанганы Хәтирә булды. Туйдан кайткач, авыл буе очып йөрде, күргән бер кешегә киявен мактады, хәттә Кәримәгә, кыз бүләге дип, бер-ике генә бәйләгән шакмаклы шәлен бүләк итте. Кәримә  Кәримә булмый калмады, авыл буйлап: «Хәтирәнең кызы әллә кемгә кияүгә чыккан дигәннәр иде, бүләк шәленнән сыер тиресе исе килеп тора», – дип сөйләп тутырды.

Кайтты Фәнүзә сабан туена. Авыл хатыннарының төшенә дә кермәгән, ире Һиндстаннан алып кайткан аллы-гөлле озын ефәк күлмәген, биек үкчәле туфлиләрен киеп, чәчен соңгы мода буенча кистереп, бөдрәләтеп, иренә өр-яңа ак костюм-чалбарын кигертеп, чыгып китте мәйданга. Кемнәрдер белән исәнләште, сөйләште, юк-барга башын артка ташлап көлгән булды, шаярды, тик күзе белән кеше арасыннан бары берәүне эзләде. Һәм тапты. Мәйданның икенче ягында аңа туп-туры карап Рәшит басып тора иде. Фәнүзәнең аяклары җиргә береккәндәй булды, башы әйләнеп авып китә язды. Бер-беренә карап күпме торганнардыр, әнисе Хәтирәнең ачу белән беләгеннән кысканына айнып китте.

– Күзең тәгәрәп төшә бит. Кияүнең әнә төсе качты. Әйдә кибетләрдән урап килик, – дип, кулыннан сөйрәп диярлек аны кеше арасына алып кереп китте. Кайдадыр дәртле гармун уйный, көрәш кыза, ат чабышы гөрли, тик Фәнүзәнең күз алдында Рәшит һәм аның янында яшь бала тотып басып торган хатын булды. Оныттым, уйламыйм, дип күпме алдап йөрде үзен. Бер күрү җитте йөрәктәге давылны кубарырга. Йә, Фәнүзә, кемнең йөрәгенә яра салмакчы булдың инде син. Үзеңнекеннән тамчы-тамчы кан тама бит. Хисләренә ничек кенә ирек бирмәскә тырышса да, ул бүтән елмая да, ачылып сөйләшә дә алмады. Башым авырта, дип, Вәзирне култыклап өйләренә атлады. 

Кичен ишегалдына ашка җыйдылар. Борынны ярып, кичке һавага тавык шулпасы, каз бәлеше исе таралды. Кияү кайту хөрмәтенә теге «төнлә туган» шешә дә өстәлгә кунаклады. Әтисе ике теле төшкән гармунын да алып чыкты. Аның күрше йортка карап өзелеп-өзелеп җырлаганын ишеткәне бар иде Фәнүзәнең, тик аңлый алмый иде күңелендә ниләр барын. Бүген алар икәүләп күзләрен шул якка текәп җырладылар.

Оча казлар җылы якка,
Сизми канат талганын.
Җаныем ятлар кочагында,
Белми йөрәк янганын.
Гомер юлы – су юлы,
Акмый бит ул кирегә.
Яшьлегемә кайтыр идем
Кабат сине күрергә.

Сизде, Хәтирә дә сизде. Ачуыннан Раязның гармунын тартып алды да өстәлгә дык итеп бер табак ит куйды.

– Тура, хуҗа бул, сыйла кияүне. Әйдә, кияү, тотып җибәр әле рюмкаңны, үрел итенә, – дип, Вәзирнең алдына күсәгәсе белән тавык ите куйды, үз кулы белән аракы салды. Бераздан магнитофон куеп биеп алдылар. Озын җәйге көн – кичкә, киче төнгә ялганды. Инде сызылып таң беленә башлауга кем кая урын салып йокларга ятты. Салкынча, тыныч дип, Фәнүзә белән Вәзиргә өйалдындагы киң агач караватка урын җәелгән иде. Әллә аруы җиткән, әллә исереп киткән: Вәзир яту белән гырлап йокыга талды. Ә Фәнүзәнең күзенә йокы кермәде. Ачык тәрәзәдән берсен-берсе уздырып сайраган сандугач тавышы ишетелә. Бу хәтле матур итеп сайраучы кош бар микән бу дөньяда! Их, сандугач, нинди бәхетле син, яныңдагы ботакта яраткан ярың сина кушылып җырлый бит! Юкка гына халык матур парларны пар былбылларга тиңләмәгән икән. Ә аның пары – менә бу янында яткан кешеме? Бер тапкыр чын күңеленнән кочагына да кысканы юк бит Вәзирнең аны. Барысы да коры, ниндидер эш эшләгән кебек. Бәлки, Вәзир дә гаепле түгелдер. Күреп тора бит ул кулларын куюга ук Фәнүзәнең куырылып читкә тартылганын. Юк, кабыза алмадылар алар уртак учакны. Кайнар яшьләренә манчылган мендәр тышын икенче ягына әйләндереп куеп, ул әкрен генә торып басты. Көне буе ризык пешкән йортның ишекләре шар ачык. Бары тик чебен-черки кермәсен дип челтәр пәрдә эленгән. Юка халатын өстенә салып, хатын әкрен генә ишегалдына чыкты, аннан арт капкадан бәрәнге бакчасы аша Ык буена юнәлде. Таң ата. Әле кояш күтәрелмәгән, тик инде тирә-як ярыйсы гына яктырып килә. Таллар арасындагы басмадан иелеп су алды да ут булып янган битләренә тигерде. Шулчак басма чайкалып китте, кемнеңдер аяк тавышы ишетелде. Фәнүзә чак кына суга егылып китмичә чайкалып торып басты. Аннан ике-өч адым читтә Рәшит басып тора иде. Ни алга барырга, ни артка атларга белми катып калды хатын. Шул минутта, бәлки, Ыкка сикерергә кирәк булгандыр, җиңелерәк булыр иде, тәненә капкан ялкын, бәлки, сүнәр иде. Шулай бер-беренә карап күпме торганнардыр, иң беренче булып Рәшит телгә килде.

– Исәнме, Фәнүзә, кайткансың икән.
– Әйе, кайттым... – Фәнүзә үз тавышын үзе танымады.
– Хәлләрең ничек соң? Бик бәхетледер инде син. Шәһәр хатыны, бай, чибәр. Безнең ише сала егетләре белән исәнләшеп тә тормассың инде. Бәлки, күрешербез?

Рәшитнең аңа сузган куллары калтырый, күзләре уттай яна, тавышы өзелеп-өзелеп чыга. 
– Чык басмадан, ярга чыккач күрешербез, – диде Фәнүзә, ничек тә үз-   үзен кулга алырга тырышып. 
Рәшит басмадан чыгып ярга басты. Хатын аның яныннан читкәрәк атлады.
– Йә, бир инде кулыңны, күрше кызы, – диде егет, якыная төшеп. Фәнүзә ут булып янган учын аңа сузды. Нигә сузды, нигә торып йөгермәде? Рәшит кинәт кенә аны үзенә тартып алды, кочагына кысты. Әйтерсең лә янып торган учакка кереп эләкте Фәнүзә. Рәшитнең кайнар иреннәре өтеп алды, бөтен тәненә ниндидер моңарчы сизмәгән, белмәгән кыргый дәрт таралды. Этеп тә җибәрә, каршы да тора алмады. Ничә көннәр, төннәр хыялланган, төшләрендә саташып сагынган, бүтән беркемдә дә юк кайнар кочак иде ул. Акылының бер почмагында гына «Ярамый!» дип кемдер пышылдады, тик пышылдау түгел, дөбер-шатыр таулар ишелеп, бар дөньяны туфан суы басса да, хатын нидер ишетер хәлдә түгел иде. Әйтерсең күпме вакыт тезгенләп тоткан хисләр икесендә дә ташкындай бәреп чыкты да бөтереп сөю диңгезенә алып кереп китте. Икәүләп тырыша-тырыша сүндерергә азапланган сөю учагы өр-яңадан дөрләп кабынды.

– Фәнүзәм, бердәнберем минем, белсәң иде яратуымны, сагынуымны. Сине тагын күрәм дигән уй гына яшәргә көч бирде бит миңа. Үз-үземә кул салырга теләгән чакларым булды, сагынуыма чыдарлык түгел иде. Җитте, мин сине беркемгә дә бирмим! – Шул сүзләрне кабатлый- кабатлый, Рәшит аны шашынып-шашынып үпте, кочты. Бер еладылар, бер көлделәр, сөйләп сүзләр бетмәде. Баш очында талда әллә алардан көнләшеп, әллә куанып, өздереп-өздереп пар сандугач сайрады. Сайра, сайра, сандугач, син генә түгел, Фәнүзә дә парын тапты бүген.

– Чал Ыгым, ишетәсеңме, мине яраталар, мин дә яратам! Кычкырдымы, әллә пышылдап кына әйттеме хатын бу сүзләрне. Бер-берннән аерыла алмый шактый торды алар. Урам якта чыбыркы шартлаган тавышка Фәнүзә айнып китте. Көч-хәл белән ирнең кочагыннан чыгып, сукмактан ярга үрмәләде. 

– Кич белән сине карт өянке янында көтәм, – дип озатып калды Рәшит. Көтү куып йөргән Хәтирә аның кайтып ятканын күрми калды, Вәзир уянмады. Фәнүзә килеп ятуга, нидер мыгырданып, кулларын аның биленә салды. И Ходаем, нинди газап бу яратмаган кеше кочагында яту. Инде яши башлауга ничә айлар үтте, өзелеп сөймәсә дә, өйрәнергә була бит, якынаерга була. Юк, җан да тартмый, тән дә тартмый. Йә, кемне алдадың инде син, Фәнүзә, кемгә ачу иттең. Әле кибеп тә өлгермәгән мендәр тышына елга булып күз яшьләре акты. Тик бу яшьләр үкенеч кенә түгел, бәхет яшьләре иде. Әле соң түгел, алар бергә булырлар Рәшите белән, төзәлмәс түгел бит әле ялгышлар. Шул уйлар белән яшь хатын сулкылдый-сулкылдый сабый бала кебек тирән йокыга талды.

Әбәт вакытында гына уянса да көнне үткәрә алмый газапланды Фәнүзә. Бәхетенә, Вәзирнең яңа проекты башланган көннәре, кичен үк Казанга кайтып китте. Фәнүзәнең әле ялы бар иде: юк сәбәпне бар итеп авылда калды. Китәсе иде бит. Башны алып качасы иде. Ярты төн буе ул үз-үзе белән көрәште. Нидер сизенгән Хәтирә  дә комганын шалтыратып әллә ничә тышка чыкты, чыккан саен башын тыгып Фәнүзәне карады. Тик таңның татлы йокысы барсын да изрәткәч, яшь хатын шәүлә генә булып өйдән чыгып китте. Ул тыны капланып карт өянке янына барып җиткәндә, анда басып торучы Рәшитне күреп  туктап калды.

– Ни эшлисең син, җүләр, бер елгага ике тапкыр кермиләр бит. Газапларга дучар итмә үзеңне дә, аны да! – диде аңа акыл.
– Ул синең мәхәббәтең. Синең яратырга да, яратылырга да хакың бар. Ул бары синеке генә, беркемгә дә бирмә аны! – диде йөрәк. Тиле йөрәк җиңде. Алар сөйләшеп тә, аңлашып та туя алмадылар. Үз бәхетләренә үзләре ышанып җитә алмадылар. Рәшит Фәнүзәне бер минутка да кочагыннан чыгармады: сөйгәне кулыннан азга гына ычкынса да, юкка чыгар  кебек тоела иде аңа. 

– Мин барысын да уйладым. Бергә хезмәт иткән иптәш егетем Хәйдәр Себергә китеп урнашкан иде. Күптәннән чакыра. Акчасы да яхшы, торыр урын да бар. Балага ярдәм итәрмен, монда әти-әни исән, ташламаслар.

Фәнүзә дә беркемне дә алдарга теләми иде. Вәзир аңлар, ул акылсыз кеше түгел, яшь матур ир, үз ярын табар. Шул уйлар белән бәхеттән исергән ир белән хатын кичкә хәтле дип аерылыштылар. Фәнүзә кайтканда Хәтирә ишек төбенә чыгып баскан иде.

– Ире үләргә ята, бусы мәхәббәт яңартып йөри. И Аллам, бар икән күрәселәр! Миңа гынадыр инде бу бәлаләр. Атасы белән гомер буе җәзаландым, хәзер бусы тилереп йөри. Үз бәхетенә төкергән бала. Бар, күземә күренәсе булма. Кияү аварияга очраган, хәл эчендә ята ди. Тиз җыен. Казаннан энесе Вәкил килгән, сине көтә. И оят бит, оят, ни дип тә аңлата алма әле синең кайда икәнеңне.

Өйдә кара янып иренең энесе утыра иде. Ул башын күтәреп берни сорамады, Хәтирә әзерләп куйган әйберләрен күтәреп чыгып китте. Фәнүзә тораташ катты. Кайтмый булмый, авыр хәлдәге ирен ул хәзер ташлый алмый. Рәшиткә ничек хәбәр итәргә, ул ни уйлар?

– Йә, нәрсә терәлеп каттың, бар ирең янына. Үлеп-нитеп китсә, гөнаһаларыңны ярлыкап та бетерә алмассың гомерең буе.

Әнисе җилтерәтеп аны машинага кертеп утыртты. Тузан болыты эченнән нидер күрергә өметләнеп Фәнүзә артка карады. Тик яшь каплаган күзләре инде берни дә күрмәде.

Вәзирнең хәле авыр иде. Врачлар бернинди дә өмет бирмәделәр. Исән калса да, инвалид коляскасында гомер итәчәк, диделәр. Йокысыз төннәр, бер-беренә кушылган көннәр китте. Фәнүзә куна-төнә болницада ятты. Иренең астын алыштыды, калактан ашатты, үзе массаж ясарга, укол кадарга өйрәнде. Башта баш астына кофтасын салып идәндә ятты, аннан яшь хатынны кызганып, коридорда торган иске кушетка куйдылар. Бервакыт баш врач кабинетындагы көзгедә үзен күреп Фәнүзә куркып китте. Йә Ходай, минме соң бу?! Өстенә кигән күлмәге элгечтәге кебек селкенеп тора, ниндидер төссез яулык астыннан чәчләре бүселеп чыккан, аягында тапталып беткән чүәкләр. Соңгы  айларда берәр туйганчы ял иткән көне, рәхәтләнеп йоклаган төне булды микән аның. Үзен үзе кызганып йөрәге кысылып куйды. Каядыр качып рәхәтләнеп елыйсы килде. Тик юк, еларга да, йомшарга да хакы юк аның. Сабый бала кебек күзенә карап торган Вәзир алдында ул көчле булырга тиеш. Ул әле исән-сау, сәламәт, ә ире урын өстендә, аның ярдәменә мохтаҗ. 

– Без булдыра алганын эшләдек. Әгәр мөмкинлегеге булса, Мәскәүгә алып барып карагыз. Мин сезгә бергә укыган сабакташымның адресын бирәм, шалтыратып киләсегезне әйтәм, – диде бер көнне Вәзирне караган врачы. Фәнүзәне ошатты, үз итте ул. Шушы чибәр, яшь хатынның иренә карата мөгаләмәсе, тырышлыгы, терелүенә беркем ышанмаганда да өметен өзмәве ошады аңа. Күпне күргән табиб белә бит, мондый хәлләрдә бик күп хатыннар, гарип ирләреннән куркып, атна-ун көннән әкрен генә юкка чыгалар.  

– Сиңа хәзер көч икеләтә кирәк. Авыру ир генә түгел, озакламый яшь балаң да үз өстеңә калачак, – диде карт табиб аның башыннан сыйпап. Фәнүзә башта аның ни турында сөйләгәнен аңламый торды. 
– Балам, сизмисеңмени – син авырлы бит! 

Яшь  хатын басып торган җиреннән чайкалып китте. Йә Ходам! Соңгы вакытта еш күңеле болгана, хәле бетә башлаганына үзе дә аптырый иде ул. Тик моны ялсызлык, йокы җитмәү дип уйлады. 

Фәнүзәнең пошаманга төшүен күреп, аны хатын-кызлар караучы табибка алып керделәр. Шик юк, ул авырлы иде. Бала Вәзирнеке, Рәшит белән алар тыелган чиктән чыкмадылар, бөтен хыяллары матур итеп туйлап, никахлап тормыш башлау иде.  Фәнүзә телсез-өнсез озак утырды. Нидер эшләргә инде соң, авыры шактый зур. Бер якта – туачак бала, икенче якта – инвалид ир. Рәшит әкрен генә вакыт томанына кереп югалды. Юк. Онытмады ул аны, мәхәббәтне онытып та басып та булырлык түгел, тик ни эшлисең, Фәнүзә хәзер булачак ана һәм сабый хөкемендәге ирнең никахлы хатыны, бердәнбер терәге, ышанычы. Таза, сәламәт ирне ташлый алыр иде ул. Тик күзенә карап утырган кешенең соңгы өметен өзү  мөмкин түгел. Туачак баласының атасы бит ул. Балалары туасын белгәч үзенә бөтенләй кул селтәгән Вәзир шатлыгыннан күз яшьләреннән дә оялмыйча үксеп-үксеп елады, хатынының кулларын, бармакларын үбә-үбә: «Фәнүзә, менә күрерсең, мин аякка басам, балам хакына басам, Алла боерса, сине роддомнан үзем килеп алам», – дип сүз бирде. Ходайның амин дигән чагына туры килдеме, Мәскәүдә ике ай дәвалануның файдасы тидеме – ул чынлап та аякка басты. Фәнүзәне бала табу йортыннан култык таягы белән үзе килеп алды. Бер кулы белән сабыен күтәреп, икенчесенә ирен җитәкләп, өйләренә кайтты яшь  хатын. Авырлы чактагы кичерешләре эзсез узмагандыр, бик елак булды кызлары Рания. Чирле ир белән яшь бала арасында бәргәләнеп, коры сөяккә калды Фәнүзә. Шушы хәлдә ничек авылга кайтасың. Аннары Хәтирә дә, бер авызым  пеште инде дип, аларның кайтуына җене белән каршы торды. Авыл белән Казан арасын үзе таптады, йә булмаса килгән-киткән аркылы бәрәңгесен, итен-маен, йомыркасын биреп җибәрде. Әти-әни ярдәме булмаса ничекләр яшәр иде алар ул вакытларда. Бер килгәндә әнисе Рәшит хатынының игез кыз тапканын, яхшы гына яшәп ятуларын сөйләп китте. Янды-янды да кара күмер булды, ахыры, Фәнүзәнең йөрәккәе. Ни эшлисең. Ходай аңа мәхәббәтнең бер тамчысын, иң татлысын иреннәренә генә тигереп карарга насыйп иткән шул. Язмышлардан узмыш юк икән шул. Ярый әле олы юанычы – кызы, Раниясы бар. Төннәрен торып, сулыш алуын тыңлап утыра ул сабыеның. Әйтерсең лә бу дөнья белән бәйләп торучы бердәнбер җеп – кызы Рания. Ирен кызганды, бала урынына карады, тәрбияләде, аякка бастырды, тик ярата алмады. Гомер туктап тормады, әкрен генә дәвам итте. Вәзир терелеп эшкә чыкты, тормыш көннән-көн аруланды. Кызларын балалар бакчасын биреп, Фәнүзә үзләре янындагы мәктәпкә эшкә керде.  Әкрен-әкрен генә үзенең хатын-кыз икәнен, сөяргә-сөелергә хаклы булуын исенә төшерә башлады. Яшь тән, яшь җан алгысып-алгысып ниндидер наз, иркәләү көтте. Авариядән соң Вәзир имгәнү аркасында ир буларак инде хатынының кызыксынуын бөтенләй югалтты. Алар бергә яшәүче ике туган кебек бергә яшәделәр, бергә ашадылар, парлашып кунаккка, кино-театрга йөрделәр, аерым ятып йокладылар. Инде балалары бар, барсы да яхшы, – дип уйлады Вәзир. Алгы планга тагын эшен, карьерасын, күп итеп акча эшләү бурычын куйды ул. Ә Фәнүзә, үзенең яшь хатын-кыз икәнен онытып, яхшы әни,акыллы  хатын,  хуҗабикә, тырыш укытучы булырга тиеш иде. Дөрес, алма кебек матур, зәп-зәңгәр сөрмә күзле, ыспай гәүдәле ханымга сүз кушучылар да әз булмады. Тик йөрәк беркайчан да Ык буендагы басмадагы кебек тилереп-ярсып типмәде, Рәшитнеке кебек кайнар иреннәр, аның куллары кебек көчле куллар очрамасын, беркемне дә ярата алмасын белә иде хатын. Үз-үзен ваклап, таратып йөрүчеләрдән түгел иде шул Фәнүзә. Гомер дәвам итте. Эшсезлек, акчасызлык, талон заманнары беразга бөтен дөньяның астын аска китереп алды. Вәзирнең заводы бөтенләй таралды. Эш дип янып йөргән ир көннәр буе диванда тәрәзәгә карап утыра башлады. Кемдер базарга чыгып басты, кемдер йөк төяүче булып урнашты, кемдер авылга кайтып китте. Ә Вәзир бу дөньяда бер гаме булмаган кебек яши бирде. Фәнүзә көн-төн чапты да чапты. Эштән кайтышлый кызын алып, тегүчеләр курсына йөгерде, өйдә каян ни табып ашарга пешерде, өй җыештырды. Инде ире белән баласы йокы туйдырганда көчкә берничә сәгатькә башын тери иде. Ярый инде авылдан әтисе ай саен ит, бәрәңге, он ишеләрне китереп торды. Соңгы вакытта бик ябыккан Раязга карап, кызының йөрәге сулкылдап куя. Гомергә әз сүзле әтисе нидер әйтергә теләгәндәй каршына утырып берәр чәшке чәен эчә дә, кызын аркасыннан сөеп китәргә җыена. Ник бер рәхәтләнеп утырып сөйләшмәде икән Фәнүзә? Ике яралы йөрәкне кузгатырмын дип курыктымы? Соңгы килгәндә Раяз озак утырды. 

– Әти, бик йончыдың, әллә авырыйсыңмы ? Саргаеп киткәнсең. Әйдә үзеңне врачларга күрсәтәм, – дип карады. Әтисе кулын гына селтәде.
– Яшәсен яшәдем, Аллаһының биргәне булыр. Дөньяның да кызыгы калмый бара. Шул сез дип кенә тырышу. Үзем кебек бәхетсез булдың. Яклый алмадым, шуңа гына әрнеп китәм, – диде дә гомер булмаганны ябык куллары белән йөзен каплап елап җибәрде. Фәнүзә ни эшләргә белмичә аны барып кочаклады. Иреннәрен чәйнәп еламаска тырышты.

– Син нәрсә, әти, мин бик бәхетле. Әнә Вәзирне кире эшкә чакырдылар, нинди акыллы, матур кызым бар. Менә җәй ахрына озакка кунакка кайтырбыз. 

– Җәй озак, көтеп алып булмас. Ярый, кызым, ачуланма әллә нишләп җебеп киттем. Кузгалыйм мин... 

Фәнүзә озата чыкканда гына телефон шалтырады. Әтисе куллары белән ишәрәләп  саубуллашты да чыгып китте. Белгән булса икән Фәнүзә аны соңгы күрүен. Кырык эшен кырык якка ташлап озата кайтыр иде. Рәхәтләнеп бөтен эч серләрен сөйләр иде. 

Әтисе китеп ике ай узуга, авылдан аның вафатын хәбәр иттеләр. Ничә еллар аяк басмаган туган йортка әнә шул кайгылы хәбәр тартып кайтарды аны. Ирен эшеннән җибәрмәделәр. Кызы белән авылга кайтып җиткәндә кич җитеп килә иде инде. Өйдә күрше-күлән, туган- тумача. Кайгыдан бөрешеп калган әнисе әтисенең инде ничә айлар авырганын, тик диагнозын белү белән болницага ятудан да, балаларга, туган-тумачага хәбәр итүдән дә баш тартуын әйтте. Иртәгә мәрхүмне соңгы юлга озату хәстәрен күрә башладылар. Кемдер хәерлек барлады, кемдер кәфенлек текте. Фәнүзә мунча ягып җибәрде, иртәгә күмүчеләр, туган-тумача өчен аш әзерләү кебек мәшәкатъ белән үз- үзен юатырга тырышты. Май аеның иң матур, иң рәхәт төннәре, бакчалар ап-ак шомыртка күмелгән. Авылым, авылкаем, син һаман да шулкадәр якын, шулкадәр сагындыргансың икән. Их, тиле, тиле, ничә еллар үз-үзеңне мәхрүм итеп, хисләреңне тезгенләп яшәдең бит син, Фәнүзә. Ничә еллар буе буалып торган елга әйтерсең лә ярларыннан бәреп чыкты: мунча бүрәнәлен коча-коча, үкси-үкси елады Фәнүзә. Әтисенең гармунын кочаклап, сагыш тулы күзләрен күрше якның тәрәзәсенә төбәп җырлаганын кабат-кабат күз алдына китереп елады.

Сызылып таң атуга ир-атлар зиратка җыена башлады. Алар арасында Рәшит тә бар иде. Аны күрүгә, Фәнүзә абына-сөртенә өйгә кереп йөгерде. Их, үткәннәрдән, сагыну-сагышлардан, мәхәббәттән качып буламы соң!..

Калган хәлләр төштәге кебек кенә үтеп китте. Елаудан, кайгыдан миңгерәгән килеш башкалар белән бергә әтисен капкадан озатып калуы, йола буенча өйне, керләрне юу. Күмүчеләр кайтуга ишегалдына аш әзерләнде. Кайчандыр әтисе ясаган агач өстәл артына ир-атлар тезелеп утырды. Фәнүзә апасы Әнүзә белән аш өләшә башлады. Башын да күтәреп карамый тәлинкә артыннан тәлинкәне өстәлгә куя тора. Шул чак үзенә карап торган Рәшитне күреп куясы савытын чайпалдырып җибәрде дә, таш булып катып калды. Бер берсенә карап күпме торганнардыр, апасы кулыннан тәлинкәсен алып, җитәкләп бакчага алып чыгып китте. 

– Уф, апаем, бөтен халыкның күзе сездә бит, бар, булмаса кер чайкарга төшеп кит, – дип, Ык буена бара торган сукмакка таба чыгарып бастырды. Фәнүзә мамык булган аякларын көчкә тыңлатып су буена атлады. Ярдан төшүгә лапылдап җиргә утырды да куллары белән хәтфә үләнне йолкый-йолкый елап җибәрде. Аңа беркем дә бер сүз әйтмәде. Кер чайкалып беткәч, кемдер биленнән кочып әкрен генә кайтыр сукмакка җитәкләп алып китте. Хатыннар берәм-берәм ярдан менеп киттеләр. Фәнүзә үзен җитәкләп баручыдан кулын ычкындырып, әкрен генә өскә үрмәләде. Шулчак көчле куллар аны яр өстенә тартып алды. Каршында басып торган Рәшитнең ут чәчеп торган күзләрен күреп, хатын куырылып төште, читкә тартылды, тик куллар аны ычкындырмады. 

– Йә, кайтмас идеңме, әтиең үлеп китмәсә, кайтып та күренмәс идеңме? Янсын, көйсен, йөрәге күмер булсын, миңа барыбер, дип ташлап киттеңме?! Минем үлеп яратканымны белеп, бергә булабыз дип антлар итешеп, бер сүз әйтмиче китеп бардыңмы? Ә мин, беләсеңме ничек яшәдем бу елларны. Нигә агу гына биреп китмәдең. Берсүсез эчә идем бит ташлыйсыңны белсәм. Нишләттең син мине?! Җавап бир, ни өчен миңа бу газаплар?! – Куллары белән Фәнүзәне җилтерәтә-җилтерәтә, Рәшит аны бер күкрәгенә кысты, бер этеп җибәрде. Аны тынычландырырга тырышып карадылар, тик үзенә килеп кагылган ир-атларны ул бер кулы белән генә селтәп атты. Ничә еллар сабантуй батыры булган Рәшиткә көче җитәрлек кеше юк иде. Шулчак кемдер алар йортына торып йөгерде. Фәнүзә инде хәле бетеп Рәшит кочагында бәргәләнми генә басып тора башлады. Ул да түгел, бакча башыннан: 

– Әти, әти, әйдә өйгә кайтык, –  дип елый-елый берсеннән-берсе бәләкәй өч баланың йөгереп килгәне күренде. Сабыйлар килеп әтиләренә сарылдылар. Балаларының өзелеп елавыннан Рәшит айнып китте. Ул Фәнүзәне кулларыннан ычкындырып, иелеп өч баласын да күкрәгенә кысты да, яраланган җанвар кебек үкереп җибәрде. Бу елау түгел, бу елаудан мең мәртәбә аянычрак җан ачысы белән яшьсез үксү иде. Шул арада апалары Фәнүзәне эләктереп йортка йөгерделәр. Шул керүдән аны яңадан тышка да чыгармадылар.

Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-iuly-su-iuly-3 .

Фото: Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Үтә гомерләр аккан су кебек, Гомер бер генә, Сөю мәңгелек!..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Азагы кайчан?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эсэрнен ахырыюкмы эле?

        Хәзер укыйлар