Логотип
Күңелеңә җыйма

Онытмассыңмы мине?

Балалар көлдерә дә, елата да. Ике кызымнан соң туган улымның хәрәкәтчәнлегенә, шаянлыгына барыбыз да сокланып туя алмыйбыз. Тик апаларыннан аермалы буларак, теле генә соңрак ачылды. Өч яшьлек малай булуына карамастан, кайбер сүзләрен аңлап бетерә алмый йөдибез. Без аңламаганнан үзенең дә «җен ачулары» чыга. Менә беркөнне, бездән «әпчит» таптырды. Әтисе, күтәреп, өйдәге бөтен әйберне күрсәтеп чыкты. Озак азапланганнан соң, аңлашылды: «әпчит» – конфет дигәнне аңлата икән.

Бер-ике көн узды микән, иреннәрен очлайтып, «чәчәпус» сорамасынмы! Йә Ходам! Анысы нәрсә микән инде? Барыбызның да башы катты. Безнең өчен табышмак булган әйбер табылмагач, Кәримнең тавышыннан бөтен өй яңгырап торды: «Чәчәпус дим бит!». Менә малай, тынып, телевизорда барган рекламага төртеп күрсәтте дә, май кояшы кебек балкып: «Менә, чәчәпус!» – диде. Барыбыз да телевизорга ябырылдык. Анда чупа-чупс  күрсәтәләр икән ич. Җиңел сулап куйдык.

Уртанчы кызым Әминәгә җиде яшь. Бик күп нәрсәләр турында уйлана, кызыксына. Бүген, алдыма менеп утырды да, түп-түгәрәк коңгырт күзләрен миңа төбәп:
– Әни, мин үсеп җитсәм, син мине онытырсың дип куркам, – дип әйтеп куймасынмы!
– И кызым, нишләп  сине онытыйм мин? Әбиең безне оныттымы соң? – дим, аркасыннан сөеп.
– Юк, – диде кызым, җиңел сулап. – Мультиктагы Дори балыгы бөтен әйберне оныта бит. Син дә шуңа охшагансың.
– Мин бит балык түгел, мин бит кеше.
– Миңа буйый торган китап алырга оныткансың бит!
Рәхәтләнеп көлдем дә, кызымны ныграк кочаклап, тын калдым. Аның йомшак, кечкенә генә гәүдәсе кочагыма кереп бетте, чәчләреннән, тәненнән хуш исләр килә. Күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәт һәм тыныч. Олы кызым Энҗенең үсеп җиткәнен сизми дә калганмын. Хәзер анысы кочаклаттырмый да, керпе кебек «энәләрен» тырпайта: «Әни, бәби түгел бит инде мин!» – ди. Икенче кызымның да шулай тиз генә үсеп китүеннән куркып, бу мизгелне озаккарак сузарга тырышкан күк, кысып кочаклыйм. Әтием искә төшә... Ул мәңгелеккә күчкәч, һәрвакыт төшемә кереп, нәрсәдәндер саклагандай, кисәтеп, хәбәр итеп йөрде. Мин аның һаман  балаларын кайгыртып йөрүенә бар күңелем белән ышанам. Уйга чумып, телдән әйтеп куйганымны сизми дә калганмын:
– Онытмыйм, кызым, үлгәч тә онытмам...
Шунда ук, кирәкмәгән сүз сөйләгәнемне аңлап, кызыма күз салдым.  Әминә, сынаган кебек күзләрен кысыбрак, җитди итеп күзләремә карады да,  сорап куйды:
–Точномы?
– Точно, кызым!
Аның шулай җиңел генә минем сүзләремне кабул итүенә сөенеп, тагын көлеп җибәрдем.
– Ә син, кызым, үсеп җиткәч, мине онытмассың микән соң?
Әминә кара куе кашларын җыерып уйга калды. Торган саен, аның  куе керфекләр белән каймаланган  күзләре ныграк ачыла, түгәрәкләнә барды:
–  Ай,  әйе шул, әни! Әгәр үскәч, мин сине онытсам?! Мин бит гел бөтен әйберне дә онытам! Тәрбияче апам көн саен, чыгарылышта тотып биер өчен, курчак алып килергә куша, ә мин онытам! Сине дә шулай онытсам?!
Мондый җавапны мин инде көтмәгән идем. Тик онытачагыннан шулхәтле куркып калган кызымны хәзер тынычландырырга кирәк бит инде. Елмаеп:
– Курыкма, кызым, әни кеше онытылмый ул. Менә мин онытмыйм бит әниемне, –дим.
Кызым җиңел сулап куйды. Бераздан ул идәнгә тезеп куйган курчаклары белән сөйләшә-сөйләшә уйный башлады:
– Курыкмагыз, үсеп җитсәгез, мин сезнең берегезне дә онытмаячакмын!
Мин сокланып карап тордым да, телефонны кулыма алып, йөрәккә бик тә якын саннарны җыйдым:
– Саумы, әни! Хәлләрең ничек?
– Аллаһка шөкер, кызым! Менә, кечкенә чакта төшкән фотоларыгызны карап утырам әле...

Йолдыз ЗӘКИЕВА.  Мөслим.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар