Моннан ике ел элек табиб шәхси медицина карточкама минем өчен коточкыч сүзләр язып куйган иде: «Бесплодие». «Син балага уза алмыйсың» - дигән бу карар хатын-кыз өчен нинди мәгънәгә ия булуын үзе шуның аркылы үтүчеләр генә аңлыйдыр. Мин ул вакытта бер генә сорау бирдем: «Ни өчен мин?» Кайсы җирем китек соң минем? Азып-тузып йөргәнем юк, кечкенәдән диндә. Авыр күтәргәнем, зыянлы эштә эшләгәнем юк. Әнием бер-бер артлы ике бала тапкан, әти ягыннан әбием өчне, әни ягыннан әбием - алтыны! Ә табиб миңа син берне дә таба алмыйсың ди?!.