Ул яшәргә тиеш иде!

Сезгә бу хатны авылдан бер кыз яза. Мин “Сөембикә” журналын һәрвакыт зарыгып көтеп алам. Кайбер язмаларны кат-кат укыйм, укыйм да уйланам, елыйм...
Әйе, язмыштан узмыш юк. Менә мине дә сөйгән кешем ялгыз калдырып, үзе мәңгелек йортка китеп барды. Аны соңгы юлга озаткан көнне гел шулай бүгенгедәй хәтерләрмен инде, ахрысы. Аны гүргә иңдергәндә купкан буранның күңелемдә әле дә тынганы юк...

Без аның белән август аенда таныштык. Ул минем якын итеп йөргән беренче егетем, беренче мәхәббәтем иде!
Кышларга, ап-ак бураннарга без бергә кердек. Тик безнең дуслыгыбызны бел­гәч, энем генә өйдә, давыл куптарды. Имеш, ул инде ар­миядән кайткан олы егет, аңа тиздән өйләнергә кирәк. Ә минем исә әлегә башым яшь... Аны очратып та шул ук сүзләрне, хәтта катырак та итеп әйткән бугай. Шуннан соң безнең аралар кинәт суынды. Ул чакта никадәр күз яше түккәнемне, ут йотканымны белсәгез икән?!
Тик яратуны бикләп куеп, тыеп торып буламыни?! Без качып булса да, кабат очраша башладык. Мин аны ничек көчле яратканымны шул көннәрдә аңладым. Әмма аңа, бер тапкыр да, “мин сине яратам” дия алмадым. Кыюлыгым да җитмәде, тыйнаклыгым да ирек бирмәде.
Әйе, ул миннән олы иде. Бәлки шуңа күрәдер дә яраткан кешем генә түгел, сердәш тә иде ул минем өчен, акыллы киңәшләрен бирә белүче өлкән дус та иде. Һәр яңа көн туган саен мин тизрәк аның белән очрашуны көтә идем...
Юк, үлем өркетми мине хәзер. Анда барудан да курыкмыйм. Киресенчә, минем тизрәк анда барасым, аның белән бергә буласым килә.
Ансыз яшәвем барыбер яшәү түгел. Ә теге дөньяда без бергә була алырбыз дип хыялланам.
Мин бер нәрсәне генә аңламыйм. Язмыш кайберәуләргә нигә бу кадәр аяусыз була соң? Аның  классташларына, дусларына караган саен йөрәгем сыкрый. Ул да яшәргә дә, яшәргә тиеш иде бит әле... Япь-яшь килеш, дөньяның рәхәтен дә күрмичә җир астына кереп ятмаса булмый идемени?
Мин дә инде мондый хәсрәтне икенче тапкыр кичерәм. Кайчак тиңдәшләремнән көнләшәм дә. Апарның әти-әниләре дә исәнсаулар, сөйгән егетләре дә яннарында. Берәүгә дә кайгы-хәсрәт теләвем түгел. Тик безнең, безнең соң нинди гөнаһларыбыз бар икән?!
Кичләремне гел өйдә үткәрәм хәзер. Телевизор карыйм, газета-журналлар укыйм. Әйткәнемчә, “Сөембикә”не кулдан төшергәнем юк. Вaкытлыча онытылып торам шулай. Ә аннан соң төннәр буе уйланып ятам. Нишләргә, алга таба ничек яшәргә миңа? Минем сыман авыр хәлдә калганнардан киңәш  көтәм.
Төнге сәгать унбер. Сезгә хат язып эчемне бушаттым бераз. Зарымны тыңлаганыгызга рәхмәт.

Исемемне куймыйм.

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...