Логотип
Проза

Гөлләр дә елый...


Хикәя

1
Мин ул әбекәйне күптәннән беләм. Безнең ишегалдында мин белә-белгәннән бирле яши ул. Аның белән беркем дә аралашмый. Моның бик мөһим сәбәбе бар. Ул һәр көнне урамга бер гөл күтәреп чыга. Подъезд ишегендә ялтыравыклы чәй кәгазенә төрелгән гөл савыты күренү белән, ишегалдында булган кешеләр бер-берләренә карашып алалар, аннары, кем — кибеткә, кем — үз өенә, кем — кая, тарала башлыйлар. Хәтта такталар белән бүлеп алынган комлыкта уйнап утыручы бала-чага да бермәлгә тынып калгандай була. Бөтен ишегалдын сәер тынлык биләп ала. Ниндидер шомлы тынлык...
Нәкъ шулай, ишек катыннан иң элек савыты ялтыравыклы, көмеш балкышлы кәгазьгә чорналган гөл килеп чыга. Гөл артыннан ук аның иясе — теге сәер карчык үзе күзгә чалына. Кыяфәте-йөзе белән куркыныч түгел ул. Юк-юк, бөтенләй дә куркыныч түгел! Киемнәре искедән булса да, ул бик пөхтә, чиста киенеп йөри. Ак яулыктан, яшел чәчәкләр кунган ак, озын күлмәктән. Яшел чәчәкләре яшькелт төскә кергән, кайбер урыннарда, күп юылудан уңып, үз төсләрен бөтенләй дә югалтканнар. Аягына юка, әмма тыгыз һәм тигез итеп бәйләнгән, кыска кунычлы оекбаш, ялтыравыгы тоныклана башлаган галош киеп куйган...
Димәк, татар әбие бу. Татар әбиләре генә шулай пөхтә, матур итеп, актан киенеп йөриләр. Татар әбиләре генә яулыкларының читен шулай кайтарып бәйлиләр, йөзләре шулай ачык, мөлаем була: ниндидер якты, игелекле нур балкытып тора. Авыз читләрен каплап, кеше күзенә тутырып карарга кыймыйча гына сөйләшәләр, гәпләшәләр татар әбиләре.
Безнең ишегалдында яшәүче әбекәйнең сөйләшкәнен күргәнем булмады, әмма ул да нәкъ шулай, тыйнак кына, кыенсынып кына сөйләшәдер кебек... Ап-ак, чиста йөзенә тигез һәм матур, ягымлы җыерчыклар кунган, күз читләрендә дә җыерчыклар, маңгаена да берничә рәт буразна тартылган, күзләрендә — ниндидер таныш түгел, әмма якты гамь, сагыш бар... Карашларына ябышып, шул күзләре аша эчке дөньясына кереп китсәң... Әллә нинди серле-сихерле дөньяларга барып чыгарсың кебек...
Алайса, кайсы ягы белән сәер соң бу әбекәй? Әлбәттә инде, урамга алып чыгып йөрткән гөле белән. Шул гөле аркасында аның белән аралашмыйлар, хәтта, аннан шикләнәләр, ятсыналар... Иң кызыгы, андый гөл беркемдә дә юк. Ниндидер чит-ят гөл ул, бернинди китапта да, каталогта да тапмассың аны. Менә шул гөлен күтәрә дә чыга, күтәрә дә чыга теге әбекәй. Иртәнге кояш күрше йортлар артыннан үрелеп карау белән, эскәмиягә чыгып утыра, гөлен янәшәсенә куя, аннары уйнап йөргән балаларны күзәтә башлый. Гөленә карап тора, аның белән сөйләшә, гәпләшә кебек... Нәрсә сөйләшкәнен белмим, тик бу әңгәмәнең (әйе- әйе, әңгәмәнең!) бик тә җылы, игелекле булуын тоям.

2

Язмыш сукмагы безне үзе очраштырды. Язмыш сукмагы дип, язгы, бозлы, тайгак бер сукмак иде ул. Беркөнне шул сукмакта таеп егылды бу әби. Мин ишегалдында апрельнең җылы кояшына йөзне куеп, дөнья белән гәпләшеп утыргычта утыра идем. Тирә-якта халыкның исәбе-хисабы юк. Ял көне бит. Кем келәм кага, кем эт уйната, кем кошларга җим сибә, кем бала арбасына тагылган... Балаларның үз мәшәкатьләре... Бөтен халык алдында таеп егылды ул. Әмма беркем дә ярдәмгә килмәде аңа. Якында уйнап йөргән балалар гына пырхылдап көлеп җибәрделәр...
Мин тайгак сукмакта торырга азапланган әби янына ашыктым. Кулындагы гөленә зыян китермәс өчен аркасына төшкән икән ул, ә таянырга куллары буш түгел. Алга сузылып торган кулларыннан гөлне алдым. Аны җылы кояш нурлары астында кибә башлаган асфальт өстенә куйдым. Аннары, бер кулын җилкәмә салып, әбине ипләп кенә аягына бастырдым. Шуны искәрдем: җиңел, бик җиңел иде ул! Мамык кебек, канат кебек, уй кебек...
Шулай кулыннан тотып, эскәмиягә алып барып утырттым үзен. Гөлен дә алып килеп бирдем. Әбекәй үз гөленә озак кына карап торды, аннары, неп-нечкә, үтә күренмәле бармаклары белән аның яфракларын, чәчәкләрен сыйпап сак кына күкрәгенә кысты...
Мин янына утырдым. Бер дә тиле яисә дивана карчыкка охшамаган иде бу әбекәй. Ачык зиһенле һәр кеше кебек, озаклап рәхмәт әйтте, матур тавышы белән дога да укыды, теләкләр теләде... Чып-чын татар әбиләре кебек! Ахырдан:  — Исем-атың кем соң синең? — дип сорап куйды.
Исемемне әйттем.
- Беләм-беләм, Сәлмәннең олы малае бит син... Ә мин Җиһан әбиең булырмын...
Бу сүзләр мине нык гаҗәпләндерде. Каян белә ул мине? Әллә чынлап та берәр сихер бармы бу карчыкта?
Җиһан әби минем уйларны укыгандай:
- Бер дә шикләнмә, балам, — диде, — күз алдында үстегез бит. Менә шушында утырып, карап торып үстердем бит мин сезне... Әтиеңне дә беләм, ул да күз алдында яшәде...
- Ә нигә, алайса, исемемне сорадыгыз?
- Һи, балакаем, мин бөтенегезнең исемен беләм. Соравым сүз башлау өчен генә...
Җиһан әбинең сүзе ышандырды. Чынлап та, ул бит мин белә-белгәннән бирле шушында. Нигә аптырарга — барысын да күреп-ишетеп торгандыр шул.
- Алайса... Нигә сез кешеләр белән сөйләшмисез, аралашмыйсыз?
- Аралашу ул — сөйләшү, серләшү генә түгел бит әле. Көне буе сөйләшеп йөргән кеше белән аңлашмый аерылышырга мөмкин. Бер сүз катмыйча да рәхәтләнеп аңлашып була...
- Мин кешеләргә үпкәләмим, — дип сүзен дәвам итте һан әби. — Аларны аңлыйм. Урамда гөл күтәреп йөргән чык бик сәер тоеладыр шул...
Мин аны бүлдердем:
- Нинди гөл соң бу, әбекәй? Минем беркайчан да, беркайда да мондый гөлләрне күргәнем юк...
- Юктыр шул... Бу гадәти гөл түгел... Гөл генә түгел ул... Аңарда кеше җаннары бар...
- Нинди җан, кемнең җаны ул, әбекәй? Үләндә җан була димени? Әллә буламы?
Җиһан әби, авырткан билен уа-уа, керергә җыена башлады.
Бер сөйләрмен әле, балам. Гөлем кояш күрде, үземнең дә сулышым иркенәйде, апрель җылысы алдаткыч була, берүк салкын тимәсен бәгырь кисәккәемә, керим әле...

3
Җиһан әбине мин шатланып көтеп алдым. Ул да мине күрде, тыйнак кына елмаеп, ерактан ук башын кагып куйды. Таеп егылмасын дип, аңа каршы атладым. Гөленә үрелгән идем, бирмәде.
- Менә шулай көн саен чыгып йөрибез... Безнең якка кояш карамый, көн яктысы төшми. Йорт каршына ук аракы кибете төзеп куйдылар. Шул хәерсез нәрсә хәзер тәрәзәмне бөтенләй томалап тора...
Юк, зарланмый иде Җиһан әби. Аның һәр сүзе дога кебек ягымлы чыга. Хәтта, зары да...
Ниндидер чиста, ягымлы, иманлы карчык бу. Нигә элгәрерәк белмәдем икән мин аны? Ниндидер якты, илаһи бер халәттә яши бугай ул.
- Гөлегезне тере дип тә әйттегез...
- Ә, әйе шул. Әллә ни зур сере юк аның. Ә менә җаны хакында дөрес әйттем. Тере гөл бу. Кешедәге кебек, аның да җаны бар, күңеле бар, кайгысы-зары, шатлыгы бар...
- Каян беләсез соң аны, Җиһан әби?
- Күзләренә карап...
- Ничек инде? Гөлләрнең күзләре буламыни?
- Була шул. Их сез, яшьләр... Якыннарыгызның күзенә тутырып карарга да вакытыгыз юк бит сезнең. Ә һәр үләннең, һәр үсемлекнең, кояш-йолдызларның күзенә карарга бөтенләй дә вакытыгыз калмый... Менә кара әле бу чәчәкләргә... Таҗларына, керфекләренә кара... Керфекләр арасыннан күз алмаларын эзләп тап... Таптыңмы? Шушы күзләре белән сөйләшә ул якты дөнья белән... Борчылган вакытта бу күз алмаларын караңгы элпә каплап китә. Өстенә мөлдерәп торган яшь тамчысы куна. Шул тамчы гөлнең җан ачысы була да инде...
- Кызык икән бу... Җиһан әби. Нишләп сездә генә мондый гөл? Берәр сере бармы әллә аның?
- Ай-Һай озын тарихка алып керәсең син мине, балам.
- Озын булсани, сөйләгез әле...
- Ярар, алайса, тыңла. Тик... Әйдә, бераз аяк язып алыйк. Зиннәтне дә кояшлырак урынга алып барыйк...
- Кемне-кемне?..
- Зиннәтне, дим. Бу гөлнең исеме “Зиннәт” бит. Сугышта үлеп калган хәләл иремнең исеме ул. Син сораган тарих та Зиннәтемне йолып калган каһәр сугышка барып ялгана...
Зиннәтем бик зәгыйфь бала булып туган. Аны җиде төрле кыр чәчәге суында җиде көн тоташ юындырып торганнар. Имче карчык әйткән. Шулай исән калган. Үсә төшкәч тә гөлләрдән аерылмаган ул. Бакчаларында гел чәчәк үстергән. Кеше көлә дип тормаган, үстергән. Шул чәчәкләре белән сөйләшеп йөргән. Мин үзем дә чәчәк үстерә идем. Алай ук әсәрләнеп түгел, әмма матур чәчәкләрем бар иде. Соңыннан гына белдем: мин үстергән шәмәхә миләүшәгә кызыккан Зиннәт. Сорарга кыенсынгандыр инде, төнлә урларга уйлаган. Җанашым, коймадан егылып төшеп, билен кузгаткан... Алып кереп салдык, күземә карарга да ояла мескенкәем... Бик тәрбияләдем үзен. Ике айдан кулымны сорап килде. Бер кочак чәчәк бәйләме күтәргән. Ә мин аның каршына бер уч миләүшә тотып чыктым. Шулай кавыштык, яши башладык... Озак яшәргә насыйп булмады шул, бер атнадан сугыш башланды, тагын бер атнадан Зиннәтемне алып та киттеләр...
- Аерылу ай-һай авыр булгандыр...
- Баштарак авыр түгел иде. Бер атналык тормыш кеше язмышына әлләни ягылып өлгерә алмыйдыр шул... Соңрак үзәкләрем өзелде... Ялгызлык бик кыен бит ул. Ул кешене
эчтән кимерә, эчтән ашый... Ә эчтә — җан... Ялгызлыктан җан гарипләнә, балам...
- Шуннан? Исән-сау кайттымы соң Зиннәтең?
- Юк, кайтмады... Истәлеккә, аның җан-рухы булып, шушы гөл кайтты.
- Ничек инде, Җиһан әби?
- Сөйләрмен... Тик... башка вакытта, яме, балам. Ә хәзер Зиннәтемне өйгә алып керергә кирәк. Дөнья гаменнән аргандыр инде мескенкәем... Йә, балам, хуш, сау бул, аяк астыңа карап йөр...

4

Бу юлы мин аны үзем эзләп таптым. Берничә көн күренми торды шул ул. Күршеләреннән сорашып, бүлмәсен белдем, кыенсынып йөрдем дә, тәвәккәлләп, ишеген шакыдым.
Сәерсенеп кенә ачты Җиһан әби. Күрәсең, мин — соңгы елларда бу ишеккә якын килгән беренче ят кеше булганмындыр. Танып алуга ук елмаеп аркамнан сөйде, аннары түргә дәште, урындык читенә генә утырып, дога кылды...
Керә-керешкә үк бүлмә эченә күз салдым. Бүлмә җиһазлары ах итәрлек түгел, ә менә түр караваттагы мендәрләр өеме шунда ук күңелне яулап алды. Аларның чигүле тышлыклары күзне иркәли: кайдадыр җан түрендә татарлыгым өчен горурлык хисе баш калкытып куйды. Тәрәзә пәрдәләре, өстәл җәймәләре, ашъяулык, чыбылдыклар да чын татарча бизәлгән, чигелгән иде. Түр стенага эленгән фотосурәттә Зиннәт-солдатны танып алдым. “Танып” диюемә гаҗәпләнмәгез, мин аны күптән беләм кебек. Зиннәтнең йөзе таныш кебек тоелды миңа. Юк, күзләре... Кайда күрдем соң мин аларны? Ә! Җиһан әби көн саен урамга алып чыга торган гөл күзләрендә... Әнә ул гөл...
Җиһан әби мине чәй өстәленә чакырды. Ә чәй өстәле тәрәзә каршына куелган. Бу бердәнбер тәрәзәдән яктылык ялындырып кына керә. Ни өчен дигәндә, урам якта, тәрәзәгә терәп диярлек таш стена өеп куйганнар. Аракы кибете шушы буладыр инде...
Әбекәй дөрес әйткән — гөл үсәрлек яктылык та, һава да юк монда. Мин моны гөлгә карау белән аңлап алдым. Гадәттә, гөл чәчәкләре тышкы якка — көнгә, кояшка караучан була, Җиһан әбинең гөле исә өй эченә таба борылган. Күрәсең, өй иясенең җылысын, яктылыгын һәм игелеген тоеп шулай борылган ул... Җанга җан тартыла, диләр бит...
Лимон салып, шикәр кабып чәй эчә торгач, сүзгә-сүз ялганып китте. Җиһан әби теге вакытта өзелеп калган җеп очын югалтмаган икән, ягымлы һәм, үзенә күрә бертөрле, моңлы сүзен башлады:
- Зиннәтемнән өч хат килеп калды. Берсендә: “Чәчәкләрем исән-саумы?” — дип сораган. Икенчесендә: “Монда — Украинада — шундый матур чәчәкләр үсә, сугыштан соң кабат кайтып алып киләм әле”, — дигән. Ә өченче хатында: “Монда сугышлар хәтәр бара, өйгә кайтып булмас, минем төсем итеп шушы гөлне үстер”, — дип язган. Өчпочмаклы хатының бер почмагына берничә бөртек орлык кыстырган...
Озакламый “кара кәгазе” килде. Шул Украина җирендә ятып калды Зиннәтем. Орлыгын җибәргән гөл үскән җирдә... Әйе, Зиннәтем җибәргән берничә бөртек орлыктан гөл шытып чыкты. Шулай туры килүен әйт әле: гөл орлыгы салган көнне һәлак булган мәрхүмкәем... Күңелем белән тойдым: хәләлемнең җаны шушы гөл орлыгына күчеп кайтты, кайткач, матур гөл булып шытып чыкты... Һәм менә... Минем янда бер кеше гомере кадәр гомер яшәде...
- Гөлләр кеше гомере кадәр яши аламыни?
- Яшь сабакларын күчерә-күчерә, мин аның гомерен гел озайтып тордым. И-и, балакаем, әйтергә онытып торам икән, мин бу гөлне башкаларга да биргәләдем. Әмма беркемдә дә үсмәде, мантымады ул. Менә, Зиннәтемнең хатирәсе, җан-рухы булып, бер миндә генә балкып, янып утыра бахыркаем...
Җиһан әби, өстәл артыннан күтәрелеп, тәрәзә төбенәрәк омтылды, көмеш шар өстендә калыккан җете яшел болыт­ны сыйпап, аны үзенә табарак тартып куйды. Мин шунда тагын бер мәртәбә бу ике җан арасында ниндидер илаһи багланыш барлыгын тойдым...
- Авырып торам әле, балам, — дип куйды әби. — Язгы җил шаукымы булдымы шунда...
- Җиһан әби, әйдә, үзем йөртеп алып керәм. Борчылма, гөлеңне бүтән беркемгә дә тоттырмам...
- И-и, балам, Ходай Тәгалә узе җибәргәндер сине. Интегеп бетте бит инде бәгырькәем, кояш яктысы күрмәгәненә ничәмә-ничә көннәр... Мә, балам, көн күрсәтеп кер... Бу игелегең өчен Ходай ташламас үзеңне, белгән догаларымны укып торырмын...
Сабый бала тоткан кебек, гөлне кочагыма алып урамга килеп чыкканда, бөтен халык, бердәй булып, миңа таба борылып карады. Каушап калмадым, нык адымнар белән, эскәмияләрнең берсенә барып утырдым. Гөлне янәшәмә куеп, тирә-юньне күзәтә башладым.
Өлкәннәр минем янга килмәделәр. Ә менә бала-чага халкы шунда ук якынрак елыша башлады.    

5

Икенче көнне бөтен ишегалды бары тик Җиһан әби хакында гына сөйли иде. Балалар үз эшләрен эшләгәннәр: Зиннәт-солдат һәм гөл тарихын тирә-як йортларга таратып өлгергәннәр. Җиһан әби фатирына барып кергәч, тәмам инандым моңа. Аның бүлмәсендә миңа таныш түгел ике хатын утыра иде. Җиһан әби башын мендәр өеменә куйган, аякларын карават буена сузып җибәргән. Мине күргәч, тормакчы булды. Аңа әлеге хатыннар булыша башлады. Җиһан әбине өстәл артына утыртып куйдылар да, өйдә эшләре күплеген сәбәп итеп, ашык-пошык саубуллашып, чыгып киттеләр.
Әбинең шундук “теле ачылды”:
- И-и, балам, нишләттең бу халыкны? Бүген ачы таң белән керә башлаганнар иде, болары инде өченчеме, дүртенчеме пар. Әнә — күчтәнәч белән тутырдылар өемне,  каимагы-балы калмады, җимеше-иөземе дә бер елга җитәрлек җыелды... Берсе мамык шәл, икенчесе сырма күтәреп кергән... Кызык бу кеше дигәнең, гөлне тотып-тотып карыйлар — тереме, янәсе...
Кинәт тәрәз төбендәге гөлгә күзем төште. Ул бүген шиңебрәк киткән, йомшап төшкән, боеккан кебек күренде. Җиһан әби уйларымны белеп:
- Мин авыртканга шулай ул, — дип куйды. Хәлем начарланса, шулай шиңә башлый Зиннәтем, бәла, кайгы якынлашканын тоя, ахры...
- Нинди кайгы турында сөйлисең, Җиһан әби?
- Юк, болай гына әйтүем... Авырыйм мин, балам, нык авырыйм... Шуңа гөлем дә авырый.
- Ничек яши алдың соң шулкадәр гомер япа-ялгызың? Мин аңлап бетерә алмыйм моны, Җиһан әби.
- Мин, балам, гомер буе болай ялгызым бикләнеп утырмадым. Башта колхозда тир түктем, аннары шәһәргә күчеп килдем, урам себердем, боз ваттым, кар көрәдем... Менә шушы караңгы бүлмәне бирделәр... Зиннәтем янда булгач, бик авыр түгел иде миңа. Икәүләп шушында егерме ике ел гомер яшәдек...
- Мин сине аңлыйм... Юк, аңламыйм... Ул кадәр гомер ялгызым яши алмас идем мин. Ачуланма, Җиһан әби... 
— Минем дә яши алмаган чакларым булды. Берсендә; салкын кыш уртасында, тәрәзәне ачып тышка аттым Зиннәтемне...
- Ничек инде?
- Ачуым бик килгән чак иде. Ни ялгызым яши алмыйм, ни берәр кешегә сыена алмыйм... Мин бит кайчандыр япь- яшь, кайнар канга тулышкан хатын идем... Елый-елый рәнҗедем дә буран эченә ыргыттым газиземне... Әле артыннан ачыргаланып кычкырып та калдым. Нәрсә кычкырганымны гына белмим... Үзем шунда ук артыннан чыгып йөгердем... Өшеп, туңып өлгергән иде инде бәгырькәем. Алып кергәч, җылы тынымны, сулышымны да өреп карыйм, тамырлары арасыннан исән калганнарын аралап, кабат утыртып, җирләп тә карыйм. Төрле шифалы сулар сиптем, чәй чүбе белән дә ашладым... Ике атна дигәндә кабат үсенте бирде. Уянып, терелеп үсеп китте... Шул вакытта үлгән булса, үземне кичермәс идем, мөгаен...
Җиһан әби сөйләде дә сөйләде. Ә мин, ара-тирә башыммы каккалап, гаҗәпләнеп тыңладым. Хупларгамы аны, әллә?.. Ниндидер гөл, чәчәк өчен тулы канлы тормыштан, Ходай Тәгалә бүләк иткән, нәсел ияләре мирас итеп калдырган парлы, тигез, табигый яшәештән ваз кичү, үз-үзеңне хәтер, вәгъдә, мәхәббәт бәрабәренә корбан итү — дөресме бу? Әллә дөрес үк түгелме?
Шулай да, сокландым мин аңа. Җиһан әбинең фидакарьлеге, рухи батырлыгы мине таң калдырды. Үзем өчен барысын да ачыклап бетерү максатыннан, бер генә сорау бирәсем калды:
- Җиһан апа, балаң булмадымы?
- Булмады. Булса, бу хәлгә калмас та идем. Тик син, балам, бу карчык бала төсе күрмәгән икән, дип уйлама. Гомерем буе сукыр балалар яшәгән ятимнәр йортына булыштым. Күршеләрем белмәсә дә, бөтен ятим бала, гарип-гораба мине белә иде. Бөтен эшләгәнемне шуларга биреп бардым. “Берәр сабыйны үзеңә ал”, — диючеләр булды. Алмадым. Ятим язмышымны икенче бер ятим язмышы белән бәйлисем килмәде.
Бу йөзне мин күз алдымда өч көн йөрттем. Ә төннәрен төшләремдә күреп уяндым. Җиһан әби — Ходайның изге бер бәндәсе — минем язмышыма мәңгелеккә кереп урнашкан иде...

6

Җиһан әби тагын өч ай яшәде. Аның яныннан кеше өзелмәде. Соңлап килгән кадер-хөрмәт яшәткәндер дә аны, югыйсә, бу дөньяны калдырырга ул күптән әзер иде инде. Тагын... гөле — Зиннәте яшәткәндер. Һич кенә дә аерыласы килмәде газизеннән...
Җиһан әби авырып түшәккә егылгач, бу гөлне күршеләре, якын-тирәдә яшәүчеләр, хәтта аны бөтенләй белмәгән кешеләр урамга алып чыгып йөртә башладылар. Безнең ишегалдында әнә шундый сәер, әмма үтә дә матур йола барлыкка килде. Һәркемнең шушы могҗизага кагыласы, аны үз тормышы, үз язмышы, үз күңеле аша үткәрәсе килде. “Шул гөлгә кагылган кеше бәхетле була икән, авырулардан котыла икән” дигән сүз дә таралды. Кешеләр үзләренә матур әкият уйлап таптылар. Бу яңа әкият Җиһан әби өенә тагын да күбрәк халыкны ияртеп килде... Безнең ишегалды Сабантуй мәйданына, ә Җиһан әбинең караңгы бүлмәсе кечкенә Мәккәгә әверелде...
Җиһан әбине җәй ахырында җирләдек. Васыяте буенча, әйберләрен күрше-күләнгә тараттылар, фатирын хөкүмәткә тапшырдылар. Ә менә гөлен... Зиннәтне... миңа атап әйткән. Аны күтәреп, Җиһан әбине соңгы юлына озата бардым, ә каберенең җылы туфрагын савытына өстәдем.
Беренче мәртәбә мин гөлнең елаганын күрдем. Беренче мәртәбә гөлгә кушылып үзем дә еладым... Яу кырында җан дустын күмгән солдат кебек тын гына еладым... Антлар бирә-бирә еладым... Ул тәүбә дә, ул ант та минем мәңгелек серем булып калды...
Ул гөл әле дә миндә. Бер тәрәзә төбемне тулысынча аңа бирдем. Ниндидер көчегәрлек, җан-рух барлыгын тоям мин аңарда. Аның янында минем зиһен куәтем арта, тәнемә, буыныма көч иңә, йөрәгем ярсып тибә башлый.
Җиһан әбинең төсе, истәлеге итеп шәмәхә миләүшә гөле үстерәм. Бу мөлаем әбекәйнең изге, игелекле җаны шушы чәчәктәдер кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт яусын. Бик матур язылган.

    Хәзер укыйлар