Логотип
Күңелеңә җыйма

Туган көн бүләге

— Кызың сәламәт! — дигәч, ул иркен сулап, тынычланып калды. Үзен палатага кертеп салгач та, башы мендәргә тиюгә, татлы йокы кочагына чумды.

— Әй, әнием, әнием, — диде аңа төшендә нәни улы — Мараты. — Булдырдың да соң, ә! Сеңелкәш өчен рәхмәт сиңа! Сакла, зинһар, бәләкәчне. Әтине дә саклый күр, әни! Бик яхшы бит ул безнең.

Лира йөрәгенең күкрәген ертып чыгарлык дәрәҗәдә тибешүеннән уянып китте. Маратының янә юкка чыгуыннан куркып, күзләрен чытырдатып йомган килеш, кулларын сузып, як-ягында капшанды. Тик улы юк иде.

— Улым, улым, тагын бер генә күрсәт инде йөзеңне, бигрәк сагындым ләбаса? — дип инәнеп пышылдады Лира, — саклармын, бәгърем, сеңлеңне, әтиеңне дә! Сине генә саклап кала алмадым шул, улым...

Бигрәкләр дә фаҗигале үлемгә дучар булды шул аның балакае. Улының үле гәүдәсен күргәч, үзен-үзе белешмичә кычкырып җибәрде. Аннан, аны салкын гүргә салырга ирек бирми интектерде. “И, мескен, җүләрләнде, ахры бу”, — диделәр яшь ананы жәлләп тирә-күршеләр. Ә машинасы белән Маратны бәрдертеп киткән ирнең хатыны бары бер нәрсәне генә тукыды:
— Өч балабыз бар. Иремне хөкем итмәгез. Ансыз ничек тәрбиялим мин аларны?! Зинһар?...

Кайгыдан ярты үлеккә әйләнгән Лираның аны ишетер дә, аңлар да хәле юк иде. Ул инде күңеленнән, балалар хакына дип, җинаятьчене кичерергә дә булган иде. Тик ире каршы торды. “Җәзасын алсын. Ярый аның өч баласы бар. Ә безнеке — бердәнбер иде”.

...Кызы туганын белсә, күккә сикерер иде Фәнис, дип уйлап куйды Лира һәм иреннәренә елмаю кунды. “Ике генә көнгә китәм. Мин кайтканчы бәби таба күрмә тагын, аккош!” — дип, командировкага киткән иде ире, нәкъ шулай булды да куйды!

Палатадагы алты хатын арасыннан бер Лира гына кыз бала тапкан иде.

— Бәхетле дә инде син, — диештеләр әниләр.
— Гомерле генә булсын, Ходаем.
Рөхсәт ителмәсә дә, Лира сабыен чишендереп тикшереп, карап чыкты.
— Бик матур икәнсең бит, кызым. Күзләрең әтиеңнекенә охшаган икән. — Күкнең икенче катында тирбәлгән Лира әнисенең күкрәк төймәсенә әле нәни борынын, әле иренен тидереп алган кызын сөйде. — Менә тиздән әтиең дә килеп җитәр. И, шатланыр да соң сине күргәч.
— Хәйретдинова кайсыгыз? — дип сорады палатага килеп кергән бер рус карчыгы.
— Мин, — дип, ничек сикереп торганын да сизмәде Лира үзенә пакет тоттырганда һәм тәрәзә янына атылды. Тик хәл белергә килүчеләр арасында ирен дә, танышларын да күрмәде. Капта печенье, бер зур алма, әфлисун, сөт бар иде. Кем булыр бу? Ә, менә хаты да бар икән. Ап-ак кәгазь битендә зур хәрефләр белән “Котлыйм!” дип бер сүз генә язылган. Төсле фотосурәтне күрүгә, агарынып китте Лира. Кулын пешердемени, нишләгәнен дә андамый, сурәтне идәнгә бәрде. Бу хәлне күзәтеп торган янәшә койкада ятучы Фәһимә зифа буйлы, яшь, гаҗәеп чибәр кыз белән бер ир кешенең су буенда кочаклашып торган фотосын алып Лира янына килеп басты. “Ни булды, Лира? — диде ул. — Бу кеше иреңме? Һай, бу ирләрне?” Хатын Лираны көчләп диярлек караватына таба тартты. Әмма күз яшенә тыгылган Лира берни дә сизмәде диярлек. Шактый вакыт узгач кына Фәһимәнең кулыннан фотоны алып, кире конвертка салды. “Килсә, нинди йөз белән каршылармын? Ничек итеп эндәшермен?” — дип өзгәләнде. Шул халәтендә Лира кичне җиткерде. Ире күренмәде. Кайтмаган, димәк. Менә сиңа командировка! Менә сиңа игътибарлы ир! Нинди гөнаһлары булды икән Ходай каршында? Нигә шундый бәхетле минутларын кара кайгыга әйләндерделәр аның? Кем җибәргән бу фотоны? Дусмы, дошманмы? Дошман икән, нигә “котлыйм”, дигән. Нәрсә белән котлый ул? Кызы туу беләнме, әллә иренең хыянәте беләнме? Нинди йөрәк белән мондый рәсемне бала тудыру йортына җибәрергә кирәк?

— Үзең кем эше дип уйлыйсың? — диде Фәһимә.
— Тәмсезләнешкән кешем дә юк кебек. Улым үлгәннән соң хәсрәтемнән җүнләп кеше белән аралашканым да булмады.

Шул вакыт тышкы яктан: “Лира! — дип кычкырган шат ир тавышы яңгырады. — Лира!”
— Күземә дә күренмәсен. Кирәкми! Сөйләшмим, сөйләшә алмыйм!
— Лира! — Ир һаман хатынын чакырды.
— Эндәш. Бер көн берни дә хәл итми. Сиздермә ул-буны.

Фәһимә Лираны тәрәзә янына алып китте. Урамда басып торучылар арасыннан фотодагы ирне тиз танып алды ул.
— Лира! Лира! Исәнме, аккош? Хәлегез ничек? Мин кайтканны көтмәгәнсең дә. Рәхмәт сиңа, акыллым, кызыбыз өчен! — Авызы колагына җиткән ир сөенеченнән бер урында басып та тора алмый иде.

Хатын бар ихтыяр көчен җыеп, иренең кояшта янган чибәр йөзенә сынап карап торды. Иренен кемедер булуына, алдашып йөрүенә барыбер ышанасы килми иде аның. Ярату да, хөрмәт тә бар кебек ич ике арада. Кайда, кайчан күздән ычкындырды соң ул аны? Соңарып кайта башлавы моннан ярты еллар элек кенә башланды анысы. Хак. Эштә тоткарландым, диюенә ышанды. Бервакытта да буш кул белән кайтмады, һаман Лираның күңелен күрә иде. Кем икән соң ул кыз? Яшьтер, унҗиде-унсигез яшьләр тирәсе генә күренә.

— Лира, аккош, агарынып киткәнсең. Хәлең начармы әллә?
— Хәлем бетеп тора, гафу ит яме? Иртәгә сөйләшербез.
— Ярар, Лира, ярар. Иртән үк килеп җитәрмен. Балага карават та кирәк бит әле.
— Рәхмәт. Хуш.
— Булдырдың! Сиздермә, түз! Начар кешегә охшамаган ирең. Яшьләр азгын хәзер, кызлар азгын.

Әнә, минем дә, — дип, үзенекен сөйли башлады Фәһимә.
Лира эндәшми генә үз уйларына чумды. Бу кызны каядыр күргән иде түгелме соң? Ул кабат фотога текәлде. Икәүләшеп Фәниснең туган көнен бәйрәм итеп кайтканнардыр, мөгаен. Кара, култык астына кереп үк беткән. Моннан өч кенә көн элек Лира иркәләнеп яткан кочак... Их, юләр, иремнең туган көненә бәби алып кайттым, дип куанып яткан буласың, дип битәрләде ул үзен. Шулчак бала тапкан көнне үк төшенә кергән улының сүзләре исенә килеп төште. “Әтине сакла, югалтма”, — диде әнисен искәртергә җыенган сыман. Бик ярата иде шул сабый әтисен. Вак-төяк үпкәләшүләрне санамаганда, гаиләләрендә тавыш-гауга бөтенләй чит нәрсә иде. Димәк, Маратның җаны бүген дә алар белән яши, күрә, күзәтә, борчыла.
— һай, бу тормыш, — дип өзгәләнде Лира. — Бигрәк тә четерекле нәрсә лә син... Аңлашылмый, бер фото күреп кенә, икең ике якка йөгерергәме хәзер? Фәнис кебек яхшы күңелле ирләр җирдә аунап ятмый. Әнә, дус кызларын гына күр, ирләренең итәкләренә ябышып яталар.

Кайсы хәерсезе генә йөрәгенә энә чәнчергә ниятләде икән? Кичерсә дә, гомере буена җитәрлек рәнҗеш китерүеңне аңлыйсыңмы соң син, Фәнис? Мараты хакына кичерер дә, бәлки, гаиләне саклыйм дисә...

* * *

Әйе, фотодагы ир аның Фәнисе иде. Моннан ярты ел элек, кул күтәреп юлда торган кызны машинасына утыртып театрга илткән иде. Сөйләшеп киттеләр. “Бәлки әле очрашырбыз”, — дип кинаяләп кыз ирнең эш телефонын нәни учына сырлап куйган иде. Иртән, эшкә килеп утыруга, трубкада кызның ягымлы тавышы яңгырады. Бу шылтыратуларның ахыры мавыгу белән тәмамланды. Әле мин яшь кызларны да кызыктыра алам икән, дигән мактану хисе өскә калкып чыкты. Очрашуларны үзе көтеп ала башлады. Ләкин хатынын бервакытта да онытмады Фәнис. Бусы — мавыгу гына, ә хатынын чынлап ярата. Ниһаять, бу очрашуларга нокта куярга ниятләде ул. Йөрәгендә гөнаһ йөртү авыр иде аңа.

* * *
Ходайның хикмәте, ирне күрше дача йортында әлеге кыз белән берничә тапкыр күрде Хәдичә. Юк, бу йөзне мәңге онытасы юк, ирен төрмәгә шул тыкты ич. Һәм менә җае да чыкты. Үч алу көне җитте. Хәдичә гашыйкларны сурәткә алды, аны сырхауханәгә илтеп тә бирде.
Ачуның күзе сукыр, диләр. Хәер, Хәдичәнең җаны да сукырайган иде.

Резеда НИЗАМИЕВА.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу ирлэргэ ышана торган тугел шул

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур гаиләне бозарга ашкынучылар, көнчелекне җиңүчеләр сирәк шул...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тэмамланмаган хикэя кебек

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эйе. Минемдэ бердэнберемне кызымны машина мэктэп ишек тебендэ таптап китте. Тэрмэгэдэ утытмадык ачуда сакламадык. Быел менэ вафатына 20 ел була.минанын ничек авыр икэнен

          Хәзер укыйлар