Логотип
Проза

​ Адашкан шәүләләр

(хикәя)
“...Хәерле кич, Рәлиф!  Синең белән сөйләшмәгәнгә дә ике көн узды.  Күрүен күреп торам сине көненә йөз тапкыр, мең тапкыр. Күзләремне дә алмыйм синнән. Син дә, бүлмәнең кайсы ягына борылсам да, мине эзләп табып, карашың белән өнсез генә озатасың.   Мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә истәлеккә  биргән сурәтең, түш кесәмдә йөртә торгач, таушалып бетте. Шулай да,  мин аны зурайтып алдым. Әнә алтын рама эченнән өстәлемнән миңа төбәлгәнсең. Әйе шул, Рәлиф, син алтын кыса эчендә, үзең сайлап, үзең теләп  кергән кыса эчендә... Бервакыт чыгарга да йөрдең шул кысаңнан. Өемә килеп, кулларымны учларыңа алып, күзләремә карап: “Кичер мине, Әнисә. Мин башкача аның белән яши алмыйм. Минеке бул... –  дидең.  Ә мин булдыра алмадым... Шул бер мизгелдә  сине кичерергә... Чит бәхеткә үрелергә...  Бер алданган бәхетемә тагын ышанырга...
     Карале, синең белән сөйләшер өчен башлаган көндәлегем инде өч  калын дәфтәргә сыймыйча, дүртенчене сорый.  Менә өр-яңа, ап-ак, тап төшмәгән  кәгазь битләре  серләремне сыйдыра бара... Язмышыбызны гына бергә яза алмадык, Рәлиф!  Син әллә кайда ятлар белән гомер китабыңны язасың. Мин берьялгызым монда... Ә бит бервакыт,  гомергә бергә булырга вәгъдә биргәндәй, икебезнең исемне каенга язган идек, исеңдәме?  Рәлиф... Әнисә... Үзебезне исерткән тойгыларыбызга  зифа каеныбыз  шаһит иде... Бер-беребезгә сүз белән вәгъдәләр бирешмәдек без синең белән. Барысы да ачык, билгеле кебек иде. Син мине яратасың, мин сине...  Бәлки, вәгъдәсез булганга мәхәббәт җепләре өзелеп, безнең язмышыбызны чуалттымы? Каен  үз гәүдәсендә безнең исемнәрне саклады, саклады да,  еллар үткәч җуйды.  Мин бәхетемә  ышанычымны югалткандай, ул да безгә  ышанмады, ахрысы...  Ак кәүсәсендәге яралары бөтәште... Ә йөрәккә салган  утлы яраларыңны ничек  төзәтергә, Рәлиф?! Ябалдашлары астына безне чит күзләрдән яшергән каен  янына мин генә йөрим дисәм, ялгышканмын икән. Каеннан астарак яткан ташка җуелмаслык итеп тырнап, тагын исемнәрне язып киткәнсең... Әнисә... Рәлиф... Онытмагансың икән... Ярый,  Рәлиф, утыра торгач, төн уртасы да җиткән. Мин ятам инде. Син дә күптән йоклыйсыңдыр. Хыялымда сине үзем белән алып китәм. Тыныч йокы сиңа, ерактагы якын  кешем!..” 
      “Хәерле төн сиңа, нәнием!  Менә тагын, күзләреңә төбәлеп, әйтәсе сүзләремне әйтәм.  Нәнием... бәләкәчем... Гәүдә-сының бәләкәй булмаса да, мин сине үз итеп, шаяртып  “нәнием” дип йөртә идем.  Ә син мине “акыллым” дип атый идең.  Кәефең нинди генә булса да, шул сүзләргә гаҗәпләнүеңнән тыела алмыйча, миңа карап,  тигез тешләреңне күрсәтеп  елмая идең. Бәлки,  кайчандыр үземә тәтемәгән, күрмәгән назны сиңа бирәсем килгәндер.  Үзең беләсең, әнинең дүрт баласын назлап утырырга вакыты булмады. Туйдырырга, киендерергә, салкында җылытырга, үстерергә кирәк иде кошчыкларын. Әтине дә үзең беләсең. Бик каты бәгырьле иде мәрхүм.  Хәтерлисеңме, кичен,  озатып, капка төбендә кертми торганда, мине  яман сүзләр белән кычкыра-акыра  әти  җилдереп өйгә алып кереп китте?  Шунда синең алда ничек оялганымны белсәң!  Җир убылса, җир астына төшәр идем! Ике кызы азып-тузып йөрүдән курка иде әти. Кая инде азып-тузып йөрү? Башта күзләреңә күтәрелеп карарга да кыюлыгым җитми иде бит, хәтереңдәме?  Кулларымны беренче тапкыр кулларыңа алгач та, әллә нинди килешмәгән эш кылгандай, тартып алган идем.  Еллар үткәч бу кадерле мизгелләрдән  үз-үземне мәхрүм иткәнем өчен шундый  үкенәм. Менә хәзер үзем,  көчле кулларыңны учларыма алып, тыным белән өрә-өрә җылытыр идем... Һәр бармагыңны берәм-берәм  назлап үбеп чыгар идем... Каен төбе янында очрашу да санлы гына эләкте бит безгә. Анда да артыгы, ярамаганы булмады. Шашып  үбә-үбә,  үз-үзеңне тыя алмый башласаң, сине этеп җибәреп, авылга йөгерә идем. 
     Ә синең әниең Мәрфуга апа мине ярата иде.  Урамда  күрсә, “киленем” дип мине кызартмыйча, аркамнан кытыршы куллары белән сөймичә  калмый иде. Тик  икенче килен алып кайттың шул син аңа. Матур, зифа, бизәнгән, заманча киенгән шәһәр кызын. Беренче тапкыр синең хатыныңны Мәрфуга апаны җирләгәндә күрдем.  Шулай итегез, болай итегез, дип,  кече якта булышкан хатыннарны өйрәтеп йөрде. Тик мәет озатуның тәртибен яхшы белгән авыл халкын өйрәтәсе юк иде.  Түзә алмагач, бер олы гына апа: “Син, сеңлем, булмаса, үзеңне кара. Мәет янында кыска күлмәк, ачык күкрәк, яланбаш йөрмиләр”, –  дип, Луизаның телен кыскартты.  Синең кайгылы күзләрең миндә бераз тукталып тордылар да, аска карадылар. Ә минем чал керә башлаган башыңны күкрәгемә кысып, сине  шундый юатасым  килде... Миңа да синең әниеңне югалтуы бик  авыр икәнлеген аңладыңмы икән син?.. Мин бит аңа  якын күршем, әнинең  дус хатыны дип кенә карамадым, синең әниең, үземнең булачак кайнанам  итеп карый идем... Ярый, Рәлиф,  күңелгә  бик тә  кыен булып китте. Ятыйм булмаса.  Төзәтеп булмаслык ялгышлар эшләдек шул... чыгып булмаслык  томаннарда адаштык без синең белән...  Син йоклыйсыңмы икән әлеге вакытта? Йокы алмый, борчылып ятасыңмы икән? Йокла син, нәнием. Йокла. Ә мин синең баш очыңда, синнән күзләремне алмыйча карап утырырмын... Тыныч йокы сиңа, кадерле кешем”.
      “Хәерле төн, Рәлиф.  Бу арада,  вакыт аз булу сәбәпле, көндәлегемне ача да алмадым.  Ә күңелем сиңа  ачыла алмаганга өзгәләнә. Шулай да, кайчак  рәсемеңә төбәлеп, сине “тыңлап” утырам. Ә син сөйлисең... Бер үк күзләр  өнсез генә күпме әйтә алганын мин элек күз алдына да китерә алмый идем. Син миңа, бер караганда, үпкәләгән сыман карыйсың. Икенче караганда, елмайган кебек тә. Тагын бер караганда, назлап... 
      Бүген кич  буе минем өйдә эшләгәнне карап утырдың. Квартал отчеты.  Син белгәнчә, мин −  шул ук гади хисапчы. Эштә генә өлгермәгәч, өйгә дә алып кайтам кайвакыт эшемне. Кайчак зиһенемне җыя алмаганда,  рәсемеңне борып куям. Ә син инде кайсыдыр зур заводта өлкән инженер. Зур кеше. Үзеңне белә башлаганнан бирле “инженер булам”, дидең. Тырыштың, укыдың, кеше булдың. Тик  укырга киткән җиреңнән  кире әйләнеп кайтмадың.  Шуңа күрә мин синең инженерлыгыңны  яратмыйм. Карьераң сине миннән тартып алды.  Шәһәрдә үзеңә тиң күренгән  пар таптың. Хатының да кайдадыр бер оешмада рәис. Кызыгыз туды. Бигүк яхшы яшәмәвегез минем өчен сер түгел.  Ә мин, син өйләнгәч тә,  онытыр өчен тиз арада  гади шофер Фазылга  тормышка чыктым.  Улыбыз Марат тугач, бәхетле мизгелләр дә булмады түгел. Шулай да,  мәхәббәтсез гаилә коруның үкенечен мин тиз сиздем. Теләдемме, юкмы, мин Фазылны синең белән чагыштырдым. Син, күзгә күренмичә,  һәрчак арабызда булдың.  Бик гаепле мин Фазыл алдында. Мәхәббәткә, назга хакы бар иде аның. Тик мин үземдә булмаганны аңа бирә алмадым. Башта Фазыл мине аңларга тырышты. “Ни җитми сиңа?”– дип, гаҗизләнеп сорады.  Ничек аңлатыйм мин аңа син җитмәгәнен! Кайда гына барма, синең белән бергә үткән эзләр йөрәгемә килә дә кадала... Безнең тау итәгендәге каеныбыз, ничә үтсәм дә, яулыгын болгап карап кала. Ә бу юлдан син мине мотоциклың белән район үзәгенә илтә, барып ала идең... Бу чишмәдән су алганда, син, кызык өчен, тулы чиләкле көянтәмне иңнәреңә салып, ярты суын чайпалдыра-чайпалдыра түгеп,  капка төбенә хәтле илтеп куя идең... Шулай да, мин Фазылга начар хатын, улыма  начар ана булмадым. Ирем белән бергә җигелеп тормыш көттем. Шулай, баш-аягым белән дөнья мәшәкатенә чумып яшәгәндә син онытылып торган кебек идең. Әниегез үлгәч  син авылга бик сирәк кайта башладың. Инде сине оныта да башлаган сыман идем. Тик  учакның көле астында кузы кала икән шул. Әз генә җил иссә, тагын дөрләп яна башлый. Синең назлы карашың күз алдыма килү белән, мин тагын акылдан яздым. Үземнән бигрәк, иремне кызганам. Тиешле, хаклы назларын көтеп  ала алмыйча, бакый дөньяга күчте. Бик гөнаһлымын мин аның алдында, Рәлиф! Арабызда син булганга гөнаһлымын...”
      “Исәнме, җаным! Теге төнне, баш астыма кулларымны салып, синең  рәсемең янында, өстәл артында утырган килеш йоклап киткәнмен. Иртән күзләремне ачсам, синең күзләр миңа текәлеп тора... Башта  бу карашның рәсемнән икәнен аңлый алмый тордым. Һушыма килгәч, әллә ничек булып китте!   
       Сиңа  төнлә урамда ниндидер явыз бәндә  пычак кадап, хастаханәгә эләккәнеңне ишеткәч, мин  шул көнне үк автобуска утырып, шәһәргә юнәлдем. Сине укол биреп йоклатканнар иде. Мин сүзсез генә керфекләреңә төбәлеп, синең белән сөйләштем. Коелырга торган яшьләремне йота алдым. Алладан  сине терелтүен ялварып сорадым. Ә син минем килгәнемне дә белмәдең.  Шулай тиеш, шулай дөрес иде. Кем мин сиңа?  Яныңда йөзеңә тилмереп карап утырганда палатага  хатының килеп керде. Шул ук биек үкчә, кыска итәк, шул ук ачык күкрәкләр... Тик хатының сине кайгыртырга түгел, үзен күрсәтергә килде сыман.   Менә, күрәсезме, мин нинди чибәр, дигән кебек иде аның һәр хәрәкәте, үз-үзен тотышы. Миңа өстән генә  салкын караш ташлап: “Фу, нигә палатада болай тынчу?” – дип борынын җыерды. Гади киемле, тыйнак авыл хатынын җыештыручы дип белде, ахрысы.  Мин сиңа бер борылып карадым да сүзсез генә чыгып киттем. Шуннан соң мин синең янга бармадым. Син терелдең. Хәтта, эшеңнән ял алып,  бер атна авылда торып та киттең. Мине күрергә тырышып, тәрәзәм яныннан йөз  кат үттең.  Шәүләң янымнан гына шуып үтте... Адашкан шәүләң... Ә мин сине читтән күзәттем. Яраланган, канатлары сынган кош идең син... Бер атнадан хатының, затлы машинасында кайтып,  сине алып китте.  Тәрәзә төпләремә килеп эзләр булгач, нигә башкага алыштырдың син мине, Рәлиф?  Инде берни дә үзгәртеп булмый бит! Соң бит инде! Нигә җәфалыйсың син мине шулай ?! Мин дә бит тере кеше... Сиңа тыныч йокы телим. Ә үземнең күзләремә йокы кермәячәген белсәм дә, утны сүндерәм. Соң инде, Рәлиф..."
     “Ерактагы кадерле кешем!  Син бүген минем дөньямның астын өскә китердең, Рәлиф! Баягы шалтыратуың белән! Кайдан белдең, кемнән алдың минем телефон номерымны, тәки әйтмәдең! Трубкада синең тыныңны ишетеп, аны чигәмә шундый каты итеп кыстым... Синең тының минем яңакларымда... Мөмкинме соң бу?! Мин ни әйтергә белми югалып торганда, син үзеңнең бәрхет тавышың белән бертуктаусыз мине назладың... ”Сагындым... синсез яши алмыйм... акыллым... яши алмыйм синсез...  ә гомер үтә...” Минем әйтәсе сүзләремне әйтеп бирдең бит!   Өнсез соравымны ишетмичә, үзең сизеп җавап бирдең: “... Аерылдым. Булдыра алмыйм башкача...” Бәхетлеме, түгелме, бер җайга салынган тормышымның  бер мизгелдә  асты өскә килде. Мин бит инде дистә-дистә еллар синсез яшәргә  өйрәнгән идем кебек. Нишлибез без, Рәлиф? Акылдан яздыкмы?  Шулай кебек...  Ялгыш  сукмакларга кереп китеп, язмыш томаннарында  адаштык без икәү. Үземнән яшерергә тырышсам да, сукыр кеше кебек, кулларымны алга сузып, гомерем буе сине эзләдем.  Ә син, ялгышларыңның ачысын тулысынча татып, җәрәхәтләнгән сөюеңнән кагылып-сугылып, мине эзләдең. Язмыш томаннарында, ялгыш сукмакларда адашып,  бер-берсен югалткан ике шәүлә...  “Көт мине...” – дидең дә, телефонны куйдың. “Көт мине... көт мине...” Гомерем буена сине көтеп яшәгәнемне әле генә аңладың кебек...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик сагынган идем хикэялэренне, Физэлия! Бик зур рэхмэт!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрэк монсу булды укыгач... Сон булса да, ун булсын... Рэхмэт хикэягез очен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт хикэян очен.Тагы да яна хикэялэр котеп калабыз.

        • аватар Без имени

          0

          0

          башыннан ахырына кадэр буленмичэ укыйм,Бик утемле,анлаешлы,мэгънэле язасыз.Рэхмэт.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Зур рәхмәт калдырган фикерләрегез өчен. Исән-имин яшәгез.

            Хәзер укыйлар