Логотип
Шигърият

Гүзәлеккә сабырлык бир

Газинур Морат... Аның шигырьләреннән серлелек, моң, романтизм агыла. Батулла әйткәнчә, «Газинур шигыре сине Бетховенның «Айлы соната»сына алып килә». Ул – көрәшче шагыйрь дә: шигырьләре тыгыз фикерле, публицистик яңгырашка ия. Өр-яңа миф-риваятьләр уйлап чыгару, канатлы сүз булып китәрдәй тирән мәгънәле гыйбарәләр куллану, көтелмәгән чагыштыру-метафоралар, поэтик алымнар... Болары да нәкъ Газинурча.
 


Яратырга телим

(Тәкълид)

Бу дөньяда, бу гөнаһлы Җирдә, 
Йә, әйтегез, кем мин? 
Әйдә, мине яратмасын беркем –
Яратырга телим.

Кочагыңны аччы, и Сылукай,
Бер юаныйм, эрим.
Син дә әллә яратмыйсың?! –
Ә мин
Яратырга телим.

Синең өчен, бәлки, чыклы иртә, 
Бәлки, шыксыз төн мин. 
Күкләреңдә тик йолдызлар янсын – 
Яратырга телим.

Бу дөньяда, бу гөнаһлы җирдә 
Ник яшәлгән – белмим. 
Яратырга телим.


 

Хәтердә калган сурәт


Укылган китап күк ханым, 
Кырын ятып ятагына, 
Китап укый. Мәче белән 
Эте ауный як-ягында.

Китапта – яшьлеге аның, 
Үз яшьлеге – узмаганы, –
Үз бәхете, үз тәхете, 
Үз базары, үз заманы...
Дөнья инде йоклый күптән, 
Тик йокысы килми аның. 
Таушалган бестселлер кебек, 
Ятагында ауный ханым...

 


Нәтиҗә


Урман биргән
аңа матурлыгын,
күлләр саф суларын
сипкәннәр.
Һади Такташ («Урман кызы»)

Зиләйлүкләр, 
Гөлҗамаллар булып 
Ул җырларда яши һаман да... 
Табигатьтә урман кызы иде, 
Урам кызы итте замана.


 

Сөю атлы чаптарга

(Алдан язылган мәрсия)

Дөнья бит – синең дә 
Гөнаһлар булгандыр. 
Гөнаһлы бу дөнья 
Сиңа да тугандыр.

Булгандыр синең дә 
Чыгымчы чакларың. 
Сөю атлы чая 
Ак яллы чаптарың

Аранда күптәннән, 
Күптәннән – яралы. 
Камытлы кайгыдан 
Каралды яллары.

Канатлы иде ул –
Кистеләр канатын. 
Яралы җаныннан 
Кан акты... кан акты...

Аннары ыңгырчак 
Салдылар биленә. 
Чыбыркы чыжлады 
Сыртында: «Тибенмә».

Колынлы иде ул – 
Чалдылар колынын. 
Төшендә күрә тик 
Колынлы болынын.

Төшендә күрә тик 
Ак яллы чакларын. 
Җанара, тәнара 
Бәйгедә чапканын.

Бәхетле иде ул – 
Тапты да... югалтты. 
Көнчеләр җанына 
Хөсетле ук атты.

Ирекле иде ул –
Ә хәзер – йөгәнле... 
Бигайбә – ярылса 
Йөгәнсез йөрәге. 
Бигайбә...


 

Шахтер агай җыруы

Үтте гомер күмер чабып, 
Чабалмадык атларда. 
Газиз башлар читтә йөрде, 
Ярлар калды ятларга.

Үтте гомер... бәхет эзләп, 
Калды... өмет... аз гына. 
Безнең бәхетне таш басты 
Кара Дию базында.

Үтте гомер... 
Тын кысыла, 
Читләрдә ят һава да. 
Әй, җил,
Туган җир һавасын 
Алып килче дәвага.

Әй, җил, безнең сәламнәрне 
Илтче Туган илләргә. 
Сызгырып уз аулыбыздан 
«Шахта» дигән көйләргә.

Сыздырып уз...
Сызуларның
Үз сихәте бар аның.
Исләренә төшмәбезме
Ятка калган ярларның...

 

Әйтеш

– Нинди якты күзләр!
Нинди матур тезләр!

– Егет булсаң –
Тезлән!
 
– Иреннәрең – кершән,
Җиләк булып пешкән.

– Җебек булсаң –
Өзмә!


 

Эмансипация

Табигатьтә һәрни камил, 
Табигатьтә юк хата. 
Хатын-кызда сер калмаса, 
Җирдә тол-ятим арта.


 

Төнге идиллия

Төн – гүяки, арфа... 
Һәрбер кылы
Ай нурыннан аның үрелгән. 
Тынлык сонатасы аһәңенең 
Шавы килә галәм түреннән.

Галәм түрләрендә шытып чыккан
Чәчкәләре Җәннәт багының.
Без ауныйбыз шунда...
Арабызга
Тын соната керә агылып.

Җәннәт чәчкәләре безне күзли, 
Диләр бугай: менә тамаша! 
Синең гүзәллекне көйгә салып 
Уйный арфа... 
Күзләр камаша.

 


Аччы, туташ, ишегеңне...

(Заманча вариация)

– Аччы, туташ, ишегеңне, 
мин керәем,
Керфегеңә кунып бер эрәем.
Сөю сүрәсенең аять-шәмаилен 
Күңел түрләреңә бер эләем.

Аччы, туташ, кочагыңны, 
мин керәем, 
Җиләк иренеңнән бер үбәем. 
Башым куеп ак күбектәй күкрәгеңә, 
Кочагыңда килеш бер үләем.

– Әллә йолкыш шагыйрьме син, 
абзый кеше,
Әҗерен, дим, күпме түләең?..



 

Көянтә ясаучы зары

Чишмә сукмагына чирәм үсте, 
Көянтәләр менде чормага. 
Заманы шул: каласы да хәзер, 
Саласы да эчә торбадан.

Кыз-кыркыннар көянтәсез үсә, 
Болай ыспай, сылу үзләре. 
Дөнья йөге иңнәренә баскач, 
Иңсәләре генә түзәрме?

Көянтәләр аунап ята хәзер 
Урак, бишек белән янәшә... 
Зөһрә кыз да, әнә, Таһир белән 
Чишмә хозурында ярәшкән.

Чишмә сукмагында кавышканнар... 
Шундый булган йола, гадәте. 
Кайчан әле кыйбла иттек соң без 
Әдәпсезлек дигән әдәпне?

Әдәпсезлек дигән әдәптәндер 
Әверелә Сөю каргышка. 
Азмы гашыйк су юлында түгел, 
Суд юлында йөреп кавыша.

Бу «әдәпнең» чишмә башы кайда, 
Агып килә кайсы чорлардан?.. 
Зөһрә кызның көянтәсен, әйдә, 
Эзләп табыйк, энем, чормадан.

 


Таныш түгел бер сылуга

Төз аяклар, 
Төз муен. 
Таралып китте 
Уем.

Иңнәрендә 
Пар толым. 
Уем, гүяки, 
Болын.

Келәм булыйм 
Юлында. 
Чәчкә булыйм 
Кулында.

Йөресен бәхет чигеп, 
Хиссият илен гизеп.
Ә ул китте –
Уемны
Үкчәсе белән изеп...


 

Сынчыбагар

Үз бәясен ул бик яхшы белә,
Шуңа да ул алиһә күк тыныч. 
Сокланырга хәтта хәтәр аңа, 
Сокланырга хәтта куркыныч.

Карашларың белән орынсаң да, 
Әверелер кебек таш сынга ул. 
Юк, юк, сынчы карашыннан түгел –
Гарип дөньялыктан ятсына ул.

Юк, юк, сынчы карашыннан түгел –
Үз-үзеннән яшерә ул тәнен. 
Мәңгелеккә күчәчәк бу мизгел! –
Гүзәллеккә сабырлык бир, Тәңрем.

Сабырлык бир, Тәңрем, бу мизгелгә –
Фәрештәңә сынчың куя канат. 
Иреннәрең белән орынсаң да, 
Алиһәгә әйләнер сын кабат.

Сынчы китәр...
Остаханәсендә
Хуҗа булып калыр бер үкенеч:
Яратырга хәтта хәтәр аны,
Яратырга хәтта куркыныч.


Әйле-шәйле
Чаларса да чигә тирәләре,
Бер димче дә безне димләмәде.
Әйле-шәйле үтеп китте гомер,
Телгә чыкты сөю дигәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очраклы гына язучынын ТНВ-каналыннан бер шигырен укыганына тап булдым.Куплетларнын азагы "булмагае" сузе белен тэмамлана. Безнен бугенге хэлетебез тугелме икен.... Интернеттан шигырьне таба алмадым, бэлки шигырь шулай атала торгандыр. Ихтирам белен чит тобекте яшеуче Ульян олкесе Иске Кызылсу авылыннан Исхак Вильданов.

    Хәзер укыйлар