Логотип
Проза

Алма чоры

Кадерле дуслар! Сезнең игътибарга бер матур хикәя тәкъдим итәбез. Ләкин аның авторы билгесез. Редакция архивында ул хикәя елдан артык ята инде.Журналга әзерләп бирергә талпынып карыйбыз да, авторы булмагач, бер читкә куеп торабыз. Кем икән ул серле язучы? Бәлки, үзен танытыр?



    Сирин алма тулы биштәрен күтәреп бакчадан кайтып кергәндә Зәбидә балконга керләр элергә чыккан иде. Ниндидер дәртле көй көйләп йөргән хатынын борчыйсы килмәде аның. Үзе түгел, күбрәк күңеле тыелып калды, ахры... Бу араларда дачада яши Сирин. Дөньялыкка алма чоры керде бит. Быел җиләк-җимеш бигрәк мул булды, җыеп та, саклап та өлгереп булмый. Вак кисәкләргә телеп, кояшта киптерү дисеңме, тәмле-татлы суын сыгып алу дисеңме, кайнатма ясау дисеңме...
    Сирин хуш исләр аңкытып торган биштәрен идәнгә куйды да кухняга керде, иртәнге ашны суыткычтан алып җылытты, өстәлдә ризык хәстәрен күрә башлады. Ипи кисте, катыгын, борычын куйды... 
    Өстәл артында аш чөмереп утырса да, Сирин күңеле белән өенә кайтып җитмәгән иде әле. Аш ашаганда да, чәй эчкәндә дә бер сәгать элек кенә кичерелгән мизгелләр шаукымында яши иде. Бер назлы, татлы иде ул мизгелләр, якты иде аның күңеле, хыялый иде аның уйлары, ләкин  шунда ук сагыш та бар, моңсулык та җанын талкыпмы-талкый... Бик сирәк була торган хәл - ул бәхетле дә, бәхетсез дә иде бу минутта...
    Сирин, аш тәлинкәсен бер читкә этеп, чынаягын бәллүдәсенә каплап куйды да өстәлнең тап уртасында яткан яшел алмага үрелде. Әмма, утка пешкән кебек, кулын кире тартып алды. Бу бит кибет алмасы! Каян килгән ул? Иң кызыгы бу да түгел әле. Шунысы сәер – бу кибет алмасын ике яклап тешләп алганнар. Бер ягыннан хатын-кыз  капкан. Алманың уймак кадәр генә җире китеп алынган... Ә менә икенче яктан ир-ат капкан – алманың үзәгенә кадәр умырып тешләнгән...

    Ул арада бүлмәгә Зәбидә килеп керде.
    - Бәй, кайттыңмыни? Мин әле көтми идем... Аш җылытыйммы?
    - Зәбидә, берәрсе килгән идеме әллә? – Сирин хатынының соравына сорау белән җавап бирде. 
    Зәбидә шунда гына ире кулындагы яшел алманы күреп алды. Күрде дә йөзе үзгәреп, буыннары какшап китте... Диванга чүгеп, учы белән иреннәрен каплады, ниндидер гаеп эшләгән бала кебек, мөлдерәмә тулы күзләре белән Сирингә карап тора башлады...

    Сирин кабатлап сорамады,  кулындагы алманы сак кына өстәлгә куйды да киемнәрен алыштырырга йокы бүлмәсенә кереп китте.
    Зәбидә диванда озак утырды. Берничә сәгать элек кенә кичергән гомерен кабат кичерә иде ул бу минутта.
    Бүген чынлап та аның янына Ришат керде. Кулында шушы яшел алма иде. Ул аны инде үзе капкан, хәзер Зәбидәгә сузып тора...
    Зәбидә алманы кабасы килмичә генә тешләп алды. Ришатның муенына сарылды, битеннән, күзләреннән, чәчләреннән үбә башлады. 

    - Нигә озак килмәдең, Ришат? Хыялый итә яздың бит мине, бәгърем!..
    - Эшем күп булды, Зәбидә... Яңа проект башладык, көне-төне шунда булашам...  Бигрәк серле-шаукымлы булды бу эш, дивана итә бугай инде...
    - Барыбер вакыт табарга була инде, Риша-а-ат... Акылдан язам дип торам, Сирингә әлә ничә мәртәбә синең исем белән эндәшә яздым...
    - Сирин? Ә син беләсеңме, Синең Сиринең минем Зилә белән дуслашкан. Соңгы ярты елда алар гел бергә... Бүген дә сезнең бакчада очраштылар...
    - Риша-а-ат? Син ни сөйлисең?
    - Белеп сөйлим, Зәбидә.
    - Каян белеп? 
    - Зиләнең телефонын караган идем...
    - Барыбер ышанмыйм... Булмаганны!.. Юри әйтәсеңдер әле, үртәп кенә...
    - Юк, үртәмим, үртәргә уйлаганым да юк, чын дөресен әйтәм. Нишләп үртәлергә тиеш соң әле без? Мин үзем, мәсәлән, сөенәм генә – синең янга килеп йөрүем аклана бит, җаным да ул кадәр өзелми, вөҗданым да тыныч...
    - Ришат, тагын ни сөйлисең инде?!
    - Димәк, шулай язылган безнең язмышыбызга, ялгышыбыз булып язылган...
    - Кайсысы ялгыш соң, Ришат? Зилә беләң яшәвеңме? Минем белән очрашуыңмы?
    - Анысын үзем дә белмим инде, Зәбидә... Сорама...
    - И-и,  Ришат, син дә бәгырьне телгәләмә инде!..

    Зәбидә бүген аны гомердә булмаганча назлады, иркәләде. Ришат, кайтырга кузгалып, ишек катында басып торганда да, башын аның күкрәгенә куеп, озак кына җибәрми торды... Соңгы мәртәбә күрешкән кебек, күңеле йомшап, нәүмизләнеп елап та алды...

     Сирин йокы бүлмәсеннән чыкканда, алдына жыйнак кына алъяпкыч бәйләргә өлгергән Зәбидә чәй әзерләп йөри иде. Нинди тәм-том бар – өстәлгә барысы да куелган. Ике яклап тешләнгән баягы алма гына күренми; аның урынында торган озын сыйраклы тәлинкәгә  бакчадан кайткан алтынсу алмалар тезелгән...
    Сүзсез генә чәй эчтеләр. Бөтен тәм-томнан авыз итеп чыктылар. Алмаларга гына кагылмадылар.
    Һәрберсе үзенекен уйлады. Чынлыкта, икесе дә бер үк нәрсә турында уйладылар.

    Төп сорауны ир кеше әйтте:
    - Нишлибез соң, Зәбидә?
    Зәбидәдә дә шул ук сорау икән:
    - Нишлибез соң?
    - Нишлибез, нишлибез... Алма ашыйбыз! 

    Сирин, бөтен йөзе, күзләре белән елмаеп җибәрде, аннары, җәһәт кенә үрелеп, өстәл уртасындагы савыттан бер алма алды да умырып-умырып ашый башлады... Шуны гына көткән кебек, Зәбидә дә алма савытына үрелде... Кулына эләккән беренче алмага тешләрен батырды... Алар, үзләре дә сизмәстән, алма каба-каба, җан авазы белән иңрәшеп сөйләшә башладылар.

    - Минем бары бәхетле буласым килә, Сирин!
    - Минем дә бәхетле буласым килә, йә, шуннан?
    - Яратыласым, яратасым килә!..
    - Минем дә яратасым, яратыласым килә!
    - Минем бала табасым килә!
    - Минем дә... Нәрсә?.. Бала?..
    - Әйе, бала табасым килә...  Сабыемны тупылдатып сөясем килә... Үчтеки-үчтеки чөясем килә... Аның тәпи киткәнен күрәсем килә... Үскәнен, кеше булганын...
     - Йә, эш нәрсәдә соң?
    - Эш синдә, Сирин. Мин аны үзем генә таба алмыйм бит инде...
    - Нинди бала турында сөйлисең син, Зәбидә. Бу хәлләрдән соң нинди бала хакында сөйләргә мөмкин?!
    - Йә, нәрсә булган? Нәрсә? Язмышка үпкәләрлек нәрсә булган?
    - Булмаганмы?
    - Булмаган! Нәрсә булсын, без әле синең белән яши дә башламаган, Сирин. Уртак гаилә тормышы белән бала тугач кына яши башлыйлар, шуны аңла!.. Чын тормыш бала тирәсендәге мәшәкатьләрдән башлана, Сирин!..
    - Ник тапмадык соң, алайса? Алты ел яшибез бит инде... 
    - Алты ел? Шулкадәр гомер узганмы?
    - Беләсеңме, без үз гомеребезне яшәмибез кебек, Зәбидә. Безгә иң  элек үз гомеребезне табарга кирәк...
    - Кирәк шул... Кирәк... Үз өебезне, үз күңелебезне  җылытасы урынга, читтән җылы эзләп йөрибез бит без, ятларны җылытабыз... Сирин, оят түгелмени?
    - Оят шул... Алайса, битәрләштән түгел?
    - Белмим, Сирин, бу хакта уйлыйсым да килми... Ходай хәл итсен, юк-юк, тормыш үзе хәл итсен...
    - Тормыш тек тормыш... 

    Бервакыт өстәлдәге алма савытында алма бетте... Сүз дә тукталып калды. Бераз “ык-мык” итеп торганнан соң, Сирин тагын берничә алма алып килде. Сүз куешкан кебек, тагын алмага ябырылдылар...

