Логотип
Күңелеңә җыйма

Тумаган бала өчен елау кылану буламы?

Киңәш соравым да түгел бугай, күбрәк күңелемне бушатасым килгәнгә язам.

Киңәш соравым да түгел бугай, күбрәк күңелемне бушатасым килгәнгә язам. Әмма төпле киңәшләр бирә алсагыз барыбер бик рәхмәтле булыр идем. 
Мин бер ел элек баламны югалттым. Тумаган да баламны... Кемдер хәзер: «Бигрәк зур икән кайгың! Бала тагын була бит ул, берне түгел, әллә ничәне табарсың әле», – диячәк инде. Шушы бер ел эчендә мин мондый «юату»ларны беләсезме күпме ишеттем?! Шуңа күңелемдәгесен сөйлисем килә дә. 
Күпләр нигәдер тумаган баланы югалтуны хәсрәткә дә санамый. Кулга алмаган булгач, аны бөтенләй юк дип уйлыйлар. Ә юк бала өчен нигә еларга, нигә ел буе  елмаймаска дип аптырыйлар. Ышанасызмы, хәтта үземә дә бу хакта турыдан-туры әйтүчеләр күпме булды? Ә туганнар, әти-әниләр аша ишеттерүчеләр? Аларының санын да белмим. Иң үзәккә үткәне – хәтта хатын-кызларның да күбесе шулай уйлый. Әллә безнең халык үз башыннан кичмәсә, бернәрсәне дә аңламый инде. 
Ничек ул баланы минем тормышымда булмады, ул юк дип уйлый алыйм инде мин?! Җиде айга кадәр диярлек күтәрдем, аның белән яшәдем, көн саен диярлек сөйләштем. Аның кыз бала булачагын да белә идем. Исем дә сайладым. Әллә никадәр кием-салым да алып куйган идем инде. Коляскасына кадәр бар иде. 
Ә беркөнне ул кинәт типми башлады... Шунда ук врачка йөгердем, билгеле. Тик ул шул көнне үк миңа диагноз куя алмады, УЗИга җибәрде. Тагын ике көн узды. Күз алдына китерәсезме – инде җаны булмаган баланы күкрәк астымда йөрткәнмен... 
Шундый өметләнеп көткән идем УЗИ нәтиҗәсен, үзем гаепледер, балам берәр сәбәп аркасында әкренрәк селкенәдер, шуңа сизмимдер дип. «Инде ике көн элек үк үлгән булган», – диделәр.
Ә аннан мең газап белән мин аны таптым. Башкалар баладан котылгач сөенә, ә мин еладым да еладым. «Тапкач карый күрмә балаңа», – дигәннәр иде. Карадым шул. Ничек карамыйм инде – мин аны беренче һәм соңгы тапкыр күрәм бит... Хәзер менә һаман күз алдымда тора. Кайчак: «Юкка карадым бугай», – дип үкенәм дә. 
Роддомнан чыгу тагын бер хәсрәт булды. Башкаларны матур итеп каршы алалар, кулларына бала тоттыралар. Ә мин берүзем чыктым. Пакетларымны гына тотып. Әти моргтан баланы алган иде инде. 
Бу көннәрдә иң авыры – баланың әтисе янымда булмавы да булды. Мондый хәсрәтне икәү күтәрсәк, җиңелрәк булган булыр иде, мөгаен. Хәтта шушы хәбәрне ишеткәч тә яныма килмәде, шалтыратмады. Күмәргә зиратка да бармады. Соңыннан кабере янына килдеме, юкмы, белмим. Мин ел буе зиратка бик еш йөрдем, атна саен диярлек – аны бер тапкыр да очратмадым. 
«Елама, җитәр», – дигән сүзләрне ишеткәндә, бөтен дөньяга ачуым кабара. Бала бит ул песи генә түгел. Кеше өендә торган песие үлсә дә, хәсрәтләнә. Бер хезмәттәшемнең попугае суга батып үлде, беләсезме, ул аның өчен күпме елады? Ә минем балам өчен елавымны да гаеп итәләр. Кыланам,  янәсе.  Нигә кешеләр мине аңламый икән?
Лилия, Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше хэлен кеше белми, уз башына тошмэсэ ди халык, менэ шул була инде ул. Тынычланырга тырышыгыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллахтан сабырлык сора сина жинеллеген биреп сау сэлэмэт балалар биреп куанычларын курергэ язсын уз башыннан уткэннэр генэ анлый мин дэ беренче баламны тугыз айдан сон бик авырлык белэн таптым эммэ ул оч тэулек кенэ яшэде елый елый кузлэрем бер нэрсэне ике курэ башладым вакытында бик авыр житмэсэ недоношенный балалар белэн бер палатада яттым аларны ике сэг саен ашатырга кертэлэр мин капланып елыйм кумэргэ дэ кайта алмадым хэзер ике балам бар бары Аллахтан гына сора насыйбын булыр исэнлек бэхет телим

      • аватар Без имени

        0

        0

        Лилия елагансындыр бик анлыйм хэленне,мин тугач 10айлык баламны югалттым мин дэ едадым.ин топле кинэшне мина энием бирде Ходай узе соеп бирде,узе соеп алды инде елама балан су эчендэ ятар диде.Ходайдан бары сабырлык сора диде.хэм мин шулай эшлэдем дэ.эйе бала бик кадерле,тик баланы бер генэ диеп эйтергэ ярамый,Аллахы Тагэлэ генэ бер була.гафу ит анлаешлы язганмындыр дип уйлыйм.э иренэ килгэндэ ул кеше тугел икэн.синен урынында мин яшэмэс идем анын бн.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сез нормаль кеше, димэк, нормаль хислэр кичерэ торган кеше. Мине, киресенчэ, сезнен кайгыны чуп санаучылар мэзэксендерэ. Тумаса да, коткэн бала, кеше, жан иясе бит ул, элбэттэ, аны югалту зур кайгы. Хэм сез аны тиешенчэ кичерергэ тиешсез. Бер суз генэ эйтэсем килэ:артык мавыгып, гел зиратта йррмэгез, Алла узе биреп, узе алган, гел уйлап кайгырудан хэлне узгэртеп булмый, исэн кешегэ яшэргэ кирэк. Сабырлык телим сезгэ!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Еламыйча буламы, тугач кына балага әйләнми бит ул! Кеше сүзләренә артык игътибар итмә, әмма артык шашынып та китмә. Киләчәктә балалар тудырасың бар, алар өчен сәламәтлегеңне сакла. Сәламәт анадан гына сәламәт бала туа, шуны онытма. "Әти-әнине җәннәткә җитәкләп кертә торган бала" дип юаттылар мине тумаган балам үлгәч....

            Хәзер укыйлар