Логотип
Күңелеңә җыйма

Сиңа дигәне...

Нихәл соң, Туфан кордаш, рәт якларың ничек? Әллә рәт дигән сүзнең ни аңлатканын белмисеңме? Юк ла инде, акча турында әйтмим, ул мәсьәләдә рәтең барлыгын беләм. Ир кешеләр бит без әлегә. Картайсак та, ир затлары. Шуны әйтәм инде – ул яктан ничек, дим, рәтең бармы әле, дим. Син көлмә әле, кордаш. Кешене дәрт яшәтә. Дәртең сүндеме, ясин чыгарга мулла чакырт. Кызлар ук димим инде, матур хатыннар күргәч, кочаклыйсың киләме шуларны? Килә икән, димәк, син ирләр исемлегеннән сызылмаган. Үзем әле мин ярыйсы. Карчыгым да әйтә: «Кайчан картаерсың икән? Тынычлап йоклар идем», – ди. Син көлмә. Мин азгынлык турында сөйләмим. Азгыннар күбәйде, ә менә куәтле, гайрәтле ирләр бетеп бара. Бүгенге яшьләрнең гайрәте утызга җиткәндә инде суына, кырыкта алашага әйләнәләр. Ни сәбәптән дисеңме? Бүгенге егетләр кызларның кызыгын ундүрт-унбиш яшьтә татып бетерәләр. Бала чактан шикәр күп ашаган кешенең унбиш яшьләрдә тешләре череп бетә бит. Дәрт тә шулай. Беләсеңме, моңа егетләр гаепле түгел бит, кызлар гаепле. Алар да гаепле түгел инде, аларны азгынлыкка өйрәтүче заман гаепле, кара син телевизорга – ничек азгынлыкка өйрәтәләр. Ничек икәнен үзең дә беләсең, сөйләп тормыйм. Ә менә монысын сөйлим.

Бик дәртле егет идем мин. Туганда ук шундый булып туганмын. Бөтенесен дә сөйләп тормыйм. Шуны гына әйтәм – күрше кызының итәген күтәргән өчен шул кыз, әллә белеп, әллә белмичә, шундый оста итеп типте – кәкрәеп төштем. Икенче берәүсенең күкрәкләренә үрелгән идем, яңак төбенә алдым. Ә иң ние бүгенге карчыгыма үлеп гашыйк булган чакларда булды. Гашыйк булуның нәрсә икәнен аңлатып булмый аны, беләсең. Кем ничектер, минем, аны күргәч, дәртем котырына иде. Бүтән кызлар да канны кайната, ә бу – үтерә. Өстәвенә, үзе дә кытыклана. Авылча итеп әйткәндә, без моның белән йөри башладык. Нинди дәртле булсам да, унҗиде яшемдә дә мин егет кеше идем әле. Иптәш малайлар Александровка авылына барып авызланып кайткаладылар. Мин дә бер тапкыр барган идем, анда да миңа бик саран марҗа кызы туры килде. Ә инде әлеге гашыйк булган кызым белән йөри башлагач, бүтәннәр күзгә күренмәс булды. Йөри-йөри, бу кыз белән кочаклашырга өйрәндек, үзебезчә үбешкәндәй дә итәбез. Көннәрдән бер көнне кызып кителде бит, әй. Бөтереп алдым мин моны кочакка, аудардым чирәмгә. Кызым үзе дә тәкатьсез калды. Сулышы колакны пешерә. Шунда пышылдый бу: «Кабаланма, сиңа дигәне сиңа булыр», – ди. Шундый итеп әйтте, оят булып китте. Гөнаһ кылмый калдык. Өйләнешеп яши башлагач сорадым үзеннән: «Карале, минәйтәм, унсигез яшеңдә шундый сүз әйтергә каян башыңа килде? Бу бит олы кешеләр генә әйтә торган сүз», – дим. «Моны миңа күрше апа өйрәтте, – ди. – Чөнки син аның өметен кисмисең, – дип әйтте», –
ди. 


Ул сүзне мин, кордаш, шактый ишеттем аңардан. Һәм, чыннан да, көннәрдән бер көнне миңа дигәне миңа булды. Чөнки өйләнештек. Әгәр дә кабаланып, җае килгәндә сабырлыгымны җуйсам, ул да эреп төшсә, кем белә, бәлки өйләнешмәгән дә булыр идек. Кызыгы беткән кызга нигә өйләнеп торырга.
Менә шундый хәлләр, кордаш. Гомер буе тиешле-тиешсез вакытта үрелсәм, ул бик матур итеп: «Кабаланма, сиңа дигәне сиңа бит инде», – дия иде. Хәзер дә әйтә: «Кабаланма, йөрәгеңә авырга килмәсен, сиңа дигәне сиңа гына булды бит инде», – ди. Менә ул мине ничек саклады. Чибәр хатыннар күрсәм, кызыгып калам анысы. Шунда үземне юатам: «Сиңа димәгәненә күзеңне айландырма», – дим дә тынычланам.

2009

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйбэт булган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Туфан абый – Туфан абый инде ул! Сүзләре дә туфанча...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кочле , куэтле кеше ... Эле язучы - депутат - миллэтче татар да.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик гыйбрәтле хикәя. Моның бер кисәген мәктәп дәреслегенә кертергә кирәк. Ү

          • аватар Без имени

            0

            0

            Э чынбарлыкта,элек булганнардан,чатнап торган дэртле кызлар,узлэрен кияугэ чыккыйнчы саклыйлар иде.Егетлэр дэ тэртипле иде,кыз булганга,хормэт белэн ,ары бире тэкьдим ясамыйларда иде.Э курдем дэ улдем дигэндэй....жебегэн кызлар,бала таба башладылар,ирсез генэ.....

            Хәзер укыйлар