Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

​Җанга ачкыч

Гөлнур САФИУЛЛИНА.
Гөлнур САФИУЛЛИНА.
11 октября 2018
811 карау
– «Инде ике атна буе бер ханым көн дә күргәзмәгезгә йөри. Шушы картинагыз каршына килә дә, елап тик басып тора», – диделәр. Соңрак ул мине үзе эзләп тапты. «Начар чир дигән диагноз куйганнар иде... Яңа гына тикшерелдем, терелгәнмен. Сез терелттегез! Нәрсәгә икәнен дә аңламадым, әмма аякларым үзләре көн саен картинагыз янына алып китте...» – дип сөйләде ул миңа. Кем белә, табиблар, бәлки ялгышкан гына булгандыр. Әмма сүз таралды... 

«Кочак» дип атала иде ул эшем. Кешенең эчке энергиясен ачарга булышучы махсус тренингка йөреп, күнегүләр узып, бик канатланган чагым иде. Бөтен дөнья камил булып күренгән мәл. Ясаганда ук картиналар сериясенең уңышлы килеп чыкканын тойдым. Мактану түгел бу... Үзең канәгать булганда гына башкаларга да ошый эшләрең. «Халык күргәзмәне карап чыга да, кабат «Кочак» янына килеп туктый», – диделәр. Мәскәү кешесе сатып алды аны. Соңыннан гына белеп шаккаттым: мин сораган бәядән дүрт тапкыр артыграк акча калдырган! Авырганда Һиндстанга, атаклы гуру Саи Баба янына барырга җыенган идем, операциядән соң терелдем, Аллага шөкер. Әмма әлеге теләгем калды – шул хыялны чынга ашырдым. Аннан – машина сатып алдым...

Ишембайның басу-кырларында үскән үләннәрдән пешерелгән гаҗәеп тәмле чәй безнең әңгәмәне шулай бөтенләй башка якка алып кереп китте әле. «Әни җыйган үләннәр... Аның янында гел халык – чир-сырхаудан дәва эзләп киләләр. Әнисенең әбисе кендек әбисе булган, дәвалаган, бу сәләт, бәлки, бераз миңа да күчкәндер, белмим. Янымда берәр кешенең нәрсәседер авыртса, шул урынга кулымны куям, булыша дип әйтәләр», – диде дә шушы тарихны сөйли башлады Раушания.

– Картиналарым – минем үзем, тормышым хакында, – ди ул...

Белмим, аның тоташ сынаудан гына торган тормышын киндергә төшерергә буяулар җитәрме?! Ә төсләрне... Төсләрнең кайсысын сайлыйсы?
 Мин Аллаһы Тәгаләгә һәм... Мәхәббәткә ышанам! 


Беренче адым

...Кечкенә чакта балерина булырга тели Раушания. Хәер, әнисенең чынга ашмаган хыялы булгандыр монысы: хореографик училищеда укыган вакытта травма алгач, Зинфира апаны әтисе бухгалтерга укырга күндерә – гомер буе баш хисапчы булып эшли ул. Әмма сәнгатькә тартылу күңелдә барыбер кала. Кызын да тегәргә-бәйләргә түгел, иң элек биергә өйрәтә. Ә Раушанияне... Пионерлар сараенда биюгә алмыйлар. «Башта ябыгырга кирәк», – диләр. «Салкын булгач, әни мине калын киендергән иде – шуны әйтергә оялдым», – дип көлә ул. Аның каравы, сәнгать мәктәбендә рәсем укытучысы кызга ике куллап ябыша: «Талант!» – ди. Әзерлексез-нисез аны беренче сыйныфка укырга алып та куя. Һәм адым саен: «Синнән күренекле рәссам чыгачак!» – дип кабатлый башлый... Бу вакытта инде алар Стәрлебаш районының таулар арасына качып утырган Яшергән авылыннан Ишембайга күченгән булалар. Әтисе белән әнисе шулай хәл итә: балаларга белем бирү өчен, кечерәк булса да, шәһәр кирәк.  



Сәнгать мәктәбен тәмамлап диплом алуга аның үзен шунда укытырга чакыралар. Әле сигезенчегә генә күчкән Раушания өчен зур вакыйга була бу. Хезмәт хакы да түләячәкләр бит! Ул инде үзенең киләчәген рәсем ясау белән генә бәйләп күрә. «Син – хатын-кыз, гаилә корырсың, өйдә дә эшләргә мөмкинлек калсын дисәң, укытучы һөнәре ал, үзеңә җайлырак булыр», – дип киңәш бирә укытучысы. Әнисе китү турындагы сүзне ишетергә дә теләми. Ә Раушания барыбер үзенчә хәл итә: әнисен санаторийга ялга озаткач, документларын ала да, Уфага чыгып китә. Зинфира апа кире әйләнеп кайтканда кызы инде Уфа педагогика училищесы студенты була. Сызым һәм рәсем укытучысына укыячак! 

Укулар башлана. Ишембайга кадәр атна саен кайтып йөри алмыйсың. «Санаторийда танышкан хатын сине үзләренә кунакка чакыра, барып кил әле», – ди әнисе. Бара Раушания. Үз йортлары белән торалар икән. Улы әфган сугышыннан кайткан, инвалид. Кызның килгән арада да өйдә әллә никадәр эш эшләп китүе хуҗаларга ошый, күрәсең. Беркөнне әнисенең яңа танышы Раушанияне каршысына утырта да: «Улымның сиңа күзе төшкән, әгәр аңа кияүгә чыкмасаң, ул үләчәк, – ди. – Әниеңнәргә: «Бала көтәм», дип әйт...»

– Жәлләвемне сизгәннәрдер инде... «Мин булмасам, аңа кем чыга?» – дип уйладым. Батырлык эшлим янәсе. Ул терелгәч, китәрмен, дидем. Нинди бала, үбешә дә белми идем әле... Әни бик елады инде. Уналтыда гына идем бит. 
Яши башладык... Чәчем беренче тапкыр шул чакта агарды. Ә мине буятты дип белделәр... Аңарда эпилепсия иде. Өянәге көнгә өчәр тапкыр кабатлана. «Ул егылганда теш арасына кулыңны тыгарга кирәк», – дип өйрәтте әнисе. Ә ул андый чакта үз-үзен белми, тешли. Училищеда начар ясый башлавыма игътибар иттеләр – кулым гел җәрәхәттә иде бит.

Күзгә күренеп сүнә башладым. Ярату юк. Кайдан килсен! Ә ансыз ничек яшәргә?! Озакламый барысы да бала юклыгын аңлады. Мин дәшмәдем. Дәшә алмадым... Хирург булырга укучы туганнан-туган Илшат абыем бар иде. Безнең училище аның тулай торагы белән янәшә: сукмаклар гел кисешеп тора. Бер очрашуда барысын да аңа сөйләдем. Ул шунда ук әти белән әнине чакыртып китерде... Ул чакта борчылудан колакларым ишетми башлады. Өстәвенә: «Балагыз булмаячак», – дигән диагноз куйдылар. Бердәнбер шатлыгым – рәсем калды... 

Тормышка беренче адымым шулай күңелсез тәмамланды минем. Әмма ул язмышымда бар – сөйләми кала алмыйм... 

...Ә Яшергән, Ишембай бер эшеннән икенчесенә күчеп аны гомер буе озатып барачак. Менә – «Намаз» картинасы. Сәҗдәгә иелгән татар карчыгы – аны тәрбияләп үстергән Рәхимә әбисе. «Картәнием авылдан беркая чыкмаган, – ди Раушания. – Унбер бала табып үстергән. Үзе вафат булганда җидесе генә исән иде. Бу кадәр хәсрәткә ничек чыдагандыр... Ул пешергән ипиләрнең тәмен хәтерлим. Сигезәр ипи сала иде берьюлы. Аның намаз укыганын күзәтергә ярата идем. Хыялыма чикләр юк! Намазлыгында килеш аны күкләргә күтәрәм, ак яулыгы – ике ак канатка әйләнә, йолдызлар аның баш түбәсенә таҗ булып тезелә... Адәм баласын дога гына шулай күкләргә менгезә ала. Бу эшем – шул хакта. Кешеләргә ярдәм итү сәләте шушы Рәхимә әбиемнең әбисеннән килә безнең нәселдә».

Яки менә «Азан» картинасы. Монсында – картәтисе Зәкиәхмәтнең язмышы. Аллаһы Тәгаләгә ышануы аның өчен инану гына түгел, зур сынау да булган. Диннең иң тыелган чагында мулла вазыйфасын үтәгән – авылдашларын хак юлга өндәгән ул. Сүз уңаеннан. Рушаниянең Нефть институтын тәмамлаган абыйсы Алмаз, көннәрдән беркөнне барысын да ташлап, Уфага, мәдрәсәгә барып укырга керә. Бүген ул Себер шәһәрләренең берсендә имам. Тамырлар чакыруы... 
Ясый башлаган картинаң, син уйлаган кысадан чыгып, бөтенләй башка юлдан да китәргә мөмкин. 


Икенче адым

Училищены тәмамлауга, Уфа дәүләт сәнгать институтына (бүген ул сәнгать академиясе дип атала) укырга керә Раушания. Хәер, укый да, «Иске Уфа» нәшриятында эшли дә. Чәчләре җиргә тиеп торган кызны фотомодель итеп тә чакыралар. Ә аннары юлына Илдар очрый... «Балагыз булачак!» – дигән хәбәрне ишетеп (табиблар бөтен өметне өзгәннән соң!), шатлыктан кая басарга белмәгәндә, әнисе аны җиргә төшерә: «Шалтырат үзенә. Кияүгә чыгасың»...

Уллары Рәүф туа. Әмма Раушанияне: «Рәссам булам!» – дигән хыялына илтеп җиткерергә тиешле уку да бар бит әле. Ире сүз әйтмәсен дип, рәсем ясаулар төнгә күчә. Сессия алдыннан берничә көн рәттән йокламаска өйрәнә. Дәресләр гел бер вакытта тәмамланмый – соңарган чаклары да була... Беркөнне иртүк ишектә кыңгырау тавышы шалтырый. Ачса – әтисе белән әнисе басып тора. «Ни булды?» – дип аптыраган кызларына кулларындагы телеграмманы сузалар: «Кызыгызның тәртибен тикшерергә кирәк, тиз килегез». Каентасы иренә аның кайчан, ничәдә кайтканын язып барырга кушкан икән. Әллә көләргә, әллә еларга... 

– «Ул бит сине кыйнамый, түз», – диде әни. Түздем... Онкология, диделәр. Хастаханәдә ятканда кулыма Луиза Хейның китаплары килеп эләкте. Аның язганнарына ышанам мин. Чиремнең сәбәбе – күңелемдәге үпкәләремдер дидем. Операциядән соң, улымны алдым да (бу вакыт аңа биш яшь иде), тулай торакка күчендем... Шөкер, мин аларның барысын да күптән кичердем инде...
Ходайның ярдәм итүе булгандыр – заказ арты заказ ява! Эшләремне ала башладылар. «Картәни» картинасын саткач, тоттым да Сочига китеп бардым: авырганда: «Мин бит әле диңгезне дә күрмәдем», – дигән уй һич башымнан чыкмаган иде... 

Көндез нәшриятта эшлим, кичләрен килгән заказларны үтим. Алны-ялны белми эшләдем ул чакта, 3-4 сәгатьтән артык йокламадым. Ике ел дигәндә фатир сатып алдым. Әти белән әнине, абыйны ялга җибәрә алдым, үзем санаторийларга бардым. 



Шәһәр, республика, халыкара күргәзмәләрдә катнаша башлаган еллар да бу. 

Үзеңне ирексез итеп санаган чаклар һәркемдә буладыр. Моны бөтен барлыгы белән тойган мизгел исә – иң авырыдыр. Әмма һәркемнең дә сайлау мөмкинлеге бар – киләчәкнең ачкычы үз кулыңда. Раушаниянең «Читлектә дә очып була» картинасы – шушы хакта. Бу эше Мәскәүдә, Милләтләр музее йортында саклана. 

Елы күрсәтелмәгән, әмма аның «Дога» картинасы да шушы чорга карый бугай. Ике дөнья чигендә торган Ана, кулларын күтәреп, Ходайга ялвара: «Баламны гына сакла! Аны гына ярдәмеңнән ташлама!».. Керфекләре түбән төшкән, әмма андагы ихтыяр көче, ныклык, сабырлык бөтен барлыгында чагыла. Ә доганың көче зур. Җирдән дә зур! 


 
Киндергә төшәсе сурәт гел күз алдыңда, уеңда – коймаклар кайчак шуңа көя. 


Өченче адым


Илдар белән уртак танышларында күрешәләр алар. (Әйе, тагын Илдар! Өстәвенә, әфган сугышы ветераны да әле, республиканың әфганчылар хәрәкәте җитәкчесе. Нишләтәсең, язмыштан уза алмыйсың! Раушаниянең исә үз фәлсәфәсе: «Мин аласы сабаклар бетмәгән, димәк».) 

– Илдар – тимерче иде ул чакта. Әлбәттә, иҗади тимерче... Кулы эш белә, кадак кага ала дип уйладым. Бөтен хатын-кыз кебек өйдә утырырга теләдем, балалар тәрбияләп кенә. Утырдым. Тик бу минеке түгел икән... 

Ирем миңа улын ияртеп килде. Әскәр – улым Рәүф белән яшьтәш диярлек: мин аны шунда ук кабул иттем. Яраткан ир-аты өчен хатын-кыз барысын да эшли... Әскәр миңа «әни» дип дәшә. Үз әнисе исән булганда болай эндәшү дөрес түгел кебек, әлбәттә. Әмма ул бик ягымлы бала, яратуын яшерми – күрсәтә белә. Бәйрәмнәрдә шундый котлаулар җибәрә – күз яшьләрсез укый да алмыйм. Кайтуга кочып ала, миңа булышырга тырыша: «Син утыр, ял ит», – ди. Илдар аларның икесен дә кадетлар мәктәбенә бирде. Мин теләмәдем, билгеле. Тәннәре күгәреп кайтулар еш булды, әмма мәктәпне ташламадылар. Аның каравы, бик мөстәкыйль булып үстеләр. Бүген икесе дә Санкт-Петербургта яшиләр. (Рәүф нәкъ үзем кебек, концертка дип китте дә укырга кереп кайтты!) Ә Илдар без өйләнешкәннән соң күтәрелә башлады, эшмәкәр булып китте. 



Хәер, ул үзе дә иҗатның күптән башка биеклегендә инде. Раушания Бәдретдинова бүген ЮНЕСКО Халыкара сынлы сәнгать Ассоциациясе, Россиянең дизайнерлар һәм Башкортстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы. Егермедән артык шәхси күргәзмәсен оештырырга өлгергән. Аның эшләре Россия, Украина, Канада, АКШ, Австрия, Германия, Нидерландия, Төркия, Намибия кебек илләрнең картиналар галереяларында, шәхси коллекцияләрдә саклана. (Беркайчан, берәүгә дә сатмаячак эшләре дә бар. «Айшә белән Әхәт» картинасы – шундыйлардан. Кечкенә балалары – улы белән кызы сурәтләнгән анда. Кадерледән-кадерле җаннар. Аларга кадәр җиде өметеңне җиргә күмгәч соң...)



Өч ел элек Мәскәү Милләтләр йортында аның «Агыйдел ярындагы кала» дигән шәхси күргәзмәсе уза. Картиналарны сатудан кергән табыш «Подари жизнь» һәм «Мәрхәмәт» (Уфа) хәйрия фондларына күчерелә. Бер кичтә 600 мең сум! Журналистларның берсе Раушания янына килеп ул көнне: «Үзегезгә нинди әйбәт пиар ясадыгыз», – ди. «Җавап бирмәдем, – ди ул. – Ни диим? Авырганда: «Исән-сау терелсәм, кулдан килгән кадәр башкаларга ярдәм итәр идем», – дигән сүзем бар иде...» 

Үсеш ягыннан артта калган балаларга «Мәрхәмәт» фонды еш кына рәсем дәресләре оештыра. «Күңелем куша, шуңа бу балалар янына барам да, – ди Раушания. – Яшермим, алар янында җиңел түгел. Үзләрен кайчан, ничек тотасын белмисең. Утырган җирдән кинәт торырга, сине этеп җибәрергә мөмкиннәр. Очлы әйбер белән кулыма да кадаганнары булды. Алар белән эшли торган үз методикам бар инде. Дәфтәр битенә проблемаларын ясыйбыз, аннан, төсләрне үзгәртү аша, алардан котылырга тырышабыз». 



Владимир Спиваковның Уфадагы талантлы балаларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәткәрләре дә аңа бик рәхмәтле: ул аларның проектларында катнашудан беркайчан баш тармый. («Ана һәм бала» клиникасында әзерләнгән бер күргәзмәне маэстро өчен тәкъдим итүне Рушаниянең үзенә тапшыралар. «Җандагы көй» картинасы янында озаграк тукталалар. «Яр буенда утырам, бала искеләре юам, ә үзем Париж турында хыялланам», – дип елмая Раушания. «Ә мин Парижда яшим», – ди атаклы музыкант. «Беләм, сез бәхетле...» Икенче көнне исә Владимир Спиваков фондыннан шалтыратып, аны Парижга иҗади командировкага чакыралар. «Җандагы көй» – аңа Париж урамнарын күрсәткән картина.) 

Башкортстанда Раушания Бәдретдинованы үз кием линиясен уйлап чыгарган рәссам буларак та беләләр. «Монысына үзем матур киенәсе килгәнгә тотындым – дип көлә ул. – Екатеринбург шәһәрендә узган күргәзмәдә батик ысулы белән яулыклар ясаучы рәссам белән таныштым. Самолетта кайтканда исә башыма уй килде: «Мин бит картиналарымны тукымага күчерә алам», – дим. Берне ясап карадым, икене... «Коллекциягә тотынып карарга кирәк сиңа», – диделәр. «Яратам» һәм «Киндердән – тукымага» коллекцияләре шулай туды. Тәкъдим итү кичәсендә үк алып бетерделәр. «RUSHA» линиясен дәвам итү өчен вакыт һәм матди мөмкинлекләр кирәк».

Фото: Татьяна Франк

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/galereya-hudozhnikov/?id=8144

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com