Логотип
Күңелеңә җыйма

Нахак сүзне гафу итә алмыйм...

Күптән түгел улым белән өйдән яланаяк чыгып йөгерергә туры килде. Сәбәбе – исерек ир. Бу кадәргә үк барып җиткәне юк иде әле. Бу юлы куркуыбыздан өйдән чыгып йөгерми чара калмады.

Күптән түгел улым белән өйдән яланаяк чыгып йөгерергә туры килде. Сәбәбе – исерек ир. Бу кадәргә үк барып җиткәне юк иде әле. Бу юлы куркуыбыздан өйдән чыгып йөгерми чара калмады.

Өйләнешеп яши башлаганыбызга 15 ел инде. Баштагы елларда аның дуслары, туганнары белән очрашкач «салырга» яратканына шулай тиеш дип карадым. Эчсә, нишләгәнен белми. Бөтен ачуын миңа чыгара. Аның эчендә никадәр әшәкелек барына үзем дә шаккатам. Күптән шундый позиция алдым инде: ул бертуктаусыз сөйли, миннән, минем әти-әнидән зарлана, ә мин дәшмим. Куертасым килми. Аннары, айныгач, мин сөйлим, ә ул тыңлап йөри, гафу үтенә, «Исерек идем, берни хәтерләмим, исерек сүзенә ышанма, чынлыкта мин алай уйламыйм», – дип аклана. Миңа гына кагылышлы сүзләр булса, түзәр идем. Мин дә фәрештә түгел. Әти-әниемне мыскыл итүе йөрәгемә тия. Аек вакытта бик яхшы аралаша, көченнән килгәнчә ярдәм итә, күңелләрен күрергә тырыша. Эчте исә бөтен начарлыгы ташып чыга. Әнә шулай елга бер-ике тапкыр бик нык эчеп, нәрсә сөйләгәнен белми...

Нәрсә әйтсә дә әйтсен, балалар ишетмәсен дип, бер сүз дә эндәшми сабыр итәм андый чакта. Сиздерәсе килми бит. Әти-әнине дә борчыйсы килми, туганнар арасында да белгертәсе килми аның бу ягын. Исереп беткәч, төне буе зарланып, мыскыл итеп чыга. Иртән берни хәтерләмим, ди. 

Тора-бара бу сөйләнүләре чын тавыш чыгаруга барып җитте. Аның шундый гадәтен белеп, эчәргә уйлаган вакытанда кәефем кырыла, борчылып йөрим, ничек тә эчмәсен өчен сәбәп эзләргә тырышам. «Борчылма, бар да әйбәт булачак, мин чамасын беләм, күп эчмим», – дип әйтә дә, ахыры бер үк төрле кабатлана. Бу хәл сирәк була, ләкин айлар буе күтәрелеп карамаслык хәлгә китерә ул мине. Шул мыскыл итүләре өчен кичерә алмыйм, атналар буе сөйләшә алмыйм, соравына гына җавап бирәм. Ник сөйләшмисең, дип, тагын котыра, тавыш чыгара. Шул сүзләрне ишеткәч, мин икенче көнне ничек итеп елмаеп сөйләшим аның белән, ничек эндәшим? Тыныч яшисең килми дип, тагын мине гаепли. Әнә шундый вакытында ике тапкыр авыр сүз әйтте инде. Андый сүзләрне юлдан язган хатын-кызларга гына әйтәләр. Мин аның ике баласының әнисе бит! Һәр яңа эчүе тагын да куәтлерәк тавыш белән тәмамлана. Балаларны куркытам дип тә уйламый, җиһазларны җимерә башлады, стеналарны төя, ишекләрне атып бәрә. Улыбыз аның бу кыланмышларыннан бигрәк нык курка. Кычкыра-кычкыра безнең арага керә, мине якларга тырыша. Ләкин ул баланы ишетерлек хәлдә түгел. 

Айныган саен башка мондый хәл булмас дип ант итә, бүтән эчмәскә сүз бирә. Ләкин бераз вакыттан тагын «авызы чишелә». Бу юлы безгә дуслары килде, бик күп эчтеләр. Машинага утырып китте, басуда чабып, карлар куптарып йөргәннәр, машинаның куәтен тикшергәннәр. Аның рульдә утырып кайтканын күргәч, минем чыдар хәлем калмады, кеше бар дип тә тормадым, бүлмәгә кереп еладым. Аягында басып тора алмаслык хәлдә эчкән кеше кредиты да түләп бетермәгән машинага утырып, шундый хәлләр ясап йөрсен әле... Ул аның гына машинасы түгел бит, минеке дә. Шунда юлда кеше бәрдерсә, нишләргә кирәк. Гаилә турында да, балалар турында да уйламый... Кайтып кергәч, яңа шешә чыгарды. Стенага тотынып йөргән ирнең тагын аракыга ябышуын күргәч, мин чыдый алмадым: «Сволочь син», – дип әйттем. Дуслары ул вакытта киткәннәр иде инде.  Кычкырып та түгел, тешләрне кысып, ул ишетерлек итеп кенә әйттем. Миңа ул үзе бу сүзне әллә кайчан әйткән иде инде. Икенче балам белән авырлы вакытта ул эчкәнгә тавыш чыккач әйтте ул аны миңа – авырлы хатынына. Бик авыр кичердем ул вакытта. Әле дә гафу итә алмыйм...

Аңа әйткән сүз ошамады. Шунда ук кабынып китте. Тиз-тиз атлап өстемә килде дә, мине этеп җибәрде. Беренче тапкыр... Хәзер бу мине кыйнаячак икәнен аңладым, ләкин бүлмәдән чыгып китә алмый идем. Шул вакытта улым йөгереп керде дә, әти, тимә әнигә дип, мине җитәкләп алып чыгып китте. Шул гына коткарды. Ләкин ирем тынычланмады. Миңа тагын да начар сүз кычкырып, өстемә әйберләр ата башлады. Без яланаяк чыгып йөгердек. Улым елый-елый машинага таба йөгерде. Дуслары китеп өлгермәгән иде әле. Алар, кире кереп, иремне тынычландырырга тырыштылар. Аларга да мине әллә ниләр дип әйтеп бетерде, минем әти-әнием, апаларым турында әйтмәгән сүзе калмады. Бик хурландым. Авылда үрнәк гаилә саналучы минем әти-әнием турында әйткән сүзләренә түзә алмыйм. Бу юлы апаларыма да эләкте. Дуслары ничек кирәк, шулай тынычландырдылар. Ләкин балалар үзләре генә аның белән калырга куркалар. Тагын минем өскә килер, кыйнар дип курыктылар. 

Мин аның гадәтен беләм. Әнә шунда янына утырып, сөйләгәннәрен башыңны аска өеп тыңлап торырга кирәк. Шунсыз тынычланмый да, айнымый да ул. Шулай төн үтте. Иртә белән, гадәттәгечә, нәрсә сөйләгәнен, хәтта ни булганын, минем өскә әйберләр атканын хәтерләми. Гафу үтенә, намазга басам, мәчеткә йөрим, ди. Ләкин мин бу сүзләрне ничә тапкыр ишеттем бит инде! Бер тапкыр да сүзендә тормый ул. Бу хәлләргә ике атна үтте, мин әле дә тынычлана алмыйм, аңа карый алмыйм, сөйләшә алмыйм. Ә аңа алай ошамый. Алар гаиләсендә шулай булган: кичтән нинди хәлләр булса да, иртән берни булмагандай сөйләшкәннәр. Әйе, ул күпне күргән, әтисе бик еш эчкән, өйдә дә тынычлык булмаган. Ләкин ни өчен шул модельне безнең гаиләгә күчерергә соң? Нишләп мин берни булмаган кебек тотарга тиеш үземне? Һәр эчүе тагын да начаррак тәмамлана бит. Икенчесендә ул мине, һичшиксез, кыйнаячак... 
Исерек булганда балаларны да ялкаулар, тәртипсезләр, дип орыша, тәрбияли белмисең, күрерсең әле алардан ди. Аек вакытында балалары белән горурлана, хәтта аларның уңышларыннан күзләре яшьләнә. Безнең балалар бигрәк акыллы дип сөенә. 

Миңа нишләргә, киңәш бирегез, зинһар. Әнә шул «бер була, берәгәйле була» дип эчүенә күз йомарга, бер начар гадәт дип кенә караргамы? Шул вакытта тынычлап эчсен, теләсә нишләсен дип, күзенә күренмәскә, ачуын китермәскәме? Аның бу кыланмышлары гаилә иминлегенә зыян сала бит, ничек түзим?! Бу юлы, әйдә, аерылышабыз, дип тә әйтте. Мин балаларны үзем тәрбиялим, син миннән башка тәрбияли алмыйсың, ди. Гаилә хәленә дусларын кыстырганга, аларга сиздергәнгә гаепли. Ләкин бала урамга чыгып йөгергәч, мин нишләтә алам. Башка ирләр хыянәт тә итә бит әле, андый хәл белән чагыштырганда, әйе, безнеке берни түгел. Ләкин хыянәт итми дип, бу кадәр башы киткәнче эчүенә түзеп яшәргәме? Нишләп ул эчүнең чамасын белми соң? Нишләп гел шушындый хәлгә җиткерә? Кодироваться итәләр бит кайберәүләр. Ләкин ул кодировать итәрлек еш эчми. Теләсә кая йөрми, гаилә дип яши торган кеше. Мондый хәл елга бер, күп булса, ике тапкыр була. Минем аның белән сөйләшмәгәнне, гафу итә алмаганны балалар да сизеп тора бит. Безнең гаилә гадәтләрен алар да үз гаиләсенә ала азмы-күпме... Шуның өчен борчылам. Алар өчен бу норма булып тоелыр. Әтисенең эчәчәген алдан сизеп торган улыбыз елап, борчылып тора. Тавыш чыгасын белә... 

Эшендә хөрмәт итәләр, яхшы хезмәткәр ирем. Безне матур гаилә, диләр. Балаларыбыз да шөкер итеп кенә торырлык. Ләкин менә шушындый хәлләргә, мине, минем әти-әниемне мыскыл итүенә түзә алмыйм, йөрәгемә тия... Аның әти-әнисе дә бик курка эчүеннән. Ничек тә эчермәскә кушалар, тыялар. Ләкин миннән генә тормый шул. Кайвакыт әниеңә шалтыратып әйтәм дип тә кисәтеп карыйм. Ләкин тагын кызганам. Әни кешегә дә бу турыда ишетү рәхәт түгел... Күз йомып яшәргәме, берәр шарт куяргамы, араларны өзәргәме? Бергә яшәсәң, гафу итәргә кирәк, онытырга. Ә мин нахак сүзне оныта алмыйм. Гафу да итмим...

Исемемне Галия дип куярсыз, киңәшләрегезгә алдан ук рәхмәт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Китэргэ бу ирдэн башыгыз исэн булганда, телэсэ кая кит только кит, балаларынны алда, илдэ чыпчык улми, аллахы тэгалэ ташламый ул, тезгэн йортым, алган машинам кала дип тэ курыкма, узенэ ышан, мин шулай иттем, элхэмдулиллах барсыда жайланды, шул ук жанварлыкны балаларын куреп усэ, аннары сон аларда шуны ук кабатларга мемкин, жепне эзэргэ кирэк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Болай яшэргэ ярамый

      • аватар Без имени

        0

        0

        Минем баштан да үтте андый хәллэр. Исеректэ жунсез, э аекта Анна да яхшы кеше юк иде. Бер үзгәрмәсэ үзгәрми ул. Аллага шокер хәзер эчэргэ тазалыгы юк. Үзем дэ усалрак булып алдым, басылды. Елга берэт эчеп характерын курсэтмэкче була, лэкин куркып торучы гына юк. Ныграк, усалрак булыгыз. Иң яхшысы - аннан качыгыз, гомерегезне заяга уткэрмэгез.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Балаларыгызны чирлегэ эйлэндереп бетерэсез инде болай яшэсэгез. Эйберлэрне жимергэч,ойдэн чыгып качарлык булгач нишлэп яшэргэ инде анын белэн,без бит бу доньяда кунак кына,гомер бер генэ бирелэ,санаулы еллар белэн генэ

          • аватар Без имени

            0

            0

            6 .12 .2021 . Узен тукна .исерек .килеш . Сез икеу бит ... Куркып торсан булмай инде .

            Хәзер укыйлар