Логотип
Күңелеңә җыйма

Яраткан кешең белән куышта яши алыр идеңме?

Биш ел элек мин күрше шәһәрдә яшәүче бер егет белән таныштым. Танышулар, кавышулар мизгел саен булып торган бу җиһанда, әлбәттә, зур вакыйга түгел иде ул. Башкалар өчен, дим. Ә мин... Мин, барлык гашыйклар кебек үк, бәхетемнән күктә, болытларда йөздем. Иңнәремә канатлар куйган бу сөенеч миннән бер дә китмәс төсле иде. Аның нинди гаиләдә үсүе, төскә-биткә әлләни булмавы (минем өчен дөньяда аңардан да чибәр ир-ат юк!), туган көнемә чәчәксез, буш кул белән килүе — болар берсе дә мөһим түгел иде. Янымда гына булсын. Минем белән генә булсын!
Ул көннәрне искә төшергән саен хатирәләргә чумам.
...Җылы җәйге кич. Урамнар буйлап җитәкләшеп йөри торгач, аякларым арып, җирне тәмам тоймас булды. Калган юлны ул мине өйгә кадәр кулларында күтәреп кайтты. Аның көчле кулларын, җылы тәнен тоям да бөтен барлыгым белән аңа сыенам.
...Коеп яңгыр ява, яшен яшьни. Без, кулга-кул тотынышып, сыеныр урын эзләп йөгерәбез. Түбә астына кереп баскач, бер-беребезгә карадык та кычкырып көлеп җибәрдек — икебез дә суга төшкән песи балаларына охшаганбыз. Кинәт өшеп китәм һәм җылы эзләп аның кочагына елышам.
...Яз. Ул мине машина белән озата килә. Безгә шундый рәхәт, шундый күңелле. Төн караңгылыгын ерып, икәү кычкырып җырлый башлыйбыз. Берне, икене, өчне...
Һәм кинәт боларның барысы да юкка чыкты. Беренче мәлдә нәрсә булганын да аңламадым, хәтта уйлый да алмадым. Башымда гел бер җөмлә буталды: “Бөтен нәрсәнең дә соңы була икән, ахыры...” Җир әйләнүдән туктады, дөресрәге, ул минем күз яшьләремә күмелеп калды. Мәхәббәтне каргап үкседем дә үкседем шул.
Тик яшәргә кирәк иде. “Горурлыгыңны җуйма, Эльвира”, — дидем үз-үземә. Мине урам этләренә кадәр таныган шәһәребездә башка кала алмый идем, Казанга күчендем. Балачак хыялымны чынга ашырырга да, ниһаять, җай чыкты — университетка укырга кердем. Студент тормышы мине үз эченә бөтереп алды. Әллә никадәр дус кызлар таптым, әдәби китаплар укып кинәндем. Әмма күңелгә барыбер нидер җитми. Яратуга, назга сусавымны үзем аңлыйм да... Тик берәр егет белән очраштыммы, үзгәрәм дә куям. Кая ул җаныма якын җибәрү?! Мин аларның үземә кыйммәтле бүләк биргәне, ресторанга чакыра алганы белән генә сөйләшәм. Ә бу юлга бер бассаң, ан- дыйлар сукмагыңа чыгып кына торалар икән. Мондый тормышка күнеп киткәнемне сизми дә калдым. Яхшы машина, затлы кием-салым, бизәнү әйберләре, матурлык салоннары — берзаман тормышымны болардан башка күз алдына да китерми башладым. Рәхәт бит, мин берәүгә дә бәйләнмәгән, бирәләр икән — алам, бирмиләр икән — икенчесен табам. Ялгызым гына калган чакларда йөрәк сыкрап-сыкрап әрни, билгеле. “Син нишлисең, Эльвира, берәү өчен ни дип бөтен дөньядан, һәммә ир-аттан үч аласың?” — дип, үземне битәрлим. Ә аннан... күңелдәге нәфрәт тагын барысын да оныттыра. Ул чакта миңа: “Яраткан кешең янәшәсендә куыш та җәннәт кебек тоела”, — дисәләр, кычкырып көләр генә идем. Сез нәрсә, акчасыз, байлыксыз җирдә дә җәннәт була ала димәкчеме әллә?! Юк, мең кат юк! Күңелемә сагышлы хатирә булып урнашкан беренче мәхәббәтем әллә юкка атасы малында колачлап йөзгән кыз янына китте дисезме? Әллә белмимме, ул бит аның янәшәсендә барлыкта, муллыкта яшәрмен дип өметләнгән иде. Әмма бөтен нәрсә дә һәрвакыт
без уйлаганча гына барып чыкмый. Пырдымсыз кызый, яңа уенчыктан бик тиз ялык­кан сабый бала сыман, аңардан озакламый туйды, берни әйтмичә, аңлатмыйча, үз яныннан куып та җибәрде.
...Берсендә төнге клубта үземнән шактый өлкән яшьтәге бер ир-ат миңа сүз какты. Сөйләшеп киттек. Гадәттәгечә, юк-бар турында. Ачылмаска, үзем хакында артыгын сөйләмәскә мин инде күптән өйрәнгән идем. Өстәвенә, яңа танышым татар да, рус та түгел, ә төрек булып чыкты. Хәер, мин анысына әлләни игътибар да итмәдем, кешеләрне моңарчы да милләтләргә бүлеп караганым юк иде. Бигрәк тә ир-атны. Төрек булмый, әллә кем булса да, аларның уенда бер генә нәрсә бит. Хатын-кызга карата, дип әйтүем. Әмма бу кич, ни гаҗәп, башкаларны кабатламады. Кирам миңа хәтта кулы белән дә кагылмады. Без сөйләштек тә сөйләштек. Дөресрәге, ул сөйләде, мин тыңладым. Кирам миңа ихлас, самими, шул ук вакытта бик акыллы кеше булып тоелды. Аның башка тәрбия алуы, безнекеннән үзгә гореф-гадәтләр арасында үсүе сизелеп, күренеп тора.
Шунда ук эреп төшмәдем, әлбәттә, гашыйк та булмадым. Икенче көнне, үзем аның белән очрашуга барам, үзем уйлыйм: “Кичә үк әйтергә яхшысынмады, бүген, һичшиксез, аулакка чакырачак”, — дим. Үземчә ничек усалрак итеп җавап бирергә, аны ничегрәк итеп түбәнсетергә дип планнар корам. Әмма ялгышканмын Бишенче очрашуыбызда да егерменчесендә дә, хәтта өч йөзенче күрешүебездә дө Кирам мине түбәнсетерлек тәкъдим ясамады. Аны якынрак белгән саен, ир-ат ның бөтенесе бер иш дип аларны күралмавым әкренләп булса да кими төште Һәрберсен акча янчыгы гы на итеп санау да онытыла башлады. Алай дисәм... Ки рам һич тә акчасыз кеше
түгел. Кыйммәтле бүләкләрне ул да алып бирә миңа. Рестораннарга да еш кына алып керә. Үземә күзе төшкән ир-аттан боларны тартып алу әле кайчан гына минем төп максатым иде. Хәзер бар да башкача. Кирам бу хөрмәтне, бу кадерне миңа күрсәтә алганына сөе- * Аның сөенгәненә мин сөенәм. Мин аны яратам бугай...
Бу хакта хыяллана да ал- маган идем бит мин! Мәхәббәт белән байлык бергә йөрергә мөмкиннәр дип, уема да кертмәгән идем. Кайчак барган җиремнән туктап калам: бу төш түгелме, дим.
Аздан гына меңнәр ялгышын кабатламадым лабаса. Кирамны очратканга кадәр, ир-атны кесәсенең калынлыгына гына карап сайлап, яратмыйча берәрсенә кияүгә чыксам, мине ни көткән булыр иде икән? Әйе, җаным теләгәнне киеп, ашап, иртәгәсе көн өчен кайгырмый яшәр идем. Әмма яратмаган кешең белән һәр кичне бер түшәккә ятулар, алай гына да түгел, аның белән үткәргән һәр көнең, һәр иртәң газапка әйләнсә, байлык, муллык күзгә күренер идеме соң? “Мин нигә болай яшим? Бу тормыш миңа кирәкме?” дип, үз-үзеңә сорау бирер идең дә, күңелеңдә туган җавапның ниндилеген күреп өнсез калыр идең. Ике җанның бер-берсенә тартылуын, алар арасында туган саф, чиста, якты хисләрне акчага сатып алып буламыни?!
Язганнарымны укып чыккач, “ул төрек егете хәерче булса, син аңа борылып та карамас идең, кызый”, дип әйтүчеләрегез, белеп торам, табылачак. Яшермим, бу хакта үземнең дә уйлаганым бар. Ул мине “Макдональдска да алып керә алмаса, яратыр идемме икән мин аны? Белмим. Белмим! Бу хакта уйлыйсым да килми! Мин бүген бәхетле. Минемчә, бу инде аз түгел.

Эльвира. Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар