Логотип
Күңелеңә җыйма

Яратып кочаклау

Өч дус кыз без. Арада мин генә соры тормыш алып барган хатын-кыз. Ирина белән Оксана ирләреннән уңды. Мул тормышта яшиләр. Нәрсә алып кияселәре килә, шуны кияләр. Кая ял итәргә барысылар килә, шунда баралар. Ирләре карап кына тормалы – чибәр! Ә минем нәрсә?! Утыз яшем тулгач кына кияүгә чыктым.


Өч дус кыз без. Арада мин генә соры тормыш алып барган хатын-кыз. Ирина белән Оксана ирләреннән уңды. Мул тормышта яшиләр. Нәрсә алып кияселәре килә, шуны кияләр. Кая ял итәргә барасылары килә, шунда баралар. Ирләре  карап кына тормалы – чибәр! Ә минем нәрсә?! Утыз яшем тулгач кына кияүгә чыктым.

Булачак ирем белән эш буенча узган җыелышта таныштым. Ул дәүләт учреждениесендә гап-гади хисапчы булып эшли. Әллә нәрсә матурлыгы да юк иде. Озак кына уйладым да, ялгыз калганчы, кияүгә чыгыйм дигән карарга килдем. Ул бик яхшы кешегә охшаган иде, кайгыртучан, начар гадәтләре дә юк. Ялгыз яшәгәнче, ямьсез, әмма сине яраткан ир белән яшәвең яхшырактыр инде ул. Әллә нинди көчле хисләр белән янмадык. Өйләнештек тә тыныч кына яши башладык.  Хисләр ташкыны булмаса да,  хөрмәт бар иде.  Назлашулар да әллә нигә бер генә булды. Миңа шул җитә иде. Хәер, моны проблемага санамадым да, күпчелек  ир белән хатын әнә шулай яшидер инде ул. Бер-бер артлы балаларыбыз туды.  Мин бик бәхетле ана идем. Бар назымны балаларыма бирдем.


Яшии-яши чагыштыра башлыйсың икән инде ул. Мин дә үз тормышымны дус кызларымныкы белән чагыштыра башладым шулай. Дус кызларым кияүгә иртә чыкты. Аларның инде балалары зур, ирләре акчалы эштә: берсенеке – танылган пластик хирург, икенчесенеке – эшмәкәр. Икесе дә шәһәр читендә зур йортта яшиләр. Ә без социаль ипотека программасы буенча алган кечкенә генә өч бүлмәле фатирда гомер итәбез. Дус кызларым кыйммәтле машиналарда җилдерә, ә мин – җәмәгать транспортында. Үземне көнкүреш  мәшәкатьләренә чумган бик ямьсез, соры тычкан кебек хис итә башладым. Моның өчен иремә тагын да ныграк ачуым килде. Сиздермәскә тырышсам да, мөнәсәбәтләребезгә тәэсир итте. Ерагайдык, сирәк кенә булган назлашулар да бетте. Хәтта артык сөйләшми башладык. Ул минем болай да тыныч, аз сүзле. Гадәттә мин сөйләшсәм генә сөйләшә иде. Үзем дә эндәшмәгәч, ул да йомылды. Безне балалар гына тота иде бугай.


Ирина һәм Оксана белән төрле социаль хәлләрдә яшәсәк тә, дуслык бетмәде. Ике-өч айга бер тапкыр очрашып сөйләшү традициябез дәвам итте. Әмма соңгы тапкыр балаларны калдырырга кеше юк дип,  бармадым.  Бу сәбәп кенә иде инде. Югыйсә кайнанам, шалтыратуга, хәзер килеп җитә. «Йөре, дусларың белән аралаш. Хатын-кыз көнкүреш мәшәкатьләренә генә батып яшәргә тиеш түгел», – ди ул. Дус кызларым янында бик уңайсызланырмын дип уйладым. Әле яңа гына берсе диңгездән, икенчесе Альп тауларыннан чаңгы шуып кайтты. Җитмәсә, һаман брендлар, төрле спалар турында сөйлиләр. Ә минем бер спа-үзәккә барып караганым юк. Бөтен спам – ванна бүлмәсе.


 Ике-өч көн үтүгә, Ирина шалтырытып, мине очрашуга чакырды. «Синнән бер киңәш кирәк, зинһар, очрашыйк», – диде ул.
 Кафеда минем бөтенләй башка Ирина көтә иде. Бите шешенгән, күзләре кызарып беткән, чәче-башы тузган.
– Ни булды? – дидем куркып калып.
–  Миләүшә, – диде ул бик дулкынланып. – Синең бит Раилең бухгалтер. Законнар, салымнар турында барысын да беләдер. Иремә ярдәм кирәк...
Иринаның иренә минем ирем нинди ярдәм күрсәтә алсын инде? Ул кайда да, минем гап-гади хисапчы булып эшләүче ирем кайда дигән уй баштан йөгереп үтте. Баксаң, иренең компаниясендә салым инспекциясе закон бозулар тапкан. Хәтта прокуратура кызыксына башлаган. Аңа зур штраф яный икән.
–  Минем Раил нинди ярдәм күрсәтә алсын инде, Ирина? Ул бит кушканны гына эшләп утыручы. Законннарны белсә дә, аларны ничек читләтеп узуны белмидер ул. Син Оксана иренә шалтырат әле. Аның элемтәләре күптер. Ул бит шәһәрдәге иң яхшы пластик хирург.  Аңа әллә нинди бай хатыннар йөри дип сөйли Оксана.
– Юк, аның башын катырасым килми, Миләүшә. Оксананың болай да борчулы чагы. Аның ире кабат... әй, сөйләмәм дигән идем бит. Ярый, оныт.
– Нәрсә булды? Без бит бер-беребез турында барысын да беләбез. Оксана нигә борчыла? Соңгы очрашканда бик бәхетле иде бит.


–    Эх, Миләүшә, синең битлекләрсез гап-гади бәхеттә яшәвеңә кайчак көнләшәбез. Үзең дә сизәсеңдер. Сезнең Раил белән тормышыгыз икегә икене тапкырлагач дүрт булган кебек төгәл, дөрес. Үзегезнең тыныч дөньягызда бик бәхетле яшисез бит. Ә күбрәк теләгән саен, нәфесең күп булган саен, башка кагыйдәләр буенча яшәргә кирәк. Битлекләр кияргә, каударланырга, теләмәсәң дә кемнедер мактарга, елмаерга, бүләк бирергә, гомумән, һаман нидер эшләргә кирәк... Аңлыйсыңмы? Җитмәсә, уңышлы иреңне башка хатыннар ауларга гына тора. Аның артыннан күз-колак булмасаң, хәзер алып китәләр. Кайбер ир-ат бит ул песи кебек,  кем сыпыра, шуңа иярә...
Иринаның болай ачылып китеп сөйләвен шаккатып тыңлап утырам. Мин күз алдына да китермәгән әйберләр турында сөйли бит. Шулай кыланып яшәп була микән?!
–    Әнә, Оксананың ире тагын бер пациенткасы белән чуала башлаган. «Башка мондый хәлләр булмас», – дип антлар эчкән иде, Оксана бер тоткач. Кабат шул юлга баскан. Оксана бар көченә гаиләне саклап калырга тырыша.  Аны да аңларга була, ул бит эшләми, өйдә утыра. Ире китсә, нинди акчага яшәмәк кирәк. Ул алып калыр ирен, менә миңа нишләргә?! Эш судка китсә, бар мөлкәтне тартып алсалар... Аптырагач, ирең берәр киңәш бирмәсме дип уйладым.
Ирина сөйләде дә сөйләде. Ә мин ялтыраган тормышларының башка ягын күреп, аларны жәлләп утырдым. Дус кызларым өчен бик борчылдым. Раилдән киңәш сорарга вәгъдә бирдем.


Кичен иремә Ириналарның проблемасын сөйләдем. «Прокуратура катнаша башлагач, хисапчы киңәше түгел, яхшы адвокат кирәк инде аларга. Әлбәттә, салым инспекциясендә эшләгән танышларымнан сораштырып карармын», – диде ирем тыныч кына.
Ул миңа  бухгалтерия эшләре буенча нидер аңлатырга кереште, мин аны тыңламый идем инде. Күз алдымда Ирина белән Оксананың бай тормышлары үтте. Иринаның ире өчен борчылып яшәве, Оксананың иренең хыянәтенә күз йомуы. Яшәүме инде бу?!.


Шулчак иремне яңа күргәндәй, аңа төбәлеп карап утыра башладым.
Ул сөйләгән җиреннән туктап:
–    Ни булды, Миләүшә? – дип сорап куйды. Һәрвакыттагыча минем өчен борчыла, миндәге һәр үзгәрешне сизә. Ирем янында шундый тыныч, шундый рәхәт икән бит. Бернәрсә турында борчылмый яшим икән. Аның мине яратуына, миңа хыянәт итмәячәгенә ышанам. Һәм бу хакта борчылмыйм да. Ул  мине, балаларны кайгырта. Әйе, кыш уртасында диңгезгә алып бара алмый, әмма елга бер балаларны Төркия комлыгына алып барабыз. Фатирыбызга да үзебезгә ошаган ремонт ясалган. Кызларның үз бүлмәләре, безнең үзебезнеке бар. Әйе, әллә нинди кыйммәтле кибетләрдән брендлы киемнәр сатып алмыйм, әмма шәрә дә йөрмим. Эштәгеләр һәрвакыт: «Син килешле итеп киенәсең», – диләр... Ирина дөрес әйтә, минем бәхет гап-гади, әмма бик кадерле икән бит. Үземнең бәхет, минем тормыш.
– Раил, мин сине бик яратам дип, кайчан соңгы тапкыр әйттем икән? – дидем аптырап карап торган иремә. Ул тагын да аптырашка калып:
– Күптән инде, яратам дип әйтү түгел, сөйләшмисең дә бит әле соңгы вакытларда. Ничек сүз башларга белми йөрим менә. Мин сине үпкәләттемме соң әллә?
– Юк, үпкәләтмәдең, син мине бәхетле иттең, – дип, иремне кочаклап алдым. Сигез ел яшәү дәверендә ярату, наз, дәрт тулы беренче шундый кочаклау иде ул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай шул, яндагы бәхетнең күпләр кадерен белми. Не было бы счастья, да помогло несчастье подружек)

    Хәзер укыйлар