Логотип
Күңелеңә җыйма

Әни онытыламыни?!

Күчтәнәчләр арасында аракылы шешә күреп Ленинград блокадасын кичергән бабай кызып китте: «Бер сугарга бетмисең, ике сугарга җитмисең, энем. Әле син шул хәрамне кулыңа тотасыңмы? Карт әнкәңнән оялыр идең. Хәзер үк күз алдымнан югал», – диде. Әнинең килүе, бабайның ачулы сүзләре мине бик нык уйландырды, чынбарлыкка кайтарды, төзәтеп булмаслык ялгышлардан саклап калды...

«Ничек кенә авыр булса да, балаларны укыт, кеше ит. Бу – минем сиңа әманәтем», – ди Әлмөхәммәт. Повестка сугышның беренче көненнән үк диярлек килә дүрт бала әтисенә. «Балалар да балалар, дисең. Ә мин?! Мин синсез нишләрмен?» – дип өзгәләнә Мәхезүмә. Әлмөхәммәт, сөеклесен күкрәгенә кысып, соңгы сүзләрен әйтә: «Ә син көт. Үле хәбәрем килсә дә, 11 ел буе көт мине!» – ди.
Газиз ирләрен сугышка озатып, итәк тулы сабыйлары белән калган аналарның язмышлары бер-берсенә бик нык охшаган. Әмма һәр юлның үз сикәлтәләре, үзенә генә хас авырлыклары булган кебек кеше язмышлары да төрле була... 
Әлмөхәммәттән соңгы хат 1941 елның октябрендә килә... Мәхемүзә апа Кукмара районы Түбән Үрәс авылында, иреннән тол калып, ике кыз, ике ул үстергән. Җаннарына олы хәсрәт иңгән ятимнәренә, ана мәхәббәтенә өстәп, ата тәрбиясен дә бирергә тырышып яшәүче әнисен аның улы – Әнәс Бәширов искә ала...
Әни безне эшләтеп үстерде. Үзе дә искиткеч тырыш кеше булды. Аның белән бәйле истәлекләрне кабат-кабат күңелемдә яңартам... 8 нче сыйныфта укыган вакытым. Мәктәп авылдан 25 километр ераклыкта – район үзәгендә урнашкан. Мин тулай торакта торам, авылга айга бер генә тапкыр кайтам. Әни атна саен базарга килеп әйбер сатып, миңа ризык кертә, бераз акча калдыра. Бервакыт авылны бик сагындым да, бер-ике сәгать укыгач, төштән соң авылга кайтып киттем. Әкренләп кайта торгач, төн җитте. Инде беренче кар яткан. Ай яктысы яп-якты: бөтен тирә-як ап-ачык күренә. Кулыма озын таяк тотып барам. Бүре килсә авызына гына тыгам, янәсе. Бала булганмын инде... Кайсы бүре авызын ачып, таяк тыкканны көтеп торыр икән?..
Кайта торгач, өзелеп тамагым ачты. Бер телем ипи ашасам да аякларыма хәл керер кебек. «10 километр чамасы юл үтелгән булырга тиеш», – дип санап кайтам шулай. Башымны күтәреп карасам, каршымда бер кара әйбер шәйләнде, туктап калдым. Теге дә туктады. «Нәрсә булыр бу?» – дип уйлыйм. Бүре булса, кызу-кызу килер иде. Берәү генә булмас иде, бүре түгелдер. Усал кеше, берәр бандит булса туктамас иде. Миннән куркып туктый бит инде бу, дим. Мин дә киләм, теге шәүлә дә якынлаша. Шактый якынайгач, карасам – әни, җаныкаем! Караңгы төндә чана тартып, Кукмара базарына бәрәңге сатарга бара. Очраштык кыр уртасында. Сөендем инде әнине очраткач! Әни мине кочаклап алды да: «И-и-и улым, бик арыгансың инде, авылга кайтасы юл шактый ерак әле, булмаса якындагы авылга, танышларыма кереп төн куныйк», – диде. Әнинең танышлары безне бик җылы каршы алдылар. Иртә белән мин торганда әни базарга киткән иде инде... Юл буе әнине жәлләп кайттым. Карлы юлдан авыр чана тартып базарга баручы газиз әнкәм күз алдымнан китмәде...
Мин унынчы классны тәмамлаганда ике апам да институтта укыйлар иде инде. Ярты ел Донбасста эшләп, авылга бераз акча туплап кайттым. Калган да булыр идем, әни кайтырга кушып хат язды. «Син укырга тиеш, улым», – диде. Әни сүзе – закон. Авылдан китеп Казанга, авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Әни янында, төп йортта абый калды.
Күзгә карап та, сүзгә карап та күңелдәгене укырга сәләтле иде безнең әнкәй. Мине дә күз уңыннан ычкындырмады. Бер хатирә бик нык истә калган. Институтта – дүртенче курста укыган чагым. Югары стипендия алам, эшләп укыйм. Кесәгә ай саен 300 сум акча керә башлады. Акча күп, дуслар аннан да күп. Күңел ачулар ешайды. Бер атнаны авылга кайтмадым. Җиләк-җимеш, мул гына итеп конфетын-чәен тутырып әнигә посылка җибәрдем. «Улыңа тәүфыйк теләп, әбиләр җыеп аш уздыр», – дип, берничә юллык кына хат та яздым. Әнине сагайтырлык тагын нинди сүзләр булгандыр хатта, хәтерләмим... Берзаман авылдан абый шалтырата: «Син нәрсә эшләп йөрисең анда, әнигә нинди хат яздың? Хатыңны укыгач әни бик нык ачуланды. Посылкаңны кире кадаклатып куйды. Иртәгә үк Казанга барам, күрсәтермен мин аңа тәүфыйкның кая икәнен, диде. Кара аны! – дип кисәтте абый. – Әни, тулай торакка барганчы, син беренче елларда фатирда торган әбигә дә кереп чыгарга ниятли».
Әнинең Казанга киләсенә тамчы да шикләнмәдем. Гаять акыллы, зирәк булуы өстенә, бик тәвәккәл дә иде шул әниебез. Чынлап та, икенче көнне әнием Казанда яшәүче ерак туганыбызның адресын тотып юлга кузгала. Бәхетенә, урыны минем белән бер институтта укучы Кукмара егетләре белән бер вагонга туры килә. Егетләр әнине Казанда ташлап калдырмыйлар, әйберләрен күтәрешеп адреста күрсәтелгән фатирның ишек төбенә кадәр алып барып куялар. «Балакайларым, – дип аптырый әни, – бу мин эзләгән фатирга охшамаган. Туганнарымның өе Тукай урамы белән Татарстан урамы чатында, трамвай тукталышы каршында иде. Хәзер нишлим икән инде?» Шул вакыт, сөйләшкән тавышларны ишетеп, фатирдан бер бабай чыга. Хәлне аңлап алгач: «Караңгыда интегеп йөрмәгез, иртәгә улыгызны эзләп табарбыз», – дип, әнине үзләренә төн кунарга чакыра. Егетләр әнине шуннан соң гына калдырып китәләр.
Бабай белән әби әнине бик яхшылап кунак итәләр. Иртә белән бабай безнең тулай торакка килә. Вахтер апага миңа тапшырырга кушып хат калдыра. Кире өенә кайтканда, Тукай урамы чатында трамвайдан төшеп, әни әйткән йортны эзләп карарга исәпли. Бәлки, фатир белән өй номеры бутап язылгандыр дип уйлый ул. Һәм хаклы булып чыга. Ишекне аңа безнең туганыбыз ача. Бабай кайтып әнине сөендерә, туганнарыбызга үзе үк алып барып та куя.
Мин исә «әниең килде» дигән сүзләрне укыдым да, запискада язылган адресны да укымыйча туры туганнарыма барып кердем. Әни кичкә кадәр тыныч кына мине көтеп утырмаган. Мин элек торган фатир хуҗасына авыл күчтәнәчләре илтеп кайтырга да өлгергән. Әби мине бик мактагандыр, күрәсең (алдагы көнне күчтәнәчләр күтәреп барып, әнинең киләсен әйтеп, әбекәйне кисәтеп өлгердем), әнинең кәефе яхшы иде. Аны тулай торакка алып кайттым. Бүлмәдәш малайларны да бик ошатты әни. Ул вакытларда тулай торакта «кунак бүлмәсе» бар иде. Шунда бер кич кунгач, әнине поездга утыртып озатып җибәрдем. «Тәүфыйк» хаты турында әнкәй авыз ачып бер сүз дә әйтмәде, мин дә эндәшмәдем. Тиздән абый хат язды, әни, теге посылканы ачтырып, әбиләр җыеп аш үткәргән...
Әнине авылга озаткач та, күчтәнәчләр алып әнине төн кундырган бабайларга бардым. Күчтәнәчләр арасында аракылы шешә күреп Ленинград блокадасын кичергән бабай кызып китте: «Бер сугарга бетмисең, ике сугарга җитмисең, энем. Әле син шул хәрамне кулыңа тотасыңмы? Карт әнкәңнән оялыр идең. Хәзер үк күз алдымнан югал», – диде. Әнинең килүе, бабайның ачулы сүзләре мине бик нык уйландырды, чынбарлыкка кайтарды, төзәтеп булмаслык ялгышлардан саклап калды.
Гомер үтә торды... Әниебез, картаеп, үлем түшәгенә ятты. Бервакыт авылга кайткан чагым иде. Төн уртасында: «Әни, әни», – дигән тавышка уянып киттем. «Әни, саташасың, тор әле», – дим. «Юк, саташмыйм, – ди әни, – газиз әнкәм белән сөйләштем, хәзер генә янымда иде». Уйламыйча: «И-и әни, 50 ел элек мәрхүм булган әби күптән онытылгандыр инде», – дип әйтеп ташладым. «Яндыр әле утны!» – диде әни. Сикереп торып утны яндырдым. «Кара күземә!» – диде әни. Янына барып чүгәләдем. «Әни онытыламыни ул?» – диде ул күземә карап. «Әни, гафу ит, ялгыш сүз әйттем», – дип еладым. «Утыңны сүндер дә ят. Иртәгә эшкә барасың бар», – диде ул...
...Әнинең соңгы сәгатьләре җитеп килгәнен чамалый идем. Беркөнне эштән Вильнюска – бик дәрәҗәле конференциягә барырга тиешлегемне хәбәр иттеләр. «Бармыйм», – дидем. Әни бу турыда белгәч: «Бер атнага гына булгач, бар, улым, сине көтәрлек кенә чамам бар әле», – диде. Көтмәде шул. Кайтырыма нибары бер көн кала, күзләрен мәңгелеккә йомган иде.
Менә үземә дә 80 яшь тулды. Ятсам да, торсам да, кая гына барсам да, әни гел исемдә. Югыйсә әнинең вафатына да 43 ел үткән. Әни онытылмый икән ул...

Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА язып алды.
1962 ел. Әнәс Бәширов хәрби хезмәттән ялга кайткач. Әнисе Мәхемүзә апага 58 яшь.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энилэр йорэкнен бер матур жирендэ...Эниемэ 86 яшь тула,Аллага мен шокер,ул да энисен,хаман искэ ала...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ничэ ел уткэн булсада улулэренэ, гел куз алдын да торалар, урыннары ожмах турлэрендэ булсын🙏

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.

        Хәзер укыйлар