Вәгъдә йөзеге

Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә. Еллар авырлыгыннан гәүдәсе бетерешсә дә, ул җитезлеген югалтмаган: җил-җил атлап идәнен дә юа, керен дә үзе ап-ак итеп агартып, өй каршындагы бауга чыгарып элә. Өе искергән, әмма тәрәзә кашагаларындагы чигүле сөлгеләр, тастымаллар күңелгә рәхәтлек бирә... Бу өйдә минем игътибарны үзенә иң тарткан әйбер – кызыл агачтан эшләнгән борынгы китап шкафы. Әбинең күз карасыдай саклый торган китаплары рәт-рәт шунда тезелешкән. Тик гарәп телендәге бу китапларга тешебез үтми – әлеге хәзинә янында без чеп-чи наданнар. Ә Җамалия әби, комган алып кулларын сабынлап юа да, бисмилласын әйтеп, берәр китапны алып көйләп кенә укый башлый...  

 Ни өчен безне – совет мәктәбендә укучы, дискотекаларда котырынып биюче, төннәр буе мотоциклларда җил куучы егет-кызларны иске заман карчыгы үзенә тартты соң? Мөгаен, гадилеге, шәфкатьлелеге беләндер. Без аның өе каршындагы эскәмиядә төннәр буе кич утырабыз. Ә башка капка төпләрендә төн саклап кара! Ачуыннан бүртенгән хуҗа килеп чыга да, яшьләрне куып тарата. Җамалия әби алай итми! Намазга тәһарәтен алырга чыккач, комганын яшел чирәмгә куя да, җил капкасын сак кына ачып безнең янга килә.  

– Ә балам, син кем кызы буласың әле? Мәһриҗан кызымы? Сөбханалла, бигрәкләр дә әбиеңнең яшь чагына охшарсың икән. Әбиең дә шулай кыңгырау зеңләгәндәй яңгыратып көләдер иде. Һай, гомер тиз уза... 

 Әби һәрберебез белән шулай сөйләшеп чыга. Татлы сүзләреннән берәүне дә мәхрүм итми: күршем Рәмзияне дә, Раушанияне дә... 

Безнең аның янында кунып калган чаклар да булгалады. Ялгызлыкны авыр кичергәнен белеп, әти-әниләр махсус җибәрә иде. Ярты литр яңа сауган сөт, мичтән яңа чыккан түгәрәк ипи алып килсәң, әбекәй шатлыгыннан нишләргә белми. Иң элек утырып дога кыла, аннары безгә теләкләрен тели башлый: 

– Йа Аллам, ярдәмеңнән ташлама. Мәңге бәхетле бул, балакаем. Язмыш үзеңә тиң ярыңны бирсен. Амин! 

Үзе дә фәрештәдәй тоелган әби теләгән теләкләрнең кабул буласына күңел шундый ышана. Эчтән генә: «Амин, амин, амин!» – дип кабатлыйсың.  

Бер кичне әни яңа савып кергән сыер сөтен савытка салды да: «Бар, кертеп бир», – дип, Җамалия әби янына җибәрде. Әби ахшам намазын укый иде. Мин аны бүлдерүемнән куркып, сиртмәле тимер караватның бер читенә утырдым. 

 Өй кичке шәфәкь нурында балкый, тәрәзә рамына үрмәкүч корган ояга эләккән чебеннең зыңлавы ишетелә. Әби көйли-көйли дога укый, аның тавышы шундый моңлы, колакны иркәли. Үзем дә сизмәстән, җанны биләп алган рәхәтлектән йокымсырап киткәнмен. Әбинең йомшак куллары чәчләремә кагылудан сискәнеп киттем. 

 – И балам, уяттым мәллә, чәй куйдым, – диде ул яратып.  

Әбинең тәмле конфетлары белән чәй эчтек. Китәргә җыенганда әби кытыршыланган куллары белән тагын чәчләремнән сыйпап куйды. 

– Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәтле гомер насыйп итсен, иншаллаһ... Көчле ихтыярлы икәнеңне сизәм. Көчлеләргә яшәү авыр, балам...  

Күзеннән агып чыккан яшен әби альяпкыч итәге белән сөртеп алды. 

Шул вакытта әбинең йөзендә әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык сагыш чагылды. Дүрт бала табып та, картлык көнендә караучысыз калган карчыкның хәсрәтен яшь йөрәгем барлык күзәнәге белән тойды... 

Үсә барган саен, күрше әбинең язмышы белән ныграк кызыксына башладым. Аның дүрт баласы булып, өчесе үлгән икән. Ә кызы исә каядыр Ташкент якларында. Елына берәр тапкыр авылга кайтып кунак була да, тагын китә. Ул кайту белән күңеле яшәргән әби кызының китүе белән кабат күңелсезләнә. Бер-ике көн урамга да чыкмый. Моңсу күзләре белән тәрәзәдән карап, дисбесен тарта.  

 Ә бер көнне исә Җамалия әби мине үзенә чакырды.  

– Сөйләп калдырасы сүзләрем бар, балам. Дөньяга һәркем бәхетле булу өчен килә. Үз бәхетеңне ычкындырма – гомергә үкенеп, сары яфрактай саргаеп яшәрсең... 

 Кечкенә гәүдә тагын да бөрешкән, иңсәләре дер-дер калтырый. 

Мин аны юатырга сүз тапмадым, гаҗәпләнеп, аптырап калдым. Җамалия әби нәфис итеп эшләнгән агач тартмадан көмеш йөзек алды. 

– Харисымның вәгъдә бүләге – яшьлегем хатирәсе... 

 Әби сөйли, ә минем күз алдыма аның мәхәббәт тарихы килеп баса. 

 ...Җамалия ишле гаиләдә төпчек кыз булган, үзенең шаянлыгы, уңганлыгы белән дан тоткан. Абыстайга йөреп, дин сабаклары өйрәнгән. Үз әбисе дә укымышлы, белемле карчык була – бар белгәнен оныгына өйрәтеп, якты дөнья белән саубуллаша. 

 Буй җитеп килүче кызга авылдагы байтак егетләрнең күзе төшә. Ләкин кызның йөрәгендә кавышырга өметләнгән яры бар. Менә көз генә җитсен, Харисы өен җиткезер, Җамалиясенә яучы җибәрер... 

Ләкин язмыш аларга кавышулар насыйп итмәгән икән. Һич көтмәгәндә Җамалиянең апасы үлеп китә. Кан-кардәшләр арасында җыелып сөйләшүләр, киңәшләшүләр башлана. Дүрт баланың олысына – 12, кечесенә 2  яшь. Авылда кайсы хатын-кыз шул ятимнәрне үз канат астына алыр? 

Җамалия – сизгер җан – бу көннәрдә күз яшенә буылып, үз-үзен кая куярга белми йөри. 

– Харис җаным, өйләнешик, – ди ул, өзгәләнеп. – Күңелем хәвеф сизә, зинhар, ташлама! Әйдә, бүген үк мин сиңа ябышып чыгам.  

– Җүләрем, – ди Харис. – Күңелеңдәге тиле уйларыңны чыгарып ташла. Сине миннән беркем дә тартып ала алмас. Өемне салып бетерим инде...  

Егет, кесәсеннән фирүзә кашлы көмеш йөзек алып кызның бармагына кигезә: – Вәгъдә бүләгем!  

Ә туганнар үзләренчә хәл итә... 

 – Ятимнәрне читкә биреп булмас. Җамалия аларга әни булыр. 

Кырык бишен тутырган җизни кеше исә бу тәкъдимне бик кулай күрә.  

Җамалия әлеге хәбәрне иртә белән ишетә. Йөрәге өзгәләнгән, агарып каткан кыз тизрәк кич булуын, көтү кайтканын көтә. Яшь йөрәк түзми: бер-ике күлмәген, яулыгын төенчеккә төйни дә очрашу урынына – чишмә буена йөгерә. Берүзе еламсырап кара төн куенында сөйгәнен көтә. Һәрбер кыштырдауга өне алына аның. Минуты – сәгать булып, ә сәгать көн булып тоела. Ләкин... Харис килми. Җамалиянең югалганын сизеп, эзләп чыккан абыйлары кызны кыйный-кыйный таң атканда өйгә алып кайталар. Атасы никах укытканчы кызны келәткә ябуны хуп күрә. Иртәгә мулла киләчәк – никах укытачаклар. Икенче кичкә саф – 17 яшьлек гүзәл кыз 45 яшьлек ир куенына керәчәк... 

Җамалия җир тырнап елый, үрсәләнә-үрсәләнә келәт ишеген кага. Чү! Каян гармун тавышы ишетелә? Җыры таныш. 

Юган керләремне элдем тышка 

Сахра җилләрендә кипсен дип. 

Кемнәр генә безне каргады соң, 

Гомерләре аерым үтсен дип?.. 

Харисы! Харисы җырлый. Тик нигә Җамалиясен коткармый, нигә ишекне ватмый ул?! Кыз хәлсезләнеп җир идәнгә ава... 

Җамалия әби шунда көрсенеп куйды. 

– Харисым урманга барган җиреннән үз аягы белән кайта алмаган. Аягына бүрәнә төшеп, өенә күтәреп кайтканнар. Минем кияүгә чыгуымны әнкәсеннән ишеткән... Ачыргаланып елап җибәргән, мескен. Ахырдан гармуны белән безнең капка янына илтүләрен сораган. 

Җамалия әбинең иңнәре калтырана. 

– Гомерем буе аны сагынып, елап яшәдем. Бер ягымда – дүрт бала, түшәгемдә – карт ир... Күпме тапкыр бау алып асылынырга ниятләдем. Ятим сабыйлар хакына калдым... Ә Харис белән икебез дә, гомер буе сыкранып, Сак белән Сок күк яшәдек. Урамда күргәндә: «Әйдә, качыйк, китик авылдан», – дип ялына иде. Юк, итәгемә тагылган гөнаhсыз сабыйларымны ташлый алмадым. Үзем дә таптым... Ходай теләмәгәндер: өч баламның туган берсе үлеп барды.  

Әби тынып калды. Ә мин кулына гармун тоткан Харисны күз алдына китерергә тырыштым.  

– Әби, хәзер исәнме соң ул? 

– Харис дөньяда юк инде, балакаем... Үлем түшәгендә ятканда аңа 30 яшь кенә иде. Өйләнмәде, бахыр. Бәхилләшергә бардым. Кулымны кыскан килеш җан бирде. «Теге дөньяда бергә булырбыз...» – соңгы сүзе шул булды. 

Мин көмеш йөзекне кулыма алдым. Вәгъдә бүләге булса да, гашыйкларны кавыштыра алмаган ул.  

– Кызым, әманәтемне сиңа әйтәм, гомерем озак калмады. Үлгәч, кәфенләгәндә ирештер: мине гүргә шул йөзек белән иңдерсеннәр. Китапларымны сиңа бүләк итәм. Чит кулларга бирмә. Изге, борынгы китаплар алар. Төсем итеп сакла... 

Мин Казанда югары уку йортларның берсендә икенче курста укыган чагымда Җамалия әби якты дөнья белән хушлашты. Аның соңгы теләге үтәлде: Җамалия әби гүргә вәгъдә йөзеге белән җирләнде. Авылда булганда зиратка еш сугылам. Күрше әбине дә еш искә төшерәм. Дөньяда кавыша алмаган Харис белән Җамалия, бәлки, ахирәттә табышканнардыр. И Ходаем, шулай булсын иде.  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (8)
Cимвол калды:
  • 17 март 2021 - 07:41
    Без имени
    Бар бит ул мэхэббэт.. тик сирэклэр генэ кавышп....
  • 2 март 2021 - 12:28
    Без имени
    Икесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.
  • 2 март 2021 - 08:00
    Без имени
    Кешегә бәхет нигә бөртекләп кенә бирелә икән ул😢😢😢
  • 24 февраль 2021 - 12:31
    Без имени
    Жамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!
  • 24 февраль 2021 - 11:47
    Без имени
    Еладым….
  • 23 февраль 2021 - 18:57
    Без имени
    Безнен авылдагы эбиме ул Жамалия эби?
  • 23 февраль 2021 - 18:22
    Без имени
    Бик мэгнэле хикэя, искиткеч.
  • 19 февраль 2021 - 19:31
    Без имени
    Беренче никахлары булган ир белән хатын гына очраша диләр шул бакый дөньяда..
Хәзер укыйлар
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    2123
    10
    127
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3851
    5
    125
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6477
    1
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4741
    1
    52
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан