Әтинең курчагы

Өйдә тынлык. Ирем булмаган эшен бар итеп, компьютерын кушты да, мониторга төбәлде, залда  уйнаган кечкенә кызым, курчакларын  кочаклап, үз бүлмәсенә кереп китте.  Яраланган җанвар кебек почмактан почмакка йөрим. Эчемдә җыелган ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җитә яздым. Шуңа да ирем белән кызым мыштым гына янымнан киттеләр. Юк, ачуым гаиләмә түгел, әтиемә. Алтмыш яшьтә киредән өйләнә! Юк, мин аның картлыгында ялгыз яшәвен теләүче эгоист җан түгел, бары тик ул сайлаган хатын-кызга гына каршы. Ә бит мин, тинтәк,   аны өенә үзем алып килдем.  Кабат кичәге вакыйга исемә төште дә, ачуымнан күзләремнән яшь бөртекләре килеп чыкты. 
Кичә ул безне кунакка чакырды. Бездән кала,  дуслары да бар иде. Алар белән әни исән чагында йөрешәләр иде. Әнине бик яраталар иде. Шулар каршында әти үзенең өйләнү нияте барлыгын әйтеп, яшь хатыны белән таныштырды. Өстәл яныннан торып чыгып китәргә уйлавымны сизгән, ахры, ирем шундук өстәл астыннан кулымны кысты. Тик утыр, янәсе. Дуслары  әтинең яшь хатын янәшәсендә яшьлеккә кайтуы  белән  котлады. Мин бер сүз  әйтә алмадым, бары тик әнине исемә төшердем.
Әти артында гына яшәп, аңа көч бирүче иде безнең әни. Әтине дә, безне дә җайлап кына торды. Барыбызны да яклаучы йомшак күңелле җан иде ул. Әти белән дә тыныч кына бик матур яшәделәр, әмма  моннан дүрт ел элек ул  яман шеш авыруыннан үлеп китте. Коткарып кала алмадык. Сиздерми генә килде дә, безне ятим итеп, бер ел эчендә әнине алып та китте авыру. Әнинең юклыгын әти бездән дә авыррак кичерде. Өйдән чыкмас булды, яраткан бакчаларын да ташлады, йомылды, аз сүзлегә әйләнде. Яңа туган оныгына бераз алданды әле... Әмма соңрак  сабый да аны юатмый башлады. Аның өчен дөньяның кызыгы калмады. Әни үлгәч, дуслары, тирә-күршеләре  һәрвакыт янында булды булуын. Ә мин шулар арасындагы берәр тол хатын белән уртак тел тапсалар иде дип теләдем, әмма әти әнине оныта алмады. Барысын да куып бетерде дә, ялгызлыкта яшәде. Мин көн аралаш әти янына барып йөрдем. Шулай өч еллап вакыт үтте. Аның да өен барып җыештырам, ашарга пешерәм, үземнең гаиләне дә кайгыртам. Бу еллар эчендә бик алҗыдым. Декрет ялым бетеп, эшкә чыгарга җыена башлагач, әтигә вакытым аз калачагын,  аңа көн аралаш барып йөри алмаячагымны аңлаттым. Ә ул бәрәңге белән макароннан башка берни пешерә белми. Әни исән чагында кухняга ашарга гына керә иде шул... Әтием өчен бик борчылдым.  Дус кызыма да сөйләдем. 
– Ә син өен җыештырырга, ашарга пешерергә берәр хатын ялла. 
– Белмәгән чит кешене ничек өйгә кертәсең инде? Әти өлкән яшьтә...
– Карале, безнең күршеләрнең кызлары шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли.  Әлегә гаиләсе дә юк. Кичләре буш. Атнага бер-ике генә барып кайта ала инде ул. Артык акча беркемне дә кытыкламый әле. Җитмәсә, кирәк икән укол кадый, кан басымын үлчи ала. Сөйләшеп карыйммы?
– 60 яшьлек тол иргә  ашарга пешереп, өен җыештырырга риза булыр микән соң? Яшь кешенең яшьләр арасында буласы килер ул...
– Ә кем синең әтиеңне  карт дип әйтә?! Син генә аны картайтасың, – дип күз кысты. Ул вакытта  мин  аның ишарәсен аңламадым, игътибар да итмәдем. 
Дус кызым, озакка сузмый, сөйләшкән дә.  Без аның белән күрештек. Талия исемле 24 яшьлек чибәр генә кыз. Озын чәчләренә игътибар иттем. Киселгән, буялган чәчле булмагач, аның әдәплелегенә тагын да ныграк ышандым.  Без бәяне сөйләштек. Ул киләсе атнадан әтинең өенә килеп йөри башларга тиеш иде. Хәзер бу яңалыкны әтигә генә хәбәр итәсем калды. Бер көн кич баргач, аңа җайлап кына барысын да аңлаттым. Ул, әлбәттә, карышты. Хәтта бераз үпкәләде дә бугай. 
– Әти, синең яңа пешкән аш ашап яшәвеңне телим, йомырка тәбәсе белән бутербродны нормаль кешеләр тәүлек әйләнәсе түгел, иртән генә ашыйлар. 
– Минем үз фатирыма чит кеше кертәсем килми. 
– Ул килгәч, йокы бүлмәңдә генә  утырып торырсың. Киреләнмә, инде, әти...
Бик зур көчләр куеп кына ризалаттым. Ике-өч ай үтүгә әтинең үзгәрүен тойдым. Ул һәрвакыт елмая башлады, яшәреп китте кебек. Менә яшь кеше ничек йогынты ясый, дип уйладым. Анда да әле шикле уйлар килмәде. 
Беренче шикле уйларым аңа алдан шалтыратмый килгәч туды. Ишекне, күлмәгенең  сәдәфләрен каптыра-каптыра, Талия ачты. Мине күргәч, куркып калды кебек, агарынып китте. 
– Талия, кем анда? – йокы бүлмәсеннән әтинең тавышы ишетелде
– Әти, бу мин, – дидем мин.
– Кызым?! Хәзер чыгам... 
Әтинең хәзере биш минутлап булгандыр. Залга чыгып, мине кочаклап алганда,  аның  кызарынган йөзен,  бик җитди кыяфәттә чыкса да, майланган күзләрен күреп алдым...
«Булмас! Бу мөмкин түгел», – дип уйладым.  Әмма берни сиздермәдем. Бу уйларымны башымнан куарга тырыштым.  Ләкин менә  өч айдан соң әти безне, дусларын кунакка чакырып өйләнүе хакында хәбәр итте...
Ул кичне без ирем белән өйләнешкәннән соң беренче тапкыр сүзгә килдек. 
– Әтиеңнең дә шәхси тормышына хокукы бар. Ул без дип яшәргә тиеш түгел, – ирем бабасын әнә шулай дип яклый башлады. 
– Булсын  шәхси тормышы, мин каршы түгел, әмма  миннән дә яшь кыз белән түгел. Беткәнме аңа үз яшендәге хатын. 
– Ә ул гашыйк булса, дигән уй  башыңа килмиме?
– Хисләр уйнамый монда, гормоннар уйный...
– Гормоннары уйный икән, тагын да шәп. Димәк, бабай егет әле! 
– Син дә әти кебек сукыр, ул кәнтәйгә әти кирәкми, фатиры кирәк. Шуның өчен генә кияүгә чыга ул аңа. 
– Син үз әтиеңне түбәнсетәсең. Ул – ир-ат! Аның яратырга һәм яратылырга хакы бар. Аннан соң ул бала түгел. Һәм фатиры да аныкы. Ничек тели, шулай эшләсен. 
– Ничек инде ничек тели шулай эшләсен. Аның бит әле кызы, оныгы бар. Фатирын оныгына калдырса да була, ә монда хәзер бүлешәсе буламы, ә бәлки ул аны бөтенләй яшь хатынына яздырыр. Яздырачак та, тегесе  тасма телләнеп юхаланса...
– Җитте! – ирем йодрыгы белән өстәлгә сукты. Мин куркып калдым. Болай итеп аның беренче тапкыр кылануы иде. –  Сине шул фатир гына борчый бугай. Әтиеңнең халәте турында уйла бераз. Бабай яшәреп китте. Аның яшәү  дәрте ташып тора. Мин бабай өчен куанам гына!
Ул шулай диде дә йокы бүлмәсенә кереп китте. Мин төне буе елап чыктым. Әнине, үземне жәлләдем... Әтине: «Хыянәтче», – дип сүктем. 
Ачуым икенче көнне дә бетмәгән иде. Беләм, ирем дә, балам да минем хис-кичерешләремнән  интегергә тиеш түгел. Почмактан почмакка йөри торгач, тынычланырга, үземне башкача тотарга булдым. Әти белән сөйләшеп, күзләрен ачарга кирәк! 
Әмма әти кәрәзле телефонын алмадым, өй телефоныннан гел Талия эндәште. Ә минем аның белән сөйләшәсем килми. Берничә кат шалтыраттым, ул алгач эндәшмәдем.  Икенче көнне әти үземә шалтыратты. 
–  Кызым, мин сине аңлыйм. Әмма мине дә аңла. Яраттым! Миңа аның янында рәхәт. Кабул итә алмасаң да, кыяфәт ясарга тырыш... Минем хакыма. 
– Әти, ул бит сине түгел, фатирыңны ярата. Ә синең бит оныгың, мин бар. Нигә сиңа ят хатын?
– Кызым, синең ирең бар. Ә  оныгым – иң элек ул синең кызың. Минем үзем өчен  яшисем килә. Акылыннан шашкан малай түгел  мин, бары тик яраткан ир-ат. 
Мин үксеп елап җибәрдем:
–    Ә әни...
– Әниең күкләрдә, кызым.  Ул минем беренче хатыным, аны онытмыйм. Өйләнүемне аңа хыянәт дип тә кабул итмим. Син дә, зинһар, алай уйлама. Ә мин сиңа бик рәхмәтлемен. Тормышыма Талияне алып килгән өчен. Тора-бара сезнең дуслашуыгызны телим. Борчылма, кызым, барысы да яхшы булыр..
Әти телефон трубкасын куйды. Ә мин диванга яттым да чарасызлыктан елап җибәрдем. Үземне күрә алмыйм... Нишләдем мин, нигә дип әтинең өенә ул  кызны алып килдем... Кем уйлаган ул әтинең курчагы булыр дип... 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (7)
Cимвол калды:
  • 1 февраль 2022 - 10:20
    Без имени
    Юкка ышанасыгыз килми. Андый мэхэббэт тэ була. Кешене яратсан яшь аермасы сизелми дэ. Э кызы , чыннан да, этисе турында тугел, Э фатир турында гына уйлый
  • 1 февраль 2022 - 10:10
    Без имени
    Этиегез чыннан да ярата торган дыр э теге хатын кызнын яратуы икелерэк элбэттэ яшь аермасы зур бит.
  • 1 февраль 2022 - 09:25
    Без имени
    Бигрәк тар уйлыйсыз, кешеләр. Сезне заным мал байлык кына борчый. Әтиеңнең хәлен аңлар өчен ялгыз калырга кирәк мени? Кеше кеше хәлен үз башына төшмичә аңламый, бу ханымга аны сөйләп торасы юк. Акча, квартира,... Кыәың вакыты җиткәч үзе эшләп табар. Үзең шундый хәлдә калсаң?
  • 5 гыйнвар 2021 - 17:24
    Без имени
    Озак тормас ул кыз, узе кебек яшь егет очраткыйнча гына.
  • 4 гыйнвар 2021 - 10:23
    Без имени
    Иделгә таянма, ирләргә ышанма. Хәтта атаң булса да.
  • 29 декабрь 2020 - 09:42
    Без имени
    21нче гасыр чынбарлыгы...
  • 24 ноябрь 2020 - 02:50
    Без имени
    Яшь арасы́ БИК Зур.Мондый мэхэбэткэышанасы килми.
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7364
    0
    78
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    6766
    2
    68
  • Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән.  Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
    3961
    1
    50
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    5747
    2
    38
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3065
    1
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 май 2022 - 08:38
    Без имени
    Бәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһала
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 21 май 2022 - 08:38
    Без имени
    Йорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..
    «Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
  • 22 май 2022 - 16:37
    Без имени
    5 оланын булганчы 1 усырак ирен булсын дилэр картлык турында уйлагыз да сезне анлыйм мин ерэгегезне тонлагыз
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 22 май 2022 - 10:16
    Без имени
    Ирегезнен урыны ожмахта булсын🙏🏻 Ана тугрылык саклап, ярты гомер яшэгэнсез, сынар канат белэн балалар устереп, аларны олы тормыш юлына бастыргансыз, инде узегез очен яши башлар вакыт, ханым! Бэхетле, яратулы картлык насыйп булсын Сезгэ, чын кунелемнэн телим🙏🏻 Олыгайган конегездэ ялгыз калмавыгызга ирегезнен рухы да шат булыр дип уйлыйм! Бэхетегезне кулдан ычкындырмагыз!
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 22 май 2022 - 10:24
    Без имени
    Кызлар, матур язасыз, элбэттэ. Но ир-егетлэрне дэ анлагыз. Ул бит сезне, кемнэндер калганны алган, ойлэнгэн. Сезгэ обязательно кемнэндер бала ясатып, кияугэ чыгарга кирэк идеме? Эле гаеплисез, ташлап, аерылып киткэн? Баланы ташлаган? Хурлангандыр, бэлки. Ботен кеше бертосле тугел. Хатын-кыз шулай, торле ир-егетлэр белэн йоклап йорергэ тиеш тугел, бу инде проститутка кебек була бит. Тэртибегезне яхшыртыгыз. Ничек оялмыйча егетне гаеплэргэ? Ботен егетлэр дэ бозау булмыйлар, арасында кэттэ , горур ирлэр дэ очрый, бик аз гына булса да...
    Илдар Беренче
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда