Логотип
Проза

Баллы кирпеч-12

Ибәтулла нинди генә авылларда йөреп тә, муенына болай сарылган хатын-кыз күрмәгәнгә, Сафураның кулларын муеныннан алып, караваттан торып ук китте.

Тарихи-биографик повесть


(Дәвамы. Башы:

 http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech2

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech3

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-5

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-6

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-7

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-8)

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-9)

http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-10)

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech-11)

Ибәтулла нинди генә авылларда йөреп тә, муенына болай сарылган хатын-кыз күрмәгәнгә, Сафураның кулларын муеныннан алып, караваттан торып ук китте.

– Их, Сафура, Сафура, бөтенләй бала-чага икән әле син! Йортлар, лавкалар салган бер авылда кеше хатыннары белән йоклап йөрсәм, мин кеше күзенә ничек карармын да, ничек яшәрмен? Мондый гөнаһлы тәнем белән җомга намазларына ничек керермен, син шуны уйладыңмы? Тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсенә алып калган хатыным Нәгыймә күзләренә, аның ышанычын таптаганнан соң ничек кайтып күренермен? 

Төшендә күргән Нәгыймә Нәгыймә булмаган икән шул. Әйрән исе килеп торган чәчләр дә Сафураныкы булган икән! 

Ибәтулла күлмәген киде дә ишегалдына чыкты. Ай өй кыегыннан гына карап, аның тәмәке янчыгын яктыртып торды. Ир ярты уч зурлыгы гәҗит кисәгенә тәмәкесен салып төрде дә кабызып җибәрде. 

Катгый бер карарга килергә кирәк иде. Лавканың булса көн ярымлык эше калгандыр, гөнаһ сазлыгына батканчы китәргә кирәк бу йорттан. Сандр дәдәйнең келәтендә йоклап торыр. Ибәтулла тәмәкесен тартып, өйгә кабат әйләнеп кергәндә караваты буш иде. Сафура күренмәде: әллә үзенең йөгәнсезлегеннән оялды, әллә ирнең кире кагуына хурланды. 

Ибәтулла иртән таң сызылу белән кием-салымнарын бер төенчеккә төйнәп җыйды да өйдән Сафура белән саубуллашмыйча гына чыгып китте. 

 Тәтештә 8 йорт, 2 лавка өеп бетергәнче, Ибәтулла Болын-Балыкчыга берничә тапкыр кайтып килде. Нәгыймә акыллы хатын шул: ире бик яхшы итеп вәләкләнгән, чиста итеп юылган күлмәктән кайтып килсә дә, көнләшеп, тавыш-мазар кузгатмады, Ибәтулла үзе дә Сафура белән булган кич турында ләм-мим сыңар сүз ычкындырмады. Үзен күз карасы кебек көтеп торган хатыны күңеленә нигә көнчелек кортын кертергә?! 

 Ташчыга ат белән дә, акчалата да түләделәр. Ир тарантасын да, арбасын да яңартып җибәрде. Йортка кирәк-ярак, азык-төлек, өчесенә өс-баш киемнәре дә юнәттеләр. Ибәтулла өйдә юк чакта ярдәм иткән Бәлхис әбисен дә, Бибигайшәне дә, Кәримәне дә онытмады. Өчесенә дә яңа галошлар эләкте. Гөлнаһар җиңгәсе атна саен Нәгыймәне үзенә чәйгә дәшкәнне истә тотып, аңа да җиңел башмак бирүне кирәк дип тапты. 

 Хезмәт хакына бирелгә яшь тайны чалырга килгән Сафиуллага да тай итеннән өлеш чыкты. Ибәтулла төзелеш белән кайнашканда, хатынына кул аркасы булырдай кешеләр бик кирәк ләбаса! 

 Тормыш дәвам итте. 1903 ел Ибәтулла остага берьюлы ике шатлык алып килде. Күптән көткән шатлыгы – улы туу ирнең үз-үзен тотышын гына түгел, холкын да үзгәртте. Малай туу горурлыгы аны тагын да тырышыбрак эшләргә әйдәде. Тирә-күрше янында аның да йөзе ак хәзер. Гаиләгә тагын 1 пай җире эчне тишмәс. Улы тууга Нәгыймәгә дә бер бүләк ясыйсы килде. 

 Ибәтулла авылдашларга бик сиздерми генә Зөя буенда Акбүзне Сабантуй ярышына әзерләде. Атка җиңелрәк булсын дип, үзе дә ашавын киметте. Моны хатыны башкачарак аңлады: 
– Сиңайтәм, бер-бер җирең авыртамы әллә, югыйсә аш-суларымны гел элеккечә әзерлим бит? – дип тә сорап карады. 

 Ир серен хатынына да ачасы килмәде. Авыл Сабан туена тагын ике атна вакыт бар әле. 
– Кирпеч өйгәндә, гәүдәм җиңелрәк булсын, дим, бер җирем дә авыртмый, уңганым, – дип, ир туры җаваптан качты. 

 Иртән әле авылдашлар тәмле йокыда чакта Ибәтулла Зөя буйларын юыртып кайта торган булып китте. Очраган кешеләргә: «Менә яңа чимал эзлим», – дигән булды. Акбүз дә ирнең гәүдәсенә ияләшә торсын, хуҗасы солыны да җитәрлек итеп бирә. Һәр көнне атны Зөядә коендырып ала. 

 Менә көтелгән Сабан туе көне. Бу көнне әллә таңы да бүтәнчәрәк атты инде: ирнең гомердә дә болай дулкынланганы юк иде. Ул Нәгыймә ясап биргән бер чынаяк чәйне кечкенә шикәр кисәге белән йотты да тышка чыкты. Акбүзе дә каударлана: хуҗасын пошкырып каршы алды. 

Ир аңа кесәсенә тыгып чыккан икмәк кисәген сузды: 
– Акбүз атым, бүген без Нигъмәтулла улыма бүләк алып кайтырга тиеш! 
– Сиңайтәм, син Сабан туена ярышка бармакчы буласыңмы әллә? – дигән тавыш ирне борылып карарга мәҗбүр итте. 
Болдырда улын күтәреп басып торган Нәгыймә җавап көтә иде. 
– Нәгыймә, бу минем серем иде, җаным, берүк ачуланма миңа. Менә улыбыз хөрмәтенә ат ярышында катнашмакчы булам. Бүген җиңеп кайта алсам, башка катнашмам, яме. 

Нәгыймә улын күтәргән килеш Акбүзнең сыртын сыйпап торган ире янына килде. 
– Акбүз чыдармы соң? 
– Чыдар, чыдар. Әнә бит нинди борчыла, тизрәк чабасы килә аның да. 

Ир хатынының иңеннән җиңелчә кагып, улының кечкенә маңгаеннан үбеп алды да : 
– Йә, уңганым, безгә теләктә тор! – дип, Акбүзне иярләп, капкага юнәлде. 
Ибәтулланы капка төбендә Нәгыймәнең: 
– Җиңеп кайт, сиңайтәм, син бит бик тырыш ир, – дигән сүзләре куып җитте. 

Сабантуй мәйданы булган урыннар. Болын-Балыкчы авылы. 
 Ибәтулла ат ярышы була торган мәйданга килеп кергәндә, авыл картлары, староста нидер гәпләшә иделәр. 

Староста янында басып торган Лазарь Иванович Ибәтулланы күреп: 
– Ибатулла, браток, ты тоже участвуешь в скачках? Вот это новость для меня! Кто бы мог подумать, что каменщик примет участие в скачках?! 
– Лазарь Иваныч, Акбүзем хороший жеребец, бирешмәс! 
Урыс урамында авылдагы тәртипне саклап яшәгән Лазарь кайтарып сүз әйтмәде, бары тик Ибәтуллага күз кысып елмайды гына. Бирешмә, янәсе. 

Сабантуй аксакалы җайдакларга кайдан урап киләсен аңлатты. 
– Әбүбәкер бабай ермагы ягыннан, Мәрҗән чишмәсен, Кәкре күлдән, Олы сазны урап, монда беренче килеп җиткән җайдак җиңүче була, туганнар! Җиңүчегә 2 бүләк: берсе Лазарь Иванычтан – казан сөлгесе, икенчесе Габделхалик байдан – бәрхет түбәтәй. 
– Йә, туганкайлар, бер сафка тигезләнегез! 

Гомердә дә болай каушаганы булмаган Ибәтулланың тез буыннары тартышып куйды. Аның янәшәсендәге яшь малай иреннәрен дә чыбыркысын ныклап кыскан төсле кыскан, җиңүне тартып алырга әзерләнгән сыман үзен бик тәкәббер тота. Җәмгысы егермеләп җайдак булыр. Күбесе бала-чага иярләгән атлар. Ибәтулла кебек ир уртасы берничә генә кеше. 

Староста кулындагы кечкенә кызыл әләмен өскә күтәрүгә, атлар алга ыргылды. Менә болынлыкны уздылар. Ибәтулла үзеннән алда иреннәрен канатканчы тешләгән теге малайны һәм Шәмбалыкчыдан килгән атны шәйләп алды. Кояш иңбашларына утлы күмер бәрдемени – пешерә. Ир тирән итеп бер сулап алды да: 
– Акбүзем, әйдә, әйдә, узыйк боларны! – дип атын куалады. 

Акбүз хуҗасын аңлады, күрәсең, бар көченә алга ыргылды. Менә алар өчәү бер сафта: Ибәтулла, малай, Шәмбалыкчы татары. Оста үз алдында яңа туган баласын күтәреп басып торган Нәгыймәне күргән төсле булды. «Сиңайтәм, әйдә, әйдә, Нигъмәтулла улыбыз өчен!» – дигән сүзләр колакларын яндырып алды. Ибәтулла Акбүзнең җилгә таралган ялларын тартып куйды. 
– Акбүзем, бирешмә, әйдә, әйдә! 

Акбүз аның саен кызулады. Малай җайдак инде Ибәтуллалар сафында түгел, артта калды. 
Шәмбалыкчы татары гына: 
– Ибәтулла, тырышма да, мин беренче киләм, мин! Сабантуйларда мине җиңгән кеше юк әлегә, – дип ярсыды. 
Ибәтулла көндәшенә сүз озайтып тормады. Акбүз өстенә бөтен гәүдәсенә күтәрелеп алды да аннан айгырның сыртына сеңеп үк диярлек сыланып чабуын белде.

Менә Сабантуй мәйданы күренде. Ерактан Иванычның тавышы ишетелә: 
– Ибатулла, давай, друг, давай, не сдавайся! 
– Кияү, махы бирмә, бирмәәәәә! – дигән Сафиулла тавышы да иргә көч өстәде. Мәйданга ике ат килеп керде. Ибәтулланың башы кызды, тәннәреннән шабыр тир акты. Кем җиңгәнен уйларлык хәлдә түгел иде ир. Акбүзне, Акбүзне туктатмаска кирәк. Ул әле генә дистәләгән атны артында калдырып, ярсып мәйданга кергән дүрт аяклы дустының муенын кочаклады. 

Колагына: 
– Ибәтулла атының башы мәйданга беренче керде! 
– Шәмбалыкчы беренче! 
– Юк, Ибәтулла беренче килде! – дип, мәйдан сызыгын узган тояк эзләрен аршын белән үлчәп йөргән кешеләрне күрде ир. 

Аксакаллар бергә җыйналып, нидер сөйләштеләр, бәхәсләштеләр. Мәйдан гөжләп алды. 

 Менә алар икәү – Ибәтулла белән Шәмбалыкчы татары мәйдан алдында. Ташчы йодрыкларын каты итеп төйнәүдән уч табаны сулкып куйды. Әгәр икенче булса, хурлыгы ни тора! Улы күзенә ничек кайтып күренер?! Тирә-якта оста ташчы булып танылып кына килгәндә, Сабантуйда баш бирергәме?! 
 Староста белән Лазарь Иванович, Габделхалик бай алгарак чыктылар. Бүләк кемгә булыр? 


– Туганнар, үзегез дә күрдегез, монда хәрәмләшү булырга тиеш түгел. Ибәтулла аты сызыкны беренче узды. Мәйдан тагын шаулады. 
– Ибәтулла узды, Ибәтулла! 
– Акбүзгә җитешле булырга әле! 
– Сөлге – Ибәтуллага тиеш! 
– Җәмәгать, тавышланмагыз! Габделхалик абзый ни әйтер, тыңлыйк! 
Габделхалик бай камзулының күкрәк кесәсендәге чылбырлы сәгатен капшап алды. 
– Авылдашлар, менә сәгате-минуты белән карап, күзәтеп тордык, Ибәтулла аты сызыкка беренче керде. Шулай булгач, түбәтәй дә Ибәтуллага тиеш дип, – кулындагы түбәтәен Ибәтуллага сузды. 

Ибәтулла үз колакларына әле һаман да ышана алмыйча, бер старостага, бер Лазарь Ивановичка карады. 
– Халик правильно сказал, я согласен! Туганлар, сулге Ибатуллага тиеш, – диде ул татарчага күчеп. Лазарь Иванович казан сөлгесен Ибәтулла иңбашына салды. Мәйдан тагын гөрләп алды: 
– Вәт малай нишләтә! 
– Нәгыймәгә нинди бүләк кайта! 
– Кияү, булдырдың! 
 Икенче килүче Шәмбалыкчы татарына сатин күлмәк эләкте. 

Ибәтулла өйгә кайтып кергәнче, ат чабышында җиңү хәбәре өйне балкыткан, капка төбендә йөзендә нур уйнаучы Бәлхис әбисе, шатлыктан кулларын чәбәкләүче Галимә белән Галия, Нигъмәтулланы күтәргән Нәгыймә каршы алды. 

 Төшке ашка Нәгыймә бодай оныннан салма пешергән иде. Салманы аеруча Галимә ярата. Кечкенә агач кашыгы белән үзенә бәләкәй коштабакка салып биргән ашны тәмле итеп ашый белә. Апасыннан күрмәкче Галия дә салмаларны кашыгы белән куып карый-карый да арый. Аннары, еламсырап, әнисен аптырата. Нигъмәтулланы имезә-имезә, Нәгыймә Галияне дә ашатырга өлгерә. 
– Әткәм, бәби безнең Галия име, үзе ашый да белми. Әнә бит энем үзе ашый, – дип үчекли Галимә, әнисе янына килеп Нигъмәтулланың маңгаеннан үбеп ала. 

Бәлхис аш арасында киявенең алдагы эшләре белән кызыксына. 
– Кайларга юл тотарга инде исәбең, Ибәтулла? Бик ерак авыллармы? 
– Көлкәшкә барам башта. Ярулла бай белән лавка салу турында килешкән идек. Кирпечне Бакырчы авылыннан ташытырмын, диде. Чүти авылында зур мәдрәсә төзисе бар тагын. Үзебезнең авылда Спиридун дәдәй дә лавка төзетмәкче. Улым азрак үскәнче ерак җиргә чыгып эшлисе дә килми әле. Нәгыймәгә үзенә генә балалар белән йортта авыр бит. 

Бәлхис кияве белән килешкәнлеген белдереп, эченнән генә: «Эше барның – ашы бар», – дип уйлап сөенеп тә куйды. 

Әллә Сабантуй хөрмәтенә, әллә ат чабышында ярышып тамагы ачкан – иргә Нәгыймәнең икмәге дә бүген аеруча тәмле тоелды. Ибәтулла күкрәгенә терәп йомры икмәктән тагын берничә зур телем кисеп алды. Куллары алтын инде хатынының, ир карап-сокланып туя алмый. Нәгыймәнең үзенә әле сыңар тапкыр әйткәне булмаса да, ярата, бик ярата ул уңганын. Артыгын сөйләми, сабыр гына, тыйнак кына, ире белән һәрвакыт киңәшеп эшләгәнгә яраттырдымы, әллә кулыннан килмәгән эш юклыгымы?! Ибәтулланы бик хөрмәт итеп яшәвеме – ир үзе дә аңламый әле. Әмма Нәгыймәнең чем-кара күзләренә туры карап торса – чума! Хатынның иңнәрендә чулпыларын чыңлатып уйнаклаган толымнары иргә кайчак чишмә тавышы төсле тоела. 

 Дүрт бала тапса да, күлмәгенең бил турысы бер дә үзгәрми тагын, яшь кызларныкына биргесез! «Бер күктә ике ай булмый, бер күңелдә ике мәхәббәт булмый», – дисәләр дә, Ибәтулла акрынлап Гайникамал урынын Нәгыймә ала баруына үзе дә ышана башлады. Үлгән хатыныннан көнләшеп йөрәген таламый, Нәгыймә Гайникамал турындагы якты хатирәләрне хөрмәтләп саклый белә. Шундый булыр өчен күкрәгеңдә нинди олы йөрәк йөртергә кирәк?! 
Йорт-җирне һәр көнне кунак килерлек итеп чиста, идәннәрне сары гәрәбә кебек тотып, ашап туйгысыз аш-су әзерләүче бу хатынга нинди яхшылык эшләргә соң?

Баш ватты ир, аннары бер карарга килеп: 
– Уңганым, бәйрәм икән, бәйрәм булсын! Ки әле матур күлмәгеңне! 
– Сиңайтәм, берәр җиргә барабызмы әллә? 
– Барабыз! Мин тарантасны җигә торам. Озак юанмагыз, кызларны алып, улыма безгә тормыш нуры биргән Зөя буйларын күрсәтеп кайтыйк әле булмаса! 
Нәгыймә мондый сүзне көтмәгән идеме – бераз аптырабрак калды. Әнисе генә: 
– Ирең чакырып торганда бар, су буйларында сулышлар киңәя ул. Ибәтуллаң гел тарантаста сезне җилдереп йөрмәс, эш кешесе ул! – дип кызулатты. 

Нәгыймә, сандыгын ачып, ак җирлеккә кечкенә вак зәңгәр чәчәкләр төшкән, күкрәк туры бала итәкләп теккән күлмәген киде. Зәңгәр кәшемир яулыгын көмеш колак алкаларын күрсәтеп, артка чөеп бәйләде. Зур яктагы түгәрәк көзгегә күз салды: анда хатынга азрак чытлык, чая яшь кыз карап тора диярсең. Кызы киенгән арада, Бәлхис оныгының чүпрәкләрен алыштырып, бизәкләп эшләнгән кечкенә корама юрганга төреп, ишегалдына чыкты. Әтиләре тарантас янында кайнашканны күреп алган Галимә чабып ук килде. 
– Әткәй, без түтүт барабызмы? Анда матур чәчәкләр бармы? Матур күбәләк тә кирәк миңа, – дип, әтисенең кулыннан ук тарта башлады. 
– Кызым, менә әниең генә чыксын да бик күп күбәләкле җиргә китәбез, яме, – дип, кызының башыннан сыйпады ир. 

 Болдырда, үзенең болай көязләнүеннән азрак оялып, Нәгыймә күренде. Ибәтулла хатынын беренче күргәндәй аптырап күзәтте. Нәгыймәсе бигрәк чибәр икән ләбаса! Кара кыйгач кашлары карлыгач канатын хәтерләтә. Изүләре бөрмәле күлмәге җил белән дулкынланып, болынның чәчәкле аланын күз алдына китерде. Нәгыймә дисәң Нәгыймә! Әгәр тарантас янында басып торучы Бәлхис әбисе булмаса, Ибәтулла хатынына каршы барып, кочаклап та алган булыр иде. Киявенең күңеле дулкынлануын әбисе дә сизде, оныгын кызына тоттырды да, тизрәк китү ягын карады. 
 – Нигъмәтулла оныгымны яхшы карагыз, башыгызны югалтмагыз, – дип, капкадан чыгып китте. 

 Тарантаска башта улы белән Нәгыймә менеп утырды. Уртага ике кызны утырттылар. Ибәтулла капканы ачып, Кара турыны чыгаргач, үзе дә тарантаска утырып, кузгалып киттеләр. Болай бөтен гаилә белән төялешеп беренче тапкыр дөньяга чыгулары. 
 Кара туры ашыкмый, каударланмый, акрын гына юртуын белде, әйтерсең лә хуҗасы уйлаган җирнең нинди урын икәнен үзе дә белә. Ат Зөя буендагы болынлыкның иң матур җиренә килеп туктады. 

 Ибәтулла иң башта Галимә белән Галияне күтәреп тарантастан төшерде. Галимә шунда ук тукранбашлар, кабартма, чалмабаш чәчәкләрен күреп алга йөгерде. 
– Әткәй, карале, карале, нинди матурлар! Әнә, ак күбәләк тә оча! – дип, әле бер якка, әле икенче якка йөгерде. Апасыннан калышмаска тырышып, Галия дә абына-сөртенә Галимә артыннан чапты. 
 Нәгыймәгә нәкъ менә бүген нидер булыр төсле тоелды. Ире гомер булмаганча, аңа яратып карый. Тоемлавы хак булган: Ибәтулла малае белән хатынны тарантастан икесен бергә күтәреп алды. 
– Сиңайтәм! 
– Әү, Нәгыймә! Ник үз улым белән хатынымны күтәрергә хакым юкмы әллә? 
 Нәгыймә Ибәтуллага аптырап карады. Бу урында ни дип җавап бирергә дә белмәде. 
– Соң бит, сиңайтәм, без икәү! 
– Миңа икегез генә түгел, дүртегез дә артык түгел! Барыгыз да үземнеке! 

 Болынның иң чәчәкле җиренә Ибәтулла корама юрган җәйде. Нигъмәтулланы әнисе кулыннан алып, юрган өстенә куйды да: 
– Уңганым, йә, утыр әле, кулларың ял итсен азрак, – дип, хатынга урын күрсәтте. – Куам да куам тормышны, сезнең белән иркенләп бер болынга чыгарга да вакыт юк икән. 
 Кызлар иркенлектә рәхәтләнеп чырык-чырык көлешеп уйнадылар, чаптылар. Тамагы тук Нигъмәтуллага исә болынның саф һавасы килеште: шундук йоклап китте. 

 Ибәтулла бигрәк матур урын сайлаган: калкулыктан еракларга агучы Зөя дә күренә, үзәнлектә утлап йөрүче колынлы атлар да, балык тотып утыручы берничә малай да матур манзара тудырган иде. Нокта гына кебек күренсә дә, күктәге тургайның моңы Ибәтулла белән Нәгыймәгә дә килеп җитте. Тургайга таллыктагы сандугачлар моңы да кушылды. Ир әле мышнап, тәмләп йоклап яткан улына, әле бит алмалары алсуланып киткән хатынына карап әйтеп куйды: 
 – Хатыны яхшыга бәхет кирәкми шул ул, уңганым! Аллаһы Тәгалә бу бәхетемне күпсенмәсен генә. 
Ибәтулла Нәгыймәне искәрмәстән генә үзенә тартып, кочагына алды. Хатын ни уйларга да өлгергәнче, ире аның колагына: 
– Алладан бирелгән бүләк – бәхет син икәнсең, Нәгыймәм... – дип пышылдады. Аннары хатынның колак яфрагын йомшак кына тешләп: 
– Мин бүген шуны аңладым, уңганым! Яратам икән мин сине! 

Нәгыймә, тартылып, иренең кочагыннан ычкынмакчы булды. 
– Беркая да җибәрмим. Бүген көн дә, төн дә безнеке, уңганым! 
– Сиңайтәм! 
– Әйт, йә, әйт! Миңа чыкканыңа үкенмисеңдер бит?! Әйт! 

 Нәгыймә ни әйткән булыр иде, өлгерә алмый калды, шул вакыт Галимә белән Галия алар янына йөгереп килде. 
– Әткәй, менә мин тәмле мәмиләр таптым, – дип, Галимә учындагы кызыл җир җиләкләрен әтисенә күрсәтте. 
– Җиләк бу, кызым, җир җиләге. Вәт, уңган минем кызларым да, әниләре кебек, – дип, ир Нәгыймәгә серле генә елмайды. Янәсе, миннән вакытлыча гына котылдың! 
Ибәтулла авыз эченнән генә көйләп торды да, кычкырып җырлап җибәрде: 
Җәйге болын өсләрендә 
Кып-кызыл җиләк пешә. 
Ир-егетнең гыйшкы шундый – 
Матур кызларга төшә, эх! 

 Елның төрле чагы Ибәтулланы да үзенең сынаулары белән гел очраштырып торды. Ноябрьнең соңгы көннәре иде. Тәтештән бакалея лавкасы тотучы купецтан капка төзү эшләрен хәл итеп кайтып килгәндә, язмыш останың чак кына гомерен өзмәде. Кояш күптән йокыга талган. Кара болытлар арасыннан айның сүрән генә яктысы карлы юлга сызылып кына төшә дә кабат югала. Кайтыр юл ерак. Кичкә калып кайтырга бик тырышмаса да, Ибәтулла беренче урынга эшенең барып чыгуын уйлады. Тәтештәге кирпеч эше осталары белән дуслыгы аңа гел ярап куя. Кулалмашка эшләгәндә дә, кайчак материал белән дә бер-берсенә ярдәм итешәләр. 

 Җиргә сеңеп үк утырган салам түбәле Дүртиле йортлары инде артта калды. Әнәлегә кадәр әле өч чакрым кайтасы, аннан инде Апаска да ерак түгел. Акрын гына үз җаена юыртып кайтучы Кара Туры кинәт шып туктады. 
 – Ни бар, Карачкаем? 

 Кара Туры башын як-якка боргалап пошкыра да пошкыра. Ибәтулла дилбегәне тартып, атын янгарак чыгармакчы булды, әмма Кара туры кымшанмый да. Ни булыр бу? Ир арбадан төшеп, алга күз ташлады. Ун сажень (борынгы үлчәү берәмлеге 1 сажень = 150 см) алдарак дүрт бүре утыра. Ялгыз бүреләр белән очрашкалаганы булды ирнең, тик монда бит бүре өере! 

 Болытлар артыннан кача-поса күзәткән Ай, инде хәзер ни була дигәндәй, аптырап, кире караңгылыкка кереп качты. Алдарак бар буена басып торган ата бүренең башы зур, колаклары тырпайган, күзләре утлы күмер шикелле яна. Үзенең бүреләр өерендәге урынын яхшы белә, аның бер ыргылуы, башка бүреләргә кушылган боерык һәм Ибәтулладан ертык толып кына торып калачак. Ата бүре янында аны батырлыкларга этәреп торучы Ана бүре арткы аякларына утырган. Ана бүре янында тагын ике яшьрәк бүре Ата бүренең әмер – хәрәкәтен көтәләр. 

 Ибәтуллага арба янында озак басып торырга ярамый. Бүре үзе белән тигез корбанына тиз ташланучан. Ир кабат арбага сикереп менде дә аягүрә торып басты. Ничек тә бүреләрдән биегрәк, өстәрәк булырга кирәк. Аларның ни уйлаганын аңламассың! Ибәтулла Кара Турыны бүреләр өере яныннан очып узарга әзерләгәндәй горур тавышын тагын да күтәребрәк кычкырды: 
 – Кара Турым, бу зәхмәтләрдән, корчаңгы этләрдән котылу икебездән тора! Син әзерме? – дип, дилбегәне бар көченә тартып куйды. 
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар