Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин бала таба алмаячакмын….

Сезгә бик күп хатлар язалар. Ирем хыянәт итте, ирем китте дип зар елыйлар. Ул да булдымы фаҗига?! Дөньяда ир-ат белмәс ул, ә менә кысыр хатын икәнеңне белеп яшәүдән дә авыр язмыш юктыр...

Миңа 32 яшь.  Ирем белән сигез ел яшибез. Бик яратышып өйләнештек.  Ул күп балалы гаиләдә үскән. Өйләнешүгә хәзерге заман яшьләре кебек «үзебез өчен яшик әле» димәдек, балалар турында хыялландык. Булачак балаларыбызга исемнәр сайлый идек кичләрен. Өйләнешеп өч ай үткәч тә, әле бәбигә узмагымны аңлап, борчыла башладым. Ирем сер бирмәсә дә, аның  миңа караган өмет тулы күзләрен күрдем.  Бер ел шулай өметләнеп көткәч, хастаханә юлын таптый башладык. Анализлар бирдек. Иремдә гаеп тапмадылар. Ә менә минем күкәйлекләремдә проблемалар барлыгы ачыкланды. Йөрмәгән табиб, бармаган әби калмады. Әмма бернәрсә ярдәм итмәде. 


 Быел миңа бик авыр операция ясадылар. Наркоздан уянуга табиб яныма килде дә җайлап кына хәлне аңлатты.Минем аналык торбаларымның икесен дә алганнар. Әле ул вакытта аңларлык дәрәҗәдә булмаганмындыр. Проблема чыганагын кисеп ташлангач, бәбигә узачакмын дигән уй йөгереп үтте. Хәтта шатлыгымнан тәнем буйлап кайнар дулкын йөгергәнен тойдым. Табиб киткәч уйларым белән ялгыз калдым. Бары тик берничә сәгатьтән соң гына миңа нинди карар чыгарылганын аңладым. Мин бала таба алмаячакмын икән бит! Бар җиремнән салкын тир бәреп чыкты. Ыңгырашып кычкырып җибәреүмне үзем дә сизми калдым.  Шәфкать туташлары йөгерешеп яныма килеп җитте. Төнне мин тынычландыра торган уколлар  белән генә чыктым. 
Ике көннәнн соң  уңышлар теләп хастаханәдән чыгарып җибәрделәр.  Нинди уңыш турында сүз булырга мөмкин?! Әле дә аңламыйм. Каршы алырга килгән иремнең күзләренә туры карый алмадым. Ике көннән соң гына барсын да сөйләп бирдем. «Әйдә, аерылышыйк!», – дидем бөтен көчемне учыма кысып. Ул мине  кочаклап алды. 


Ирем аерылышу турында ишетергә дә теләми. Әмма аның да җаны өзгәләнгәнен сизеп яшим. Ирем янында еламыйм, ялгыз калган чакта күз яшьләремне тыеп тора алмыйм. Тормышның  мәгънәсе калмады бит дигән куркыныч уйлар килә кайчак башыма. Элек ирем белән якынлык кылган саен өметләнә идек, ә хәзер нишләргә:  болай гына мәхәббәт белән шөгыльләнергәме? Мин алай булдыра алмыйм.  
Үземне кирәксезгә, бервакытта да бәхетен таба алмаячак  бу дөньядагы артык бер кешегә саныйм. Мин беркайчан да әни булмаячакмын, мине беркем дә яратмаячак, беркем дә «әнием» дип эндәшмәячәк. Нәрсәгә яшәргә? Тормыш мәгънәсе кайда?
                                                                                                                                                                                      Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ико бн табып була бит,я булмаса детдомнан алырга була.Купме кеше шулай уз бэхетен таба.Кайбер кешелэр баласыз да бик бэхетле яшилэр,юкка ирегезнен дэ,узегезнен дэ бэхетенэ аяк чалмагыз.Ботен эти-эни булган кеше бэхетле дигэн суз тугел эле,балалылар да аерылыша,алай гына да тугел,уз балаларын ташлап,балалары усеп беткэн,инде уртак бала алып кайтырга сонга калган хатыннар белэн кавышалар,алар якынлыкны нэрсэ очен кылалар икэн сон,минем уйлавымча бер-берсенэ тартылганга курэ.Сез ирегезне узегездэн этэрмэгез,ул яратканда,сез дэ яратыгыз,мэхэббэтегезне уз гамэллэрегез белэн утермэгез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эко

      • аватар Без имени

        0

        0

        Детдомнан бала алыгыз, андыйлар бик күпләр бит, өзгәләнмәгез шул тиклем.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эко бар бит эле. Мэхэббэт белэн бала очен генэ шогеллэ6элэрди мени инде.. сезгэ сексологка,психологеа да барырга кирэк.

          • аватар Без имени

            0

            0

            ЭКО ясатыгыз .аллага шокер безнен донья тугэрэклэнде моннан 12 ел элек .ойолнешеп 5ел бала булмады улым семьясында .хэзер медицина Алга китте бит .

            Хәзер укыйлар