Логотип
Проза

Ерактагы офыклар

Хикәя

 

Хикәя 

 

Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде. Әле уңга, әле сулга борылып ята торгач, түшәмдәге сурәтләр белән уйнарга кереште. Карашны чикләгән кул сузарлык кына ара иде бу. Төнге утның түбәннән күтәрелгән яктысында аркылы-торкылы сызыклар, балалар китапларындагы лабиринтларга охшап калганга, имән бармагы эзләр арасыннан сул якка таба китте... Аннан хәрәкәтсез калган ягын оетып торган каюта диварына килеп терәлде. 

Диварның аръягында – Шамил. Күршедәге Ләйсән бүлмәсенә аяк очларында гына узса да, ул икәнлеге тәгаен. Алай итеп, борын яфракларында чебен дә утырып тормаслык итеп, Шамил генә сулый ала. Алсуның нәкъ колак турысына карап йокыга киткән борынның дивар тишәрдәй мышкылдавы болай да килергә теләмәгән йокыны күзләреннән тагын да ераккарак куган иде. 

– Мыш-ш-ш, мыш-ш-ш... 

– Салмыш-ш-ш, – дип җавап бирде кыз эченнән генә, күңелен күтәрер өчен бер сәбәп булсын дигәндәй. 

Бер урындарак төртелеп торгандай итенде дә имән бармак, әнә шул мышкылдаган борын тирәсенә юнәлде. 

Ул Шамилнең борын эченнән баш сузган төкләрен, кылдай кара мыегын кытыклап узганга салынганнан соң, кап-калын ирен өстендә тукталды. 

– Әле көндезен генә, качып, мине үпкән иреннәр. Мут, әрсез иреннәр... – дип уйлады. Ачуны да китерми, теләкне дә уятмый торган иреннәр иде бу. Юантык гәүдәле авыл агаеның ит калҗасын эләктергән кебек үбүен яңадан тойган кебек булды. Бу юлы тәненнән нигәдер чиркану йөгереп узды. Ә бит диварга сыланып, Алсуга карап яткан ул иреннәрне үзенә сиздерми генә үбеп алырга бик җай вакыт. Бер мыскыл рәвешендә генә... 

Юк, керфек очларыннан үбүең яхшырак. Шамилнең күзләре көзге көн кебек соргылтлар. Дивар белән гәүдә арасына кысылган икенче учын көч-хәл белән тартып алып, Шамилнең ташкурчакныкы кебек ялтыр-йолтыр килә торган күзләре тирәсенә куйды. 

Көзге күкне болытлардан ачылган итеп күз алдына китерде. Шамилнең күзләре дә җетеләнеп китте. Аннан әлеге яшькелт алмаларны учына коеп төшергәндәй итте дә шуларга карап ята башлады. Озакламый хыял тудырган сурәтләр эреп юкка чыкты. Тора-бара изри башлаган акылында Шамил дә онытылды, әмма йокы үзе бик еракта иде әле. Алсу, оеп, бары тик төн агышына кушыла баруын гына аңлады. 

Бу төн башка төннәргә һич охшамаган иде. Су өстеннән йөзеп барган теплоход тәрәзәсеннән айның карап тормавы да, бүлмә тарлыгы да, түшәм тәбәнәклеге дә төннең серлелеген, шомлылыгын тагын да арттырганга, Алсу йокыга китәргә дә курыкты бугай. 

Астагы киштәдә, нәкъ шундый ук тарлыкта, төнге утның күзенә карап, Васыйл ята булыр. 

Ә нигә яндырып калдырган ул аны? 

Мин курыкмасын өченме? 

Кемнән куркыйм. Васыйлданмы? Булмаганны! 

Үзе өчен кирәк санаганмы? 

Әй лә, янсын. 

Васыйлның борылганы, хәтта тын алганы да сизелми. Ниләр уйлый икән? Ниләр тели... 

Аның эчке дөньясын яшерә алмый торган күзләренә карыйсы килеп китте. Сирәкләнгән чәчләреннән сыпырасы. Авыр эш күрмәгән, тупасланмаган учларына яңагын куеп торасы. 

Һәрбер үртәүләргә, кире сүз әйтүләргә: 

– Алсу, син алай димә ,– дип сүз башлауларыннан арганга, тагын шуны ук әйтер дип шикләнеп, күңеле белән Васыйлның да йокламавын сизсә дә, дәшмәде, аңа табан әйләнеп, йөзтүбән яту белән канәгатьләнде. 

Озакламый таң атты. Тәрәз ярыкларыннан елга өстендәге салкын узгандай булды. Әле тын, тыныч иде. Шамилнең генә мыш-мыш сулаганы ишетелә. Шул авазны чыгарган борынга Алсу әкрен генә чиртеп алды да, юрган кебек шуып, каюта идәненә төште. 

 

*  *  * 

 

Васыйл, Алсуның кулларыннан тотып, күзләренә карады. Берни аңлатмыйлар шикелле. Дулкыннар өстендә, дулкын-дулкын көй астында кыз җанына узарга теләгән иде. 

Нигә һаман теләсә нәрсә сөйләнә Алсу? Дулкыннар шавында да мәгънә юк микән әллә? Бар, нишләп булмасын! 

– Мин синең көйне тоюыңны телим, – дип, Васыйл кыз күзләренә тагын да назлырак караш ташлады. 

– Ә мин тоям! Җил генә бер якка исә. Көчәйми дә, тынмый да. Дулкыннар да гел бер көйне көйли... – диде Алсу. –  Син дә әнә шуңа гел бер якка әйләнәсең. 

– Башкалардан әйләнә-әйләнә качам бит мин. Күзләре гел бездәдер шикелле. Китик әле, – Васыйл көйнең урта бер җирендә биюеннән туктап калды. 

Алсуның бармаклары да, керфекләре дә, иреннәре дә нигәдер йомшак кына дерелди иде. Күңеленә дулкын көе үткәнме... 

Тәмәке кабызган булып, егет арткарак калды. Янында тартып, Алсуны үпкәләтәсе, үзен дә кыен хәлгә куясы килмәде. 

Кыз ятакның икенче каттагысын сайлаган булып чыкты. Бәлки, инде йокыга да киткәндер. 

Ниләр уйлап, йокыга китте икән ул? Ни теләп... 

Аңа кадәр кул сузарлык ара. Караш чикләнгән биеклек. Сул як диварның артында әлегә беркем юк. Төнгә лампочканың сүрәнен яндырып куйган иде. Күзгә карап тора. 

Әллә сүндерергә инде? Алсу ни әйтер... куркып калмасмы? Әй лә, янсын... 

Ләйсән дә кайтты шикелле. Әллә Шамилнең урыны шул каютага туры килде микән? Әйтмәгән дә булды тагын... 

– Мыш-ш-ш, мыш-ш-ш.. 

Кара, туктады. Кытыр-кытыр. Кыштыр-кыштыр. Ләйсән янына төштеме ул? Башка бер-бер тавышмы? И-и-и, кешеләр, ичмасам, рәхәтләнеп сөешә, сөелә торганнардыр. Тиккә алай мышнамыйлар бит инде! 

Инде сәгать ничә икән? Күрше бүлмәдә, үзләрендә һава беткән дә безнекен суырып кертер шикелле, кемдер – Шамилме – һаман да бик тирән итеп сулый. 

– Мыш-ш-ш... Мыш-ш-ш... 

Алсу ишетсә, бер хикмәтле сүз әйтеп куяр иде. Салмыш, дипме шунда. Шалмыш дипме... 

Җаннарны суыра бу сулау... Тәндәге теләкләрне дә суырып алсачы... 

Алсу ишетә микән? 

Йоклыймы ул? Аның диварында нәрсәдер кыштырдаган шикелле. Әгәр йокыда булса, кемнеңдер каршы бүлмәдән килгән борын җыры уятмаса ярый инде. 

Тәмәке тарту теләген көчәйтеп, тәрәз ярыкларыннан, буылып-буылып, иртәнге саф һава керә. 

Кул биеклегендәге түшәм. Чакрым ераклыгы ханым... 

Менә ул, юрган кебек кенә шуып, аның башмаклары өстенә төште... 

 

*  *  * 

 

Шамил дуслары яныннан кайтып кергәндә Ләйсән йокыда иде инде. Уяу булса, эндәшер дип уйлады ул, күтәртмәгә басып, икенче катка күтәрелгәндә.   

Диварның теге ягындагы янәшә киштәдә тәгаен Алсу ята. Түбәндә йокларга яратмыйм дигән иде... Битләрен биткә терәп ятсыннар әле менә. Иреннәренең тәме шампан ачысы белән дә басылмады. 

Их, дустының кызы булмаса соң! 

Рәхәтләнеп сөешә торганнардыр инде. Мин үпкән иреннәрне Васыйл үбә торгандыр... 

Ичмасам, Ләйсән дә дәшми. Кич бию мәйданчыгында булмаганга үпкәләгәнме ул? Берәр нәрсә сизгәнме? Алсу әйтмәсә генә ярый инде. 

Нәрсә дип кызыкты соң кызыйга?! Үзен яраткан Ләйсән булмагандай... 

Дулкыннарның теплоход калайларына килеп бәрелгәне ишетелә. Тын. Тыныч. Шул уйлар белән, Шамил әкрен генә йокыга киткәнен дә сизми калды. 

 

*  *  * 

 

Таң атмаса да атмады. Шамил уянса, һичьюгы мышнавыннан туктар иде. 

Кем яныннан кайтты ул кара төн уртасында? Ниләр эшләп йөрде? 

Өске каттан, борыннарны әчеттереп, сарымсак, кыяр, шампан исләре төшә. 

Юк-бар уйлар да аны теләүне сүрелдерми, дип борчылды тәкате корыган Ләйсән. 

Ә башкалар... Юк ла, алар – бәхетлеләрдер... Кочышып-сөешеп, елга буйлап дулкыннарда агалардыр. 

Дөньясына төкереп бер ял итәм дигән булды. 

Чү! Күрше бүлмәдә, тып итеп, нәрсәдер идәнгә сикерде. Алсудыр әле! Ләйсән, колагын каюта диварына терәде. 

– Кил инде, яныма утыр, – диде Васыйл, ике арадагы киртәнең теге ягыннан. Әллә нинди ягымлы бу тавыштан Ләйсән, үзенә әйтелгәндәй, сискәнеп китте. Колагын салкын диварга тагын да ныграк кысты. 

– Утыр инде... 

– Нигә? 

 – Тавышыңны ишетәсем килә – ни булса да сөйлә әле миңа. 

– Телисеңме – шигырь...– диде Алсу. – Мин бит палубада, сездән качып, җайлы ятакларда көн буе язып яттым. Менә берсе: 

                 Тезләр – тездә, күзләр – күздә, иреннәр пар, 

                 Тәннәремдә әллә нинди ут теләк бар... 

Алсу сөйли дә сөйли. Нәрсә карый бу Васыйл! Ни теләгәнен үзе белмиме? Алсуны аңламыймы? Бөтен язганы әйтеп тора лабаса... 

– Алсу, үзең шундый шигырьләр язасың, үзең үптермисең дә! 

 – Көчләп сөймәвең өчен якын итәм дә инде мин сине! – диде Алсу, Ләйсәнне гаҗәпләндереп. – Син башкаларга охшамаган. Әдәпле... 

 

*  *  * 

Ә Идел ага да ага. Гайбәтче хатыннар беркатлылыгы белән, минем дулкыннарымда никадәр пар кушылгандыр дип ага иде ул. Аның гына текә дулкын булып күтәрелгән күкрәк очларындагы теләген аңларлык беркеме юк. Ә диңгезгә әле ерак... Таң атканда серлелеген югалткан офыкларга үзе дә әллә ни алгысынмый иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укыдык без мәдрәсәдә, аңламады бернәрсә дә....

    Хәзер укыйлар