Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп булмый дигәнгә гомер иткән саен ныграк  инанасың икән. Ачы күз яшьләренә чыланган бәхет үзе дә ачы була.
Гөлниса белән Таһирның тормышы күз алдымда булды (исемнәр үзгәртелде). Ике кыз үстерделәр. Бәхетле, тату, үрнәк гаилә иде алар. Таһир автомеханик, Гөлниса аш пешерүче булып эшләде.Үзләре яшәгән район үзәгенең Мәдәният йорты сәхнәсендә Таһир гармунда уйнап, Гөлниса өздереп җырлаганда аларга карап кемдер сокланган, кемдер яшерен генә көнләшкәндер дә... Аларның мәхәббәтләре мәңгелек, бу тату гаиләнең бөтенлеген берәү дә җимерә алмас шикелле иде.
 
...Ул елны Таһирны кайсыдыр бер колхозга уңыш җыярга җибәрделәр. Авыл белән район арасы ерак булса да, гаиләсе янына еш кайтырга тырышты ул. Әмма тора-бара кайтулары сирәгәйде. «Тизрәк җыеп бетерәсе бар дип тырышалардыр... Вакыты юктыр... Җае чыкмыйдыр...» Гөлниса үзен ничек тә тынычландырырга, күңеленә вәсвәсә кертмәскә тырышты.
Тик өзелеп көткән ир кайтмады... Медпунктта эшләгән Гөлиягә йортка кергән, дигән хәбәре генә кайтып иреште. Үзеннән 18 яшькә яшьрәк иде икенче хатыны. Гомер уртасына якынлашкан ирнең тәмам башын әйләндергән икән. Ир-егетне үзенә каратуның мең дә бер хәйләсен белә бит хатын-кыз. Кызларны үзебез сайлыйбыз дип уйлап, ялгышасыз, егетләр, асылда, сез түгел, хатын-кызлар сайлый егетләрне. Менә Таһир да, үзе дә сизмәстән, Гөлиянең тозагына килеп каба. Яшь, сылу тәннән сихерләнгән ир үзен өзелеп көткән ике кызын, сөекле хатынын бөтенләй оныта. Ул арада яшь хатыны балага да узып куя.
 
Иренең хыянәтен ишеткән Гөлниса җирләр тырнап елады.  «Әни, әйдә, ул хатынны барып кыйныйбыз да әтине бәйләп алып кайтабыз», – диләр иде кызлары. Андый түбәнлеккә төшмәде Гөлниса. «Әле бер Аллам бар, ул ташламас», – дип, тешен кысып түзде. Ялынып та бармады, үч алу җаен да эзләмәде. Күңеле һәр көнне ирен көтеп өзгәләнгәндер, ятимлек ачылары йөрәген өткәндер, әмма ул үз дәрәҗәсен төшермәде.
Ә Таһир яңа гаиләдә башаяк белән эшкә чумды. Гөлия әнисе белән генә яши иде. Хуҗалыклары ир-ат кулын бик тә тансыклаган. Инде малай да тугач, яшь хатын ирен яңа йорт салырга күндерде. Кредитка батып булса да, хатынының теләген үтәде Таһир. Бигрәк тә назлы, бигрәк тә мут иде шул Гөлия. Үз сүзен сүз иттерә белде ул. 
Алар шулай тыныч кына яшәрләр дә иде... Гөлия хакында ямьсез сүз таралды. Сылу ханымга район хастаханәсендә эшләүче табибның күзе төшкән, мәхәббәт учаклары инде шактыйдан ук үрли икән. Башта Таһир бу сүзләргә гайбәт итеп кенә карый, әмма хатынның хыянәте чын булуы ачыклангач, яңа гына 55 яшен тутырган ир үзе салган йортын, каралты-курасын хатынына калдырып, гаиләсен ташлап чыгып китә. 
Кайчандыр йөрәген яралап, үзләрен язмыш кочагына ташлап калдырган иренең анда сугылып, монда кагылып йөрүен ишетеп, бик кызгана Гөлниса. Андый түбәнлеккә төшә торган кеше идемени ул?!
 
Теге вакытта, бер сүз әйтми, аңлатмый-нитми барысын да чәлпәрәмә китергәндә, бәхетебезне шулай бер селтәүдә юк итеп буламыни, аңына килер, кайтыр, гафу үтенер, дип тилмереп көткән ире 12 елдан соң кабат шакый аның ишеген. «Булдыра алсаң, гафу ит». Кабул итә аны Гөлниса, тик кызлары гына... Алар елаганда шатланып көлгән, алар ачынганда сөенечтән балкыган бу кешегә  «әти» дип әйтәселәре килерме?..

Фәризә ГАЛӘВЕТДИНОВА.
Чирмешән районы, Ибрай-Каргалы авылы.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә шулай гафу итеп, кире кабул итеп бик нык ялгышабыз. Кабахәт ирләр менә шуны белеп, азыналар да инде. Кикрикләре шиңгәч яшь хатыннарга кирәкми башлый алар. Бала үстергәндә ташлап чыгып киткән ир адәм түгел инде ул. Хатыны нык кына тәрбияләсә тагын яшь бичә эзли башлаячак әле ул, битен юмаган нәрсә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ирляр кайда жылырак, кайда тямлеряк шунда инде алар. Хатыннарнын беренчесе булдырам, икенчесе бетерям, оченчесе утерям дип килер ди

      • аватар Без имени

        0

        0

        Астагы комментария белэн килешэм. Берэр укысы иде, хатын йореп йореп кире беренче иренэ кайтты ди. Теге ир кабул итте ди. Кем укый, колэсез бугай! Нигэ эз генэ дэ уз узенэ ихтирам юк икэн бу хатыннарда. Чуплектэ таптыгызмы узегезне, жаныкайларым... Эле 55 тэ генэ, тагын берэрсенэ чыгып китэ эле ул. 70 тэ кайтып керер....тагын кабул ит, добренькая ты наша!!!

        Хәзер укыйлар