Логотип
Күңелеңә җыйма

Синең мәхәббәтең коткарды

Тормышымдагы иң бәхетсез көндә аны очраткач кына, яшәү дәрте кире кабынды.


Тормышымдагы иң бәхетсез көндә аны очраткач кына яшәү дәрте кире кабынды.


 – Анализлар бер дә сөенерлек түгел. Авыру чигенергә уйламый, – диде табиб миңа карамыйча гына. Аптыраган кеше кебек, иңсәләрен сикертеп алды – моңа үзен гаепле хис иткән кебек. 


 Эчтә нидер өзелгән кебек булды. Йөрәк тибеше бөтен кабинетка ишетелә төсле. Мине нидер буып алгандай итте, сулкылдап чигә авырта башлады. Хәзер менә тыным бетәр кебек. Бу хәл курку дип атала. Гомеремдә беренче тапкыр чын-чынлап курыктым. Үлем каршыма килеп басты. Шуннан курыктым. 


Зур компаниядә уңышлы карьера, машинам, зур фатирым бар иде. Һәрвакыт спорт белән шөгыльләндем, дөрес тукландым. Көннәрдән бер көнне кан басымым төшеп интектерә башлады, алҗу барлыкка килде, төннәрен шабыр тиргә батып уянам. Эшлекле сөйләшүләр алып барганда һушымны җуеп елылгач, эшнең уеннан узганын танырга туры килде. Гомерем буе диярлек аяк атламаган сырхауханәгә киттем. Табиблар тикшерә башлады, әмма беркем дә төгәл генә аңлатырга ашыкмады. Әмма ул көн дә килеп җитте. Миңа лейкоз диагнозы куйдылар. Ышанмадым. Тикшерелергә башкалага киттем. Бу юлы арка миеннән пункция алдылар. Алар да шул ук диагнозны куйды. Кешенең холкы нинди генә көчле булмасын, мондый хәбәрне кабул итү бик авыр икән. Бу диагноз үлем печате сукмый әле, озак яшәячәксез, дисәләр дә, курыктым. Әйе, өмет шайтанда да була, диләр. Минем дә бар иде ул. 


Беренче тапкыр «химия» алган көнне, авыртынудан бүре кебек уларга җитештем... Аннан соң температура, авырту бөтен тән буенча таралды. Әле салкын дулкын бәрде, әле кайнар... Башымны күтәрергә дә хәлем юк иде.
 Тоташ авыртудан торган көннәр башланды. Чәчләрем коелып, пеләшкә калдым, 25 килограммга ябыктым. Ләкин иң авыры – бүлмәдәшләрнең сызлануын, өметсез күзләрен күрү иде. Авыруны җиңеп, тереләчәгемә көннән-көн ышанычым югала барды. Төшенкелеккә бирелдем. Ә иң куркынычы – ялгызлык. Башка шәһәрдә яшәүче әти-әнигә мин бер генә бала. Аларны борчымас өчен, барысын әйтеп тә бетермәдем. Хастаханә юлын таптарга да рөхсәт бирмәдем. Авырый башлаган вакытта хезмәттәшләрем бик еш килеп йөриләр иде. Әкренләп алар да килүдән туктады. Мин көрәшкән чир дә алар өчен абстракт төшенчә иде шул... Онкология хастаханәсе дә куркыныч урын. Юк, аларны гаепләмәдем, әмма үземне бик ялгыз тойдым. Берничә айга сузылган көрәштә бирешә башлавымны тойдым. Ә ни өчен яшәргә дигән уйлар да килде башыма...


...Авыр сулап куйдым. Үземне кулга алырга тырышып: 
– Минем белән нәрсә булачак инде хәзер? – дип, дәвалаучы табибка карадым. 
Табиб анализларыма бик озак карап торганнан соң: 
– Сезнең организм процедуралардан соң бик нык көчсезләнде. Бераз хәл җыйгач, кабат химия курсын башлыйбыз...
Көлемсерәп куйдым. Дәвалауның яхшы нәтиҗәләр бирәсенә ышанмый башлаган идем инде. Табиб кабинетыннан чыктым да, коридордагы кушеткага утырдым. Күрәсең, бу тормышка нәтиҗә чыгарырга вакыт җитте. Ә мин әле яшәргә дә өлгермәдем кебек, җылы хатирәләрем дә юк. Хәтта чын-чынлап ярата да алмый калдым. Үзем өчен көтелмәгән бу ачыш, шок хәленә китерде, хәтта үлем турында оныттым. Моңа кадәр яшәгән тормышымның мәгънәсе булмаганын аңладым. Бу якты дөньяда 36 ел яшәдем, соңгы ун елында бары карьера турында уйладым. Көн-төн эш, акча дип чаптым. Ул миңа дуслардан, кызлардан, туачак балаларымнан да кадерлерәк булган икән. Хәзер менә ялгызым басып калдым. Кирәк булганмы соң бу кадәр тырышып яшәү, чабу? Бәлки, башкача яшәгән булсам, ничек тә кәефемне күтәререр өчен бар кайгысын онытып елмайган, миңа көч бирергә тырышкан хатыным янәшәмдә булыр иде. Аның белән сөйләшеп сүзләребез бетмәс иде. Бергә яшәүнең соңгы минутларына җитүен аңлаган ике җан сөйләшүдән туймас иде. Кабат балаларыбызның уңышларын сөйләп сөенер идек, аларга васыятьләремне әйтеп калдырыр идем. Кызганыч, мин ялгызым... Палатага таба атлый башлаган идем, кисәк кенә күз алларым караңгыланып, чайкалып киттем, егылмас өчен стенага терәлдем.


–    Хәлегез авыраеп киттеме? Әйдәгез, ярдәм итим, – дип, узып барган кыз, җавап та көтеп тормый, култыклап алды.
Караватыма кадәр култыклап алып барды, ятарга ярдәм итте, өстемә одеял каплады.


–    Рәхмәт, – дидем, мондый игътибардан кыенсынып. 
– Шәфкать туташын чакырыргамы?
– Юк, кирәкми.
– Алайса, әйдәгез, яныгызда утырып торам
– Кирәкми. Сезнең белән уйнап-көлеп сөйләшә алмам, – дип, башымнан ук юрганымны капладым.
Әмма таныш булмаган кыз, чыгып китәргә ашыкмады бугай. Аның карават янына урындык алып килеп утыруын ишеттем. Берәр минут тын гына утырды да:
– Сезнең белән нәрсә булды, – дип сорады. Аның кайнар сулышы юрган аша үтеп керде кебек. Юрганымны ачып, аңа карадым. Зур кара күзле, кыска чәчле, күпереп торган иренле чандыр гәүдәле кыз иде ул.
– Лейкоз. Бүген химиотерапиянең нәтиҗәсез булуын әйттеләр. Тиздән үләрмен, ахрысы... 
– Күңелегезне төшермәгез әле, – диде ул, зур кара күзләрен секундка да минем күзләрдән алмыйча. – Табиблар ни әйтә соң?
–    Табиблар тагын бер курс химиотерапия үткәрергә тели, – сәламәт чагымда чит кеше белән сөйләшеп тә тормый идем. Нигә соң хәзер сөйләшәсем килә, бу кызның янымнан китмәвен телим дип уйлап куйдым. – Әмма бик арыдым. Хастаханәне, палатаны, укол-системаларны күралмыйм! Алга таба барыр өчен көчем дә, теләгем дә калмады. Көрәшүдән ни мәгънә, бары үләсе...
Миңа игътибар белән карап утырган кыз, аскы иреннәрен тешләде:
–    Һәрнәрсәдән чыгу юлы бар. Өмет тә бар, бары тик ышанычны югалтырга гына ярамый.
Ул бик тыныч һәм әкрен генә өмет, Аллаһы Тәгалә ярдәме турында сөйләде. Кыз, авыруны җиңәчәгемә чын-чынлап ышана иде бугай. Ә мин инде ышанмыйм. Соңгы айларда кичергән ялгызлыгым турында да сөйләдем. Үзем сөйлим, үзем үкенәм. Нигә ачылам соң бу кызга, аңа чит ир зары нигә кирәк инде?! Ә үземнең сөйлисе килә. 
– Дөньяның артына тибеп яшим дип уйладым, әмма ялгышканмын икән, гаилә төзисе калган, – дип, бу дөнья белән араны өзәр алдыннан туган иң зур үкенечемне дә әйттем. – Әмма хәзер соң инде...
– Алай дип әйтмәгез. Беркайчан да соң түгел!


Ул шундый матур итеп елмайды. Тагын бераз сөйләшеп утыргач, кыз чыгып китте. Мин җиңеләеп йоклап киткәнмен. Уянгач, бу сөйләшү төш кенә булды, ахры, дигән уйлар да килде. Рәхәт төш! 
Икенче көнне көтмәгәндә ишектә ул күренде.
– Мөмкинме? – дип елмайды ул.
Нигәдер кыенсынып киттем. 
– Кичәге өчен гафу итегез зинһар, – дидем аңа карамаска тырышып. – Бик күп вакытыгызны алдым. Мескен авыру кешенең моң-зарын сезгә тыңларга да кирәк түгел иде...
–  Мескен түгел, сез бик көчле кеше, – дип елмайды Лия.
– Сез чынлап та шулай дип саныйсызмы?
– Әлбәттә! Ә бүген сезгә укырга китаплар алып килдем. Җүнсез уйларыгызны башыгыздан чыгарып ташларга ярдәм итәр.


Без кабат бик озак сөйләшеп утырдык. Лия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли икән. Монда операция кичергән туган апасының хәлен белергә килгән.
Лия көн саен килеп йөри башлады. Таң аткач ук уянып, аның килүен көттем. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Аңа карата хисләр бөреләнгәнен тойдым. Өр-яңа, таныш булмаган хис иде ул. Лиянең исемен уйлаган саен, күкрәк җылына, йөрәк чабышкы аттай җилкенеп кага башлый. Әнә нинди була икән бит ул мәхәббәт! Ә бәлки Лия мине жәлләп кенә йөридер?.. Бу уйларны куарга тырыштым. Инде соңгы тукталышка җитәм дигәндә, язмыш бик кадерле кеше җибәрә икән, нигә әле үлемгә баш иеп торырга, көрәшмәскә?!


Иртәгә чираттагы химиотерапия буласы кичне Лиядән берничә көн килмәвен үтендем. Сызлануларымны күрүен теләмим. 
– Нигә? – дип аптырады ул. – Үзең бит син килгәч, шундый рәхәт дип әйтәсең.
– Әйе, шат. Тик мине тагын да ямьсезрәк хәлдә күрүеңне теләмим. Хәзер дә куркынычмын инде: ябык, пеләш, хәлсез...
– Ә миңа синең ничек күренүең мөһим түгел. Курортта ял итмисең бит...
– Шулай да, бераз хәл җыйгач кына килерсең, яме...
– Аңламыйсыңмыни соң? Син яшелләнсәң дә, зәңгәрләнсәң дә, миңа ошаячаксың.Төшендеңме? – диде  ул, мине кочып алды.
Күзләремне йомдым. Көтелмәгән мондый сүзләрдән башым әйләнеп китте. Бар булган көчем белән Лияне кочакладым. Без бик озак шулай кочаклашып тордык. Бу минутта дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше булды микән? Юктыр! Кызык, бер аягы белән кабергә басып торган, иртәгә кабат химиотерапия курсын башлыйсы кеше – бик бәхетле! Бәхетле һәм гашыйк! Мәхәббәт... Аның кайчан киләсен беркем белми. Ул хәтта бу тормышка өмет калмаган чакта да килә икән. Лия хаклы! Бервакытта да соң түгел! Язмышның мондый бүләгеннән баш тарту җүләрлек. Яшәү өчен тешем-тырнагым белән ябышачакмын!


Лия иң авыр вакытларымда да янымнан китмәде. Организм агу белән көрәшкәндә авыртулар да элекке кебек көчле булмады бугай.
–    Ант итәм! Мин яшәячәкмен, Алла бирса, – дип вәгъдә бирдем ул чакта. 
–    Минем моңа шигем дә юк, – дип елмайды ул гадәттәгечә. – Син бит минем көрәшче!
Көрәш ике елга сузылды. Авырту һәм курку турында бөтенләй оныттым, чөнки яшәү мәгънәсе барлыкка килде. Авырмаган булсам, бу дөньяда акча һәм карьера гына кызыксындырган җансыз бер кеше булган булыр идем. Яшәү булмас иде ул. Менә хәзер мин яшим! Тормыш кыйммәтләре бөтенләй башкада икән бит!!!


 Танышуыбызга нәкъ бер ел тулган көнне бик шикләнеп, әмма зур өметләр белән Лиягә тәкъдим ясадым. Өйләнештек. Әйткәнемчә, тагын бер елдан соң авыруны җиңдем. Бүген мин бәхетле ир. Ходай кушса, бәхетле ата булырмын – балалар йортыннан сабый алырга уйлыйбыз. Көн саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Тормышымның иң караңгы көннәрендә хастаханә коридорында Лияне очрату гомеремне озынайтты. Мине аның мәхәббәте терелтте. 
                                                                                                                                                   Ирек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезгә бары бәхетле тормышыгызның кадерен белеп, саклар яшәүне теләргә генә кала. Хәер, сез аны үзегез дә аңлыйсыз инде. Шундый авыр чирне җиңүегез соклангыс.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец,көрашче.Бу бәхет күпләргә эләкми.Бәхет телим сезгә һәм сәламәтлек.

      Хәзер укыйлар