Укучы хаты

Ирем миңа һәрдаим ялганлап тора. Тик торганда да ялганлый, җитди мәсьәләләрдә дә. Тәмәкегә чыгам дигәндә дә, ул әйткән җиргә баруы икеле. Мин бу ялганнарның асылын аңлый алмыйм. Гади сорауларга да туры җавап бирә алмый. Сөйләшеп-аңлашып та карадым - вакытымны гына әрәм иттем. Аны яратканга күрә баштан игътибар итмәдем, аннары гафу итем, хәзер исә бизеп барам үзеннән.
Күптән түгел дачага барып кайтыйм әле, диде, - хәлләрне белешим, дип. Ярар, китте. Шуннан берничә көн узуга абыйсының аккаутында фото күрдем - ирем белән дачабызда, өченчесе фотога төшерә, димәк. Барып сорадым - берүзең идеме дачада, дим. Әйе, - ди. Ә бу нәрсә, дидем мин фотога төртеп. Бу - мин түгел, диде һәм көлеп җибәрде. Нәрсә дип ялганнарга инде?!
Шулай берзаман корпоративка китте. Иртә белән генә кайтты, гәрчә сәгать төнге бергә кайтып җитәм дисә дә. Ярар, анысына игътибар да итмим инде мин. Өстендәге күлмәгеннән хатын-кыз хушбуй килеп тора! Нәрсә бу, дип төпченә башладым. Өстемә юри сиптеләр, ди бу! Колак артындагы алсу помада табын да махсус тидерделәрме, дим. Сөртеп атты да, юк иде анда берни, ди!
Ә кичә минем башыма бер уй килде - болай гына кеше ялган сөйләмәс. Аның икенче тормышы булырга тиеш. Җавап шушында гына! Шуңа дәлил… аның икенче, мин белмәгән телефоны булуы! Кичә генә таптым! Иремнең икенче телефоны бар! Димәк, икенче тормышы да?! Юк, телефонны актармадым. Үзеннән дә сорамадым. Тагын ялган тыңлыйсым килми.
Киңәш тә сорап язуым түгел. Эчемне бушатырга теләдем. Яратаммы соң мин аны? Юктыр. Туйдым…
Галия. Казан.
фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.