Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин сине көтәм...

Соңгы тапкыр кайчан елмайганымны да хәтерләмим инде. Синең белән аерылышканнан бирле бугай. Иртән торганда кайнар күз яшьләремнән мендәрем чыланган була. Ә бит барысы да уйнап кына башланды.

Өйгә кайтырга соңга калдым. Автобуслар йөрми башлаган. Батырлыгымны җыеп, тыз-быз үтеп китүче машиналарга кул күтәрәм. Шулчак син килеп туктадың. Кайтып җиткәч тә, түләргә дип сумкамдагы соңгы йөзлеккә үрелдем. Кулларың туктатты. “Миңа синнән акча кирәкми, тыңла әле...”

Карашыңны читкә төбәп, үзеңнең ниләр кичергәнлегеңне сөйли башладың. Өеңә кайткан вакытта яшь кенә бер егеткә бәйләнеп торучы исерекләрне кыйнагансың. Шул арада хокук сакчылары килеп чыкканнар да сине алып киткәннәр. Бер исерекнең туганы “зур” кеше булган, алты ай кояш нурын күрмәгәнсең. Аннан чыккач, синең белән беркемнең дә сөйләшәсе килмәве, туганнарыңның сине кешегә санамаулары... Бу турыда сөйләгәндә күзләреңнең чыланганлыгы ай яктысында да күренә иде. Зөлфия белән дә шул чакларда танышкансың. Ягымлы итеп, елмаеп эндәшүе тәмам әсир иткән үзеңне, инде ике кат кияүдә булуына да игътибар итмәгәнсең, өйләнешергә булгансыз. Зөлфиянең бары тик әбиеңнән калган фатир өчен генә “тырышканлыгын” алдан аңлаган булсаңмы... Тиздән кызыгыз дөньяга килгән. Исемен дә үзең куштыргансың: Камилә... Бик нык яраткансың шул кызыңны. Ә бит ул синеке булмаган. Бу турыда ишеткәч тә, озак аңыңа килә алмый, юанычны шешә төбеннән эзли башлагансың. Хатының, әйберләрен җыеп, әти-әнисе янына кайтып киткән. Камиләңне югалту сиңа тагын да авыррак булган, үз балаң булмаса да, алимент түлисең икән.

Шушы җиргә җиттең дә туктап калдың. Минем исемне дә сорамагансың икән ич әле. Таныштык. Телефон номерларымны язып алдың. “Әйдә, минем дустым бул”, — дидең. Ризалаштым. Ул вакытта сиңа үлеп гашыйк булырмын дип уйламаган идем шул. Тора-бара бер-беребездән башка тора алмый башладык. Нәни генә сөенеч булса да, миңа шылтыратып уртаклашасың, мин дә синең тавышыңны ишетергә зар-интизар булып көннәр үткәрәм.

Минем туган көнем иде. Кып-кызыл розалар тотып килеп кердең. Барлык танышларым да сине сөйкемле, әйбәткә охшаган, диделәр. Мин күкнең җиденче катында идем. Ул кичне сине бер дә җибәрәсем килмәде. Хуҗабикәмнең дә өйдә юк чагы иде. Карышып кына булса да, кунарга калдың. Назлы сүзләр белән әсирләнгән, кайнар иреннәрнең әледән-әле бер-берсенә тиеп китүләре белән саташкан төннең ничек үтеп киткәнен сизми дә калдык. Керфеккә керфек какмаган килеш һаман да сөйләшәбез, үбешәбез...
— Яратам сине, бул минеке, — дидең.
— Мин синеке, — дидем.

Юк, уеңда миңа карата  бернинди дә мәкер юк иде синең. Ашыгып “үзеңнеке итәргә” дә тырышмадың.
Әти-әнием дә сине ошатты. Бигрәк тә абыем үз итте. Миңа сөйләгән серләреңне аңа да сөйләргә өлгергәнсең. Бу турыда ишеткәч, кәефем кырылды. “Кайгырма инде шулкадәр, ул бит миңа туганым кебек, мин аңа ышанам”, —дидең.

Кайгырырга урын булган икән шул. Синең миңа өйләнү теләгеңне белгәч, абыем барысы турында да әти-әниләргә кайтып сөйләде. Ә алар исә аңларга теләмәделәр. “Бүгеннән егетеңнең эзе дә булмасын. Кызыбызны төрмәдә утырып чыккан, хатын аерган кешегә бирер өчен үстермәдек”, — диделәр.

Җир убылгандай булды. Яшәвемнең мәгънәсе юк. Бу турыда ишеткәч, син бөтенләй югалдың. Күршеләреңнең сине бер дә күргәннәре юк икән. Ә мин елыйм да елыйм. Кеше хаталанмыйча гына яши аламыни соң? Аны бер дә гафу итәргә ярамыймы икән? Бер тапкыр гөнаһланганны гомере буе шул гамәле өчен битәрләп яшәү дөресме? Туганнарыма гел шушы сорауларны бирәм. Ләкин уңай җавап ишетелми...

Кесә телефоның инде күптән дәшми. Урамда узган-барган машиналарның номерын синеке белән чагыштырам. Таныш саннар күренми. “Мин бит синең яклы, мин сине аңлыйм, бары тик сине генә яратам,” — дип әйтәсем килә үзеңә. Бәлки бу юлларны укыганда син мине танырсың. Танырсың да килерсең. Мин сине көтәм. Мәхәббәтебез өчен туганнарга каршы барырга туры килсә дә, мин синең белән булырга риза. Мин сине көтәм...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котсен.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Андый-мондый бергя яши башласагыз бер ике елдан кулыңга бала алгач әни әтиеңнен сүзләре исегезгә төшәчәк. Бу ярату күрәсең бер яклы гына, яраткан ирләр кеше сүзенә карамыйлар. Ул ир кеше бит, бәллүр ваза түгел, аны тормышта авырлыклар күргән дип кулда гына күтәреп йөреп булмый.Олыларның сүзләренә колак салыгыз,тәҗрибә алар ягында күрәсең нидер сизенәләр

      Хәзер укыйлар