Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Егетем белән ике елдан артык бергә торабыз. Миңа кадәр аның бер кыз белән йөргән. Мин аны ул кыздан алып киттем дип әйтеп була. Минем белән яши башлагач, ул кыз белән араларны өзәргә куштым - ул кыз белән шалтыратышмаска, сөйләшмәскә, Интернетта язышмаска. Без туган шәһәрдә яшәмибез - Чаллыга укырга кердек. Өйгә кайтканда икебез дә үз әти–әнисендә тора. Каникулга кайтыр алдыннан теге кыз егетемә яза башлавын, күрешергә чакыруын белеп алдым. Егетем күрешмәячәкмен дип антлар эчте. 

Кыскасы, мин әти-әниемдә булганда егетемә шалтыраттым - тегесе трубканы алмый. Аннары бөтенләй сүндереп үк атты. Икенче көнне миңа шалтыратты, дустының проблемалары чыккан да, шуларны хәл итеп йөргәннәр. Мин ышанмадым. Теге кыз белән күрештегез дип, скандал күтәрдем. Ул миңа бик үпкәләде, ачуланды, имеш, мин аңа ышанмыйм. Бик каты ачуланыштык. Хуш, каникул бетте, киттек укырга. Татулаштык инде. 

Бер көнне күрәм, егетемнең Вконтактедагы аккаунтында дуслары арасында бер кыз өстәлде (мин карап барам шулай, «Иргә ышанма, Иделгә таянма» диләр бит). Тегеләй карадым, болай карадым, бу - теге кыз икәнен аңладым бит! Язу манерасыннан, егетемнең аккаунтының диварына элгән аудиоязмалардан…

Егетемә әйттем моның хакта. Башта юк-юк дисә дә. Аннары сере чишелде. Теге кыз икән. Һәм иң мөһиме, мин скандал оештырган көн алдыннан ул, дөрестән дә, теге кыз белән булган икән! «Миңа яла ягасың!» - дип күпме үпкәләгән булды бит әле ул! Оятсыз! 

Алар арасында берни булмаган дип әйтә. Ышаныргамы-юкмы, белмим.  Мин аны бик яратам. Әмма ялганнаган кеше белән тормыш төзеп  буламы?  Нишләргә белмим. Ташларга кирәк кебек…

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гомерен буе шулай саклап йорсэндэ, сенлем , саклап бетерэ алмассын... Бу егет дигэнен "йоремсэк ир" булачак...Араларыгызны узен озсэн бик акыллы булырсын!Укуыны тэмамла, эшкэ урнаш! Егетлэргэ икенче кузлектэн карый башларсын!Бэхетле бул!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кеше олешенэ кермэгез, барыбер бэхет китерми ул. Автор теге кыздан алып киттем бу егетне ди бит.

      Хәзер укыйлар