    - Ә беләсеңме, Зәбидә, чынлыкта, миңа синнән башка беркем дә кирәкми... Синең минем күңелдән киткәнең дә юк. Каядыр еракка, күңелнең аулак бер почмагына гына яшереп куйдым бугай мин сине...
    - Ә мин сине югалттым... Тапканда, син бүтән кеше идең инде...
    - Алай да буламыни?
    - Була икән. Хәзер үзем дә аптырыйм...
    - Мин дә аптырыйм шул. Ничек болай булды соң әле, дип аптырыйм...

    Бүлмәдә тынлык урнашты. Алма да бар иде, югыйсә... Бер алма... Алманың да ниндие! Иң зуры, иң тәмлесе, иң тылсымлысы! Бу юлы сүз беткән иде... Әллә тормыш беткән идеме? Өмет беткәнме? Бетсәни... Һәр беткән җирдән яңа тормыш башлана түгелмени?! Бу гаиләдә дә яңа хис-тойгы, яңа өмет-хыял, яңа сагыш, яңа язмыш туып килгән мәл иде бу...
    Сирин, җәһәт кенә үрелеп, озын сыйраклы тәлинкәдә күзне кыздырып яткан алманы алды да Зәбидәгә сузды... Зәбидә исә, алманы алгач, кабаргамы-юкмы, дигән кебек, бераз ымсынып карап торды да тагын Сирингә бирде. “Үзең аша”, -  янәсе...
    Сирин Зәбидә учында яткан алмага кагылмады, бары тик эре итеп кабып алды. Зәбидә дә кимен куймады – алманың икенче ягыннан тешләде. Аннары тагын иренә сузды... Сирин тагын үрелде... Ләкин бу юлы ул алманы кабарга уйламады да. Бөтен өстәл аша үрелеп, кайнар иреннәре белән Зәбидәнең алмаланып торган алсу битеннән үпте...

    - Нишлисең син, Сирин?
    - Тс-с!.. Дәшмә... Мин сине бүген беренче мәртәбә үбәм... Гомумән, беренче мәртәбә күрәм... – Сирин, үрелеп, хатынының колагына пышылдады. Тагын үбеп алды...
    - Ни сөйлисең син, Сирин?
    - Әйе, беренче мәртәбә... Бүген мин тормышымны өр-яңадан башлыйм... Сиңа гашыйк булудан башлыйм...
    - Син чынлапмы, Сирин?
    - Чынлап-чынлап... Ничек кенә әле чынлап!.. – Сирин бу юлы хатынын шашынып-шашынып үбәргә кереште. Зәбидә каршы килмәде.
    - Сирин...
    - Әү, кадерлем...
    - Тының колакны кытыклый...
    - Шулай дисеңме?
    - Шулай дим...

    Өстәл аша үбешеп торган бу ике кешедән Ходай Тәгалә үзе көнләшерлек  иде. Юк-юк, Ходай көнләшмәде, бары тик аларны бер-берсенә якынайтты гына - өстәлдән аерып алып,  тыннарын, карашларын, өметләрен, язмышларын бергә кушты, уртак итте... Ләкин алар бер-берсенең йөрәк тибешен тоярга да, язмыш ишарәләрен барларга да өлгермәделәр, утка пешкән кебек, бер-берсеннән читкә тайпылдылар. Гүя алар арасында өченче бер йөрәк тибеп ята иде... Ә бит чыннан да нидер бар алар арасында. Йөрәк! Бәгырь катысы... Алма?..
    Зәбидә уң кулы белән алъяпкычының түш кесәсенә кереп китте дә, юаш хәрәкәтләр белән, теләр-теләмәс кенә,  ике яктан тешләнгән ямь-яшел алма тартып чыгарды. Баягы кибет алмасы ласа бу! Ниндидер сихер белән өстәл өстеннән юкка чыккан һәм ниндидер тылсым белән кабат пәйда булган алма кисәге! Ходай ихтыяры булып килгән ым-ишарә... “Юк, гөнаһлы үткәннәрегездән тиз генә котыла алмассыз, сабырлык белән, чыдамлык белән, бөтен кылган гамәлләрегез өчен җавап бирергә өйрәнегез. Ләкин аерылмагыз да. Гөнаһ сынавы көчсез кешенең рухын җимерә. Әмма шул ук гөнаһ көчле кешеләрне берләштерә дә, көч тә бирә... Кайчакта мин сезгә гөнаһ кылырга юл куям икән, белегез, мин сезне көчлерәк итәргә телим”, - ди кебек Ул.
    Бу сүзләрне ир белән хатын да ишетте. Күзләрендә ачы яшь иде аларның. Күңелләрендә якты моң иде... Шушы моң оеткысыннан  йөрәкләрендә өр-яңа хис, күңелләрендә өр-яңа өмет туып килә иде... Алар шулкадәр онытылып, бирелеп тудыралар иде бу хисне, бу өметне, бермәл учларыннан төшеп, идән буйлап тәгәрәп киткән яшел алманы да сизми, күрми калдылар...

12 декабрь, 2012 ел.
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар