Логотип
Шигърият

Җырлап уздым урман арасын...

Җырлап уздым урман арасын...

Чыгып киттем,
Болыннарга җиттем,
Артта борылмалы юл калды.
Зәңгәр косынкасын селки-селки,
Урман итәгендә ул калды.
Артка карадым да каерылып,
Түзәлмәдем, җырлап җибәрдем...
«Син каласың миннән аерылып,
Йә, хуш инде, җаным, чибәрем».
Ак каеннар, таллар, тирәкләр!
Сау булыгыз,
Минем төсем итеп, сөйгәнемнең
Йөрер юлын бизәп торыгыз,
Җырлый-җырлый эшкә барган чакта,
Кара толымнарын үбегез!
Сез, шомыртлар, аның зифа буен
Ап-ак чәчәк белән төрегез,
Мине сагынып әгәр яшь тамызса,
Иркәләгез аны, сөегез!
«Сөрт яшеңне, гүзәл,
Вуз тәмамлап,
Кайтып җмитәр ярың», – диегез!
...Җырлап уздым урман арасын:
«Сау бул инде, китәм... каласың».
Зәңгәр косынкасын селки-селки,
Озатып калды
Яшьлек дустым, иркәм, җанашым.
 
 

* * *

Җырлар бирәм
Ядкарь итеп сиңа нәрсә генә
Бүләк итим туган көнеңдә?
Болыннардан өзеп, букет тезеп,
Гөлләр бүләк итәр идем дә,
Шиңәрләр шул алар,
Чәчәкләрен
Алып китәр шаян җил генә...
Син җилләргә карап калырсың да
Онытырсың...
Кайнар яшьлегеңә ямь өстәрлек
Бирим икән сиңа ни генә?
Мә, ал, дускай,
Ямьле яшьлегебез
Истәлеге итеп карарга
Җырлар бирәм,
Ихлас җырлар бирәм,
Җил дә алмый
Һәм кырау да тими аларга.

* Рәсемдә: шагыйрьнең хатыны Тәфтилә ханым.  60 нчы еллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар