Мин — икенче хатын

Әйе, мин — икенче хатын. Үзенә нык ышанган кеше генә бу адымны ясый аладыр, мөгаен. Безнең чор асыл егетләрен Әфганстанга җибәреп, юк иттеләр, үзгәртеп кору елларында кыйбласыз калдырып, эчкечелеккә этәрделәр, җинаятьчелеккә бастырдылар; алар йә асылынды, йә төрмәгә эләкте. Күбесе тулай торакта кара буйдакка әйләнде. Мин — кешечә яшәргә омтылган, югары белем алган инсафлы авыл кызы — ул егет “категорияләре”нең кайсысын сайлый ала идем соң? Үземә тиңне, минем карашларымны уртаклашып, бер-беребез белән ярты сүздән аңлашырдай көчле затны озак эзләдем, тик кибән эчендәге инә шикелле, ул табылмады.
Асылынсаң, агачның асылына асылын, диләр. Ул — асыл кеше, без бер-беребезгә үлеп гашыйк булдык. Аның мине югалтасы килми иде. Шуңа күрә бала табуымны үтенеп сорый башлады. Тулай торакта яшәгәндә бер таныш кызыбызның бала тапканын белми калдык, аның тудырган сабыен балалар йортында калдыруын да ишеткәч, бөтенләй өнсез булдык. Минем сөеклемнең авызыннан бала турында сүз чыгуга, йөрәкне әчеттереп, никтер шушы вакыйга искә төште. Тиз генә риза булмадым бу фикергә, бер ел буе сынадым, өйрәндем үзен. Аннары инде: “Үзең тәрбияләп үстерсәң генә, мин риза”, — дидем. Ходай каршында гөнаһым юк, Аллага шөкер. Без — никахлы ир белән хатын. Мәхәббәтебез бер-беребез алдына бурычлар өюгә нигезләнмәде. Аның белән очраша башлаганда ук үз фатирым, йорт өчен кирәкле бөтен әйберем дә бар иде. Аннан әйбер таләп итеп, әйбер колы булмадым. Ул бик акчалы, дәрәҗәле кеше, әмма тегесен-бусын сорап аптыратмагач, мине байлыкка күмәргә ашыкмады. Бәлки холкымның шул сыйфаты белән дә җәлеп иткәнмендер, кем белә?!
Мөнәсәбәтләребез тулы канлы ир-хатын гаиләсендәге шикелле бер көйгә дәвам итте. Кеше ире белән яшәүче күпләр үз хатыннарын ташлатып, үзләренеке генә итәргә омтылалар, балаларыннан аерттыралар. Аннары: “Читтәге хатын белән әйбәтрәк яши”, — дигән сүз дә дөрес түгел. Безнең арада да, гадәти гаиләдәге кебек, савыт-саба шалтырамый тормый, ачуланышсак, минем бар икәнлегемне дә белмичә, бала янына килә, аның белән яратыша, уйный. Ә араларыбыз җылынгач, баланы ниндидер сәбәп белән күрмичә китсә дә, ах-вах килми. Мин үзем аның рөхсәтеннән башка концертка да бара алганым юк: йә үзе килеп җитә, яки, һичьюгы, әйтеп китүеңне таләп итә. Бәхәсләшкән чакларыбызда юк түгел. Чөнки һәрберебезнең дөньяга үз карашы бар. Шулай да бер-беребезнең фикеренә колак салырга тырышабыз.
Балам әтисен бик ярата. Бездән үзара тату-дус булуны таләп итә. Әтисенең үзе турында кайгыртуын, җаваплылыгын тоеп үсә ул. Аның башка гаиләсе бар икәнен дә белә. Бала өчен анысы да мөһим дип уйлыйм. Үсеп җиткәч кенә барысын да белү, йә чит кешедән ямьсез итеп ишетү — аның да, безнең дә файдага түгел! Без барыбыз да бер-беребезне күреп беләбез. Баштарак хатыны риза булмады, билгеле. Сүз йөртте, гайбәт таратты. Тик моның файдасыз икәнен аңлагач, туктады. Иремнең дәрәҗәсе мәҗбүр итәдер, ул үзара тавыш чыкмасын өчен барысын да эшләде, акыллы эш итте дип уйлыйм.
һәм ул безне ташлап китәр дип тә курыкмыйм. Өйдәге хатыны белән бер-бер хәл булса, аңа барыбер мин кирәк. Мин яшь ягыннан да күпкә кайтыш, күчеп килүен дә таләп итмәдем. Муллыкка-байлыкка тиенеп, акчаны кая куярга белмичә азынып яшәмибез, булганына шөкер итәбез. Әмма хәерче дә түгел. Акчалата булышып торгач, кая барсам да, нишләсәм дә, артымда имән баганам барлыгын тоеп яшәгәч, миңа нәрсә кирәк? “Үземнеке генә булган” бүтән кешегә кияүгә чыгып, бер түбә астында ир-хатын булып яшәү турында уйлаганым да юк. Еш кына миңа: “Килгәлиме соң?”, “Шуңа алданып кияүгә чыкмый калдың?”, “Ни килмәде, ни китмәде инде, сине ялгыз калдырды?” дигән сорау-кинаяләр ыргыткалыйлар. Мин үземнең икенче хатын өммәтендәге тормышымнан бик канәгать. Тагын нәрсә әйтим дә, ник шушындый иремне, йөрәк җимешем — баламның әтисен яманлыйм?..
Иң мөһиме — Ходай тарафыннан бирелгән бурычымны үтәдем — кешелекне дәвам иттерүче ана булдым. Хатын-кызлар сан ягыннан ир-атлардан күбрәк булса, хөкүмәткә дә хатын-кызга карата мөнәсәбәтне үзгәртеп, аларны бәхетле итү өчен тормыш законнары булдырырга кирәктер, бәлки, “һәрбер дәүләтнең үсеш дәрәҗәсе андагы хатын-кызларга мөнәсәбәт белән бәяләнә” дигән бер акыл иясе. Бу җәһәттән гарәп илләреннән өйрәнерлек урыннар шактый.
Әлеге фикерем өчен бер генә ир белән яшәүче һәм ирен кем беләндер бүлешергә җыенмаучы хатын-кызлар үпкәләмәсен иде...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.