Логотип
Күңелеңә җыйма

Яшьлек хаталары. № 5.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6551

Икенче көнне төшкә кадәр йоклаганмын. Мунчада булган хәлләрдән соң мин башка кеше булып уяндым. Ачуым чыкты. Шул егетне күрсәм, күзләрен чокып чыгарыр дәрәҗәдә явызланган идем мин. Ашагач-эчкәч, өйләрне җыештырып чыктым. Дөресен генә әйткәндә, сеңелкәшләр арасында эшне бүлдем дә, бакча ягына чыктым. Фәнилнең номеры җыйдым. Алмаган була! Мин мунчага кереп, теге мокасинны җыеп куелган урыннан алып, җирәнеп кенә киштәдә тапкан үтәкүренмәле пакетка салдым. Болай булмый бит инде. Болай күренә… Мин башка бер пакет эзләгәндә Фәнил шалтыратты. 
- Алло.
- Нәрсә иде, җимешем?
- Әле татлыкаең идем бит әле? 
- Э… Нәрсә булды?.. 
- Унбиш минуттан безнең бакча башына килеп җит. …Килеп җит, пожалуйста. Сөйләшәсе сүз бар иде.

Фәнил ярты сәгатьтән соң гына килде. Ул килгәнче үземә урын таба алмадым. Әйтәсе сүземнең мөһимлегеме, аны күрәчәгемме – кайсысы күбрәк дулкынландырды?.. Тыкрыкта күренүгә мин аңа атылдым. Фәнил кочагын җәеп елмайды. Әмма мин аны туктаттым. «Тукта, башта эш», - дидем. «Э-эш? Әллә пешеп җитештеңме?» - дип Фәнил кулларымнан тота башлады. 
Никадәр кочагына керәсем килсә дә, кулына суктым. Теге аптырап ук китте. Мин аңа сүз әйтергә бирмичә: «Кара», - дип Фәнилнең йөзе алдында үтәкүренмәле пакеттагы мокасинны селкеттем. Фәнил түзә алмыйча көлеп җибәрде: «Бу нинди вещдок тагын?» - диде. 
- Фәнил, мин теләгән нәрсәне эшлим дидең. Бу  аяк киемнең иясен табып… җәзала.
- «Модный приговор» тапшыруына җибәрик лучше, - Фәнил әле һаман җитдиләнмәде. 
- Бу кеше мине… үпкәләтте. Аны җәзага тартырга кирәк. …Миннән сәлам әйтеп.
- Нишләтте ул сине? – Фәнил елмаюы юылып төште.
Минем тынып торуымны күреп, Фәнил зәһәрләнеп китте: «Әллә сиңа тидеме?! Тидеме ул сиңа?! Әллә көчләде инде?!» - дип кычкырып ук җибәрде.
«Акырма! Юк. Тимәде. Почти. Әмма әз калган иде…» - дип сүземне төгәлләдем һәм кочагына кердем. Фәнилнең тәне каткан иде. Авыр сулышы күкрәген еш-еш күтәртте. Әле генә аңладым, Фәнил гәүдәсе качоклардан бер дә ким түгел икән. Свитеры астыннан кулларынның көчле мускулларын тойдым. Берне бәрсә, тимерне өзә диләрме әле андыйлар турында?.. Мин изрәп басып торганда, Фәнил башында план корыла иде бугай. Ул мине үзеннән кисәк читләтте һәм теге пакетны свитер астына тыкты. Кесәсеннән телефонын чыгарды да, бер төймәсенә басты: «15 минут. Марат, Юныс», - дип мине таш күкрәгенә кысты да, иренемне авырттырып үпте. Бер сүз әйтмичә китеп тә барды. Мин калдым басып. Ни уйларга? Ничек хәл ителә булды инде?..

Кичен Зәринә шалтыратып, үзләренең капка төпләренә кич утырырга дәште. «Егетләр әллә кая югалды. Юныска шалтыратам – юк. Алай булгач, клубка да төшмим, менеп алсын, име? Син дә төшмә. Тугызга кил, яме?» - дип трубкасын да куйды.
Шул заманнан бирле Фәнилнең дә бер хәбәре юк иде. Үзем шалтыратмадым, билгеле. Хәзер менә! Димәк, Юныс та югалган… 
Зәринәгә барганда авыл урамында бер егет әсәре күрмәдем. Гадәттә, тегендә-монда тәмәке көйрәтеп басып торалар иде. Ярар, исем китте ди.
Күз алдыма Фәнилнең теге егеткә иманын укытканы килеп басты. Сугышканнардыр. Фәнил «Якын киләсе булма!» дип тегеңә сукканын күз алдыма китердем. Тегесе тәгәреп егыла… Минем өчен егетләр сугышканы юк иде моңарчы. Әллә нинди татлы тойгы биләп алды. Тән буенча дулкын йөгереп китте…
Зәринә мине көтеп утыра иде инде.
- Бу хәчтерүш Юнысына кара син! Трубкасын да алмый! Башка шалтыратмыйм да! Чукынып китсен! – дип әйтеп салды. Рәзилгә дә шалтыраткан идем аптырагач. Ул да алмады!
- Һм. Исең китте. Шалтыраткач, алма. Тик шалтыртасын шунда! – дип хупладым.
Зәринә миңа учы белән көнбагыш салып бирде. Бер сүзсез генә чиртеп утырдык. Икебезнең дә уйлар егетләрдә иде бугай. 
- Әллә Сәриянең печәнлегендә ята инде, собака, нәрсә уйлыйсың, Айсылу? – диде Зәринә, көнбагыш чүбен төкереп.
Мин җавап бирергә дә өлгермәдем, Зәринәнең телефоны шалтырады. «А! Юныс!» - дип аһ итте дә, төймәсенә басты. «Нәрсә? Гулять итеп бетердеңме? Минем янга килмә! Әнә кызларың белән тегел! Ә? Аһ!..» - дип Зәринә сүзен кисте. Юныс әйткәнен тыңлады. Төймәгә басты. Шар күзләрен миңа күчерде.
Минем йөрәгем аягыма төшеп китте.
- Марат белән Рәзилнең сотрясение мозга, Закирның кулы сынган… Безнекеләр күрше авылга барып Балта Салихы бандасы белән сугышканнар. Тегеләр дә кырылышкан. 
- Ә Фәнил? – дидем мин көчкә телемне кыймылдатып. 
- Фәнилеңә чурт та булмады. Милициядә, - диде Зәринә, - курыкма, анасының абыйсы шунда эшли. Җибәрерләр. Беренче мәртәбә түгел лә.
Авылга ел да кайтып бу исемнәрне беренче ишетүем иде. Безнең очта әбиләр дә бабайлар яши. Бу зират очлары, кибет очларын бер дә белми идем. Әллә кемнәр бар икән… 
- Шул күрше авылы белән сугышып, кызлар бүлешеп чукынышалар инде. Бу юлы да берәр ерык ботны бүлешә алмаганнардыр, - диде Зәринә сүгенеп.
Әле дә ярый караңгы иде, Зәринә минем кызарып чыгуымны күрмәде.
 Телефоным шалтырады. Фәнил.
- Ну! Өшкердем мин түфлиең хуҗасын, - диде ул.
- Син милициядәме? – дидем мин каушап.
- Юк ла инде. Футбол уйнап имгәндек бераз дип аңлаттым. Карале, Татлыкай, син сораганны бирдем, син дә мин сораганны бирерсең инде? – диде ул.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6645.
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик озакка суздыгыз инде. Коту туйдыра башлады.

    • аватар Без имени

      0

      0

      неужели шушы эсэрне тулысынча язып чыгарып булмады специально сузасыз

      • аватар Без имени

        0

        0

        Матур итеп йомгакларга вакыт житкэндер инде...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Укучыларыгызны югалтасыз болай булса...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дэвамы кайчан? Бик кызык, яшь чаклар исеэ тошэ...

            Хәзер укыйлар