Логотип
Күңелеңә җыйма

«Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»

Авылга кайтканда таныш кызымның машинасына утырып кайтырга туры килде. Күптән күрешкәнебез юк, сагынышканбыз. Өч сәгать юл сизелмәде дә. Роза юл буе эше, тормышы турында сөйләп кайтты. «Рәхәтләнеп эчемне бушаттым, – диде ул саубуллашканда. – Син бит журналист, язып чык, тик танымасыннар гына, алайса белгән кешеләрдән оят».


Авылга кайтканда таныш кызымның машинасына утырып кайтырга туры килде. Күптән күрешкәнебез юк, сагынышканбыз. Өч сәгать юл сизелмәде дә. Роза юл буе эше, тормышы турында сөйләп кайтты. «Рәхәтләнеп эчемне бушаттым, – диде ул саубуллашканда. – Син бит журналист, язып чык, тик танымасыннар гына, алайса белгән кешеләрдән оят». 
– Борчылма, язсам да исемеңне күрсәтмәм, – дидем.
Мәхәббәтне юкка гына сукыр димәгәннәрдер. Гыйшкың төшсә, тизәк янында елап утырырсың дия иде безнең әби.
Роза 40 яшенә җитеп тә кияүгә чыга алмыйча калган «карт кыз». Безнең якта яшьләй тормыш кора алмаганнар шушы «кара исемлеккә» эләгә. Шуңа 30 яшькә җиткәнче башлы-күзле булып калырга ашыгалар. Кемнең башын әйләндерергә, нинди юллар белән – болары инде башка мәсьәлә. Утызга хәтле – син сайлыйсың, утыздан соң – сине. 
Роза үзе төскә-биткә чибәр кыз. Кесәсендә – кызыл дипломы, эшкә дә уңган. Казан шәhәрендә уңышлы гына эшләп килүче үз ательесы бар. Чибәр булса да, нигәдер ир-егетләрдәрдән бәхете юк аның. Соңгы очрашкан кешесе дә өйләнгән ир булган, бер ел буе буш вәгъдәләр белән туендырып, «аерылам, хатынымны яратмыйм» дип ышандырып йөргән. Быел Яңа елны бергә каршыларга җыенганнар. Тик ир 31 декабрь төнендә тәки килеп җитә алмаган, имеш, хатыны авырып киткән, аңа «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән... Кем белгән, бәлки, чынлап та, авырып та киткәндер, тик Роза алай уйламый. Купшы фатирында мул итеп әзерләнгән Яңа ел табыны янында затлы күлмәген киеп япа-ялгызы утырган ул. «Бер үземә бер шешә шәраб эчеп бетердем дә, башымны өстәлгә куеп үксеп еладым», – дип сөйләде. Икенче көнне ирнең телефон номерын кара исемлеккә кертеп куйган. 
Тик безнең сүз күбрәк башка кеше турында булды әле.
Рафаэль белән бер дә уйламаганда, машина юу урынында танышканнар. Кара төстәге тау хәтле машинасын юганнарын күзәтеп торучы, типсә тимер өзәрдәй ирне ерактан күреп ала Роза. Ир дә Розага игътибар итә: килеп сүз дәшә, телефон номерын бирүен үтенә. Икенче көнне иртә белән: «Хәерле иртәләр! Кичкә планнар ничек?» – дип ватсапка хәбәр килеп төшә аннан. Очрашуга затлы букет белән килә. 
Кайсы хатын-кызның бәхетле буласы килми? Рафаэль 38 яшькә җитеп тә өйләнмәгән егет, эше буенча командировкалардан кайтып керми икән. «Мәскәү, Питер шәhәрләрендә еш булам», – дип сөйли. Салмачи бистәсендә коттеджы буш тора икән. «Гел юлда булгач, кем чыксын инде миңа?!» – ди ул моңсу елмаеп. 
Роза беренче кичне үк ирнең кочагына керә. «Мин сине гомер буе эзләдем. Ниһаять, таптым!» – ди Рафаэль иртән.
Шул төннән соң үзен бик бәхетле итеп сизгән Роза. Киштәдә тузан җыеп яткан абонементын табып алган, спортзалга йөри башлаган. Матурлык салонына барып косметологка язылган, чәчләрен кистергән. Кибетләрдә йөреп, яңа күлмәкләр, кофталар җыеп кайткан. «Булачак туебызның ничек узачагын белә идем инде... Рафаэльнең йортында хуҗабикә булып йөрүем күз алдымнан китмәде», – дип сөйләде Роза. 
 Очрашуларның кәнфит-чәчәк чоры бер айга сузылган. Казан урамнарында җәяү йөргәннәр, Свияжскка барганнар, Раифа монастыре янындагы күлдә көймә йөзгәннәр. Урам рестораннарында шашлыклар ашаганнар. Рафаэль үзен чын джентльмен итеп күрсәткән: машина ишеген үзе ачып Розаны төшергән, төшкәндә кулын биргән... 
 Ул Розаны бер тапкыр да үз өенә чакырмаган. Кызның «чакыр» дип әйтергә теле кычытса да, башлап сүз кузгатырга кыенсынган. «Минем турыда акчага, байлыкка кызыгучы дип уйламасын дидем», – ди ул бүген. 
Очрашып йөрүләренә ике ай чамасы узуга, Рафаэль эш белән Мәскәүгә китеп барган. Киткән һәм... югалган. Телефон номеры гел «не доступен» торган. Роза, билгеле инде, тәмам борчуга төшкән. Юлда авария булгандыр, хастахәнәгә эләккәндер, хәтерен югалткандыр дип уйлаган. 
 Эше бармаган, борчылудан хәтта температурасы күтәрелгән.
 Бер көнне иртә белән аңа чит номердан шалтыратканнар. Трубканы алса, Рафаэль!
– Матурым, хәлләрең ничек? Мин һаман да әле Мәскәүдә, ике көннән Казанга кайтып җитәм, – дигән ул. 
Озак кына сөйләшкәннәр. Борчулар да юкка чыккан. Рафаэльнең бизнес эшләре белән проблемалары бар икән. Бүген партнерларга акча бирергә тиеш икән, ә акча сейфта, Казанда. Партнерлар шалтыраталар, яныйлар, кыскача әйткәндә, аңа ашыгыч рәвештә акча кирәк икән. «Син бурычка миңа 400 мең сум биреп тора алмыйсыңмы? – ди Рафаэль. – Матурым, мәҗбүр итмим, зинhар начар уйлама...»
 Роза шунда ук банкка барып, счеттан акчасын алган. Бер белмәген ике кеше шул ук көнне Розадан акчаны килеп алып та киткәннәр.
Ике көн түгел, бер атна, бер ай узган – Рафаэль кайтмаган. Һаман Мәскәүдә тоткарланган. Шалтыратып торган, борчылмаска, бераз көтәргә кушкан. «Ярты ел узды. Рафаэль да кайтмады, акча да килмәде, – ди Роза. – Ярты елдан соң гына аңыма килдем. Ул шалтыраткан номерларны тикшерттердем, очына чыга алмадым. Һәркайсы Мәскәүдә теркәлгән булып чыкты. Машинасының номеры буенча да ачыкларга тырышып карадым, ул номерлар икенче кешедә, башка хуҗаныкы диделәр. Кулымда шуның кадәр акча биргәнемә бер язу да булмагач, полициягә дә мөрәҗәгать итмәдем. И елаганнарым... Акчадан бигрәк алдануым өчен бәгырем өзелде».
 Бүгенге көндә Роза әйбәт кенә эшләп йөри, үзеннән 10 яшькә яшь егет белән мәхәббәт куерта. «Бер алданган мең алдана», – диләр, икенче язмам Розаның чираттагы алданган мәхәббәт тарихы булмаса ярый инде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мынсы да бер Альфонс инде алайсан!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сабак алмаган бу хатын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Йозлэтэ чыгар ул аферисттан-узе генж тугел-7 буынына кадэр тошэр лэгьнэте!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Зәкәтен бирмәгәндео

          • аватар Без имени

            0

            0

            бар шул шундый хитрый ирлэр ,иптэш хатыныны таныштырдыдлар да 7 ел тордылар шул саран ир белэн 3 машина алышьырды миллион биш йзлек машина алды да чыгып ките анасы янына .энисен дэ карады туганарына да биргэлэде акчасын . Бу хатынга алса ике алма ике груша 3 апелсин ала иде шулар 1 атага и узе Ашап бетерэ иде алып кайткан эйберлэрен рэхэттэ торды инде . Эйдэ квартирны зурырака алыштырыйк дигэч чыгып сызды . анасы да анда больше кереп йрмэ я акча биерсен дип араларын бетенлэй бозды . Гомер буе авырлыкта яшэгэн шул ялгыз хатынын куз яшенэн дэ куркмыйлар

            Хәзер укыйлар