Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Кызлар! Нишләргә дә белмим! Киңәшегез кирәк!
Миңа күптән түгел генә 36 яшь тулды. Кияүдә. Балабызга - 7 яшь. Гаиләбез бәхетле иде кебек…

Былтыр мин эшкә чыктым. Чыктым да… күрше бүлектә эшләүче бер егеткә башым-аягым белән гашыйк булдым!.. Яшь чаклар искә төште! Шуның кадәр гашыйк була алам икәнен белмәгән идем дә! Ул егет тә миңа мәхәббәт белән җавап бирә. Ул да өйләнгән… Хатынын ташлап китәр дип уйламыйм. Мин дә гаиләмне җимерә алмыйм кебек…

Мәхәббәтем белән очрашып йөрибез. Качып инде. Бергә булганда бездән дә бәхетле кеше юк! Аннары өйгә кайтам - оят… Иремнең күзен карый алмыйм. Әмма карарга туры килә - сизенсә?! Кайбер вакытта барысын да ташлап, теге егет янына йөгерергә әзер - шуның кадәр тартылам…

Нишләргә? Гаиләмне саклап калырга да бәхетсез булыргамы? Яки мәхәббәтем өчен көрәшеп, теге егетне хатыныннан аерып алыргамы?..

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вакыт күрсәтер. Бу сөю түгел, тилерү, азгынлык

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кая тәгәри бу хатын-кыз, эшегез юктыр, АЗГЫН!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кеше бэхетсезлегендэ бэхет тозеп булмый дигэн мэкаль бар рус телендэ

        Хәзер укыйлар