​Яшәү кадерле син булганга…

Без көз көне кавыштык. Җыясы уңыш инде җыелган, келәт-базларга шыплап тутырылган иде. Шушындый муллык вакытында өйләнешүебезне бар да бәхеткә юрады. Ә Илфат белән минем өчен ул көннәрдә бергә булу, янәшә булу бәхетнең болай да инде җиденче катына күтәрелүгә тиң иде.
Туй буласы көнне чиләкләп койган яңгыр тавышына уяндык… Көн уртасында өебез каршына УАЗ машиналары килеп туктады. Авыл тынлыгын бозып, мине алып китәргә юлга кузгалган машиналар кыр ягына борылуга ялтырап кояш чыкты. 
Көн кичкә таба тәмам ачылды. Җырлап-биеп, күңелле итеп яшьләр туе иттек. Тик табигатьнең безнең белән иртәнге шаяруы моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Икенче көнне җир өсте шакырдап катты. Олылар туе табынына җыелган кунаклар төнлә пычрак ерып кайтасы булмаганга сөенде. Өченче көнгә, безнең яклардагы гадәт буенча, “килен чәе” үткәрдек. Әбиләр чәйгә... ап-ак кар өстеннән атлап 
килде. Көзнең беренче кары өйләгә кадәр эремичә, бөтен дөньяга сафлык бөркеп торды. 
Тормышыбызда берәр вакыйга булган саен кабат туй көннәребезне искә төшерәм. Ул чакта тәүлек эчендә табигатьтә булган үзгәрешләр бик күп нәрсәләргә алдан ясаган ишарә кебек тоела миңа хәзер.
Улыбыз елак булды, ә мин исә аңа караганда да елаграк идем бугай. Баланы ничек төрергә икәнен белмәсәм дә елыйм, ул аз ашаса да, күбрәк ашап җибәрсә дә… Иремнең эше авыр, ул милициядә хезмәт итә. Көне буе кеше проблемаларын чишеп өйгә кайтса, монда аны тагын ике елак көтә. Дөрес, Илфат бусагада күренүгә, мин, өстемнән тау төшкәндәй, тынычланып калам. Әтиебез янәшәдә булганда, җавабы табылмаган сорау юк ул!
Торган бүлмәбезнең җиде квадрат метр гына икәне  авылдан кунак килеп кичкә урын җәя башлагач беленә. Ләкин күңелебез киң, йөзебез ачык, табыныбыз мул иде безнең. Үз почмагыбыз турында мин ул чакта әле хыялланмадым да. Һәм, көтмәгәндә коеп яуган яңгырдан соң ялт итеп кояш чыкты — Илфат бер җинаятьне тиз арада ачкан өчен безгә яңа йорттан фатир бирделәр!
Улыбыз Фәритне исә беренче класска без өчәү озаттык — әтисе, мин һәм туачак нәниебез. Тиздән икенче тапкыр әни булам дигән уй мине бөтенләй үзгәртте.
Тик ул елны көз минем өчен бик авыр башланды. Кинәт кенә сулыш алуым авырлашты, көннән-көн хәлсезләнә барганымны тойдым. Больница юлларын таптый торгач, сук­маклар Республика клиник хастаханәсе белән тоташты. Күренергә генә дип барган җирдән мине ятарга ук алып калдылар. Ә тагын ике көннән чирне дәвалап кына булмаячагы, ашыгыч операция кирәклеге ачыкланды…
Рентген кабинеты төбендә ирем белән бер-беребезгә карашып утырган мизгелләрне гомеремдә онытасым юк. Мин аларны күңелемнән сызып атырга теләмим дә! Икебез дә эчтән генә үксибез. Сөйләшмибез, чөнки кемдер башлап сүз әйтсә, икенчебез шунда ук кычкырып елап җибәрәчәк. Бер-берең өчен никадәрле кадерле, якын, кирәкле икәнеңне тойган, аңлаган минутлар булды бу. Ә аннан, дөньяның бар мәшәкатен Илфатыма калдырып, аңа ышанып, тыныч күңел белән операция бүлмәсенә атладым. Карыным­дагы сабыйны иремнең миннән артык яратуы, көтүе көч бирде, соңгы ике тәүлек эчендә меңнәрчә мәртәбә уема кергән “әгәр” сүзе артка чигенде. Күңелемнән әле олы улым — Фәритем, әле әнием белән сөйләштем. Адым саен Хо­дайга ялвардым: “Зинһар, ярдәмеңнән ташламасана! Мине яратучы йөрәкләрне ятим итмәсәнә!” Калганы — томан эчендә…
Аңыма килүгә, ыңгырашып, чамасыз авыр булып тоелган кулымны акрын гына аска шудырам. Балам, багалмам, ул исән, ул әле һаман да минем күкрәк астымда! “Белеп булмый”, дип операция бүлмәсенә алдан ук гинекологларны да чакыртканнар иде.
Соңрак ишетәм: операциянең озынлыгыннан ирем тәмам гаҗиз булган. Йөзе кәгазь кебек агарган. Ул минем һәм туачак нарасыебызның исәнлеген сорап бертуктаусыз Ходайга ялварган. Ә торакаль хирургия бүлеге мөдире Расих Хәсәнов өч көн, өч төн больницадан чыкмаган. Чал чәчле, тәҗрибәле табибның болай да сирәк очрый торган диагноз — үпкә куышлыгына һава эләгүне минем кебек авырлы хатынга беренче тапкыр куюы булган бу. Хәлемне сораучыларга ул кырыс һәм кыска җавап биргән: “Минем кулда ике кешенең гомере. Хәлемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен”. 
Тагын бер айдан дөньяга кечкенә генә, матур гына бер малай туды. Мин аны тәүге тапкыр кулыма алган минутта, белгән кебек, кесә телефоным “телгә” килде — борчылып, адашының хәлен сорап, Расих Мирзаянович шылтырата икән… “Туачак улыбызга сезнең исемне бирергә тели-
без”, — дип әйткән идек инде без аңа.
Кулына нәни “төенчек” — улыбызны күтәргән иремнең иңенә таянып өебез бусагасын атлап кергәннән соң инде дүрт ел вакыт узды. Яшәүнең кадерен белеп яшибез без хәзер, гаиләбез, шөкер, дус, тату. Әтиебез тәртип сагында булгач, балалар тәрбиясе күбрәк минем өстә. Илфат малайлар йоклагач кайта, алар торганчы эшкә китә. Сабантуй, 
8 Март, Яңа елларны да күбрәк үзебез генә уздырабыз. Тик зарланмыйбыз — милиционер хатыннары көтә белә алар. Йөрәктә сөю булганда — бигрәк тә!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 12 сентябрь 2020 - 16:47
    Без имени
    Исенлек барчагызгада!!!Расих Мизаянович алтын куллы хирург!!Исенлек саулык,озын гомер ана! Бик зур рэхмет хезмэте очен!!!!
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10215
    5
    129
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6011
    1
    82
  • 7186
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8211
    1
    46
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 19 сентябрь 2020 - 07:50
    Без имени
    Минем курше авылга к лен булып тошкэн апам нэк шушындый тормыш а гомер кичерде, кайнэсе эгэр балалар га берэр кием алса апам барында мичкэ ата иде дип сойли, бер вакыт малае на бурек алып кайткан идём кулымнан тартып алдыда янып торган мичкэ а ты ди, ике каен сенелсе бар иде эти _энисе урынга калгач пинсэлэрен алдылар, э кайтып та алып китеп тэ карамадылар алар вафат инде хэзер, э апамны хэзер бик авыр чир бэреп екты шулай бер рэхэт курмэде язсан язып бетерэ торган тугел роман язырлык анын тормыш, аллам андый тормыш ны бер кемгэ дэ курсэтмэсен
    Инде минем чират...
  • 18 сентябрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бик матур хикэя !!! Укыйсы да бик кунелле булды !!! Эйдэ бергэлэшеп устерсеннэр инде сабыйларын .... Лэйлэ узе дэ югалтуны кичергэн бит !!!Бэхет елмайган димэк .... Бэхетлэре булсын барча балаларнын да .... Кеше бэхет очен туа,бэхетле булсын hэркем ....
    Син минем балам!
  • 18 сентябрь 2020 - 14:00
    Без имени
    Бик яхшы эсэр,бик азлар гына анлый шул язмышнын кисэтуен.Яшь чагымда ирем бн ачуланышкач,сойлэшмим дип уземэ-узем суз биреп,ярты кон сойлэшмэсэм,ике улымнын берсе нык итеп авырый башлый иделэр,температуралар бн.Шуннан сойлэшэ башлыйсын инде,уртак борчу килгэч.Купме сынадым,гел шулай була иде,аннары тэкэбберлегемне читкэ куеп,элэгешсэк тэ,сойлэшмичэ йормэдем,мин хаклы булсам,ярар,Аннан минем Бер жирем жэ кимеми дип,уземне тынычландыра идем.Бер тирэ,аерылыйм микэн эллэ дигэн уйлар да кергэлэде,аннары уйладым,этилэре балаларга минем шикелле ук якын,бигрэк тэ ир балага,этилэреннэн аерып алсам,барыбер мине гаеплэрлэр,алар да бит ир кешелэр,алга таба узем генэ доес тэрбия бирэ алырмынмы дип,барысын уйлап торып калдым.Аллага шокер,хэзер шуна соенеп бетэ алмыйм,инде 45-ел яшибез.Балалар да гаилэле,аларга гел тигезлектэ уз балаларын узлэренэ устерулэрен телим.Балалар бэхете эти-энидэн тора.
    Бала хакы
  • 18 сентябрь 2020 - 14:47
    Без имени
    Шуннан ни булды?
    Яңгыр 
  • 18 сентябрь 2020 - 15:05
    Без имени
    Фото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.
    Фотолар дәвалый? 
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...