Логотип
Күңелеңә җыйма

Уеннан уймак

Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 



Соңгы кыңгырау чыңларга да әллә ни күп вакыт калмаган иде. Алда – имтиханнар. Башыңны күтәрми укы да укы бит инде. Ә яшьлек, күңел дәрте башканы сорый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң икебез ике институтка барырга җыенган классташым Раушания белән бергәләп соңгы кызык эзли башладык. Гомергә истә калырлык берәр хәл китереп чыгарырга булдык. Сагынып, көлеп сөйләрлек булсын дип уйладык. Бәхәс шуннан туды да инде. Ул бик баналь, әмма кызыклы иде: параллель сыйныфта укучы Рушан кайсыбызны беренче озата кайта шул җиңүче була. Нигә Рушанны сайлаганыбыз да аңлашыла. Мәктәптә иң чибәр егет ул. Бәхәсләшүгә үк кызларда гына була торган бөтен коралны эшкә җиттек. Форма итәкләрен кыскарттык, көн саен чәч бөдрәләттек. Укытучылар ачуланса да иреннәргә иннек тә тигереп килдек. Ә мәктәп дискотекаларында гомер булмаганча биедек. Безгә Рушанның игътибарын җәлеп итәргә кирәк иде. Әмма ул озату түгел, безнең якка карамады да. 


Көннәрдән беркөнне Раушания чынлыкта Рушанга гашыйк булуын әйтте. Ул аны күптәннән яратып йөри икән инде. Аның турында сөйләгәндә дус кызымның күзләреннән яшьләр чыкты. «Ул беренче мәхәббәтем, әмма бәхетсез, җавапсыз мәхәббәтем», – диде. Раушанияне шундый жәлләдем һәм аңа ярдәм итәргә ниятләдем. 


Мәктәп дискотекасында егет янына килдем дә бик җитди йөз белән: «Әнә анда бер кыз басып тора, күрәсеңме? Бүген аны озата кайтырсың», – дидем. Шундый каты итеп кистереп әйттем, әйтерсең, ул егет минем энем. Үземнең кыюлыгыма үзем дә аптырадым. 
 Рушан әллә нинди сәбәпләр тапты, ахырда мин аны озата кайтам, син дә барсаң, диде. Нишлисең бардым инде. Раушания белән Рушан арасында бернинди чаткылар да кабына алмады. Әмма без шул кичтән соң Рушан белән аралаша башладык. Раушаниягә хыянәт итеп, аның яраткан егете белән йөреп китмәдем, без дус булдык. Әйе, Рушан берничә тапкыр мине ошатканын әйтте,  ишетмәмешкә салыштым, йә сүзне шунда ук башкага бордым. «Без синең белән дуслар гына», – дия идем. 

 

Мәктәпне тәмамладык. Институтка кердек. Раушания беренче курстан соң ук гомерлек мәхәббәтемне очраттым дип, кияүгә чыкты. Мин дә, Рушан да җитди мөнәсәбәтләр турында уйламадык. Ул башка шәһәргә күченде, гражданнар авиациясе университетына укырга керде. Без каникулларда очраштык. Арадагы дуслык бетмәде, үсте генә. Икебезнең дә җитди йөргән кыз да, егет тә булмагач, көлеп-шаярып килешү төзедек. Ун елдан соң да гаилә кормыйбыз икән, кушылабыз да, бергә яши башлыйбыз. Институтны тәмамладык. Рушан белән гел аралашып яшәдек. Минем җитди мөнәсәбәтләр булганда да, дустымны ташламадым. Ул безнең шәһәргә кайткан саен очраштык. Рушан хатын-кызлар арасында бик популяр иде,  ул әле бер кыз, әле икенче кыз белән очрашты. Барысын да сөйли иде, әмма икебез арасындагы мөнәсәбәтләрне беркайчан да телгә алмадык. Ул тема икебезне дә куркыта иде бугай. 

 Дустым гашыйк булды. Ул хәттә өйләнү турында сөйли башлады. Бердәнберемне очраттым дип сөйләгәндә йөрәгем чеметеп куйса да, аның өчен чын күңелдән шатландым. Ә минем, киресенчә, озак кына йөргән егетем белән аерылышкан чак иде. 

Бер айдан Рушанның хаты килеп төште. Ул теге кызның бердәнбере булмавын, аерылышулары турында язган иде. Мин дә җавап итеп хат яздым. Шулай итеп электрон почтама көн аралаш диярлек хатлар килә башлады. «Синең дустың» дип төгәлли иде ул хатларын. Ул самолетлары, рейслары, күргән шәһәрләре турында яза иде. Ә миңа, үз шәһәремдә хастаханәдә эшләгән кызга, аның хатларын уку дөнья гизүгә тиң иде. 

Ә көннәрдән беркөнне ул безнең шәһәргә кайтты. Очрашуга зур гөлләмә тотып килгән иде. Аны күрүгә үк йөрәгем дөп-дөп итеп тибә башлады. Бу чәчәкләр нәрсә аңлата икән дип уйлый-уйлый, аңа таба атладым. Янәшәсенә килеп җитүгә үк берсүз дә эндәшмичә  кочаклап алды да иреннәремнән үпте. Һәм барысы да шул үбешүдән башланды... Дуслар булып йөреп, бер-беребезне тулысынча белеп, өйрәнеп бетергән идек, шуңа безгә бик җайлы һәм җиңел булды. Шулай да сөйләшенгән ун елны тутырырга булдык. Тагын бер ел очрашып йөрдек. Дөресрәге, безнең арада җылы хатлар йөрде. «Синең дустың» сүзе «Сине яратучы»га әйләнде. Хат язу гадәте өйләнешкәч тә бетмәде. Ул берничә көнгә рейсларга чыгып киткәч тә хатлар язып җибәрә. Хатларын «Синең ирең» дип төгәлли... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар