Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Минем егетем бик чибәр, спортсмен! (Мин дә спорт белән шөгыльләнәм, әмма аның кебек профессиональ түгел). Барлык кызлар да аның белән булырга тели! Ә ул мине сайлады. Тиздән мөнәсәбәтләребзгә 1 ел булачак. Ул тәкъдим итсә, аның фатирына күченер идем күптән. Һаман тәкъдим итми. Проблема монда түгел.

Соңгы берничә айны ул миңа хыянәт итә дип шикләнә башладым. Баштан үз-үземә ышанмадым, аны акладым. Аннары түзмичә телефонын актардым - анда әллә ничә кызның телефон номеры теркәлгән! Ә бер көнне мин аның караваты астыннан кемнеңдер эчке киемен табып алдым! Бусын ничек акларга? Ничек аңлатырга? Миңа бүләк әзерләгән дә, тиз генә яшергән? Мин шуның кадәр ахмак түгел бит инде! Әмма бик яратам аны!..

Төрле бәйрәм, тантана чараларына да үзе белән алып бармый.


Бер көнне чыдый алмыйча барысын да сөйләп аттым - телефонын да, карават астындагы табылдыкны да… Ә ул миңа: «Әгәр дә аерылышырга сәбәп эзлисең икән, нишләп шундый авырлыклар аша барырга? Мине яратмыйсың, димәк», - димәсенме?! Егылып китә яздым! Еладым. Тәүбә итсәң, кичерәм, дидем. Тәүбә итәрлек нәрсә эшләмәдем, ди…
Әнисенә киттем бер көнне - танышырга. И, кычкырды миңа егетем. Подъездда басып торганда: «Йөри торган кызым түгел, танышым гына», - дип анасына аңлатуын ишетеп тордым. 
Бик яратам аны. Нишләргә? Гаеп үземдәме? Андый егетне каян табасың бүгенге көндә? Әллә татулашыйм да, бәбигә узыйммы?.. Мине ташлар дип куркам. Мин аннан башка яши алмыйм…

Самира, 22 яшь.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин беренче узенне яратырга ойрэнергэ, егетлэр артыннан чабып йормэскэ, 22 яшь ул эле яшьлекнен ин матур вакыты. Хэм главное егетлэр бн йокламаска, тэртипле булырга. Сез уже ялгышкансыз анын бн йоклап. Сезнен егетегез дэ наверное эле яшь. Андыйларга себя нельзя растрачивать. Гаилэ тормышында матурлык мохим тугел ул. Достойный кеше кирэк тормыш итэр очен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу егеттэн качарга кирэк. Башы эшлэгэн кешегэ анларга була бит инде, егет хыянэт итэ. Энисенэ ялганлаган. Достоинство булырга тиеш, алар егетлэр артыннан чабарга ярамый, уз дэрэжэнне тошереп!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бәбекәем, яратуга тарыма дип юкка әйтмәгәннәр шул. Аңа чыксаң да бәхетле булмаячаксың. Үзен күрсәткән бит инде. Чөйне чөй белән кагып чыгаралар. Таныш башка егетләр белән. Аның бицепсларыннан башка бер нәрсәсе дә юкка охшаган. Башка кызларны да шулай алдап кына йөри ул. Үз кадерләрен үзләре төшерәләр шул хәзер кызлар.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэзер ташлашып еласагыз, купкэ жинелрэк булачак, вакытыгызны эрэмгэ уздырмагыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Менэ шушы тавык башлар аркасында институт семьи юкка чыга бит инде.

            Хәзер укыйлар