Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Югалттыгызмы мине? Әйтәм бит, төрле язмышлар минем янда бөтерелә генә. Кемдер болай гына сөйләп ата, бушана, кемдер киңәш сорый… Бу юлы киңәшне әнием сорый. "Нишләргә?!" дип бетешә.

Әнинең бик күптәге подружкасы яшьрәк иргә кияүгә чыккан иде. Хәзер Ләйсән апага 43 яшь, иренә - 34 дип беләм. 
Заманында Ләйсән апа ире турында күп сөйләде. Мәхәббәтләре дә ялкынлы, ире дә дәртле, урамда йөргәндә дә кулын бер дә ычкындырмый, чәчәкләр бүләк итә һәм башкалар. Ләйсән апа романтикага тиенде. Бәхетле иде, бәхет нурлары күзеннән чәчелеп тора иде. Бик яхшы яшәделәр. Шул арада Ләйсән апаның беренче иреннән туган кызы үсеп җитте. Студентка инде ул. Өч бүлмәле фатирларында яши бирә һаман да. Яхшы укый, чибәр, кафеда да эшли - үз акчасын тота.

Әни янына төнлә килеп егылды Ләйсән апа. Елый да елый. Әни бер сүз тартып чыгара алмады үзеннән. Таңны шулай кочаклашып уздырдылар. Иртәнге якта гына сер капчыгын чиште. Истерика сәбәбен белгән әнием телсез калды. 

Ул көнне Ләйсән апаның башы авыртып, эшенән иртәрәк сорап кайтты. Фатирга керде. Анда аны начар анекдотлардагы күренеш каршы алды. Йокы бүлмәсендә - ире белән кызы аунаша. Ләйсән апа шунда егыла язды. Тегеләр дә сикерештеләр инде. 

Әнидә бер атна тора инде Ләйсән апа. Тегеләр кайда икәнен белми. Кызы да, ире дә шалтыраталар моңа, Ләйсән апа трубканы алмый. «Нишлим?! Өйдән кемне куарга?! Ничек яшәргә хәзер?!» - дип суза да, еларга тотына. Бер атна юньләп ашамый. Су гына эчә. Әни куркып бетте - ачтан үлеп китсә? Врач чакыртырга бирми, чакыртсаң, тәрәзәдән сикерәм дип яный. 

Бүген бераз ашый башлады инде. Китәргә җыена - өенә түгел инде, үзе д белми кая китсен. Әни җибәрми. Тегеләр шалтырата. Кызын үзебезгә чакыртырга дип тә уйлады инде әни, анысын да эшләргә курка әни - ахыры ни буласы билгесез бит…

Әзрәк тынычлансын дип көтәбез. 

Берьюлы ирең дә, балаң да хыянәт итсен инде сиңа?!.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай буласы билгеле инде,бик яшь иргә кияүгә чыксаң

    • аватар Без имени

      0

      0

      Боларның арытаба бергә яшәүләре мөмкин була торган хәл түгел. Кызын кичерәчәк ул, үз баласы бит. Тик, "гафу итү белән генә, төзәләмени яра" (Әнгам Атнабаев).

      • аватар Без имени

        0

        0

        ЙӘ Ходай! Асты өскә килде дөньяның

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шулай шул, хиянэтне кутэрэ алмаганга ялгыз яшэу артыграк

          • аватар Без имени

            0

            0

            Узеннэн Ирен яшь булгач анын нэкь шулай тэмамланачагы билгеле бит инде

            Хәзер укыйлар