Логотип
Күңелеңә җыйма

Ничек өлгерергә?!

Миңа еш кына: «Ничек син барысына да өлгерәсең?» – дигән сорауга җавап бирергә туры килә.
Әлләни зур эшләр эшләмәсәм дә, хатын-кызның вакыты бик кадерле шул ул – гаиләне карыйсы, балаларны тәрбиялисе, өйне җыясы, ашарга пешерәсе һәм шуның өстенә бизнес алып барасы, эшлисе... Әле үзеңә, яраткан шөгыльләреңә дә вакыт калырга тиеш.

Үз-үземә эшли башлагач, миңа үземдә дисциплинамны катгый итеп тәрбиялисе булды. Оешмада эшләү кешене җыя, кысаларга кертә – иртән фәлән сәгатькә эшкә барырга тиешлегеңне белгәндә үз-үзеңне мәҗбүриләү кирәкми, сине тәртип үзе мәҗбүрили. Ә мине исә үз-үземнә эшли башлау белән «рәхәткә чыктым» – иртән беркая барасы юк, эштә беркем көтми... Чү, сизәм – көне буе эленке-салынкы йөрим дә, кич җиткәч көнлекне төнлә башкарып чыгарга туры килә. Йокы туймый башлады, кәеф китте, баш авырткалый башлады.

Шул мәлдән башлап мин дә эшне тәртипкә салдым. Эш сәгатем, күпчелек башка хатын-кызларныкы кебек үк, иртәнге 9да башлана. Мин үземне шул сәгатьтә эшкә утыртам. Эшли торгач, үзем өчен лайфхаклар булдырдым, бу алымнар вакытымның күп өлешен янда калдырырга ярдәм итә. Бәлки, сезгә дә ярдәме тияр.

*​ Яңалык булмаса да, әйтим әле – эшне җыярга ярамый. Бигрәк тә вак-төяк эшләрне. Эре проектлар, әлбәттә, болай да планлаштырылып эшләнә, аларның дедлайны бар. Ә менә хисап язып бирү, документларга кул кую, печать сугу, аларны тиешле папкага тегеп кую, хат җибәрү кебек эшләрне алар килешкә эшли торырга кирәк. Юкса ай ахырына өстәл башында бер өем документ пәйда була, аларны тәртипкә китерү өчен бер көнеңне сарыф итәргә мәҗбүр буласың. Мәсәлән, сез ниндидер документка кул куеп, аны сканер аша чыгарып, бухгалтерга йә булмаса партнерыгызга җибәрергә тиешсез икән, бу эш ашыгыч булмаса да, аны шундук эшләп куегыз. Вакытыгыз аз булса да эшләгез. Вак эшләрне җыеп, үзегезгә өр-яңа зур эш ясамагыз.

*​ Мөмкин кадәр онлайн режимга күчегез. Банк түләүләре үткәрү, телефонга акча салу, билетлар алу, хәтта турпутевкалар алуга ник вакыт сарыф итәргә? Банкка барып, анда квитанция тотып чират көткәнче, аз гына акча түләп «банк-клиент» сервисына тоташсагыз, никадәр вакытыгызны бушата алачаксыз. Шулай ук мин онлайн шопингка күчәргә киңәш итәм. Әйтик, сез яратып куллана торган косметика, көнкүреш химиясе тауарлары, оекбаш-колготкилар, ярма-он, сөлге-чүпрәк – гади кибеттә дә шул ук, онлайн кибеттә дә шул ук. Онлайнда аларны 5 минутта алып була, өеңә үк китереп бирәләр, йә булмаса бер ноктадан гына барып аласың, ә гади кибеткә барырга, парковка эзләргә, керергә, әйберләрне эзләргә, кәрҗингә җыярга, кассада чират көтәргә кирәк... Әле җитмәсә супермаркетка эләксәң, берочтан күпме кирәкмәгән әйбер җыеп чыгасың, шулай бит?

*​ Көндәлек (ежедневник) булдырыгыз. Кичтән эшләрне планлаштырып, көндез аларны башкара-башкара пунктларны сыза барудан да ләззәтлерәк тагын ни бар эш кешесе өчен? Һәр пунктны сызган саен үзегезне мактап та алсагыз, бу үз-үзегезгә карата хөрмәтегезне арттырачак – менә бит сез нинди молодец! Барысына да өлгерәсез! Ә көндәлек булмаган очракта үзеңне мактарга сәбәп тә булмаячак.

*​ Әгәр электрон почта кулланасыз икән, бу бик шәп. Аны да көндәлек итеп була. Башкарылачак һәр эшкә багышлап аерым-аерым хатлар языгыз да, үз-үзегезгә юллагыз. Хат темалары кызыктыргыч һәм кәефегезне күтәрә торган булсын: «Алсу, сәгать 14тә сине зур акча көтә, клиентың белән очрашырга онытма!», «Алсу, сәгать 11дә йомшакларың-балаларыңның дәресләре бетә, онытма» һ.б. Һәм иң мөһиме – почтагызны даими карап барыгыз (мин 20-30 минут саен карыйм). Хатны ача барасыз, эшли барасыз. Смартфоныгызда, планшетыгызда да почтагыз тоташкан булсын.

*​ Электрон почта тартмасын куллануның тагын бер алымын таптым мин. Әгәр сезгә ниндидер йомышлы хат килгән икән һәм сез аңа менә хәзер үк җавап бирә алмыйсыз икән, ләкин инде ачкансыз икән, аны кире үзегезгә юллагыз һәм аны җавапларга вакытыгыз булганда гына кире ачыгыз (яңа кебек күренеп торсын). Шул очракта гына сез бу хатка җавап бирергә тиешле икәнегезне онытмаячаксыз. Ачылган хат – ул инде эшләнгән эш дигән сүз кебек (ул башка хатлар арасына кереп бутала). Сезгә килгән хатлар җавапсыз калмасын, бу сезнең игътибарлы һәм ихтирамлы булуыгызны күрсәтә. Шушы ук алымны мин СМС һәм Ватсап хәбәрләргә карата да кулланам.

*​ Китап укырга вакытыгыз юк икән, аудиокитапларга күчегез. Вакыт юк дип укудан туктап калырга һич ярамый. Аудиокитапны мин ашарга пешергәндә, рульдә барганда, спортзалда шөгыльләнгәндә тыңларга өйрәндем, бер кыенлыгы да юк икән. Шушы ук рәвешле чит тел дә өйрәнеп була. Ә радионы мин күптән тыңламыйм инде, чөнки ул файдасыз.

*​ Кирәкмәгән эш белән шөгыльләнмәгез. Урын-җир япмалары, сөлгеләрне үтүкләү ник кирәк сезгә? Кибеттә менә дигән кондиционерлар сатыла, кер юганнан соң шуның белән чайкатсаң, аннары керне тигезләп элсәң, үтүкләгәннән ким булмый ул. Кулланып карагыз әле.

Ә сез вакытны янга калдыруның нинди алымнарын кулланасыз? Комментарийларда язуыгызны үтенәм. Сездән үзем өчен файдалы мәгълумат алуыма ышанам, кызлар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар