Логотип
Күңелеңә җыйма

Оныгым минеке түгел...

Беренче оныгым Әнисә тугач, кызлы да булдым дип шатландым, сөенечем эчемә сыймады. Улыма Алия бала табу йортыннан ук баланың беренче фотосын җибәргән. Фотоны күргәч үк әллә нишләп киттем. Бала ник бер генә ягы белән булса да безнең якка тартсын...


Улымны берүзем тәрбияләдем. Шулай килеп чыкты инде, әтисе белән аерылыштык. Аннан бер ярдәм дә өмет итмәдем, сорап йөрмәдем. Шөкер, акчаны болай да аннан яхшырак эшли идем. Ул булганына риза иде, үсәргә теләмәде. Икебез ике төрле кеше булгач, аерым яшәү яхшырак булыр дип хәл иттек. Тәрбия эшләренә дә алай катышмады. Соңрак яңадан өйләнеп гаилә корганын ишеттем, балалары да бар. 

Улым кимсенеп үсмәде кебек. Ләкин барыбер тулы гаиләдә үсмәгәч, кайбер әйберләрне үрнәк итеп алырлык ир кеше юк иде күз алдында. Үз ягымнан барысын да бирдем, укыттым, җәй саен диңгезгә ял итәргә йөрдек, теләгәнчә киенде. Бөтен гомеремне аңа багышладым, аның өчен тырышып яшәдем. 

Укып бетергәндә акыллы гына бер кыз белән танышты, очрашып йөри башладылар. Алия шәһәр кызы иде. Бик чая, үткен, үзенә нәрсә кирәген белә. Хатын-кыз шундый булырга тиеш ул, гаиләне кулда тотучы булырга тиеш. Алиядә улым өчен шундый хатын күрдем. Өйләнешүләрен хупладым.

Туйлар уздырып, яшьләр үзләре аерым яши башлады. Каршы килмәдем. Мин дә кеше көен көйли торганнардан түгел, гомер буе улым белән генә яшәгән кеше. Алар барыбер үзенчә яши инде. Яшь кеше булгач, үзара мөнәсәбәтләре дә башка төрлерәк була. Аларны күреп, кирәкмәгән җирдә борчылып йөрисем дә килми. Мәсәлән, улым эштән кайтуга Алия әллә ни йөгереп төшмәгәнен беләм. Кайвакыт ашарына да үзе бүлеп ашый, хатыны телефонда утыра. Бу – алар өчен гадәти әйбер. Үзләренә шулай ярый, димәк. Мин инде кадерләп үстергән улымны алай түбәнсетмәс идем, бар, иреңне ашат, дип, Алиягә әйтеп тә куяр идем, бәлки. Юктан гына тавыш чыгар, үпкәләшү китәр иде... Алия дус кызлары белән ял итәргә ярата. Кайвакыт төнге клубларга да чыгып китә алар. Ирле килеш ничек шулай йөреп була дип аптырый идем. Улым үзе тагын тыныч, әни, аңа дуслары белән ял итәргә ярамыймы әллә, ди. Анысына да күнектем. Әнә шундый вак-төяк әйберләр сүзгә китерә дә инде ул. Миңа кунакка килгәндә үзара тату, матур гына сөйләшәләр, миңа шул җитә. 

Ләкин оныгым тугач, беренче тапкыр аларга күз-колак булмаганыма үкендем. Минем белән яшәсәләр, бүгенге кебек ут йотып тормас идем дип үкенәм. Бердән-бер оныгым Әнисә тугач, кызлы булдым, дип шатландым, сөенечем эчемә сыймады. Улыма Алия бала табу йортыннан ук баланың беренче фотосын җибәргән. Фотоны күргәч үк әллә нишләп киттем. Бала ник бер генә ягы белән булса да безнең якка тартсын. Алай гына да түгел, әнисе ягына да охшамаган. Ни Алия үзе, ни кода-кодагые юк ул балада. «Кемгә охшаган соң бу?» – дип аптырыйлар кодалар ягы да. «Үзенә охшаган», – дип куя Алия. Үсә төшкәч әллә ничә төрлегә әйләнә әле ул дип юандык. Ләкин бала үскән саен шикләр арта гына. Бала минем улымныкы түгел бугай дип уйлый башладым. Уйламаган әйбер калмады. Инде Әнисә туган көннән тугыз ай артка чигереп санап та карадым, ялгыз кеше нишләсен тагын... Төннәр буе санап ятам. Әле дә исемдә, ул вакытта улым гомер булмаганны ике атнага Сочи шәһәренә укырга китте, квалификация күтәрү кебек курслар иде ул. Әллә шул вакытта килен берәр ялгышлык ясады микән дип тә уйлап бетердем инде. Булмас димә, дөнья бу. Җитмәсә, аның дус кызлары да бигрәк азгын кебек тоела иде, туйдан ук ошатмадым шуларны. 

Үз улыма бу сорауны бирергә куркам, дөресрәге, кызганам. Ул шулкадәр бәхетле булып йөри, гаиләсе түгәрәк кебек. Кызының кемгә охшавында аның эше дә юк. Инде нәрсә булса да булыр дип, Алиянең үзеннән сорадым. Бу безнең соңгы сөйләшү буласын да белдем. Шикләремне сөйләп, аңлатып күрсәттем. Алия бик кызды, ачуланды, моннан соң мин сезгә ничек итеп баланы бирим, диде. Ләкин аның бу ярсуының сәбәбен аңламадым: әллә куркып калды, әллә чынлап үпкәләде. Бер кешегә дә әйтмим, әйдә, анализ биреп, ДНК-тест ясатыйк, дидем. Шулай исбатласак, бер шигем дә калмас иде, сөенер идем генә. Ләкин Алия шундук каршы төште. Минем рөхсәттән башка шулай эшләсәгез, мин сезне судка бирәм, диде. Шуның белән сөйләшү бетте. 

Әмма миндә оныгым дип санаган Әнисәнең чәч бөртеге бар. Көн саен шуны анализга бирергә телим, ләкин нәрсәдер тотып кала. Дөресен белергә үзем дә куркам, ахрысы. Бала безнеке булмаса, алга таба ничек яшәргә? Дөресен әйтеп улымның күзләрен ачсам да, ул миңа рәхмәтле булырмы? Тормышымны җимердең, дип, гомере буе рәнҗерме? Ләкин шикләнеп яшәве үземә дә авыр. Каян гына керде бу уй башыма дип, шуннан котыла алмыйча йөрим.

Исемемне күрсәтмәгез, зинһар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    «Лучше горькая правда, чем сладкая ложь» дилэрме руслар , шиклэнеп яшэгэнче тест эшлэту дорес минемчэ)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Юк бала кемнэн булса да нишләтәсең хэзер кагылмагыз,семьясын бозмагыз улыгызнын, вакыт барысын да уз урынына куя ул займитесь своей жизнью,путешествуйте отдыхайте,устарел аякка бастыргансыз шул житэ,кысылмагыз, бер нэрсэ дэ узгэтунен файдасы юк,ходите на танцы,фигнёй ивсе такое.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик авыр әйбер бу, лутчы анализ ясатыгыз

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез

          • аватар Без имени

            0

            0

            Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.

            Хәзер укыйлар