Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Язаргамы-юкмы - озак уйладым. Ниһаять бар көчемне җыйдым. Редакция исемемне күрсәтмәсен, шундый шарт белән генә инде.
 
Киңәш сорарга андый якын кешем дә юк - әнием борчылыр, апам аңламас, дус кызым да минем гамәлемне хуплар дигән өмет юк.
 
Эш нәрсәдә. Мин кияүдә. Ирем яхшы. Икебезгә дә 35 яшь. Бер елга якын мин бер хезмәттәшем белән (озын буйлы, сары чәчле, юмор хисе яхшы, акчалы) очрашып йөрим. Эштәгеләр сизми дә. Өстәлләребез янәшә торган бер кыз гына нидер аңлый бугай - берничә мәртәбә шалтыраган телефонга күзен ташлаган иде. Анда "Ирем" дип язылмаган иде. Аннары "Тавышыңны шуның кадәр балландырып кем белән сөйләштең? Ирең түгел иде бит!" - дип көлде. Ярар, анысы вак нәрсә. Мин бу хезмәттәшемне бик яратам. Ул минем өчен язгы һава сулышы кебек. Аның белән мин яшәрәм, очып йөрим.
Дөрес аңлагыз, хезмәттәшем белән без сөяркәләр түгел! 
 
Әмма әллә конспирациям начарланды шунда, ирем сизенә башлады. Сораулар биргәли, эштән каршы ала, чәчәкләр бүләк итә, ресторанга алып баргалый башлады. Мин иремә яңадан гашыйк булдым! Хезмәттәшемне дә яратам! Хезмәттәшемә дә булган мәхәббәтемдә иремне "коендырам". Ирем "Безнең бал аенда да шушындый дәртле түгел идең син!" дип әйтеп тә куйды бер көнне. Ирем гыйшкым турында белсә - китәчәк инде миннән.
 
 Хезмәттәшемнең белән араларны да өзә алмыйм. Кыскасы, ике урындыкта утырам. Берсен дә җибәрәсем килми. Икесе дә кирәк! Бу ситуация дә нервларны кытыклый, дәрт өсти - хезмәттәшем иремә булган мәхәббәтемне-дәртемне кабартып тора һәм киресенчә! 
 
Уеннан уймак чыкмасын өчен нишләргә? Гөнаһ та кылмыйм бит. Ә кылсам?.. Кыйнамагыз! 
 
С.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезгә бала табарга кирәк. Яшегез бара бит. Мәхәббәтегезне сабыегызга бүлегез, чит иргә түгел. Болай йөрсәгез, үзегез әйткәнчә, ирсез калуыгыз мөмкин. Берьюлы ике куянның койрыгын тотып булмый дип, белеп әйтә халык.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Берсен дэ яратмыйсыз. Сез бу ситуациядэ узегезне яратасыз. Бу сезнен уеныгыз. Топ роль сезнеке, режиссёр да сез. Гадэти флирт кына тугел бу.Алай булса, аптырашта калмас идегез. Чит кешегэ дэрт кичерэсез, ирегезгэ карата монын ялган икэн анлыйсыз. Ул хезмэттэшегез башка кеше белэн очраша башласа нишлэрсез, я булмаса узе белэн булырга тэкьдим ясаса? Сез ике тугел бер урындыкта да утырмыйсыз. Сез узегезне тэхеттэ дип белэсез. Ике Ир сезнен телэклэрегезне утэуче хезмэтчелэр кебек. Ялган уен,ялган хис чынны алыштыра алмый, ул вождан газабы гына китерэ. Ирегез бик кадерле булса,ул эштэн китэсез, номерны юкка чыгарасыз.Яки хезмэттэшегез белэн акрынлап араны суытасыз. Барысы да сезнен кулда.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Опасная игра! Эти отношения лучше прекратить!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сез кыл остендя басып торасыз, тора бара баребер хезмяттяшегезгя сояркя булачаксыз ,ирляр бик озак котяргя яратмыйлар. Няфсегезне тыя белмясягез ,беренче баскыч сояркя, икенче баскыч ялгыз хатын,э оченчесе бяхетсезлек булачак. Беренче никах куктян калганнары чуптян.

          • аватар Без имени

            0

            0

            ике урындыкта бербюлы утыру момкин тугел.Акылына кил ир бирмэк- жан бирмэк дигэн эбилэр. Хезмэттэш буген бар, иртэгэ юк, ул сине ташлап китэчэк, ир синен белэн гомер итэчэк. Остэвенэ хезмэттэшен юньле булсан иренэ хыянэт итмэс иден сойрэлчек дип жанынны ашаячак!картлык бик тиз килэ , картлар йортында каласын килмэсэ нэфсенне тый!

            Хәзер укыйлар