Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Минем исемем Миләүшә. Җиде ел кияүдә. Балабызга өч яшь. Соңгы арада безнең материаль проблемалар булып  алды - фатирны ремонтларга дип кредит алдык та, көчкә очны очка ялгап яшәдек.  Акча санадык, теләгәнчә яши алмадык. Барыбызга да авыр иде, әмма ирем тиз кабынучанга әйләнде, кәефе булмады. 

Кредитны түләп бетергәч кенә…  ул үзенең беренче мәхәббәтен - классташ кызын очратты… шуннан башланды да инде. Мин моның хакта шундук белдем, хаталандым - кычкырдым, бик үпкәләдем. Ахыр чиктә мин кызымны күтәреп, әти-әниемә кайтып киттем. Ике ай бөтенләй аралашмадык. Аннары ирем миңа шалтырата башлады - сагынам, ди, кайт, дип ялварды. Күрешергә вәгъдәләштек, хисләребезне яңартып җибәрергә тырышырбыз дип… Төнне изаланып чыктым, мин дә иремне сагындым, аны тизрәк кочаклыйсым, үбәсем килде! Ә икенче көнне бу миңа кабат шалтырата: ашыкканмын, ди! Теге кызсыз яши алмыйм, ди!!! Үз сөйли, үзе елый. Мин трубканың бу очында елыйм…

Аерым торабыз. Фатирны безгә калдырды, үзе фатир табып, түләп тора. Әмма мин һаман аны югалтканыма ышана алмыйм! Төннәрне елап чыгам - җылы кочагын сагынам, төннәрне ялгыз уздырырга яшь бит әле мин! Теге кызны күз алдыма китерәм дә, улыйсым килә! Уйлап карасам, ул бит аны түгел, үз яшьлеген, беренче хисләрен ярата! Ул кыз үзгәргән дип сөйләде ирем, мин аңа ияләшәм, дип сөйләде. Ирем сөйләвенә караганда, ул кыз аның белә торырга планлаштырмый да. Гөлшат исемле ул.

Гөлшаты белән тарихы шундый: ирем армиядән кайткач очраша башлаганнар. Ул вакытта Гөлшат кияүдә иде инде.  Сөяркәләр булдылар. Диңгезгә барып кайтканнар. Аннары ул кыз иремнең гаиләсенә кунакка килгән… Килгән дә, аларның бай түгел икәнлеген аңлаган. Һәм үз ире белән калырга карар кылган. Менә шундый хәлләр… Шундый кызга алыштырып чыгып китте мине ирем!..

Барыбер иремне яратам. Барысын да гафу итәр дәрәҗәгә җиттем. Иремне ничек яуларга? Ничек кайтарырга?! 

Миләүшә, Түбән Кама.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер хыянэт иткэн икэн ,гел хыянэт итэчэк...сез гел алданып яшим, барсында тузэм... Ул гына янымда булсын дигэч...кайтарыгыз... Башка тормыш башлап жибэрергэ сезгэ. Бу минем фикер.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул барыбер элекке тугел инде.Онытырга тырыш.Гомер буе узенэ йорэк ярасы ясама .Гомер буе укенеп яшэргэ туры килер.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирегез бөтенләй дә үз сүзендә тормый бит. Аңа ничек ышанмак кирәк? Азгын ирләр башлары агарып беткәч тә гуляйть итүдән туктамыйлар. Аралашмый торыгыз. Вакыт барысын да юа. Яңа тормыш башларга беркайчан да соң түгел. Гөлия дөрес яза, гомер буе интегәчәксез. Ә Гөлшат кебекләр адым саен очрап тора.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Милэушэ сенлем!Тормышта ялгышлар була.Газиз БАЛАгыз хакына кичер син иренне.Бала эти-эни белэн ускэндэ генэ бэхетле була.Сабыр бул,эйтэсе сузлэренне уйлап эйт,янадан никах укытып ирен белэн яшэ . Бэхетле булыгыз!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мыскыл ителеп яшэгэнче,узен генэ яшэгэнен мен олеш артык,бу минем фикер

            Хәзер укыйлар