Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Минем исемем Регина. Исәнмесез.
Универда укыйм. Бер өч ай элек Гүзәл белән дуслашып киттем. Аның егете бар - Рамил. Бер көнне Гүзәл мине Рамилнең дусты белән таныштырырга тәкъдим итте. Янәсе, әйдә, бергәләп тусить итәбез, дип. Паркка киттек, аннары Торговый Центрга. Ул егет миңа ошамады - андыйларны яратмыйм. Ләкин яхшы гына күңел ачтык. Әмма иң сәере - Рамил миңа артыгын игътибар итте кебек. Елмайды, ялгыш кына кулымнан сыйпап китүләре, билемнән кочаклап алулары шикләндерде бераз…  Миңа бик уңайсыз булды, ләкин кичәнең яме җибәрмәскә булдым - көлдем, шаярдым. 
Шуннан соң мин алар белән беркая да чыкмадым. Гүзәл Рамил турында сөйләде, мин тыңладым. Әллә ни кызык түгел иде, әмма нишлисең иде, тыңлыйсың: бозылышканнар, татулашканнар, ачуланышканнар, дуслашканнар...

Ә бер көнне Гүзәл Рамилне ВКонтактеда дусларга кертүемне сорады. «Минем турында сөйләшеп ал әле аның белән, минем хакта ни дияр микән?» - дигәнгә аптырасам да, ризалаштым. 
Рамил исә минем белән бик җиңел сөйләшеп китте, әйтерсең, без күптәге дуслар аның белән: «Сәлам, матурым!» - дип әйтүе сәер иде… Төн буена языштык. Йоклап китәр алдыннан, мин аңа гашыйк булуымны аңладым. Битәрләндем! Дустымның егете бит ул! 
Шулай көн саен аралаша башладык. Гүзәлгә исә: «Ул сине бик ярата!» гына дип әйтә алдым.

Көннәрдән бер көнне Рамил миңа җитди мөнәсәбәтләр тәкъдим итте. «Җитди» дигәндә, «якын мөнәсәбәтләр» күз алдында тотыла. Мин исә - Гүзәл белән йөргәндә, ничек инде мин дә синең белән йөрим инде, дидем. Сайларга куштым.
Шул ук кичне Рамил белән Гүзәл бик каты ачуланышканнар. 

Миңа бик оят. Дустымның егетен алып китү… Ямьсез күренеш…  Гүзәл әлегә берни белми. Күзен ничек караргадыр. 
Дус кызымны югалтасым килми, аннан тартып алынган егетне дә… Рамил белән качып очрашып йөрибез.

* * * 
Өч атна узды. Рамил Гүзәлгә кайтырга карар кылды. Сагынам, ди, мин аңа күнектем, ди. Нәрсә инде бу!? Хәзер ташлый алмыйм мин аны, ди. Бер атна буена миндә кунып йөрде дә… Үләм мин!

* * * 
Гүзәл телефонымда Рамил белән булган язышуны табып укыган. Баштан кычкырды, аннары утырып елаштык аның белән.  Миңа шуның кадәр оят! 
Гүзәл Рамилгә шалтыратырга кушты: «Безнең арада берни дә булмаячак!» - дип әйттерде. Әйттем. Йөрәгемнән йөк төшкәндәй булды.
Ә аннары Рамил миңа үзе шалтыратты. Гүзәлне ташлыйм, диде, синең белән булырга телим…  Мин «Юк-юк!» - дип еладым.

Икенче көнне Гүзәл университетта минем белән сөйләшмәде, күтәрелеп тә карамады. Дус кызлары миңа оятсыз-фәлән, дип яза башлады. Икесе лекцияләрдән соң күрешеп «сөйләшергә» чакырды тагын! Курыктым. Моның хакыда Рамилгә әйттем. Ул Гүзәл белән сөйләшкән, күрәсең. Кызлар тынычланды. 

Без Рамил белән бергә хәзер. Гүзәлгә моның турында әйтмәскә кушты. «Дус булыгыз, арагызда мин булмыйм, күренмим. Нишлисең иде, качып йөрик, ә аннары, бәлки, ул үзенә башка егет табар?» - дип кундерде Рамил. Менә бит нинди нечкә күңелле ул!
Качып йөрү бик авыр, нервларым какшады бераз. Әмма мин көчле кыз!

* * * 
Кызлар! Беркайчан да! Беркайчан да дус кызыгыздан егетен алып китмәгез!
Юк, Рамил белән бар да начар безнең! Хайван ул! Ничек шулай ялгыша алдым мин?! 
Рамилнең никадәр ямьсез яклары бар икән! Алары читтә торсын! Минем белән танышугы ук, кулларын сузуын күреп, уйланырга кирәк иде миңа!

Минем белән йөргәндә ул Гүзәл белән дә йөргән икән!  Гүзәл аңа шалтыраткан да, елаган икән, кайт миңа дип. Тегесе, мин уйлармын дигән! Һәм ике арада йөргән шушылай! Бер көн миндә кунган, икенче көн - Гүзәлдә!  
Гүзәлгә: «Мин Регинаны хәзер үк ташлый алмыйм. Бераздан бер карарга килермен, сайлармын», - дигән! Нәрсә бу?!

Кызлар! Шушындый егетләр юлыгызда очрамасын!

* * * 
Бер ай узды. Тынычлана алмыйм һаман. 
Мин Рамилне сагынам!!!

* * * 
Рамил шалтыратты. Киләм, диде…

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дура.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Регина, бэбкэм,ташла аны. Узем шундый ук хәлдә булдым. Кызы белән дә йөрде, минем белән дә. Кызы белән ачуланышканда миңа кайта иде, татулашкач мин барлыгын оныта иде,шулай чабып йөргәч, тузмәдем ,хәзер башкасмын тапты. Ул сине дә дус кызынны да яратмый, сез аны көтәсез һәм ул шуны белеп килә. Авыр, тик онытырга кирәк . Узеннән идән чүпрәге ясама!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Надо любить только себя

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бер тавык өстеннән төшеп, икенчесенә менгән әтәчне яратам дип күз яше түгәрлек дивана булмагыз инде. Әзрәк үзегезнең бәягезне белегез. Тавыкбаш булмагыз. Бу ярату түгел, әтәч ятмәсенә кабу. Беткән икән егет универда. Тапкансыз хәсрәт. Кем әйтмешли, элекке матурлыгым да хәзерге акылым булсамы.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кәгазь пычратып язып торалар бит, ичмаса! Гыйбрәт! Чиләгенә күрә капкачы...

            Хәзер укыйлар