Логотип
Фоторепортаж

Күргәзмәгә рәхим итегез

Журналыбызның 105 еллыгы уңаеннан Халыклар дуслыгы йортында Уфада яшәүче рәссам Раушания Бәдретдинованың күргәзмәсе ачылды. Бу – «Сөембикә» журналының Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә эшләнгән проекты. 
Картиналары Нью-Йорк, Берлин, Мәскәү, Турин, Санкт-Петербург галереяларында урын алган рәссамның Казанда беренче күргәзмәсе. 
Аның турындагы «Җанга ачкыч» дигән язманы  хәтерлисездер? Раушания Бәдретдинова – тирән язмышлы, зур сынаулар узган рәссам. Бу аның иҗатында да чагыла, картиналарының һәрберсе үзе бер галәм. Барып күрегез, бер ай торачак әле алар. Керү бушлай.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар