Логотип
Проза

Биана. № 1.

Табиб яныннан чыктым да, хәлсезләнеп идәнгә чүгәләдем. Чарасызлыктан кычкырып елап җибәрәсем килсә дә, тыелып калдым. Елап кына тәнне ялмап алган авыруны җиңеп булмаганлыгын үзем дә аңлап торам. Шул хакта уйлап, чүгәләгән җирдән торып басасы иттем. Тик, аякларым тыңламадылар… Әле дә ярый табибка чират көтеп утыручы бер апа йөгереп килеп, торып басарга ярдәм итте. Аягымны көчкә сөйрәп коридордагы урындыкка барып утырдым.

– Бәбкәм, берүзең генә килдеңмени? – дип, кайгыртулы тавыш белән сорады ул.
Мин “юк” дигәнне аңлатып, башымны селкеп куйгач, аркамнан җиңелчә генә кагып:
– Куй, борчылма, бәбкәм, табиблар куйган диагнозларның барысы да дөреслеккә туры килми ул. Алар да безнең кебек үк гап-гади кешеләр бит. Кешеләрдә ялгышу була инде ул, – дип, мине юатырга тырышты.

Әллә яхшы сүздән, әллә апаның йомшак итеп “бәбкәм” диюеннән күземә тагы яшь бөртекләре килеп тыгылды. Ярый шулчак Тимерханым килеп җитте дә, минем елап утыруымны күреп:
– Ни булды, хатын? – дип, каршыма чүгәләде.
– Берни дә булмады. Табиб әнә витаминнар эчәргә кушты, – дип, теге сары кәгазьне Тимерханыма суздым.
– Соң, хатын, нигә кайгырасың. Белми кушмагандыр. Озак та үтмәс, савыгырсың. Элекке чаклардагы кебек теркелдәп кенә йөрерсең, – дип, битем буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп алды.

Юатырга дисәң, Тимерханга гына куш инде. Аның сүзләрен тыңлаган саен күңел күтәрелеп, яшиселәр килеп киткәндәй була. Тик ирем күпме генә юатырга тырышса да, үз хәлем хәл шул минем. Менә ничә ай инде алга китеш булмаганга эчем поша. Көн дә кич җитүгә аякларым оеп җәфалый башлый. Уфага юньле-рәтле дәвалану курсы алып булмасмы дип килгән идем дә. Кире борылып кайтып китәргә туры килә инде. Шулай инде ул гади авыл кешесенең. Бер җирдә дә колач җәеп каршы алмыйлар. Әнә бит табиб, шәһәр кешесе булгач, үзен ничек эре тота. Юньле-рәтле сөйләшергә дә теләми. Вакыт үтсенгә генә утыруы әллә каян күренеп тора. Синең чирең бармы да юкмы аңа. Үземнең дә урысчам такы-токы шул. Чирем турында аңлатып сөйли дә алмадым бугай. Инде хәзер нишләргә, кемгә барып мөрәҗәгать итәргә? Аякларыма буар еландай ябышкан бу чирдән ничек котылырга? Чарасызлыктан тагы күзләрем яшьләнде. Шулчак, бая ярдәмләшкән апа яныма килеп, ипләп кенә сүз башлады:
– Бәбкәм, берүк, төпченә дип, уйлый күрмә, яме. Кай җирең авырта соң синең?

Мин телемне чак әйләндереп:
– Аякларым ойый. Көзен салкын тидергән идем, – дип җавап бирдем.
– Бу хәл еш кабатланамы соң?
– Соңга таба ешайды шул. Йөреп кенә торганда әйбәт лә ул, барып утырсаң, аяк табаннары буйлап кырмыскалар йөгерешеп үткәндәй була да, ойый башлыйлар. Торып бассаң, аякларым тыңламыйлар, – дип, чиремне бәян иттем таныш түгел апага.
– Кара әле, бәбкәм. Минем киленнеке дә бер мәл шулай булган иде. Бәби алып кайткач, кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты авыруы. Әллә син дә шулай итеп карыйсыңмы соң?

Җавап бирәсе урынга иңнәремне генә сикертеп куйдым, үзем ялт итеп Тимерханыма карап алдым. Шул мизгелдә аның күзләрендә дә өмет чаткылары уянуын күреп алдым. Күңелнең сүнеп барган учагына куз өстәделәрмени! Миндәге үзгәрешне Тимерхан да күрми калмады:
– Хатын, кара әле, әйбәт фикер ич бу. Әллә уйлап карыйбызмы соң? Ике малай янында бер чибәр кыз да йөгереп йөрсә, ничек яхшы булыр иде, – дип, минем кулларымны үзенең учларына кысты.
 
Адәм баласын өмет яшәтә. Мин дә һәр кичне: “Тизрәк авырга калсам, балам исән-сау туса, бәбидән соң чирем юкка чыкса ярар иде”, – дип теләдем. Акылым икеләнүен белдереп торса да, күңелем белән гел могҗиза буласын көтеп яши башладым. Бианам да, җае чыккан саен яхшы сүз сөйләп, күңелне үсендереп тора.
Аллаһы кушмаган эш булмас, бәбкәм. Тәвәккәллә, өй бала-чага тавышы белән генә ямьле бит ул, – дигән була.
Шулай булгач, ике дә уйламыйм, алып кайтам Аллаһы боерса бер бәби. Алып кайтам да, тереләм. Ирем, балаларым, бианам хакына аякка басам. Утыз гына яшьтә хаста булып ятмам бит инде. Күңелгә шундыйрак уйлар керүгә, терелүемә дә ышанычым көннән-көн арта гына баргандай тоелды.
 
* * *
Әбиләр чуагы башланган чак иде. Күк йөзе чалт аяз, ник бер болыт әсәре булсын! Шундый чакта өйдә ятасы киләмени. Чак кына иртәрәк булса да, без дә бианай һәм малайлар белән яңгырлар башланганчы бакчадагы эшләрне бетереп куярга килештек һәм, дүртәүләшеп, бәрәңге алырга чыгып киттек. Бианай белән без казыйбыз, малайлар җиргә чәчелгән бәрәңгеләрне бидрәгә җыя баралар. Ике көрәк каярдыммы-юкмы, кисәк кенә күңел болгана башлады, күз алларым караңгылангандай булды. Мин хәлсезләнеп җиргә чүгәләдем. Бианам:
- Ни булды, бәбкәм? – дип, яныма шундук йөгереп килеп тә җитте.
- Күз алларым караңгылана, күңел болгангандай итә, әнкәй.

Биш бала тапкан биана эшнең нидәлеген шунда ук аңлап алды. Мине җитәкләп өйгә алып кереп китте.
Әй уңдым да соң үзем бианамнан. Аның кебек изге йөрәкле, гадел, сабыр кеше дөньяда тагын бармы икән, белмим. Унтугыз яшьтә килен булып төштем бу йортка. Шул вакыттан башлап “килен” дигән сүзне ишеткәнем дә булмады. Бианам миңа “бәбкәм”, дип кенә эндәшә. Балаларымны караша, ашарга пешерешә, дөньямны көтешә. Әнкәй “Кыз чакта теләнгән теләкләр кабул була”, дигән иде. Дөрес икән. Мин дә бит үземне белә башлаганнан бирле: “Бианам әйбәт булса гына ярар иде”, – дип теләдем. Ходай Тәгаләгә рәхмәт инде, ишетте теләкләремне. Дөньяда бер булган биана насыйп итте миңа.
– Син, бәбкәм, чәйнек шаулап чыкканчы ятып тор. Аннары кайнар чәй ясап эчерермен. Сиңа хәзер саклану кирәк. Бакчага чыгам дия күрмә. Көннәр генә матур торсын, оныкларым белән алып бетерербез, Аллаһы боерса, – дип кат-кат кисәтте бианам.

Дүртәүләшеп чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчеп алгач, алар бакчага чыгып китте, мин өйдә калдым.
Кинәт аяк табаны буйлап эссе ток йөгереп үткәндәй булды. Шулчак аякларымнын камырдай йомшара баруын тоемлап алдым һәм, егылып китмәс өчен, диван култыксасына таяндым. Җайлап утыруга аякларымны селкетеп карыйсы иттем. Алар кымшанырга да теләмәделәр. Шулчак битем буйлап яшь бөртекләре тәгәрешә башлады. “Бу авыр чирләреңне нинди гөнаһларым өчен бирдең миңа? Беркемне рәнҗеткәнем, беркем белән сүзгә килешкәнем, беркемгә зыяным тигәне юк ләбаса. Үзең биргән чиреңне үзең алсаңчы. Алма кебек балаларымны – әнисез, Тимерханымны – хатынсыз, бианамны киленсез калдырмасаңчы”, – дип, карашымны ачык ишек аша зәңгәр күккә төбәп, Ходай Тәгаләгә ялвардым.

Шулчак бианамның: “Үзеңне сакла, бәбкәм” – дигән сүзләре келт итеп исемә төште. “И, әнкәм, көн дә кабатлый торган шушы алтындай сүзләреңне теге чакны исемә төшергән булсам, бүген аяксыз калып ишек тупсаларында утырмас идем”, – дип тагын да ныграк үксергә керештем. Кинәт кенә моннан бер ел чамасы элек булган вакыйгалар чылбыры күз алдымнан йөгерешеп үтә башлады. Хәтирәләр өермәсе эченә бөтерелеп кереп китүемне сизми дә калдым.
 
* * *
Ноябрь башы иде. Иртән торып, күзләремне ачуга, әнкәйнең балалар йоклый торган бүлмәдән атылып чыгып килүен күреп, куркып киттем. Ул:
– Бәбкәм, Илсурың ут кебек яна. Бар, тиз генә фельдшерга йөгер, – диюгә, мин, аннан-моннан гына киенеп, авыл докторы яшәгән якка чаптым.

Фельдшер килеп, Илсурны карауга кичекмәстән дәваханәгә илтәргә кирәклеген әйтте. Илле чакрым ераклыкта урнашкан дәваханәгә ничек барып җитәргә? Җитмәсә, Тимерхан да өй дә юк, укуда, дип, эчемнән генә ачынып уйлап куйдым. Ул арада әнкәй:
– Бәбкәм, хәзер район үзәгенә сөт машинасы китә, шуңа утырып барырсың. Бар, тизрәк баланы киендер. Без барып җиткәнче китеп куймасын, – дип, ашыктыра да башлады.

Бәхеткә, без килгәндә сөт машинасы юлга кузгалырга гына тора иде. Рәхмәт инде шофер егеткә – дәваханәгә үк илтеп куйды. Баланы карауга табиб:
– Вакытында китергәнсез. Чак кына соңлаган булсагыз, улыгызда пневмония башланган булыр иде, – дип, котны алды.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды, улымның хәле дә күзгә күренеп әйбәтләнде. Ун көн узуга улымны дәвалаучы табиб:
– Бүген сезне чыгарабыз, – дип кереп әйтте.

Бу сүзне ишетүгә дертләп үк киттем. Тиз генә карашымны урамга таба бордым. Күк йөзен кургаштай кара болытлар томалап алган, агач ботакларын тәрәзәгә бәрә-бәрә көзге ачы җил исә, җитмәсә, кар катыш яңгыр ява. Моны күрүгә тәнем чымырдап киткәндәй булды. «Юньле кеше урамга этен дә чыгармый торган көнне ничекләр генә кайтып җитәрбез икән?” дип, ябыгып-суырылып киткән улыма карадым. «Юлда өши-нитә калса, тагын да ныграк чирләп китмәсме сабыем?” – дип, йөрәгем кысылып куйды.
– Утырып кына кайтып китәргә автобус-фәләне дә йөрми бит, ичмасам. Ә ирем иртәгә генә сессиядән кайта. Иртәгәгә кадәр генә дәваханәдә калдыра алмассызмы икән? Ул тәк тә безне килеп алу хәстәрен күрер иде, – дип, өмет тулы күзләремне табибка төбәдем.
– Бу мөмкин түгел. Сез безне дә аңларга тырышыгыз, Хагирова. Авырулар күп, чирнең азган вакыты бит. Сезнең урынга яңа пациент керә, урынны хәзер үк бушатырга кирәк. Авылыгызга кайта алмасагыз, туганнарыгызга яисә берәр таныш-белешегезгә барып куныгыз, – дип, чыгып китү ягын карады.

Мин тиз генә кулымдагы сәгатькә күз төшердем. Унберенче ярты булып килә. Йөгерә-атлый барсам, сөт машинасына җитешәм бит, дигән уй килде башка һәм мин, кабаланып баламны киендерергә тотындым.
Улымны күтәреп, район үзәгенең бер читендә урнашкан сөт заводына йөгерә-атлый барып җиткәндә, аркам манма су булган иде. Сөт машинасы кайтыр якка кузгалырга торганда гына заводка килеп җиттек.
– Нишләргә соң әле, апасы, – диде шофер егет, бер йөк ташучы егеткә, бер миңа карап.
– Нишләргә, дип, безне утыртырга инде. Кайтырга кирәк иде бит!
– Кайтырга кирәклеген аңлыйм да соң, тик сезне кайда утыртырга икән дип, аптырап карап торам. Кабинага өч кеше сыярлык түгел, машина арбасында сезгә суык булачак!
– Улымны кабинага алсагыз, мин кузовта кайтырга да ризамын!
– Арбага кеше утыртырга ярамый инде яравын. Бәлки, йөк бушатучы егетне арбада кайтырга ризалатып булыр, – дип, кабинадагы яшь егеткә ымлап күрсәтте. Шулвакыт кабина ишеге ачылып китте дә, аннан чандыр гына гәүдәле бер яшүсмер егет килеп төште. Күрәм, өстендәге киеме минекенә караганда да юкарак. Егет безнең сөйләшүне ишетеп торган булса кирәк, арбага үрмәли дә башлады. Аллаһым сакласын, миңа урын бирәм дип, бу бала үзе авырып китә күрмәсен. Мин, олы кеше, ничек тә түзәрмен. Илсурымны кабинага алсалар да бик җиткән, дип уйландым эчемнән генә һәм улымны егеткә тоттырдым да, җәһәт кенә арабага менеп киттем.

Илле чакрым кайтасы бар. Ватылмый-нитми генә кайтсак, сәгать ярымнан авылда булачакбыз. Тик дүрт-биш чакрым ара үтүгә көзге салкын җилнең минем белән алышка чыгарга җыенуын чамалап алдым. Өстемдәге юка фуфайка гына салкынннан сакларлык түгел иде шул. Җитмәсә, аягымда резин итекләр, башта да юка башлык. Ун көн элек аннан-моннан гына киенеп чыгып китүемне суык җелеккә үтә башлагач кына абайлап алдым. Бала уттай янган вакытта кием турында уйлап торып буламы соң инде. Их, монавы кар-катыш яңгыры яумаса да бер хәл булыр иде, дип ачынып уйландым әле битемә, әле шәлемә, әле шәрә кулыма килеп сыланган кар бөртекләренә карап.

Бераздан карлы яңгыр тагын да көчәя төште. Көзге ачы җил, карлы яңгырга ярдәмгә килгәндәй, котырынып исәргә кереште. Ул салкын тынын өрә-өрә башта минем бит очларымны кызартты, аннары борын очыннан чеметеп үтте, берникадәр вакыттан соң куеныма ук үтеп керде. Тәнем дер-дер килеп калтырана, тешләрем тешкә тиеп шакылдый башлады. Күпмедер чакрым үтүгә мин аяк табаннарымның бернәрсә дә тоймавын чамалап алдым. Карлы яңгырдан качарга теләп, салкын арбаның бер почмагына тагын да ныграк сыендым.

Шулвакыт башыма , әллә машинаны туктатырга да, йөк бушатучы егет белән урыннарны алмашыргамы, дигән уй килеп керде. Тик юка гына киемле йөк бушатучы егет күз алдыма килүгә, уйлаган уемнан кире кайттым. Болай чирләсәм дә, үзем генә чирләрмен. Тегеләй берьюлы ике кеше авырыячак бит, дип уйладым һәм ничек булса да түзеп авылга кадәр кайтырга карар кылдым.

Шофер егет безне капка төбенә кадәр китереп куйды. Машинадан ничек төшүемне, ни рәвешле Илсурны күтәреп өйгә керүемне хәтерләмим. Аяклар һәм куллар гүя боз кисәкләре, бернәрсә дә тоймыйлар иде. Мине күрүгә бианамның йөзе куркудан куырылып куйгандай булды.
– Ай юләркәем, шундый салкында арбага утырып кайталар димени? Иртәгә кайта бит, Тимерхан тәк тә берәр машина табып барып алыр иде әле үзегезне. Ашыккансың, бәбкәм, – дип, миңа тиз генә җылы юрган астына кереп чумарга кушып, аш бүлмәсенә чыгып китте.

Юрган астына кереп ятуга, ике битем ут булып яна башлады, кулларыма да әкренләп җылы йөгергәндәй булды. Тик аякларым гына һаман боз кисәкләредәй бер нәрсә дә тоймыйлар иде. Җылыда боз да эрергә тиеш бит инде, дип, боздай салкын аякларымны селкетеп карадым. Боз кисәге дисәм дә, кыймыйдылар икән әле, дип эчемнән генә куанып куйдым.
Унбиш минут үткәндерме-юктырмы, борынга яңа пешеп чыккан бәрәңге исе килеп бәрелде. Әнкәй мине бәрәңге боламыгы белән сыйларга җыена икән, дип уйларга да өлгермәдем, ул шкафтан ап-ак җәймә алып, шуны тигезләп түр як өстәлгә җәйде дә, пары чыгып торган бәрәңгеле мисне шуның өстенә китереп аударды һәм тиз-тиз генә җәймәгә сылады. Аннары, миңа карап:
– Ач тиз генә юрганыңны, – дип боерды.
– Нишлисең, әнкәй? – дип сорарга да өлгермәдем, ул бәрәңге сыланган ак җәймә белән аякларымны урап та куйды. Үзе:
– Тирең белән чирең чыгарга тиеш – дип, күрше бүлмәдән алып чыгып өстемә тагын ике кат юрган япты.
– Аякларың бәрәңге җылысын сизәме? – дип сорады.
– Сизә генә буламы соң – пешә. Син ачуланмасын дип кенә түзеп ятам.
– Пешкәч әйбәт, бәбкәм. Болай булгач, чирең үткенче булачак, – диде ул. – Урыныңнан кузгаласы да булма. Бер урадың да бетте түгел, өч көн рәттән шулай эшләргә кирәк, – дип өстәде. – Каты эндәшкәнгә, берүк, үпкәли күрмә инде, бәбкәм. Ике бала анасы булсаң да, күп нәрсәне аңлап бетермисең шул әле. Яшьрәксең, – дип, уфтанып куйды.

Шунда миңа әнкәй нәрсәнедер әйтеп бетерми кебек тоелды. Бу хакта кайтарып сорарга кыймадым.
Ул арада мәктәптән олы улым Илдан кайтып керде һәм: “Әни, әни кайткан!” – дип, кочагыма ташланды. Шул арада: “И, апаем”, – дип, бер кулы белән энесенең такыр башыннан сыйпап алырга да өлгерде. Күзләреннән күренеп тора: өзелеп сагынган сабый.

Дәү әниләре төшке ашка дәшеп алды. Шуны гына көткәндәй, Илдан белән Илсур, кемузардан кухняга таба чабып киттеләр. Мин өстәл янында булашкан бианамның яшь кызларныкыдай килешле гәүдәсенә, нурлы йөзенә, җиңел-җитез адымнарына карап, ул булмаса, мин дәваханәдә чакта балаларымны кем караган, дөньямны кем көткән булыр иде дип уйлап яттым. Берүк исән генә була күрсен инде. Күңелемнән генә: “Исән-аман терелә калсам, үзенә бер матур күлмәк тегеп кидерәчәкмен”, – дип, үземә сүз бирдем.

Кияүгә киткәндә үз әнием: “Бианаң миннән бер ярма бөртегенә генә ким булыр. Берүк аның хәтерен калдыра күрмә”, – дигән иде, бер ярма бөртегенә ким буламы соң, үз әниемдәй якын ул миңа, дип уйлап куйдым. Үз баласыдай мине иркәләп, көйләп кенә торгангамы, еш кына үземне бианамның кече кызыдай хис итәм. Дөрес, кайвакыт ачуланыштырып та ала ул миңа. Әмма андый вакытларда мин үпкәләмим, чөнки бианамның әйбәт булсынга гына әйткәнлеген аңлап-белеп торам. Икенче юлы эшләремне аңа ошарлык итеп эшләргә тырышам. Белмәгән нәрсәләрне дә аннан өйрәнәм. Ул аш-суга осталыгы белән авылда дан тота. Аеруча аның кулыннан чәкчәк уңа. Туй-фәлән үткәрә башласалар, “Сәхипҗамалкаем, чәк чәк пешереп кенә бирчәле”, – дип, иң элек аңа йөгереп киләләр. Ул беркемнең дә соравын кире какмый. Билгеләнгән вакытка күзнең явын алырлык кодагый чәкчәге пешереп бирә. Бианайдан күзәтеп торып, соңгы вакытта чәкчәкне мин дә пешерергә өйрәнеп алдым. Тик минеке аныкы кебек үк чыкмый әле. Шул ук йомыркаларны, шул ук онны, шул ук тозны салам югыйсә. Бу хакта бианамның үзенә дә әйткәнем бар. “Камырның уңуы кулдан ул, бәбкәм. Осталык тәҗрибә белән килә. Килер бер көн, синеке дә уңа башлар. Уңмады дип кенә чәк чәк пешерүеңне туктатма”, – дип, мине юаткан була.
Әнисе белән чөкердәшеп яшәгәнгә күрә, Тимерханым да канәгать. “Әнкәй сине миңа караганда да ныграк ярата бугай”, – дип, көнләшүен дә сиздереп алгалый кайчак.
 

* * *
Сирень чәчәкләре шау чәчәктә утырган чак иде. Әнкәй:
– Бүген ял көне. Барыбыз да өйдә чакта бәрәңгене утыртып алыйк, – дигәч, өйдәгеләр җыйнаулашып бакчага чыгып киттеләр, мин ашарга әзерләп калдым. Ашарга әзер булгач, бакчадагыларны чакырырга уйлап, тышка чыгасы иттем. Шулчак билемә кемдер ток җибәреп алгандай булды. Авыртуга түзә алмыйча, ишек яңагына барып сөялдем. Бераз вакыт үтүгә авырту тагын кабатланды. Бу юлысы ул баягысына караганда да көчлерәк булгандай тоелды. “Башланды бугай. И, балам, исән-аман гына туарга язсын үзеңә”, – дип, борын төбенә җиткән корсагымны кулым белән сыйпап алдым. Шулчак теге чакны ярдәмләшкән таныш түгел апаның сүзләре келт итеп исемә төште. Апа хак булган бит, - дигән уй йөгереп үтте шулчак күңелдән. Узган көзне бәрәңге алырга чыккан көнне исәпләмәгәндә, авырга узу белән аякның оеуы кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты ич. Инде, Ходаем, бу яман чир башка үзен сиздермәсә генә ярар иде.
Тулгак тагын кабатланганчы бакчадагыларны чакырып керим әле, дип, ашыга-ашыга тышка чыгып киттем. Бакчага чыгып җитәр-җитмәстән янә бил турысын кисә башлады. Кулымны билемә куюым булды, бианай эшнең нидәлеген шунда ук төшенеп тә алды.
– Ашау качмас, Тимерхан, бар, җәһәт кенә берәр техника тап. Хатыныңны бәбиләргә илтәргә кирәк, – диде.

Моны ишетүгә Тимерхан Хәлимнәргә таба торып чапты. Мин өйгә кереп җиткәнче әнкәй кирәк-яракларны әзерләп тутырып та куйган иде инде. Ул арада ике улым ике яктан: “Әни, кая китәсең?” – дип, итәгемә килеп сарылдылар.
– Әнкәгез сезгә апай алырга гына барып кайта. Бар да яхшы булса, Аллаһы боерса, бер биш көннән кайтып та җитәрләр. Ә хәзер барыгыз, бар, өйгә керегез, тамагыгыз ачкандыр, – дип, малайларны өйгә кертеп җибәрү ягын карады бианам. Балаларым өйгә кереп киткәндә, нигәдер, каерылып-каерылып артыма борылып карадым.

Биш минут дигәндә Хәлим абый капка төбенә килеп тә туктады. Тимерханның кабаланудан йөзенә бөртек-бөртек тирләре бәреп чыккан. Үзе мине тынычландырырга теләгәндәй:
– Курыкма, җаный, бар да яхшы булыр. “Тимер атка” илле чакрым нәрсә инде ул? Хәлим абый хәзер илтеп җиткерер, – дип сөйләнгән була.
Ике баламны ничек җиңел тапкан булсам, Айнурымнан да җайлы гына котылдым.
– Башкалар әнә нинди түземсезләр. Авыртуга түзә алмыйча, акырып-бакырып яталар. Ә, син, маладис, өнеңне дә чыгармадың, – дип, табиблар үзләре дә сокландылар.
Әллә сокландылар, әллә күз тигерделәр, икенче көнгә күкрәкләрем гөбедәй шешеп чыккан иде. Кичкә бөтен тәнемнең ойый башлаганлыгын тоеп алдым. Миемне: “Теге чакны аяк табаннарым гына берни сизмиләр иде, хәзер урын өстеннән дә тора алмам микәнни?” – дигән куркыныч уй кисеп үтте. Мин урынымнан торырга уйлап калкынып куйдым. Тик гәүдәмне кымшата да алмадым. Күңелне әйтеп аңлата алмастай чарасызлык хисе биләп алды. Шулчак яныма бала тудырырга ярдәмләшкән табиб йөгөреп керде.
– Хангирова, берүк, борчылмагыз, – диде ул тыныч булырга тырышып. – Сезне иртәгә Уфага җибәрәбез. Авыруыгыз бездә гына дәвалый торган түгел. Балагызны да имезә алмассыздыр, мөгаен, – дип, ачы чынбарлыкны ачып салды ул.
–Баламны, баламны нишләтәсез? – дип, яшьле күзләремне табибка төбәдем.
– Анысы да хәл ителгән. Балагызны бер атнадан Уфадагы нарасыйлар йортына җибәрәбез.
– Нарасыйлар йортына? Нәрсә сөйлисез сез? Үзем карыйм мин аны, үзе-е-ем, – дип, әрнеп кычкырдым.
– Соң үзең уйлап кара, син гәүдәң белән борылып балаңа имчәгеңне дә каптыра алмыйсың. Шул килеш ничек яшь баланы карамакчы буласың? Бөтенләйгә димибез бит, син савыгып аякка басканчы гына дибез.

Өеңдә тагын ике балаң бар. Терелү белән балаңны барып алырсыз, – диде табиб катгый итеп.
Моны ишетүгә:
– Юк, баламны берсенә дә бирмим. Нарасыйлар йортына илтеп ташлар өчен тугыз ай күтәреп йөрттеммени мин аны! – дип ачыргыланып кычкырдым.

Шулчагында җанымны кемдер суырып алгандай тоелды. Бу тойгыны күкрәкнең әрнеп сызлавы алыштырды. Күз яшьләрем, язгы ташкындай ургылып, ике битем буйлап тәгәрешә башладылар.
– Сезгә алай көяләнергә ярамый. Хәзер үк тынычланыгыз, – дип, катгый итеп эндәште табиб. – Бер нәрсәне аңлагыз: балавыз сыгып кына савыга алмаячаксыз. Аннары бераз уйланып торгач: – Үзегезнең авыру икәнлегегезне белә, ике балагыз була торып, нәрсәгә дип, ул өченче баланы табарга уйладыгыз? Элек әнә аякларыгыз гына йөрмәсә, хәзер бөтен гәүдәгез хәрәкәтсез , – дип өстәп куйды.
Бу сүзләр йөрәккә үткер хәнҗәр белән кадагандай тәэсир итте. Мин күзалларымның караңгыланып китүен, бераздан инде караңгылыкны яктыртып ак томан күтәрелә балшлавын гына тоемлап калдым, арытаба ниләр булганын хәтерләмим.

Уфа дәваханәсендә бер ай яткач кына уңай якка үзгәрешләр сиземләнә башлады. Әкренләп күкрәкнең шеше дә кайта төште, гәүдәм дә кыймылдагандай итте. Тик, аякларның оюы гына үзгәрешсез калды. Бер көнне маңгайга язылган язмышым белән килешеп, төшенкелеккә бирелеп, палатаның акшарланган түшәменә карап ята идем, ишек ачылып китте дә, май кояшыдай балкып Тимерханым килеп керде. Иремне күрүгә шунда ук күзләремә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Шунда гына мин Тимерханымны өзелеп сагынганлыгымны аңладым. Караватымнан сикереп торып, иремне йөгереп барып кочаклыйсым, аның киң күкрәгенә сыенасым килде. Тимерханның да мине сагынганлыгы йөзенә чыккан. Ул, йөгерә-атлый, караватым янына килеп маңгаемнан үбеп алды һәм “Сине алырга килдем, җаный”, – дип колагыма пышылдады. Шатлыктан елап җибәрә яздым. Аның әйткәненә ышанмыйча, ялт итеп Тимерхан артыннан ияреп палатага кергән табибка карадым.
– Бүген сезне чыгарабыз. Ай буена дәваханәдә ятып ялыккансыздыр, дәвалану курсы да тәмамланды, – диде табиб. Аннары бераз тын торганнан соң дәвам итте:
– Хангирова, мин дөресен әйтергә тиешмен: сездә бик сирәк очрый торган авыру. Медицина теле белән әйтсәк: “Рассеянный склероз церебрально-спинной формы”. Киләчәктә үз аякларыгызда хәрәкәтләнә алуыгыз да икеле. Таяклар белән йөри алсагыз да бик яхшы әле. Шулай да төшенкелеккә бирелмәгез. Дөньяда могҗизалар булмый тормый. Сезнең очракта медицина көчсез, могҗиза ярдәмендә генә савыга аласыз, – дип, утыз гына яшемдә миңа инвалид мөһере сугып чыгып китте. Аның бу сүзләре миңа үлемгә хөкем чыгарган кебегрәк яңгырады. Тагын күзләремә ачы яшь бөртекләре килеп тыгылды. Йөрәгем исә бертуктаусыз: “Нигә язмыш миңа карата шулай рәхимсез син?” – дип, ярсып-ярсып типте. Минем күз яшьләренә төелүемне күреп, Тимерханым кулларымны учына алды да:
– Кайгырма, җаный, килер бер көн, теркелдәп кенә йөрерсең. Табиб бит савыгып ук булмый димәде. Бәлки, могҗиза, булыр, диде. Ышаныйк без шул могҗиза буласына. Бәлки, табибның сүзләре беркөн чынга да ашып куяр, – дип, мине үзенчә тынычландырырга тотынды.

Ул арада Тимерханым «Мин хәзер керәм”, – дип йөгерә-атлый палатадан чыгып китте. Бераз вакыт үтүгә ике култык таягы тотып килеп тә керде.
– Кирәге чыга калса дип, күрше картыннан эшләтеп алган идем. Әйдә, басып кара әле, – дип, миңа култык таякларын сузды.
– Баса буламы соң, минем бит аякларым берни тоймыйлар берсе генә түгел, икесе дә, – дип үкседем Тимерхан кулындагы култык таякларына карап. Үзем исә эчемнән генә, култык таяклары белән генә дә хәрәкәтләнә алмыйм бит, ичмасам, – дип сызландым. Тимерханым әле өф-өф итеп торган була да ул, соңыннан үзгәрмәсме? Аяксыз хатын кемгә кирәк? Кисәк торып утырудан башым әйләнде, күз аллары томанлана башлады.

Минем хәлнең авыраюын Тимерхан да абайлап алды, ялт итеп кенә күтәреп алды да, безгә булышырга кергән шәфкать туташына култык таякларын тоттырып, ишеккә юнәлде.
 

* * *
Тимерхан мине күтәреп өйгә алып керүгә мич тирәсендә кайнашкан әнкәйнең кулыннан эссе табасы идәнгә тәгәрәп төшеп китте.
– И, бәбкәм, ару гына кайтып җиттеңме? – дип күрешергә кулларын сузган бианамнан исәнлек-саулык сорарга да онытып:
– Әнкәй, табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр, бөтен өмет синдә, – дип, күзләренә текәлдем. Ул, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып:
– Терелтәбез, бәбкәм, сине, терелтәбез – дип, йомшак кына итеп чәчләремнән сыйпап алды. Ул арада түр бүлмәдән йөгерешеп балаларым килеп чыктылар һәм муеныма сарылдылар. Аларны күрүгә, нарасыйлар йортында калган сабыем исемә төшүдән күземә ачы яшь бөртекләре тулды. Итәгемә килеп сыенган балаларымны күкрәгемә кысып, туйганчы балавыз сыкмый булдыра алмадым.
– Туйганчы ела, бәбкәм. Елагач күңел бушанып кала ул, – дип сөйләнә-сөйләнә, әнкәй зур җамаякка аш бүлеп бирде.

Өй ашы сагындырган иде «һә» дигәнче тәлинкәне ялтыратып куйдым. Ашап туйгач, әнкәй Тимерханга карап сүз башлады:
– Син бүген үк күршедәге Хәләф бабаңнан Вәсилә утырырлык кул арбасы эшләтеп ал әле, улым.

Монысы тагын нәрсәгә? Аллаһым сакласын, оялмыйча куларбага утырып урамга чыгаммы? Тимерхан минем уйларымны укыгандай:
– Әнкәй, нәрсәгә ул арба? – дип куйды.
– Соңыннан белерсез, – дип, серле генә елмайды бианай.

Куларбага утырып йөрисем килмәсә дә, күңелем белән мин бу сернең тизрәк чишелүен көтә башладым. Тимерхан мине саклап көннәр буе өйдә утыра алмый. Агроном бит ул. Таң белән чыгып китеп, кояш офык артына кереп югалгач кына кайта торган кеше. Ул юкта мине кем күтәреп йөртер? Болай, ичмасам, куларбага утырып, бүлмәдән бүлмәгә йөрергә була бит, дип уйландым.

Хәләф картның өлгерген әйт. Иртән иртүк куларбасын этеп килеп тә кергән. Бианай аңа каршы чыгып китте, мин дә ихата ягындагы тәрәзәгә таба карашымны бордым. Ачык тәрәзәдән Хәләф картның:
– Кичә Тимерхан кереп әйткәч үк эшкә тотындым. Төн йокламасам йокламадым, әмма арбаны иртәнгә өлгерттем, – дип сөйләнгәнен ишетеп калдым.
Бианай канәгать еламеп өйгә килеп керүгә:
– Әнкәй, сереңне чишәргә вакыт җитмәдеме әле? – дип сорадым.
– Ай сабырсыз да инде син, бәбкәм. Бик беләсең килгәч, әйтәм инде. Куларабаны сине урманга йөртер өчен эшләттем мин, – диде.
– Урманга! – дип, күзләремне шакмакландырып сорадым аннан. Шул мизгелдә куларбага утырып урамнан китеп баруым күз алдыма килде дә, үзем дә сизмәстән борынымны җыерып куйдым.
– Җыерма борыныңны, нигә җыярасың? Чирнең ояты юк аның, бәбкәм. Сорап килә торган гадәте дә юк. Әйдә, кочын, тышка чыгабыз, – дип, урындыгым янына килеп чүгәләде. Кичә кайтканнан бирле Тимерхан гына күтәреп йөрткәнгә күрә, башта әнкәйгә кочынырга кыймый тордым.
– Әнкәй, сиңа авыр булыр бит. Әйдә Тимерханның төшке ашка кайтуын көтәбез, – дидем.
– Мондый чакта Тимерханны көтеп торып буламыни, бәбкәм. Яшь чагында икешәр потлы капчыкларны күтәреп атканны, әллә синең кашык кадәр генә калган гәүдәңне күтәрә алмас дисеңме!
Мин кочынуга әнкәй чак кына чайкалып китте дә, ишеккә таба атлады һәм җәйге келәт буендагы эскәмиягә алып барып утыртты. Аннары, җәһәт кенә барып, Хәләф карт ихата уртасында калдырып чыгып киткән куларбаны этеп алып килде. Аңа келәт эченнән алып чыгып, бәләкәй генә йомшак мендәр салды һәм мине ялт итеп күтәреп алып, куларбага утыртып та куйды.

Хәләф карт арбасын шундый уңайлы итеп ясаган ки, үземне затлы кәнәфигә кереп чумгандай хис иттем. Ул арада «Безнең дә барасыбыз килә!” – дип өйдән малайлар йөгерешеп чыктылар һәм “Ярар, барырсыз” дигәнне дә көтеп тормастан, урамга ук чыгып чаптылар. Әнкәй ишеккә келә салды да, куларбаны урамга этеп алып чыгып китте.
– Әнкәй, әйдә бакча артыннан гына барабыз, – дип эндәштем аңа, арбаны авыл урамына таба боруын чамалап алгач.
– Бакча артларыннан йөрергә без кәҗә бәрәннәре түгел лә, – дип, усал гына итеп әйтеп куйды ул. Әнкәй тавышын күтәрә биребрәк эндәшкәндә мин дәшми калуны хуп күрәм. Бу юлы алай итәлмәдем:
– Каршыга кешеләр очрап куймасын, дип кыенсынам, – дидем.
- Тапкансың кайгырыр нәрсә! – дип, шунда ук шелтәләп ташлады бианам. Берәр нәрсәгә ачуы килгәндә аның бит очлары алсуланып, борын канатлары киңәеп, битендәге җыерчыклары тирәнәеп китә. Артыма борылып карамасам да, мин моның шулай икәнлеген күреп-сизеп тордым.
– Кеше сүзләренә карама, дип ничә тапкырлар әйткәнем бар сина, бәбкәм. Һәрвакытта да яхшылыкка өметләнеп яшәргә кирәк. Күңелеңнән генә “Савапларыңны бирсәңче”, - дип, Ходай Тәгаләдән сора. Сорый белеп сорасаң, Ходай Тәгалә ишетә ул теләкләрне, – дип, миңа үгет-нәсыйхат укуын дәвам итте.

Шулчак үч иткәндәй каршыбызга безгә чапрыш кына яшәүче Хәтирә карчык килеп чыкты. Әллә каян ук күренеп тора: безне тәрәзәдән күреп, ашыга-ашыга чыгып килүе аның.
– Бәрәч, Сәхипҗамал, кая китеп барасыз? – дип сүз башлады Хәтирә карчык.
– Урман һавасы сулап кайтыйк дигән идек лә.
-
Бу вакытта урманда җыяр нәрсә дә юк түгелме соң? – дип төпченмәкче булды Хәтирәттәй.

Бианама бу ошамады, куалрабаны туктатмыйча гына:
– Урманга нәрсәдер җыярга гына йөрмиләр инде, Хәтирә күршекәем, – дип, сер бирмичә генә яныннан үтеп китте.
Яратмый ул минем бианай артык төпченгән кешеләрне. Үзе дә кеше чәйнәми, башкаларның чәйнәгәннәрен дә яратмый.

Авыл урамын чыгып җиткәнче каршыга башка кеше очрамадымы. Ярый әле урманы якын, авылга терәлеп үк тора. Урман авызына җитәрәк кенә бик матур җиләкле алан бар. Әнкәй куларабаны шунда туктатты һәм:
– Күрәсеңме, бәбкәм, анау кырмыска оясын, – дип, бер дүңгәләккә төртеп күрсәтте. Аннары: – Сиңа әйтми саклаган сер шул инде. Әбием үләннәр белән кешеләрне дәвалый торган иде, – дип, уратып кына сүз башлады бианам. – Ул сөйләгәннәрдән оеган аяк-кулларны кырмыскадан тешләтеп дәвалап булганлыгы минем колакка да кереп калган. Медицина көчсез, дисең бит. Шулай булгач, табигатькә мөрәҗәгать итеп карыйк инде, бәбкәм. Могжизалар оясы табигатьтә инде ул! – дип, мине җәһәт кенә арбадан төшереп кырмыска оясына утыртты. Кырмаскалар: “Синең килүеңнең генә көткән идек” дигәндәй, аяк табаннарыма, ботларыма үрмәләп менеп, тыз-быз йөгерешә дә башладылар. Аякларым йөргән чак булса, әллә кайчан бу нечкә билләрдән куркып качкан булыр идем дә соң, юк шул, әлегә берни тоймылар.
Илсур белән Илдан, бианама ияреп урман эченә үк кереп киткәннәр. “Аһ-һа-һай, их-ха-хай”, – дип, төрле авазлар чыгарып уйнап йөриләр. Берзаман ике улымның чатыр чабып миңа таба якынлашуларын күреп алдым. Үзләре чак-чак тын ала, кызу йөгерүдән битләре алланып чыккан, ике кулларын да артларына яшергәннәр. “Ни булды?” – дип сорарга да өлгерә алмадым, улларым: “Әни, бу чәчәкләр сиңа. Тизрәк терел, яме», – дип, күзнең явын алырлык чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. «И, минем үскәннәрем”, – дип икесен ике ягыма алып аркаларын тупылдатып сөеп алдым. Шунда Илсур кисәк кенә:
– Әни, апайны кайчан апкайтабыз ул? Безнең бит аның белән уйныйсыбыз килә, – дип әйтеп салды.
– Озакламый, озакламый, улыкаем, – дип, буылып җавап бирдем аңа.
– Әни, елама инде, мин бит болай гына, апайны күрәсе килгәнгә генә сораган идем, – дип акланырга кереште Илсур.

Аякка басмый торып, Айнур артыннан барып булмый. Барсам да, бирмәячәкләр. Терелгәч кенә бала артыннан килерсез, дигәннәр бу баруында Тимерханга. Ул атна-ун көн саен барып, баланың хәлен белеп тора да бит, мин мин генә тилмереп утырам монда. Үзең исән була торып, балаң ана назына сусап нарасыйлар йортында ятсын инде, ә! Шулчак күкрәкләрем таш булып каткандай тоелды. Ул арада имчәгемнән сөт тамчылары бәреп чыкты. Баланың карыны ачса, әнисенең күкрәгеннән сөте ага башлый, диләр ич. Сабыемның карыны ачты, бу минутта мине эзләп ачыргаланып елый микәнни? Асты юешләнгән килеш озак яткырмыйлармы икән? Суык түгелме икән? Улым, берүкләр миңа рәнҗеп ята күрмә. Терелү белән барып алам үзеңне. Җилләр, җилләр, илтеп җиткерегез шушы сүзләремне улыма, – дип, хыялый кеше кебек, яшел үләннәрнең башларыннан сыйпап исүче җилләргә эндәштем.

Күпме утырганмындыр кырмыска оясында, тик бер файдасын да күрмәдем. Бу хакта бианама да әйтмичә булдыра алмадым:
– И, әнкәй, кырмыскада гына булса икән ул дәва. Бөтен кеше дә урманга барып авырткан җирен кырмыскадан тешләтеп кайтып кына дәваланыр иде.
– Өметсез шайтан гына була ул, бәбкәм. Дәвалана башламас борын кире сүз сөйләп торма әле алай. Эчеңнән генә: “Савыгам, Аллаһы боерса. Ходай Тәгаләм, берүк, ярдәмеңнән ташлама”, – дип телә.

Малайлар йоклап калдылар, без икенче көнне дә иртән иртүк бианай белән урман авызындагы аланлыкка юл тоттык. Барыбер бернәрсә дә тоймыйлар бит инде, диюемә карамастан, әнкәй аякларымны янә кырмыска оясына тыгып куйды, шул арада тыз-быз килеп йөгерешкән нечкә билләр белән серләшеп алырга да өлгерде:
– И, минем җитезкәйләрем. Апагызны терелтә күрегез, берүк, аның да бит сезнең кебек үк үз аякларында йөгереп йөрисе килә.

Аланлыкка без төгәл бер ай буена барып йөрдек. Йөрүен йөрдек, тик нәтиҗәсе генә күрмәдек. Файдасы тимәгәнгә әнкәй дә борчыла башлады. Бер көнне иртәнге чәйне эчеп утырганда түзмәде:
– Кара әле, бәбкәм, әллә дәвалау төрен үзгәртеп карыйбызмы соң? Аллаһыга тапшырып, бүген сине тизәк суы белән дәвалап карыйм әле, – дип, ипләп кенә сүз башлады.
– Кит инде, әнкәй, язмаганны. Алтындай вакытыңны юкка әрәм итәсең дә инде. Болай да эшең күп, бөтен йорт-җир синең өстә бит. Хәзер кырга чыгып тизәк җыеп йөрисең генә калдымыни?
– Син алай димә, әле, җаный, – дип Тимерхан да сүзгә кушылды шулчак. – Әнкәй белми эшләмәс. Терелтәм дигәч, точно терелтәчәк ул сине. Минем әнкәй башлаган эшен ярты юлда ташлап калдыра торганнардан түгел, – дип, үзе эшкә чыгып китте. Аның артыннан әнкәй дә кузгалды:
Ярты сәгать үткәндерме-юктырмы:
– Булды бу, бәбкәм, ике чиләк җыйдым, – дип кайтып та керде.

Икенче көнне әнкәй таңнан торып мунча ягып җибәрде. Әзер булуга кочындырып мине шунда алып китте. Мунчага килеп керүгә борынга ачыган тизәк исе килеп бәрелде.
“ Түз, бәбкәм, түз”, – дип сөйләнә-сөйләнә, кер чайкый торган олы таска тизәк суы салды да, әнкәй мине ялт итеп шунда утыртып та куйды. Алтмыш биштә булса да, бианайның беләгендә көч бетмәгән икән әле. Мине йомычка кебек җилтерәтеп кенә йөртә, ярый әле җиңел гәүдәлемен. Тутырган тавык кебек булсам, Тимерханның кайтканын көтеп мунчага да баралмый ятар идем, дип, монысы өчен эчемнән генә сөенеп куйдым. Биш минут үтүгә:
– Беренче көнгә җитеп торыр, – дип, мине җайлап кына ләүкәгә алып менеп утыртты һәм яшь миннек суы белән аякларымны чабарга кереште.

Икенче көнне – ун, өченчесендә – унбиш, аннан соңга егерме минутка кадәр сузылды ат тизәге терапиясе. Әнкәйнең ныкышмалылыгына һәм үҗәтлегенә хәйраннар калырлык. Дөньяның мең төрле мәшәкатен читкә куеп, мине дәваларга тырыша. Тырышуын тырыша, тик нәтиҗәсе генә күренми.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4378
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елый,елый укыдым.Дэвамы бармы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Сөембикә"! Хәерле иртә! Дәвамын мин дә таба алмыйм! Кайда икенче бүлек? Ссылкасын куегыз инед, ямеү?!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамын котэбез,БИК тэрбияви эсэр.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Венера,акыллым!!!Ай.......Ничек яздыгыз бу эсэрне!!!Афэрин!!!Тизрэк дэвамын укыйсы иде.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Чир сорап килми шул . аны сатып та алмыйсын . азагын котэбез .

            Хәзер укыйлар