Сүземне тәнкыйтьтән башлыйм әле

Радио һәм телевидениене күп тәнкыйтьлиләр, мин дә сүземне тәнкыйтьтән башлыйм әле. Кайсы гына каналны яки радионы ачма, гел бер җырлар, бер үк җырчылар. Үзләре бер җырны кабатлатудан ничек туймыйлардыр, ә менә без, тыңлаучылар, гел бер җырларны тыңлаудан бик туябыз. Радионы ачсаң, алып баручылары көлешеп, сөйләшеп утыра. Алай утырганчы, күңелгә ятышлы матур җырлар тапшырсыннар иде. Алар күп бит, кайберләре инде онытылып та бара. Радиолар халык өчен эшләргә тиештер бит. Тапшырулар да халык өчен булырга тиеш ләбаса.
Мин үзем дә җырларга бик яратам. Тыңлаган кеше: «Син чын артистларча җырлыйсың бит, радиога барып кара әле», – диләр. Түли алмагач, радиога яздырмыйлар менә. Кассетага яздырып та илтеп караганым булгалады. Моннан бер-ике ел элек «Акчарлак» газетасы җыр конкурсы уздырган иде. Катнашасым килеп, мин дә килдем. Газетаның беренче битендә фотом да басылып чыкты, әмма конкурста катнаштырмадылар.
«Сиңа миннән сәлам» тапшыруында бер җыр җырлату өчен матур гына акча түлисе. Әле анда да вакытны әрәм итеп, шакмак уены уйнап утыралар. Һич аңламыйм, ник кирәк ул уен монда? Вакытны шуңа исраф иткәнче иң матур, күңелгә ятышлы җырлар тапшырсалар, күпкә файдалырак булыр иде.
Икенче сүзем, мәчетләр һәм дини белем турында. Ахыр заман алдыннан: «Дине булыр, дин тотучысы булмас», – дигәннәр. Әнә шундый заман килде. Мәсәлән, безнең шәһәрдә дини белем алыйм дисәң, аена 450 сум түлисе. Мин үзем Казанга йөреп укыйм, анда бушка укыталар. Имамга: «Мәчетнең эчен-тышын мәрмәр белән бизәр өчен спонсор тапкансыз бит, теләсәгез, абыстайга түләр өчен дә акча таба аласыз. Спонсорлар бар ул, җыелган гөнаһлары өчен акча китерүчеләр күп», – дидем. Миңа – инвалид һәм тол хатынга, укыган өчен түлисең килмәсә, ни өчен инвалид булуың турында белешмә алып кил, диделәр. Алып килмәдем. Без бер төркемдә 15 кеше укыдык, алар түләп, мин түләмәсәм, Аллаһы кушканча булмас иде.
Хәзер хәтта имамнар да байлык дип чаба. Безнең бер хәзрәт яңа бизнес ачып җибәргән: 4000 сумга үлгән кешене юып, кәфенләп, җеназа намазы укып озаталар. Кеше кайгысыннан бизнес ясау дөрес буламы? Бәлки, ире үлеп, хатыны тол, балалары ятим калгандыр. Иртәгә ничек яшәрбез дип, кан калтырап торалардыр. Ул 4 мең аларның соңгы акчасыдыр. Андыйлар нишләргә тиеш инде хәзер? Күптән түгел энем Хәмзә вафат булды. Аны хатынының авылына алып кайтып җирләделәр. Транспортны эш урыныннан бирделәр. 4000 сум алып кайтырга да, юарга да, кабер казырга да җитте.
Ә менә безгә үрнәк булырга тиешле имамнарның кигән киемнәре, йөргән машиналары, яшәгән йортлары байлыклар гади халыкныкыннан аерылып торырга тиешме? Байлык дип яшәү Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү буламы? Мәчет кибетләренә керсәң, алардагы товарлар башка кибетләрдәгедән кыйммәтрәк. Ни өчен шулай ул? Бу турыда үзебезнең хакимият башлыгыннан сорагач, мәчеткә су, ут, җылылык өчен түләргә кирәк бит, дип җавап бирде. СССР заманында заводта эшләдем. Шунда завод директоры болай дигән иде: «Чиновниклар, медицина, полиция, сәүдә, бухгалтерия – барысы-барысы да – җитештерүчеләр хисабына яши. Синең 8 сәгать эшләгәнеңнең 15 минуты өчен генә хезмәт хакы түләнә, калганы әнә шул оешмаларны асрау өчен тотыла». Димәк, шулай булгач, минем кебек гади эшче халыкны түбәнсетеп караучылар кем хисабына яшәгәннәрен бераз уйласыннар иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.